Гаффар Ахат - Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1 стр 37.

Шрифт
Фон

Мәрьям әби бүген күргән төшен һәм Галимә ахирәтенең шуны үзенчә юравын яңадан исенә төшерде. Карт хәтер бозга язган булган да, аның уйлары, кисәк җил ачып җибәргән тәрәзә өлгесе кебек сискәндереп, сугышта хәбәрсез югалган улы Нәкыйпкә барып тоташты.

Сугышның беренче язында яралангач һәм госпитальдә дәваланып чыккач, Нәкыйп авылга кайтып торган иде. Беркавым җылы сөт, үлән сулары эчеп сихәтләнгәч, өй түбәсенең черегән такталарын алыштырып бетергәнен дә көтмәстән:

 Үпкәләмә инде, әнкәй, ярыймы? Китим әле мин Өйдә ятсак, фашист козгынны кем куар? дигән иде.

Ана нишләсен инде? Бердәнбер улының күзенә карады, һәм барысын да аңлады. Сүзсез генә рөхсәтен бирде. Ул рөхсәтнең иң соңгы рөхсәте икәнен белгән булса да, каршы килә алыр идемени? Шуннан соң:

дип, меңнәрчә мәртәбә җырлап кына юанды.

Мәрьям ул чакны җилпучында өч-дүрт кенә уч он калган йортта ары сугылып, бире кагылып аһ орса да, сугышчы улына тамагы туярдай күчтәнәч хәстәрли алмады. Күрше Гөләндәмнән әҗәткә бер бөтен арыш ипие алып чыкты. Аның ире тракторчы иде, сугышка җибәрми тордылар. Әзме-күпме хәлләре бар, Гөләндәмнең күңел тәрәзәсе ачык иде.

Нәкыйп ул ипине, киң күкрәгенә терәп, урталай кисте дә яртысын солдат биштәренә төреп салды, калган яртысын өстәлгә куйды.

 Гөләндәм апага әйт, әнкәй, үз бурычымны кайткач үзем түләрмен, дип әйтте диген Ә иртәгә колхоз председателе янына бар. Сөйләштем: өч пот арыш язып бирергә вәгъдә итте, диде.

Нәкыйп шул китүдән кайтмады Кем белә, исән-имин әйләнеп кайткан шәттә, баягы Зөбәрҗәт, ихтимал, Мәрьямгә онык тиешле кыз булыр иде әле, әй? Кәшифә, Нәкыйп Кеше-карага белгертмичә, Мәрьямнең үзеннән дә яшереп, йөрешеп кенә калдылар шул. Тик андый эшне ана, үз күзе белән күрмәсә дә, күңеле белән сизми каламы соң?.. Өзелгән җыр, өзелгән җеп; өзелгән гомер, өзелгән нәсел

Ә ипи әҗәте шул көенчә үтәлми калган икән ләбаса! Ул аны элегрәк елларда изге ният белән кайтармаган, кертмәгән иде. «Ашар ризыгы бетмәгән булса, Нәкыйбем кайтыр да үзе түләр», дигән өмет шулай итте. Күрәсең, тора-бара баштан чыккан Галимә ахирәте әйткән әҗәт шул инде, алайса. Теге козгын да шуны искәрмәде микән? Кеше икмәге белән озак яшәмәссең бит инде.

Мәрьям әби: «Туктале, куәсемә баш ясап, ипи салыйм да Гөләндәмгә шул бурычны үз кулларым белән кертеп бирим әле. Ипи салып карамаганга ни гомер инде. Һаман кибетнеке. Гөләндәм үзе күптән оныткандыр, шәт. Ни әйтсәң дә, биргән онытыла, алган онытылмый Кайтыр тәкъдирдә Нәкыйбемә бер эш кими торыр, ичмасам», дип уйлады.

Шундый ният белән кече капканы ачып эчкә атлады. Бирәчәгең бирми, гүргә кереп булмый ич.

Ялтырап кояш чыкканын ул абайламыйча да калды.

Ә кояшның якты, җылы нурлары яфракларда елтырашкан яңгыр тамчыларын ни арада кипшетеп бетерде. Агач кәүсәләре югандай чистарып калды. Тәрәзә каршындагы миләш агачы ботагына алгы канатларына киң кызыл тасма төшкән чуар күбәләк килеп кунды. Әйтерсең лә кемнеңдер тылсымлы кулы, табигать белән шаярып, вакытыннан бик күпкә алдан миләш тәлгәшен кызартып чыгарды.

Икенче көнне таң белән урам буенча фермага таба ашыгучы кыз-кыркыннар, хатыннарның сөйләшеп узганы ишетелде. Алар арасындагы Зөбәрҗәт усак бүрәнәдә башын иеп утырган Мәрьям әбине шәйләп алды.

 Нихәлең бар, Мәрьям әби? диде ул, кичәгечә бөтен йөзе белән елмаеп.

Тиз генә узып китмәкче иде дә, җавап алмаганына сәерсенеп, капылт әйләнеп карады. Аннары, янына килеп, аның иңбашына шуып төшкән мамык шәленә орынды:

 Исәнме, әби!.. Галәмәт, йокыга киткән ич ул, кызлар!

 Таң күзеннән кая кузгалган икән?

 Яз дигәнең карт сөякне дә эретә шул.

Карчык, чая кызның тагын бер кагылуыннан уянып киткәндәй, авыртмыйм дигән төсле, чак кына янтайды да аркан авып төште, рәшәткәгә терәлеп калды.

 Үлгән ич ул, кызлар!

 Әни-и-и!..

