Гаффар Ахат - Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1 стр 35.

Шрифт
Фон

 Нидән көләсең?

 Уйлап таптым бит, бабай! Бу җирләрнең нигә буш түгеллеген.

 Соң?

 Кырлар белән, күл, инеш, урманнар белән тулы бит бу җирләр, бабай! Инде менә зур су белән тула.

 Әйе, диде Каюмның бабасы. Тагын беләсеңме ни белән? Үзе үк җавап та бирде: Тарих белән, улым. Безнең ата-бабалар тарихы белән.

«Бу тирәнең тарихы унөченче гасырдан башлана. Моңа шул заманнардан калган кабер ташлары, тау башындагы шәһәрчек эзләре шаһит. Ихтимал, алданрактыр да: кемнәрдер курган өйгән ич. Анысы инде борынгыдан да борынгы Ә безнең кан бабаларыбыз болгарлар монда монголлардан качып чыгып утырган. Инешнең Кама белән кушылган култыгына. Бер яктан Чулманга таянганнар, арт яктан шушы тауларга, үзәннәргә ышыкланганнар да иген иккәннәр, балык тотканнар. Җайлы, уңдырышлы җирләреннән аларны уналтынчы гасырда куып җибәргәннәр. Аларга инеш үзәне буенча югартын күчеп утырудан гайре әмәл калмаган. Инде менә яңа күчеш. «Хәерлегә булсын. Урыны гына оттырышлырак күз алдында су тормавы күңел нурын сүрәнәйтә. Хәер, Кама күтәрелгәч, бар тарафтан урап күренәчәк, имеш», дип, Каюмның бабасы хәтер төенчеген тагын бер кат барлап куйды. Уйлаганын оныгына да сөйләп бирде.

 Хәтер менә шушы була инде ул, олан, диде.

Икесе дә тын калып, үзләре яныннан төшеп киткән һәм, инде инешне кичеп, тегермәнгә таба күтәрелә башлаган йөк машинасын карап калдылар.

 Синең бабайларыңнан әнә ниләр калган! диде малай. Ә менә сездән монда берни калмый су баса Җил тегермәнен дә сүтәләр.

 Сүтәләр, дип килеште бабасы һәм тирән итеп уфтанып куйды. Оныгыннан яшереп кенә бармак бите белән күз төпләренә кагылып алды, тик малай анда ялтырашкан ике бөртек күз яшен барыбер күреп калырга өлгерде. Картайды инде Каюмның бабасы: бөтен җире агарды; бер кулы юк, бер аягы йөрми; тәнендә кылыч эзеннән калган җөй ярылып ята, ярчык эзләре дә тамаша күп.

Үр сыртына бөркәүле машина сикереп менде.

 Әти машинасы, диде Каюм, танып. Тик нигәдер гадәттәгечә аның каршысына йөгереп китәсе килмәде. Әти булсам, мин ул тегермәнне сүттермәс идем, диде.

 Рәхмәт, улым, диде бабасы. Мин дә.

Берарадан алар янына бөркәүле җиңел машина килеп туктады.

 Нишләп утырасыз монда? дип сорады Каюмның атасы.

 Тегермәнне сүтүләрен көтәбез, диде Каюм, аңа карамыйча гына.

Атасы, машинадан төшеп, аның чәчен сыйпап куйды:

 Кызык булыр дисеңмени?

 Без андагы күселәр чыкканын көтеп торабыз, диде Каюм. Алар хәтле әшәке-е!.. Үтерергә кирәк аларны.

 Ничек итеп? Каюмның атасы үз атасына карап алды. Бу аның «Нигә минем улымның башын юк-бар белән катырасың?» диюе иде. Каюм шулай аңлады.

Күселәрне ни рәвешле тотарга икәнен Каюм белми иде әле. Җавапны бабасының күзеннән эзләп бакты, ә таба алмагач:

 Аларны яңа авылга кертмәскә кирәк, диде.

 Зиһенле малай син, диде атасы.

 Ә син хәтерсез, диде аңа малае. Ул, булдыра алганча, кашын җыерырга тырышты. Бабайның бабасы салган ич аны. Ә син сүттерәсең.

 Сүттермим, диде атасы, елмаеп. Аннары, җитди итеп: Сүтмибез, дип өстәде.

 Түбәдәге кешеләрне күрмисең мәллә? Агачларын төяргә машина да китте.

 Сүтмибез, диде атасы тагын бер тапкыр. Түбәсен яңадан ябабыз без аның, калай белән. Такталарын да яңартабыз.

Бәхтизар карт улы белән оныгының сөйләшүен тын гына тыңлап утырды.

 Ник? дип сорады малай атасыннан.

 Минем әтинең бабасы салган тегермәнне синең улыңның улы да күрсен дип.

 Шәп хәтер бу, әйеме, бабай! Каюм үз башы турысында атасы белән бабасының куллары очрашуын сизеп алды: аларның икесе дә аның чәчен сыйпарга дип үрелгән иде.

 Күселәрне нишләтәбез? дип сорады малай, җиңел машинада әүвәл тауга түбән төшеп, аннары җил тегермәне үренә күтәрелгән чакта.

 Капкыннар куярбыз, диде бабасы.

 Бәлки, «җен үләне» таратып чыгарсыз? диде атасы. Шундый хикмәтле үлән бар бит: исеннән күседер, тычкандыр уттан качкан шикелле кача.

