Гаффар Ахат - Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1 стр 39.

Шрифт
Фон

Сөембикә шикләнеп кенә ак киемле хатынга карап алды. «Ярык тәлинкә шикелле әйләнүеннән туйганымны сизмәгәнме?»

Ак киемле хатын, изүен чеметеп кенә һәм чәнти бармагын тырпайтып, күкрәгенә һава җилпегәндәй итте:

 Тышта бөркү ләбаса.

 Әз генә. Тәмен генә белергә. Председатель кайбер чакны колхоз кунакларын алып килгәли, шулар өчен генә куйган нәмәрсә.

 Оетмасмы соң?

 Чиста балдан гына. Колмаклап. Дәва ише генә.

 Рәхмәт, алайса. Бу бозауны да «берәр шешә кыстырмагансың» дип сүккән идем. Искә төште, шуны эзләп киткән инде ул, алайса Шәһәргә килеп чыксаң, минем кибеткә сугыл. Дөньяда юк нәрсәне дә табып бирермен, сеңлем. Ачык чырай, такта чәй белән генә калмабыз. Арча кырында, зиратка каршы. Беләсеңме?

Кала хатынының ягымлы тавышын тыңлый-тыңлый, Сөембикә алтын каймалы чынаякны чайкап түкте дә урыны-урыны белән акшары кубып төшкән мич авызына иелде. Ак киемле хатын, бөтен тәне белән борылып, аны арттан карап торды. «Сәламәт тә соң, чукынчык!» дип уйлады ул тагын бер мәртәбә. Шушындый хатынны ташлаган ир аның кулына эләксәме? Ул аны нишләтәсен уйлап бетермәде. Иренде. Һәрхәлдә, нишләтәсен белер иде. «Әх, бу тәкъдирен әйтер идем!.. Үзен ташлап китәрлек бер ир һәм шул ирнең аякларын кочаклап елый-елый, кал инде, кал, дип ялварырлык язмыш белән очраштыра алмады, хәерсез!»

Сөембикә өстендә колмак чүбе йөзеп йөргән бал китереп сузды. Кала хатынының борынына әчкелтем ис килеп бәрелде. Ул тирән итеп тын алды да, иренен чынаяк читенә тидерер-тидермәс кенә якынайтып, бер йотым эчеп куйды. Зәңгәргә буялган күз кабакларын йомар-йоммас кына бал тәменә ләззәтләнеп торды. Әйе, ул тормышның һәр тәмен тоярга ярата иде. Аннары, ак һәм шома чәнти бармагын чәй эчкәндәгечә үк тырпайтып, йотымлап кына эчә башлады. Эчеп бетергәч, ирененә кулъяулыгын тидереп алды. «Мескен ир», дип уйлады Сөембикә, кала хатыны сөйләгән ирне күз алдына китерергә тырышып. Нигә мескен? Дөнья хикмәтләрен хәзер генә ачыклап бетерерлекме соң?

Койрыгын бөгеп, өйгә сары мәче килеп керде. Сөембикә аны биредә кунган чакта иптәш булсын дип үзе белән йөртә иде. Ят хатынга исе дә китмичә, ул сырты белән Сөембикәнең яланаягына килеп ышкынды. Сөембикә теге йөкчене күз алдында күргәндәй булды. Ул кала хатынының ак чалбар балагына ышкынган сары мәче кыяфәтендә иде. Юк, юк, аның дөньядагы бер генә ир затын да ул кыяфәттә күрәсе килми. Ул шул ук мич авызыннан бидон алды да, консерв савытына сөт салып, мәчесе алдына куйды. Ул ире Сәлимҗанның да кайнаган сөт яратканын исенә төшерде.

Урманның тигез шавына ерактан гүләп килгән машина тавышы кушылды. Аннары ул туктады бугай. Моторы сүнде. Үзенә бертөрле көй чыгарып, сигнал бирделәр. Юк, председатель машинасы түгел икән. Сөембикәнең мондыйны ишеткәне юк. Кара, «Ниса, Ниса» дигән шикелле кычкырта түгелме соң?

 У-у, бозау, килеп җитте!

Кала хатыны һичнинди ашыгу хәрәкәте ясамыйча торды да Сөембикәгә матур кулын сузды:

 Сау бул, сеңлем! Онытма, кер! Рәхмәт, яме!

 Мәгез, кечкенә генә күчтәнәч, дип, Сөембикә аңа кәгазь каплап бәйләнгән ярты литрлы банка сузды. Аңа алтынсу бал салынган иде.

 И-и, бигрәк тә зур рәхмәт инде, сеңлем. Кер, һичшиксез, керә күр, яме Сау булып тор. Ул эшләпәсен кигән иде инде, аның алгы кырыен кайтара төшеп, Сөембикәнең маңгаен үбеп алды. Сау бул, кадерлем! Рәхмәт!

 Хушыгыз!

Тыштан «Ниса!» дип кычкырган ир-ат тавышы яңгырады. Каенлык ягында да, юкәлек ягында да «са! са!» дигән кайтаваз уйнаклап йөрде. Сөембикә ул кайтавазны кунар урын тапмыйча бәрелеп-сугылып йөргән урман күгәрчене итеп күз алдына китерде.

