Иң якыны, диде ул.
Иң якыны безнең авыл. Тик анда җәяү ераграк өч чакрым.
Шунда аракыга киткән инде, алайса, имансыз.
Эчәмени? Машинада булгач ярамыйдыр ич?
Эчүен эчми. Тик ихтимал. Ирләргә ышансаң
Шулайрак шул дип уфтанды Сөембикә.
Синеке эчә мәллә?
Элек салгалый иде Зуррак берәр эш эшләп ташлаган саен.
Нинди эш инде ул «зуррак»?
Утын алып кайтса Шәһәргә ит, бәрәңге сатарга барса Авыл җирендә эш бетеп тормый инде.
Ә хәзер саламы?
Белмим Карагыз әле, мин баягынак чәй эчкән идем, самавырым суынмагандыр әле Бал белән, ә?
Сөембикә ире турында сөйләүдән җиңел котыла алуына сөенеп куйды. Очраган бер кешегә зарлану эшмени ул? Ул ир яманлауны өнәми. Сәлимҗаны ташлап чыгып киткәч тә, аны хурлардай бер генә авыз сүз дә ычкындырмады. Әйе, аның ире салгалады. Яшерүдән ни мәгънә? Ул иренең бу хилафлыгын вакытлы чир дип кабул иткән, аның белән килешкән, үзе белеп туктар дип көтә иде. Көче җитмәде. Ташлап чыгып китте. Шәһәргә. «Сине кызганам. Күрәләтә бәхетсез итә алмыйм», диде. Сөембикә ялынмады. Ул да ирен кызгана иде. Шуңа өстәп ярата. Өзелеп. Һәм сагына Тик аны бернинди көч тә ирен эзләп шәһәргә барырга мәҗбүр итә алмас. Хатын-кыз бөтен нәрсәсен югалта ала. Әмма горурлыгын Анысы кагылгысыз. Ул изге. Ул үлгәнче кирәк. Мәңгегә. Хатын-кызның горурлыгы үз-үзен ихтирам итүе ул. Шул ихтирамын югалткан хатын-кыз беркем дә түгел. Үз-үзенә ихтира- мын югалткан хатын-кыз иң кирәкле нәрсәсеннән мәхрүм кала ярату хисеннән. Сөембикә моны бик яхшы сиземли. Искиткеч яхшы. Ярата иде ул Сәлимҗанын! Матур итеп. Бар дөньясы белән. Ләкин ялынып түгел. Һичкайчан. Ялынып яратканчы, яшәмәвең артык. Ирне үзең белән калдырырга ниятләп ялынуны ул яратуга иң зур хыянәт кылу дип белә иде. Болай уйлау, бәлки, ялгыштадыр. Әмма дөньяда кайбер һич кире каккысыз дөреслекләрдән дә кешелеклерәк ялгышулар булу ихтималын ул күңеле белән сизенә, шуңа инана, хәтта табына.
Үзен умарталыкка килеп чыккан ак киемле хатыннан ямьсез санаган Сөембикә менә нинди иде.
Ак киемле хатын, гәрәбә кебек алтынсу балны кызыл тел очы белән генә каба-каба, бер чеметем мәтрүшкә чәчәге салынган чәй эчте. Тәмләп. Ашыкмыйча. Мактый-мактый. Чынаякның эчке йөзендәге алтын кайма белән аның бармагындагы тар гына алтын балдак бер-берсен тулыландырып тора. Сул кулындагы зур кызыл кашлы йөзек нуры әле аның битендә, әле самавыр корсагында уйнаклап ала. Кызыл җирлеккә ялтыравыклы вак яшел төрткеләр төшерелгән тырнаклар «Әкрен, чү, ашыкма, кабаланма» дигән төсле читкә тайпылып тырпайган чәнти бармагы Сөембикә аның чәй эчү рәвешен ошатты, каршысына утырып һәм тулып торган яңакларына таянган килеш карап торды. Телевизор карагандагыча.
Умарталык өенең тәрәзәсе икәү генә, алары да кечкенә итеп уелган. Салкынча һәм күз бераз торгач кына ияләшерлек караңгылык. Әмма өй эчен самавырга сузылып төшкән пычак калынлыгы гына кояш нуры җылытып һәм ике хатынның ак киемнәре яктыртып тора сыман. Стенадагы агач чөйләргә кәрәзле һәм буш рамнар элеп куелган. Шүрлектә, тәрәзә төпләрендә кипкән агач гөмбәләре. Сәкедә печән, тун, зәңгәр тышлы бер мендәр, юрган. Почмакта тирләп торган су савыты һәм балта. Тәрәзә пыяласында ялгыз бал корты бәргәләнә иде, канатларыннан сак кына тотып, Сөембикә аны ачык ишектән тышка чыгарып җибәрде.
Уф-ф! диде ак киемле кала хатыны һәм әллә каян гына яшел каймалы ак кулъяулыгы чыгарып, сак кына баскалый-баскалый, маңгаен, колак артын, муенын сөрткәләде. Рәхәттә яшәүчеләр бар да соң! Сахра!.. Табигать нигъмәтләре Бакчы нинди чәй, ә? Рәхмәт, кадерлем! Без дә торган булабыз инде. Шәһәрне әйтәм Ә! Сөйләп бетермәдең ич әле! Ирең, ирең
Белмим дидем ич. Элек эчкәли иде, хәзер белмим.
Ак киемле хатын эшләпәсен өстәлгә салып куйган иде. Ул ат ялыдай бер якка асылынып төшкән чәч көлтәсен артка селтәп җибәрде дә авызын бармак очлары белән генә каплап көлеп алды:
Ничек белмисең?
