Кичтән калган биш коймакны мичнең плитәсендә җылытып, радиодан татарча җыр тыңлый-тыңлый чәй эчкәндә, кызыл чәчәкле чокыр төбендәге ике кара җимешкә карашы төште дә козгынның күзләрен, ачык томшыгыннан чыгып торган кызыл телен яңадан аермачык күргәндәй булды.
Ялгыз яшәп, ялгызы гына уйланып, ялгызы гына сөйләшкәләп йөрергә күнеккән Мәрьям әбинең тормыштагы барлык күренешләрнең хикмәтен, кеше сүзенең мәгънәсен, шулай ук үз төшләренең серен беләсе килә торган иде. Яшәүнең тәме, мөмкин булганнарны күреп бетереп, аңлардай нәрсәләрне аңларга тырышып үлүдә дип белә иде ул. Бүген дә менә учактагы күмерне буташтырды да, исле зәңгәр ялкыннарының сүрелгәнлегенә ышангач, морҗа калагын япты һәм, кәҗәсенә бәрәңге кабыгы салынган суны чыгарып, тавыкларына азык бутап биргәч, ахирәте Галимә янына барып кайтырга булды. Төшен дә юратасы, сөйләшеп тә утырасы килә иде.
Ул капканың тимер келәсен чыңлатып ачты да, яргаланып беткән имән баганага сөялеп, әйләнә-тирәсенә күз салды.
Быелгы язның беренче төнге яңгыры авыл йортларын, үз өенең сул ягындагы карт өч тупыл белән уң яктагы ялгыз ак каенны каралтып, юешләтеп калдырган. Яшел күзләрен ачкан яфрак очларына чиста тамчылар кунган. Каен ягындагы рәшәткә буенда яткан усак бүрәнә астыннан кычытканнарның кызгылт-яшел яфраклары борнап чыккан икән. Һавада каен суы исе сизелә.
Менә җил исеп куйды. Агачтагы яңгыр тамчылары җиргә коелышты. Карчыкның җыерчыклы ябык битен җил белән бергә җир исе сыйпап үтте. Аны салкынча һава агымы калтыратып җибәрде. Ул гына да түгел бугай. Күргән төше һаман күңел төбендә. Якадан кереп, арка буенча төшеп киткән боз кисәге кебек.
Күршеләрнең ишегалдыннан, җыр дисәң җыр булмаган сәер, ят тавышлар яңгырый. Гөләндәмнең студент оныгы ялга кайткандыр. Шул егеткә көчек шикелле ияреп йөри торган бәрдемле-суктымлы җыр бу. Ара-тирә Мәрьям әби кәҗәсенең ачыкканда яисә сусаганда кычкырган тавышын да хәтерләтеп куйгалый ул.
Ак яр астында каралып күренгән тар инеш бернигә исе китмәстән ага да ага. Карчык аны иртәнге томанда шуышып барган кара еланга охшатты. Уена килгән әлеге чагыштыру күңелен чиркандырып, йөрәген тагын сулкылдатып җибәрде.
Таза, нык йортларны, челтәрле-чачаклы тәрәзә йөзлекләрен карый-карый һәм юлында очраган кешеләр белән хәл белешә-белешә, ул урам буенча китте.
Козгын хакындагы төшне Галимә ахирәте килененең баласын затлы арбада тирбәтә-тирбәтә, җитез теле белән иренен ялый-ялый тыңлады.
Менә шул иде, диде Мәрьям әби, сүзен йомгаклап һәм тәрәзә төбендәге тамчы гөленең саргайган бер яфрагын өзеп алып, бармак битләре белән угалап куйды. Галимә янына үзен кызгандыру исәбе белән килмәде ул, үзе генә күтәрә алмастай төшен уртаклашкач, аның серенә төшенгәч онытуы, арынуы җиңелрәк булмасмы дип килүе ич.
Галимә карчык, бераз уйланып утыргач:
Берәрсенә әҗәтең юктыр ич? диде.
Кит әле, булмаганны Күпме гомерем калгандыр димсең? Шушыныңчы кешегә әҗәтле тораммы суң? диде Мәрьям әби.
Алай да уйга калды. Ниткән әҗәт? Бу араларда һичкемгә йомышы төшмәгән иде бугай. Киресенчә, мәтрүшкә, миләш, балан, кипкән каен җиләге, юкә чәчәге ише вак-төяк йомыш белән күрше-күлән аның үзенә кергәли. Шушы бар күк табигать хәзинәсе белән кешеләргә кирәге тиеп торганга да шөкер, шуңа бик канәгать, риза. Әйе, якын-тирә арада аның кешеләргә бурычка кергәне юк.
Ә шулай да Галимәнең юравы аның җанына борчу салды бит, бакчи. Гүя ул бик кирәкле бер эшен оныткан да шуның өчен үкенечкә төшкән. Ә хәзер генә исә алтмыш ике еллык гомеренең кемгәдер әҗәтле калган көнен, сәгатен һичничек исенә төшерә алмады. Хәер, әҗәттән үлмиләр, әҗәлдән үләләр. Ә ул, ни алса да, кире кайтарды. Шөкер, аның намусы керсез, тәрәзә төбендәге шушы тамчы гөленең алсу чәчәге белән бер. Моңа ул тәгаен кемнедер ышандырырга җыенмаса да, үзе шуңа эчтән икеләнмәс, шәт.
Рәхмәт, Галимә, диде ул, пәрәвездәй нечкә һәм йомшак чәчен ак яулыгы астына җыйнап.