 Үлгән? Кит әле, булмаганны

 Бүрәнәгә утырып үләләр димени?!

 И әби, әби

Ни ара халык җыелды.

Мәрьям әби, яшь бала кочкан кебек, күкрәгенә кызарып пешкән бер бөтен ипи кыскан иде.

19721980

ИР

Кояш нурына коенып яткан умарталыкка каеннар арасыннан ак кәрзинле бер хатын килеп чыкты. Җете яшел ашъяулыкка ак гөмбә бастырып куйдылармыни! Ак күлмәк-чалбардан һәм киң кырыйлы көрән эшләпәдән булганга, ул бөтен- ләе белән гөмбәне хәтерләтә иде. Тикмәгә түгел, күрәсең. Чыннан да, гөмбә вакыты. Чыннан да, аның гөмбәгә килгәнлеге шиксез.

Киенүенә караганда, бу хатын тормыштан зур тәм табып яши белә булса кирәк. Нечкә зәвыклы икәнлеге сизелеп тора. Гөмбә җыю аңа театрга яки мәҗлескә баргандагы шикелле бер тамаша, күңел ачу гына, ахрысы. Әйтерсең ул беләгенә кәрзин асмаган, бәлки иннек-кершән, бер саплам җепле энә, акча янчыгы, кулъяулыклы бәләкәй сумка гына элгән. Каен яфраклары лепердәшкәндә уйнаклап алган кояш нурлары аның муенындагы алтын кулон чылбырында җемелдәп куйды. Әле, озын керфекле күзен кыса төшеп, каенлыкны, әле эшләпәсен тотып, агач ябалдашларының чайкалуын күзәткәли иде.

Умартачы хатын аңа кызыгып, көнләшеп, сокланып карап торды. Ул да ак халаттан, кортлардан саклагыч иләк кигән. Яланаяк. Кулында борыныннан зәңгәрсу төтен чыгып торган төсләвеч. Гүя ул киенмәгән, бәлки баштанаяк төтен һәм бал исенә төренгән. Үзен читтән карагандай барлап чыккач, ул янга борылды да кимсенеп аскы иренен тешләде. Ак киемле хатын белән аны ничек янәшә куймак кирәк инде? Ул, кырын баскан килеш, саклагыч иләген, салып, умарталык өенең стенасындагы чөйгә элеп куйды, астан гына ят хатынны күзәтеп торды.

Әнә ничек килә! Ул йөреше!.. Атлаган көйгә биле бөгелә дә сыгыла. Вәкарьле, горур кеше икәнлеге әллә кайдан кычкырып тора шикелле. Эшләпәсенең бөгелеп килгән киң кырые ябыграк йөзен күләгәләп, күзен тылсымлы бер нур, мөлдерәмә сер, моң белән тутырып куйган.

Ә ул нинди? Каршысына күңеле белән бер көзге бастырып, ул үзенең шундагы чагылышына күтәрелеп карады Икегә тарап, ике толымлап үргән, чигәсе тирәсендә көдрәләнеп торган коңгырт чәч, читенә кара миң кунган чак кына җәенкерәк борын Әй, нигә кимсенеп тора соң әле? Хәзер аның нинди булуының ни мәгънәсе бар? Инде дә килеп, хикмәт йөз белән кыяфәттәмени?.. Аның «Йөрәкле Сөембикә» дигән аты бар лабаса Халык теләсә кемгә йөрәкле димәс. Киресенчә, йөрәксез дип чыгарсалар, нихәл итәрсең?

Ят хатынның якынаюын күргәч, Сөембикә итәген сыпыргалап алды, төсләгечен баскычка куеп, кулын халатына сөрткәләде дә, бөтен йөзе белән елмаеп:

 Исәнмесез! дип эндәште.

 Матур икән монда, дип җавап бирде ак киемле хатын. Тавышы таң җиле сыман ягымлы икән. Ул тавышны тагын ишетәсе килеп тора кебек.

 Каенлык булгангадыр, диде Сөембикә. Ә бу якта юкәлек, аннан ары карабодай басуы.

 Монда бер ир кеше буталмадымы?

 Иртә белән завхоз килеп киткән иде.

 Юк, күн курткалы, күлмәге шакмаклы. Күн итек кигән.

 Бөркү ләбаса, ник алай киенгән?

 Күренмәдеме, дим?..

 Юк.

 Ә машина? Зәңгәр.

 Моннан үтмәде.

 Хөрәсән! Кая олакты соң бу?

 Кем?

 Ирем лә, чәнчелеп киткере! Машинаны юып киләм дип китте дә, суга чумдымыни! Мокыт! Гөмбә оясы күрсәтәм, дип, әллә ниткән җәһәннәм ераклыгына алып килде дә Дөньяга бу кадәрле дә бәхетсез җан булып килермен икән, билләһи!.. Матур сездә, әй, матур да икән соң!..

Кисәк җил исеп куйды. Аның көрән эшләпәсе умартачы өе почмагындагы сулы кисмәккә очып төшә язды. Сөембикә тотып калмаган булса, аның эссе кояш астында сасып беткән суга барып төшәчәге шиксез иде.

 Рәхмәт, диде ак киемле хатын. Таралып төшкән чем-кара чәчен арттан җыйнады да эшләпәсен тагын да батырыбрак киеп куйды. Авыл еракмы?

 Кайсысы? Моннан кай якка китсәң дә авыл.

Ак киемле хатын югалып калгандай булды, читкә, каядыр каен ябалдашларына карап сөйләшкән җиреннән кырт борылып, Сөембикәне баштанаяк сөзеп чыкты.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3