Гаффар Ахат - Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1 стр 3.

Шрифт
Фон

 Казымыйлар, обер-лейтенант әфәнде!..

Офицер, гаҗәпләнгән төсле, әсирләргә әйләнеп карады. Озын аяклары белән дөп-дөп атлап килде дә, кулларын артка куеп:

 Нәрсә, сезнеке кабер казу теләмиме? Снаряд чокыры кирәк! Казыгыз! диде һәм көрәкләрне итеге белән аларга таба этеп җибәрде.

Юк, бу аның партизаннар өчен ләхет кайгыртуы түгел. Күрәсең, кешенең үз-үзенә кабер казуын карап тору аңа ләззәт бирә иде. Әйе, бу фашист үлем алдыннан совет разведчикларының калтырануларын күрергә тели. Ә Рахманга хәзер дошман алдында тыныч кына кабер казу да батырлыкка таба бер адым атлау булыр кебек тоела. Рахман, шуны уйлап, кулына көрәк алды да күршесенә:

 Әйдә, Вася, керешик, булмаса Мин үзебезчә, кыйблага карап ятар идем, дип эндәште.

 Барыбер түгелмени, туган?..

Разведчиклар икесе ике як баштан көрәкләрен коры кәскә батырдылар.

Күк йөзе зәп-зәңгәр иде. Баш очыннан, пырылдап, чыпчык көтүе үтә. Кайдадыр шәүлегән кычкыра. Туп көпшәсен җир- гә кадап тынып калган тәреле танк өстенә кәлтә елан менеп яткан.

 Безне озата, туган, диде Вася. Кәлтә еланны ул да күргән икән.

Рахман үзенә әллә кайдан көч кергән кебек хис итте. Дошманнары алдында сынатмаска теләпме, ул туфракны каерып-каерып ала. Эшкә күнеккән куллары әйтерсең лә кабер түгел, бәлки бәрәңге базы казый.

 Кара әле, туган, диде Вася шыпырт кына.

 Кычкырып әйт, Вася! Урланган алтын казымыйбыз ич!

Рахманның көр тавышына гитлерчылар борылып карады. Офицер авызын күтәреп көлә иде:

 Рус дуңгызлары тиресме актара?

 Кабер казый, фашист! диде Рахман, тешләрен кысып. Көчәнүдән аның яңагындагы тирән ярасы ачылган һәм аннан кан саркып, муенына, күкрәгенә агып төшкән иде.

 Шым бул, туган. Монда кара, диде Вася һәм аяк астына ымлады. Туфрак астыннан яртылаш калкып, пехота минасы күренеп тора иде. Әҗәл. Тик фашистларга да өлеш чыгар.

Разведчиклар, карашып, бер мәлгә туктап калдылар. Җаннарының ни әйткәнен алар күзләреннән аңлый иде.

 Казымыйлар, обер-лейтенант әфәнде

 Хәл җыябыз, дияргә ашыкты Вася.

 Калтырый? Курка? диде офицер. Партизаннар кайда әйтми? Без сезне ашыктырмый. Уйла. Әйтсәгез, оберст әфәнде сезнең җан саклый. Әйтмәсәгез, капут!..

Үлем Ул разведчикларның аяк астында агач тартма кыяфәтендә ята. Әнә шул үлемнең үз кулларында булуы Рахманны шатландырып җибәрде. Үлемеңне сайлау иреге давылдан соң кояш чыгу түгелмени? Ач бүреләргә ботарлатканчы, болан упкынга ташлана ич!

 Йә, туган, хуш!

 Бәхил бул, Вася

Алар астан гына кулларын кысыштылар. Рахман аягын мина янына куйды. Хәзер аңа орыну җитә иде.

 Офицер!

 Мин тыңлый.

 Без монда уйлашып тордык та

 Әйтергә булдыгыз?

 Әйе, офицер әфәнде. Бер сүзебез бар.

 Гут, гут, диде эсэсчы һәм аларга таба атлады.

 Миңа әйтәсезме, оберст әфәнде янына кайтыйк телисезме?

 Сиңа

Ул солдатларны чакырып кул изәде. Алары да казыла башлаган чокыр тирәсенә килеп басты.

 Йә, кайда партизан? Кайда лагерь?..

 Монда, этләр, сезнең алда

Әремле кыр гөрселдәү авазы белән тулды. Ул якындагы урмангача һәм ерак тауларгача җәелеп, әкренләп сүнә, сүрелә барды Кайтавазны алар ишетмичә калды.

Рахман абзый бәрәңге бакчасы башында чикләвек куакларыннан читән үрә. Юанраклары җайлы бөгелмәсә, ул көчәнеп ыңгыраша. Ул чагында аның җәрәхәт җөйләре белән тулган өске ирене агарып кала. Ә аскы ирене яртылаш кына исән, иренсез ягына ул, авызыннан һич төшермичә, трубка кабып йөри.

 Шуннан исән чыктыңмы? дип гаҗәпләндек без, ул сөйләп бетергәч.

 Безнең кабердән исән чыкканны саный башласаң, минем генә бармаклар җитми аңа.

Ул, күңеленнән шуларны санагандай, бермәл сүзсез эшләде. Сыңар кулы белән казык араларына салынган чыбык эченә юан, ә юанраклары булмаса, ике-өч бәйләвеч чыбыкны бергә тыгып әйләндереп сала да, өстенә менеп, аягы белән таптый, кыса.

 Кулың шунда өзелдемени?

 Анысы ялгышып. Немецның урман сукмагына күмеп куйган минасын алганда ялгышып.