Сөембикә сүзнең тагын былтыр яз чыгып киткән иренә әйләнеп кайтуын теләми иде, шуңа күрә торды да ачык ишек бусагасына барып басты, кулларын баш артына кушырып, ишек яңагына сөялде һәм, ишетелер-ишетелмәс кенә итеп:
Китте ул, диде.
Ташлапмы?
Ташлап.
Балаларыгыз бар идеме соң?
Икәү. Кызык, сагынмыйлар
Тыштагы яктылык Сөембикәнең ак халатын үтә күренмәләндереп тора иде. Ак киемле хатын аның халат астыннан берни дә кимәгәнлеген күреп алды. Ул аның яктылык алтынлатып калдырган балтыр төкләренә, нәзек биленә, мул күкрәгенә кырын караш ташлады да: «Сәламәт тә соң, чукынчык!» дип уйлады.
Кара ишек яңаклары кинәт кенә рамга әйләнде. Ә рам эчендә яланаяклы шушы сәламәт хатын, яшел үлән, өч умарта, арканлап куелган аклы-каралы бозау, саргайган печән чүмәләсенең ярты ягы. Чиста, тын. Кан басымы күтәрелгәндә колак шаулаган шикелле, тигез генә итеп бал кортлары гөжли. Печән, бал, төтен исе
Котылгансың, диде шәһәр хатыны, тавышына юату билгесе чыгарырга кирәклеген вакытында искәреп. Ә ул моны булдыра ала иде.
Юатмагыз Кызганыч, диде Сөембикә.
Безнең язмыш кызганырлык та шул.
Мин аны әйтәм Ялгыз башы нишли торгандыр. Монда, ичмаса, вакытында җылы ашы, юган киеме әзер иде.
Төкерсәнә! Дөньяда ирләр беткән димени?
«Анысы шулай, дип уйлады Сөембикә. Әнә аңа да сүз катучылар юк түгел дә бит кана»
Үземнекен мин үзем куып чыгардым, дип дәвам итте ак киемле хатын. Кибеттә эшлим, үз көнемне үзем күрәм Аерылышуга, машина алып куйдым. Атка ияр генә табыла инде ул. Кем кызыкмас, мәйтәм. Мин сине, син мине белешмибез дигәндәй, яшереп тормыйм: миңа гыйшык тоткан атлы кыланып, машинага кызыгучылар Ярар инде, сөйләп тормыйм. Булды, булды Бер көтү, ачуым килмәгәе. Тик бозау көтүе Ошаганнары булды, ошамаганнары Әй сеңлем!.. Әйе, әйе, гаҗәпләнәсе юк, сеңлем Син минем йөземә карама, хатын-кыз үз-үзен саклый белсә, гүргә дә кыз булып керә ала ул Әйе-е-е, булмады түгел Аннары минем кибетемә мин кибет мөдире бер йөкче килеп урнашты. Кем икәнен күз асла- ры бер чакрымнан кычкырып тора Ичмасам, тегеләре шикелле тел сындырып, үзләренең чәүкә генә икәнлекләрен былбыл дип тәкъдим итеп азапланмады. «Ниса Хаковна, ди бу, беркөнне чираттагы премиясен чөмереп кергәч, машинаңны күгәртеп яткырма, рульне генә түгел, үзеңне дә ничек тотасын белермен, мине әрәм итеп сасы тулай торакта яткырма инде син». Туры сүзе майлар булып күңелемә ягылды да ятты бит, әй!.. Үземнең дә иләсләнебрәк йөргән чак иде, шушы премияңне эчүне соңгысы дип ант итсәң, риза, дидем. Икмәк тотып ант итте. Ант иткән ирне ничек тотасын беләм мин, сеңлем.
Керттем Язылышырга ашыкмыйм әле, аның белән бүлешәсе килеп торган мөлкәтем юк, дөнья хәлен кем белә. Кем белә әле аның нинди булып чыгасын. Дөрес, гөнаһысына кермим, машинаны күз карасы кебек кенә тота. Ир буларак та Хи-хи-хи Тик менә бозау да бозау, ул да бозау инде!.. Бер яктан, кулайлыкка бик кулай инде бу кай якка өрсәм, койрыгын чәнчеп, шунда чаба. Әле менә быел курортка бардым, үземне генә җибәрде, карышмады. Ә менә кайтып төшсәм гаражның йозагы күгәреп беткән. Машинага утырып та карамаган, юньсез. Бер ай буена бит ул. Кеше ял иткәндә, миңа язык мәллә дип маташа. «Кеше» дигәне мин булам инде, янәмәсе. Ах, мәйтәм, иманыңны фәлән-төгән!..
Нигә, яхшы ич инде: машинаны, үзенчә, саклавы булгандыр.
«Саклавы»! Машинаның бер кич гараждан чыкмавы күпмегә төшкәнен беләсеңме соң син?!
Кеше гаражында тотасызмыни? Түләпме?
Ак киемле хатын, шуны да белмисеңмени дигәндәй, читкәрәк борылып, башын артка ташлап куйды.
Бәй! Шәһәр кешесен трамвай белән такси гына ташып бетерерлекмени?
Ә-ә-ә
Шул шул менә!
Ниса апа Минем бераз гына әчеткән балым бар иде бәлки, ни әз генә, ә? Кала кешесендә бигрәк тә сез кибетчеләрдә затлырагы да бардыр. Шулай да, тансыкка, дим.