Өенә кайткач, самавырын яңартты. Өфләп кенә, бу юлы ике өрек җимеше салып чәй эчте. Эчеп туйгач, ана казын ишегалдына канат язарга чыгарып җибәрде, ата казы буяган такта баскычны чистартып себерде.
Сулап туймастай булып, яз исе килә. Көн, болытлы булса да, саф, пакь. Анда-санда яңгыраган авазлар аһәңле. Теге иләмсез җыр тынган: Гөләндәм, колагы тонып, саруы кайнап, студент егетнең җырын туктаткан, күрәсең. Бар дөнья тын. Бишектә йоклап яткан сабый бала кебек. Мәрьям әбинең кайчандыр коңгырт-кара булган, хәзер инде уңып, тоныкланып калган күзеннән ике бөртек яшь тамчысы бәреп чыкты. Инде ул яшьләр аның битен чылатмый, ә вак җыерчыклар челтәрләгән күз төбен генә кытыклап тора. Бармак бите белән сөртеп аласы да килми. Әллә ничек, шулай җиңелрәк шикелле. Коры хистән яшьле хис кадерлерәк.
Ул калай ләгәндәге яңгыр суы белән чистарынган һәм инде болдыр ишеге төбендә сабырсызланып таптанган ана казын өйалдына оясына кертте, җайлап кына күтәреп, йомыркаларына утыртты. Ә ата казын инешкә куалап төшерде. Өенә кайтырга юнәлгәндә, тыкрык борылышыннан, тар чалбарына көчкә сыеп, зифа билле, яңаклары янып торган бер кыз килеп чыкты. Ул җырлый иде, аны күргәч тынды тагын. Оялып китте, ахрысы. Оялып җырлау чын җыр инде ул, Мәрьям карчык моны яхшы белә.
«Кем кызы суң әле бу? дип уйлады ул, хәтерен җыйнарга тырышып. Чат Кәшифәнең яшь чагы. Карасана, танымый да торам, тишек хәтер Зөбәрҗәт ләбаса! Күз тимәсен!»
Кыз, аның янына килеп җитмәс борын:
Исәнме, Мәрьям әби! дип эндәште.
Шөкер генә, кызым! Үзең ни хәлләрдә суң?
И-и, әби! Клубка оркестр апкайттык! Кич белән биергә кил!
«Ә Кәшифәнең әнкәсе Сөембикә иде», дип уйлады карчык.
Биибез әле, биибез. Ахирәткә кергәнче, чат биеп калыр чагыбыз, диде ул.
Сине авылда «Җырчы Мәрьям» дә диләр бит әле.
Безне, кызым, хәсрәт җырлатты шул
Ә шатлык?
Шатлыгы сезгә насыйп булсын инде. Сез җырласагыз, без җыламабыз. Бакчи, кыяфәтең үк җыр белән бер.
Киемемә карап әйтәсеңме? диде кыз. Зәңгәрле-кызыллы курткасының ялтыравыклы төймәсен әле ычкындырды, әле чыртлатып төймәләде.
Киемеңә карап әйтүем түгел. Эш дип янып йөрүеңә карап.
Алай да карчык кызның кызыл тырнаклы, затлы йөзекле бармакларына карап алды да карашын үзенең йөрәк тибешенә ияреп селкенгән ябык бармакларына күчерде. Заманында ул үзе дә, Зөбәрҗәт кебек, сыер савучы иде. Тик аның кулына вазелиннан битәр бүтән май заты кунмады, бармакларына көмеш балдактан гайре зиннәтле әйбер тимәде. Аның бар байлыгы кер кунмастай, гөнаһ ябышмастай җаны иде бит. Шуңа куанып, шуңа юанып яшәде.
Эшең уңмы суң? дип сорады ул.
Тау күчерәбез, Мәрьям әби!
Кыз тип-тигез ак тешләрен күрсәтеп елмайды да ефәк яулыгы астыннан биленә салынып төшкән юан чәч толымын уйната-уйната китеп барды.
«Тау күчерәбез Тау күчерәбез» дигән сүзләр Мәрьям әбигә ерак-еракларга очып китеп баручы кыр казлары тавышы кебек кенә ишетелеп калды.
Ул, күзен кыса төшеп, күрә алганчы кызның артыннан карап калды. Аның да күпләрне кызыктырып, күпләрне иләсләндереп, күпләрне көнләштереп йөргән яшь чаклары бар иде лә! «Җырчы Мәрьям» дип кенә түгел, «Чибәр Мәрьям» дип тә атыйлар иде лә аны Шул чаклар сагындыра, әй сагындыра икән дә суң!.. Хәзер әллә кайчангы теге каз өмәләренә, шанлы Сабан туйларына, дәртләнеп печәнгә төшүләргә, кеше күзенә чалынмаска тырышып, Садретдины белән болынның аулаграк төшләрендә алсу таң каршылауларга кире кайтып булса икән!.. Юк шул, юк. Салкын чишмәләр тау ташлары арасына кире керми, җылы инеш гел түбән ага, карт атларга яңа теш чыкмый Тормыш камыр түгел: нәфескә ничек кирәксә, шулай әвәлим димә Садретдиннар бу тормышны кирәгенчә җайлап куйдылар да бит, тик әнә үзләре салкын җир кочагында шул инде: их, күмәкләшү чорында яманнар башларына җитте. Хәтта ки төшләргә дә кермиләр инде, уяу истә генә яшиләр.