Без әле читән үрә белми идек. Килер заман, үргән чак та булыр, соңгы сүзне шунда әйтербез кебек тоела иде Рахман абзый үргән читәннәр, безнең балачак шикелле, күптән тузды. Инде читән үрмиләр

1970

КОЯШНЫҢ САЛКЫН ЧАГЫ

Бүген шимбә. Атна буе эшләп арыгач, табигатьтә бер чеметем генә булса да ял итеп алырга теләп, Әсфән белән Хәдичә шәһәрдән утыз-кырык чакрымдагы кечкенә күл буена килеп чыктылар. Хәдичә торган фатир хуҗасының Акбар атлы җор этен дә иярттеләр. Әсфән мылтык асты, болай гына, купшылык өчен генә. Аннары тагын ул аны Хәдичәсенә эрерәк күренергә теләп тә аскан иде. Камышлы күл янына килеп җитүгә, мылтыгын тәбәнәк юан имәнгә сөяп куйды да кирәкмәс әйбердәй тәмам онытты. Хәер, күлдә атардай кош-корты да күзгә чалынмады. Күрәсең, күптән өркетеп бетергәннәрдер инде. Әсфән белән Хәдичәгә, якындагы урманчыкны аркылы-буйга гизеп, гөлҗимешеннән, кыргый алмасыннан, миләш-баланыннан әз-мәз авыз иткәләп йөрү һәм тирән чокыр кырыенда учак ягып җибәрүдән бүтән чара калмады.

Иңкүлеккә сөт күбегедәй томан иңгән. Табигатьне көзләрен генә була торган тынлык баскан. Ара-тирә очкыннар чәчеп, учакта коры ботаклар чатный.

Әсфән рюкзактагы җете кызыл баланнар арасыннан иң йомшагын сайлап каба да әчкелтем тәмнән йөзен чыта. Хәдичәгә шул җитә кала: юеш яфрак арасыннан чикләвек эзләп күшектергән кулларын учакка сузган җиреннән рәхәтләнеп көлә:

 Телисеңме, бер уч итеп кабам!

Хәдичә Әсфән бригадасында ташчы булып эшли. Танышуларына да, күп булса, өч-дүрт ай чамасы гына әле. Бүген аның әзгә генә булса да Хәдичә белән ялгыз каласы, юньләп сөйләшәсе һәм, соңгы нәүбәттә, бар тәвәккәллеген туплап, бер аңлашасы килә иде. Бергәләп сәяхәткә чыгуы аудан битәр шуның өчен.

 Телисеңме, бер уч итеп кабам!

 Тешләрең кашан алмасыннан болай да камашып беткәндер. Балан да капсаң үләсең.

 Куркыттың Үлсәм күмәрсең. Шушы имән төбенә.

Кыз, кечкенә учына тутырып, үтә күренмәле балан бөртекләрен авызына капты. Аның вак тешләре чагылып китте.

 Искиткеч тәмле!

 Тәмсез димим лә. Әче генә

Тынлык. Көзге иртәдә урман почмагында учак ягып сүзсез калуы икесенә дә рәхәт иде. Башта тойгылар, фикерләр өермәсе куба, аларны уртаклашасы килә, әмма тик кенә утырып бер-береңә әледән-әле караш ташлап алуы да бик җитә.

Хәдичәнең алга сузылган уч төбенә, әйлән-бәйлән атынып, алтынсу-кызгылт өрәңге яфрагы куна. Ул куана, яфракка соклана Урак өстеннән калган карабодай саламы өеменә чалкан яткан Әсфәннең баш очында зәңгәрсу күк гөмбәзе. Хәдичә аның күзендә биек-биектә очкан самолёт чагылышын күреп ала Торна кычкырганы ишетелә.

 Хәсрәт аучы, үрдәксез кайтсак, дус-ишләргә ни дияр- без?

 Тыңла әле, Хәдичә! Ишетәсеңме, «тор-рыйк!» диләр Китмик, торыйк, диләр. Аңлыйсыңмы?

 Чыннан да, торналар! Берәү, икәү, өчәү!..

 Санама, таркатасың ич.

Күзе белән торналарны күмелгәнче озатып калгач, Әсфән Хәдичәгә таба борылды. Тегесе җиргә коелган коры яфракларны кыштырдата-кыштырдата шуышып килде дә, Әсфән белән янәшәдә генә урын алгач, тавышланмаска кушып, бармак изәде. Бер мәлгә Әсфән күз алдына су дулкыны килгәндәй булды. Малай чактагыча, шул дулкынга каршы йөгерәсе, аның салкын кочагында югаласы килеп китте Чибәр икән шул Хәдичә, бик чибәр.

 Карале, Әсфән, кыр казлары! дип пышылдады кыз, чокырның аръягына ишарәләп.

Егерме биш-утыз адымдагы салам эскерте янына ике кыр казы килеп кунды.

Хәдичә үрелеп мылтык алды да Әсфәнгә сузды. Әсфән аны күз ачып йомганчы корып куйды. Ипләп ятты да ашыкмый гына казларга төбәде.

 Уңдагысы нинди дәү! Сулуы капкан Хәдичә нәзек билле гәүдәсе белән аңа елышарак төште. Шунысына төзә, Әсфән

Әсфәнне ау дәрте биләп алды. Мушкадан казлар якынаеп, зураеп күренә. Алар томшыклары һәм канатлары белән иркәләнә, сөйләшә кебек тоелды. Кешеләр шикелле сөешәләрдер әле Кем белә? «Матурлар, дип сокланды Әсфән. Горурлар!» Менә ул хәзер курокка басар да, тирә-юньне мылтык гөрселдәве тетрәтер. Һавада исән калган ялгыз каз гына сызланып кычкырыр Тукта Шулай итеп үзеңә, Хәдичәгә, табигать тынлыгына, яшәешкә атсалар?!

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3