Ак киемле хатын, мич уентыгына беркетелгән ватык көзгегә карап, иңбашларын, чалбар каешларын сыйпаштыргалады да баллы банканы төбендә өч гөмбә моңаеп торган кәрзиненә салып чыгып китте. Өйдә мич, бал, самавыр, кояш җылыткан тун исе генә калды. Сөембикә яшел үләннән зәңгәр җиңел машинага таба йөзеп баргандай җиңел генә атлаган кала хатыныннан тагын көнләшеп куйды. «Бәхетле», дип уйлады ул. Бәлки, яманларлык ирең булу да бәхеттер ул?

 Кая олактың син, бозау? Машинаны ник юмадың?

 Бу тирәдә су юк икән.

 Ник өстерәлдең шулхәтле?

 Кибет ачылмый торды. Танышлар да очрады.

 Нинди танышлар?

 Шушы авылныкы мин.

Сөембикә сискәнеп китте. Тәрәзәдән карап тора иде, ишек янына ашыкты. «Кем булыр икән?»

 Тапкансың вакыт!

 Нитмәле, Ниса Хаковна Нитмәле син, әйе! Кызма

Сөембикә бусагага менеп басты, бөтен гәүдәсе белән алга омтылып куйган иде дә тыелып калды. Әйтерсең лә бүрәнәгә менеп баскан җиреннән егылып төшә язды. Машина янына барып җиткән ак киемле хатынның кулын үбәргә дип иелгән күн курткалы һәм күн итекле кеше аның ире Сәлимҗан иде. Тураеп баскан чагында ул караңгы ишек төбендәге яланаяк- лы Сөембикәне танып алды. Авылда ул балаларын очратмаган, ә кешеләр Сөембикәнең умарталыкта эшләгәнен әйтмәгәннәр иде.

Ул төнне Сөембикәнең зәңгәр тышлы мендәре ике яктан да күз яшенә чыланып бетте. Бу Сөембикәнең ире ташлап киткәннән соң әле беренче тапкыр гына елавы иде.

1980

ЯЗМЫШ

Җиз белән тышланган кургашын герле, җиз телле борынгы зур сәгать кичке алтыга сукты. Аның картларныкы төсле калтыравык тавышы әкрен генә сүрелеп, тынып калгач, өй эчендәге караңгылык куера төшкәндәй булды. Дәү бер күбәләк сыман, түшәм белән стеналарда учактан төшкән ялкын шәүләсе талпынып тора иде.

Тышта җил, җәяүле буран. Йортка тоташкан электр чыбыклары өй бүрәнәләрен зыңлата. Кайвакыт аның карт сөякләре шушыңа охшашлы эчке бер зың белән сызлангалый иде. Ул, яран гөленең сирәк яфраклы ботакларын аера төшеп, тәрәзәдән урамга карамакчы булды, әмма пыяла бозланган, көмешләнеп каткан иде. Кызы мәктәптән, кияве колхоз идарәсеннән кайтмаган әле. Төпчек оныгы күршеләргә кереп озаклады. Шуңа күрә ул ялгызы утыра иде. Караңгы булуга, күзе начар күрүгә карамастан, ул бәйләү бәйли, тик гомер буе эшләгән бу эшенә аның дөм караңгыда яисә дөм сукыр килеш тә кулы барыр иде.

Көндезен кәстрүлгә әзерләгән, күперсен өчен җылы мич башына төреп куйган әче камырын ул учак янындагы өстәлгә китереп утыртты. Күмер чәчрәп, берничә урыннан тишелгән алъяпкычын кирәкмәсә дә биленә кыстырды һәм, беләкләрен алмаш-тилмәш югары күтәрә-күтәрә, җиңнәрен сызганды. Кисәү белән учактагы утыннарны болгаткалап алгач, мичкә тагын дүрт имән утыны ыргытты.

Кызган табаларын каз каурыйлары белән майлап алды да коймак пешерә башлады. Ялкын телләре мичнең саргылт кирпечләрен ялый, шәүләсе түшәмдә, учакка каршы стенада уйный. Ул утның үз йөзендәге җылы чагылышын сизә, арттагы күләгәсенең җилдә торган карачкы шикелле калтырануын тоя.

Моңсу һәм җылы тынлыкта күмер чатнаган, май чыжлаган, табага табагач бәрелгән тавышлар, аның тирән-тирән итеп тын алганы ишетелә, мичтән чәчрәп чыккан очкыннарның кызыл яисә сары эзләре күренгәләп кала. Ул инде шундый картайган, хәтта кайнар учак алдында да тирләми. Тәмам кипшенгән, күрәсең.

Ул табаны мич авызына тыккан чакта, кулбашына янтаеп, уңайсызлап торган чулпысын терсәге белән артка айкап ташлый. Учак тавышына талир тәңкәләрнең көмеш чыңы килеп кушыла.

Көмеш чың Җилеп үткән гомер аргамакларының дугасындагы шөлдерләр һәм кыңгыраулар чыңы түгел, сүрелеп, суынып беткән учак көле төсендәге чәч чулпысының чыңы.

Аның күзе ялтырап китте. Яшьләнде, күрәсең.

Учактан ялкын яллы кызыл аргамак килеп чыкты. Арбасына шыплап егетләр утырган. Гармуннарын калдырып, ике егет арбадан сикереп төштеләр дә аның каршысына килеп бастылар. Егетләр үзләре бик ерак, танылмыйлар. Тавышлары гына янәшәдә яңгырый. Ул аларны тавышларыннан танып алды уллары икән. Бераз сүзсез торгач, аларның йөрәк турысындагы кесәләренә үрелүләрен ул зур сабырлык белән көтеп торды.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3