Гаффар Ахат - Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1 стр 41.

Шрифт
Фон

 Балык капмый, диде карт.

 Бу вакытта алар тук инде, дип килеште карчык.

 Уйнаудан да тукталдылар, бакчы. Хәзерге балалар диярсең.

 Хәзерге балалар иренчәк шул. Уенда кайгылары җук.

 Бөтенесе телевизор бәласе. Ул булмаган заманнарда яшьләр дә яшьләй өйләнешә торганые. Ә хәзер? Загсларына арыгач кына барып язылышалар.

 Аның каравы тиз аерылышалар Синең белән без түгел инде.

 Алай димәктән, безгә, бәлкем, аерылышсак та таман булгандыр. Билләһи газим! диде карт, аңа карамыйча гына.

 Авызыңнан җил алсын! дигәч, карчык та читкә борылды. Ни сөйләнәсең әле?

Кармак сапларын терсәге белән бастырып тоткан килеш, карт, эшләпәсен күтәрә төшеп:

 Оныттың мәллә? диде.

 Онытмадым Тик хәтерләмим дә.

Тындылар. Көрән күзен кысып, карт ерактагы урманга карап тора башлады. Ә карчык, зәңгәрсу күзләрен зур ачып, карашын агымсуның төбенәчә үткәзергә тырышкандай, түбән текәлде.

Инде бик күптәннән бирле телләренә алмасалар да, бу мизгелдә аларның һәркайсы үзләрен гомер буена эзәрлекләп килгән бер күләгәле вакыйганы онытмыйча яшәгәннәрен искәрделәр. Ул күләгә аларның икесе өчен дә уртак бернәрсә, ул үткән көннәренә ияреп кенә бармыйча, аларның хәтерен эзәрлекли, кайвакытны ниндидер шом сыйфатында күңелләрендә аваз салгалый. Әлеге шомлы күләгәне алар үз җаннарының төбенә елдан-ел тирәнрәк куарга тырыштылар. Ләкин ул кысылып чыга да, ташка әйләнеп, аларның баш турысында эленеп калгалый. Дөнья мәшәкате, ягъни йорт-җирләрен бөтен, андагы мичне җылы, урын-җирне чиста, җайлы тоту, табынны буш итмәү уе, уллары һәм ике кызлары турында кайгырту аларны ул шомнан аралады, шул ук вакытта бер-берсеннән аермады да.

Баш очындагы ул ташны элеп тоткан бау аларның уртак ялганнарыннан гыйбарәт иде. Моны бүтәннәргә сөйләү түгел, хәтта телгә дә алырга хаклары юк икәнен алар уяу искәреп яшәделәр. Ул ялганда, чикләвек эчендәге тук корт рәвешендә, аларның ачы тормыш хакыйкате бөгәрләнеп ята иде.

Карчык кеше карт кешенең бердәнбер хатыны. Озын-озак еллар буена карт үз йөрәгендә татлы бер авырлык аңа гына тугры булу авырлыгын саклады. Бу яшертен, әмма аны горур төстә канәгатьләндереп килгән тугрылыкны ул читләргә кызыгу белән алыштырмады. Синең бакчаңдагыга караганда да татлырак алма бирә торган алмагачлар да булгандыр инде ул. Койма аша үрелеп алуларның үз кызыгы, үз тәме булмый калмагандыр. Ләкин язмышка туры килгәне никтер кадерлерәк иде шул. Менә ич алар янәшә, теге чактагыча, нәкъ шушы күпердә басып торалар.

Карчык күз карашын агымсудан аермаган иде әле. Елга төбендәге яшел үләннәр агым уңаена ятып чайкалышалар, су үрмәкүчләре кечкенә һава куыклары өреп чыгара, балыклар ялтыраша, болыт мендәрләре чагыла Ә теге чакны, бу болытларның судагы чагылышын хәтерләтеп, ярсу суда ак бозлар аккан иде. Бу бозлар, ул чагында яшь кызның сөеп йөргән беренче егете белән хушлашкан йөрәге кебек, кайнар иде бугай.

Сөеп йөргән Әйе, сөеп йөргән. Моны карчык яхшы хәтерли әле. Бүгенге карчык кеше кыз чагында бүтәнне үз иткән, шуңа кияүгә чыгарга хыялланган иде. Вәгъдәләр куешып, өйләнешергә дә уйлаганнар иде.

Бер генә егетнең күзе төшәрдәй зат идеме соң ул? Күпләрнең җанын биләрдәй кыз иде. Вәгъдәләшкән егетеннән кала, аның өчен тәгаен берәү өзгәләнде әле. Үз егете батыр, гайрәтле булса, бусы матур, көчсез иде. Һәм, һәр матурга хас кыяфәттә, куркак дәрәҗәсендә тыйнак. Кызлар кулын тотып карауның нәрсә икәнен белмәгәне күренеп торды. Ике ел читкә китеп, әллә кайларда алтын чыгаруда эшләп кайтты, тик холкы үзгәрмәде. Кайтып төшкән көнне генә егеткә әллә ни булды.