 Кирәкмәс. Хикмәт аларны куып таратудамыни? Хикмәт аларны бөтенләй юк итүдә, диде бабасы.

 Мин көчлерәк ирләргә кушармын, диде атасы. Аннары: Син авырыйсың, әти, дип өстәде. Мәшәкатьләнеп йөрмә, өшәнерсең.

 Җиңеп үлсәм, миңа шул җитә, диде Каюмның бабасы.

Каюм аның соңгы сүзләрен аңлап өлгермәде тегермәнгә килеп җиттеләр. Аннары сорар да аңлар әле.

Җил тегермәненең череп тузган такталарын кубаралар, машинадан ялтырап торган ак калай бушатып яталар. Тавыш гүя тегермән бөтен тәне белән көлеп тора иде.

 Бөтен җилләргә каршы берүзе калды, диде Каюмның бабасы һәм тегермәннең канатын борып җибәрде. Яралы кошны юатуы, терелтергә тырышуымыни!

 Берүзе. Каюм машина көзгесендә атасының үзенә елмаеп карап торган шат чагылышына күз кысып куйды.

1979

ӘҖӘТ

Кичтән чәйне куерак итеп эчте микән соң Мәрьям әби тынычлап йоклый алмады. Әле яңгыр тавышына, әле мич астында ара-тирә сайраган ялгыз чикерткәгә, әле йөрәк кагуына колак сала-сала байтак әйләнгәләп ятты да төнге берләрдән соң гына изрәп китте. Ләкин барыбер саташып чыкты. Төшенә әллә ниткән кеше чырайлы бер козгын кереп йөдәтте. Каурыйлары тузгып беткән ул кара кош, зурайганнан-зурая барып, баганадан баганага, тупылдан тупылга күчә-күчә, ниһаять, аның корымлы кирпеч морҗасына килеп кунды. Ә ул үзе яшел чирәмле ишегалдында тавык-чебеш ашатып йөри, имеш. Козгын болай да, тегеләй дә кууга карамастан, ач кара күзләре белән тын гына ялварып, азык сорады. Суга чылаткан ипи кыерчыгы ыргыткач алмады, канлы ит кисәгенә генә риза булды. Аннары, каурыйлары тузгыган киң канатларын җәеп, тавыш-тынсыз гына кузгалды да, торган саен кечерәя барып, күздән югалды, төпсез караңгылык белән кушылып бетте. Иләмсез зур һәм шөкатьсез кыяфәтле козгынның ерактан гыжлап көлүе генә ишетелеп калгандай булды.

Мәрьям әби тыны кысылып уянганда, өй эче таң яктысы белән тулган иде инде. Авыл өстеннән самолёт очып үткәне ишетелә икән. Козгын тавышы булып, шул төшенә кермәде микән? Аның гөрелтесе тәмам басылгач, сарайдан өзек-өзек итеп, кәҗәсе тонык кына аваз салды. Мич авызы алдында бер-берсенә сыртларын терәшеп яткан кәҗә бәтиләре уянышты. Карават очындагы мәче дә корсагын җәймәгә ышкый-ышкый киерелеп торды. Кәҗә бәтиләре койрыкларын селкеткәләп сузылдылар да әниләренә җавап бирделәр. Чак кына авыш идән буенча алар турысыннан ике юеш эз сузылып китте.

Карчык, кымшанмыйча, беравык шушы авазларны тыңлап, кәҗә бәтиләрен, мәчене карап ятты. Күргән төшенең өн түгеллегенә сөенеп куйды. Йөрәге киңәеп, тәне җиңеләеп китте.

Ул торды да ашыкмый гына күлмәген киде, идәндәге юешне чүпрәк белән сөртеп алгач, почмактагы кулъюгычны ишетелер-ишетелмәс кенә шылтыратып, зәңгәрсу төстәге исле сабын белән кулын, битен юды. Кәҗә бәтиләренә «хәзер, хәзер, балакайларым!» дип дәшә-дәшә, шакмаклы ак сөлгегә сөртенде. Аннары тирән эчле калай тәлинкәгә су салды да вак кына итеп ипи турады, аны өйалдында йомырка басып утырган ана казы алдына чыгарып куйды.

Ул, казның озын, салкын муенын сыйпап:

 Туңмадыңмы суң? диде.

Ана каз каңгылдап җибәрде дә томшык кырыйларыннан су чәчрәтә-чәчрәтә, башын югары чөя-чөя ашарга кереште. Ишегалдында ата каз да аваз салды.

Өйгә кергәч, ул, сырмасын киеп, яулык өстеннән башына мамык шәлен япкач, сырпаланып аягы астында буталышкан кәҗә бәтиләрен култык астына кыстырып күтәрде һәм әнкәләренә алып чыгып кушты. Сарайда җылы тирес белән сөт исе килә иде. Тезмәдән бер култык тукранбаш печәне алып төшеп, кәҗәнең утлыгына салды. Керешли кочагына усак утыны төяп, галошын болдыр ишеге төбендәге инде сабы гына диярлек калган себеркегә ышкыгач, өенә узды һәм, чишенеп тормастан, морҗа калагын ачып, учак көйләп җибәрде, күмер салып, самавырын көйрәтте. Өй җылына башлагач, чишенеп, тагын кулын юып алды.

Боларның һәммәсен ул ашыкмыйча, бит-кулын юган кебек рәхәтләнеп, ансат эшләде.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3