Кышкы кич иде. Аулак өйгә җыелышып, бермәлне йөзек салыш уйнарга керештеләр. Уенда кайсыныңдыр көмеш йөзеге әйләнеп йөри инде. Берзаманны йөзек салыш чираты яңа кайтып төшкән матур егеткә килеп җитте. Егет йөзекне кызга салып китте дә ни өчендер ары узды. Ул арада уртага бүтән кыз чәчрәп чыкты. Ә матур кыз үз учын ачып караса, аһ итте: куш учында сары йөзек ялтырап ята. Шундук таныды инде: андый-мондый гына түгел, чын алтыннан. Кыз ул балдакны читләр, бигрәк тә үз егете күз алдында кайтарып бирергә оялды, иясенең өйләренә кертеп, йә аулакта саклап торып сузарга әллә ничек кыймады. Матур егет белән байтак вакыт күз карашлары белән генә ярым-йорты аңлашып йөрделәр. Егетнең күзе балдакны кире алырга риза түгеллеген белдереп бага иде. Кызык та, серле дә, шикле дә булды бу уен.

Араларындагы бу серле бәйләнешкә тора-бара сизмәстән икесе дә күнегеп бетте. Башта аулак өйләрдә, аннары печән һәм урак өсте вакытларында егетнең карашындагы үз итү чаткысы сүрелгәннән-сүрелә барды. Балдакны үзенең чибәрлегенә яшертен бүләк төсендә кабул кылган кыз аны ара-тирә сул кулының исемсез бармагына киеп йөрергә дә җөрьәт итә башлады. Моны егет тә төшенгән һәм матурлыкка матурлык насыйп булмаслыгы белән эченнән тәмам килешкән шикелле иде инде. Кызның күңелендә исә матурлыкка батырлык тиң дигән уй үзгәрмәде.

Алдагы язгы ташуның бер көнендә өч язмышның тәкъдир җепләре бер төенгә чуалды да шундук чишелеп тә ташланды.

Халык кичкырын Әби патша заманыннан калган таш күпергә елгада боз китүен карарга җыелды. Яшьләрнең мондый көнне шул тирәдә беренче йолдызларга кадәр йөри торган гадәтләре бар иде. Үз егете кызны шуннан кайтышлый өйләренә озата барырга һәм ахырда «урлап» китәргә килешкән иде. Кыз батыр егет җилкәсе аша матур егетне күзәтте, күңеленнән аның белән, кыз чагының аңа бәйләнешле әлеге дә баягы сере белән хушлашып торды. Аның балдактан котыласы, шул ук вакытта егет белән ул сизәрлек горур рәвештә мәңгегә искә алмастай итеп аерыласы килә иде. Җаен сагалап торды-торды да, күпернең агач култыксасыннан аска иелгән көйгә: «Балдагым!» дип кычкырып җибәрде, аска кереп киткән бер бозга төртеп күрсәтте.

Һәммә халык күпернең икенче ягына ташланды. Батыр егет күпердә басып калды, ә матуры ярга йөгереп төште дә, боздан бозга сикерә-сикерә, ташкын уртасына кереп китте. Кыз күрсәткән боз аерымрак ага иде, егет шул бозга сикереп керде. Әмма анда кызыл күзле җансыз чабак балыгыннан башка берни тапмады.

Астагырак текә борылыш турысында айкалган, актарылган бозлардан ничек чыккандыр егет боларын белми да калды. Ә үзенә таба йөгерешеп килгән халык арасында кызның мәрмәрдәй агарынган йөзен күргәч чыдамады: теге балдакның үз бармагында йөрткән парын салып, килеп җитүенә аңа сузды алып чыккан, янәсе! Ә кыз алды Һәм, учактан идәнгә чәчрәгән кайнар күмерне яңадан утка алып аткандагыча ашыгып, калтыранган бармаклары очыннан бишмәтенең ян кесәсенә шудырып төшерде.

Кыз үзенең нигә шулай иткәнен төшенмичә дә калды. «Аннары әйтермен, аннары» дип уйлады. Шаярту килеп чыктымы соң, кыланчыклыкмы, әллә хәерсез бер гамәлме? Шул ук вакытта ул күңеле белән егеткә аңламастай төстә тартылуын, алда үзен көтелмәгән нәрсә көтеп торганын да куркынып сизенде.

Ике алтын балдакның кыз кесәсендә бер-берсенә тиеп чыңлавын хәлсез һәм туңган егеттән башка һичкем ишетмәде. Алтынның тонык чыңын ул мең аваз арасыннан да таный тикмәгә ике ел чыгардымыни ул аны?!

Җиңелүен таныган батыр егет кайтып киткән иде инде.

Икәве генә калгач, кыз кесәсеннән балдакларын алып күрсәтте. «Битәрләмә инде мине, яме? Мә, мә» диде ул, аларны сузып. Ә егет нигәдер алмады, күпер култыксасына таянып, кыштыр-кыштыр аккан бозлардагы кичке шәфәкъ чагылуын карады. Ә кыз, нидер эзләгән шикелле, карашын ерак урманнарга таба юнәлтте.

Шул кичне чибәр кыз белән матур егет бер-берсенең чәчен чәчкә бәйләгән алтын балдакларны гына киеп калмады, ә бер-берсен ир белән хатын итеп кушкан тугрылык зынҗырларын да киделәр.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3