Гаффар Ахат - Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1 стр 2.

Шрифт
Фон

Урманчык Кар базындагыча салкынча дым бәреп торган текә ярлы чокырга йөгереп төшәм, сусыл үләннәр аякны тайдыра. Чокыр төбендәге карт миләш агачы тамырлары арасында сулар-суламас чишмә авызы. Сусалган, кичке бөркүлек буыннарны алҗыткан. Җиргә таяндым да теш арасыннан сөзеп кенә чишмә күзеннән су эчтем.

 Тешләрегез сынмасын, суы салкын!

Кисәк тавыштан чишмә йөзенә каплана яздым. Сикереп тордым да мине сискәндергән адәм баласын күрим дип борылсам кара чәч көлтәсе бөтен иңбашын, күкрәген капла- ган бер кызмы, хатынмы черек төпкә менеп баскан да көлеп тора!

Кояш инде офык артына күмелгәндер, чокырда эңгер-меңгер. Ә бу зат кем дә, монда нишли? Күпме юрап маташсаң да белерлек түгел. Телне йоткандай торам әле, сүз катмыйм. Ә ул ансат кына итеп төптән сикереп төшә дә каршыгарак килеп баса. Балачак ырымнары арасында моңа охшаганнары юк иде бугай. Кинәт аның күзендә миңа таныш чаткы шәйләнгәндәй булды, ниндидер таныш елмаю Муенындагы зәңгәр яулыгы тагын

 Танымыйсыңмыни? Аның тавышы агач арасыннан килеп чыккан кош сыман сискәндереп җибәрде. Аннары ул кулын сузды: Исәнме.

 Син түгелме соң?

 Мин идем шул Каян килеп чыктым дисеңме? Бер автобуста идек.

 Менә бит

 Шушында сугылырыңны сизендем дә

Сизенгән дә Шуннан соң ни? Димәк, ул миннән соң төшеп калган, монда миннән элегрәк килгән.

 Әйдә, меник, дим мин, аның сумкасын кулыма алам. Ә үземнеке өстә калган иде.

Күтәреләбез. Аяк тая. Ул беләгемә таяна. Мин бер чыбыкка абынам да, икәүләшеп чак түбән шумый калабыз. Ул көлә, минем иңбашыма таяна, талпынып узып китә, көлә. Болай да кыска күлмәге атлаган саен күтәрелә, ул, шуны сизепме, мине алга җибәрә, үзе минем кулга тагыла, мин аны өскә тартып менгерәм.

Ниһаять, без өстә. Икебез дә тирән-тирән сулыйбыз сулу капкан. Беркавым хәл җыябыз.

 Озаккамы? дип сорый ул.

 Ике-өч көнгә. Ә син?

 Ялга. Бер айга. Сабан туена хәтле.

 Гомер үтә, ә минем күбрәккә вакыт юк.

 Үтә Утыз өченче җәй. Ә чын тормышның башланганы юк әле.

 Тормыштадыр ич?

 Булды.

 Булды?

 Тормыш челпәрәмә! Хәзер ирекле кош! Син теләгән бәхетләр тәтемәде бугай инде.

 Ничек?..

 Шулай. Ул уфтанып алды. Ә син?

 Мин беркөе. Зарланырлык түгел.

 Ишетеп беләм.

 Ник сорыйсың соң?

 Үз авызың ни әйтә бит. Ул җитез бер хәрәкәт белән чәч шарламасын артка агызып җибәрә. Күзендә яңадан теге таныш чаткы уйнаклап ала. Үзе таныш елмаю белән көлемсе- ри иде. Тагын бер генә очрашасы иде дип теләгән идем менә

«Килдең бит, барыбер килдең, шайтан кызы!» дип, аны җилтерәтеп күтәреп аласым килде. Үземне көчкә тыйдым. Йөрәкне үткәннәр хатирәсе тырнап узды. «Менә бит ничек очраштыра ул дөнья!» диясем килде. Дәшмәдем. Болар урынына:

 Хәтерлисеңме син? дидем.

Хәтерлисеңме син?.. Мин хәтерлим. Истә, әллә кайчан музейда күргән картина шикелле истә. Син дә язмыш музееннан килеп чыктың мәллә соң?.. Хәтерлисеңме син?

Кама суын ак дулкыннар буйлый. Киң сулыштай иркен итеп дулкын шаулый. Син китәсең. Мин озатам. Дебаркадер су трамвае килгәнче «черем итә». Без текә яр астында йөрибез. Аяк астында юеш чуер ташлар кыштырдаша. Тешләреңне җемелдәтеп көлә-көлә, учларыңа су тутырып миңа сиптең, дулкын-дулкын чәч учмаңны артка чөеп, ак йөзеңне салмак искән җилгә куйдың.

 Дәшмә, дидең, мин сөйләргә керешкәндә. Кирәк түгел. Беләсеңме язгы урманда йөргән чакта, кызлар чәчәк җыйды ди. Күрше аланда алар моңарчы очрамаган тагын да матуррак чәчәкләргә тап булдылар. Һәм элеккеге чәчәкләрнең барысын ташлап, яңаларын җыйдылар. Ишетәсеңме? Мин дә шулай. Хисләремне алыштырдым. Башка берәү очрады.

 Кардан калкып чыккан беренче умырзаяны дамы?

 Аны да сине.

 Нидер бар иде ич, нидер бар.

 Белмим. Хәтерләмим.

 Ә хатларың?

 Соңгысында: «Оныт, оныт бөтенләйгә», дип языл- ган.

 Бусы исеңдә икән.

 Исемдә.

 Исемдә Берчакны без унынчыда җәдәч аерган идек. Син гел шулай «исемдә!» дия идең. Откан идең. Зәңгәр яулык.

 Югалды.

 Синең ядкяр исән әле талир тәңкәң. Мин күрсәткән көмеш тәңкәгә озак кына карап тордың. Исән әле.

Ярга көчле дулкын кагып, дебаркадерга «Ракета» килеп туктады. Иңеңнән авыр йөк ташлагандай, син тирән сулап куйдың. Әкрен генә:

 Йә, хуш, дидең.

 Хуш Талир тәңкә. Җирдә яшәү учта яткан тәңкә кебек ике яклы икән ул.

Син йөгердең. Яр буеннан каерылып карап калдым. Мәңге онытмаслык итеп карыйсы калган икән. Күз керфекләрем талганчы Талир тәңкәң синең арттан еллар дулкыннары аша тормыш төбенә чумды.

Хәтерлисеңме син?..

 Хәтерлисеңме син? дим мин, кабатлап.

 Әй!.. Онытылса иде дә бит

 Кузгалырга вакыт инде. Мин ялкынланып торган офыкка ымлыйм. Әйдә. Соң инде.

 Соң шул. Соң. Ул куаклыктан бер ботак сындырып ала да төз аягына чәпәли. Хушлашыйк шушында гына. Бергә кайтмыйк. Сукмаклар аерым безнең.

Уңайсыз булып китә. Кыймый гына аңа каршы басам, битеннән сыйпыйм.

 Кирәкми! Җибәр, җибәр! Ул, ярсып, чыбыгын чокырга томыра. Бар, кит!

Һәм кинәт, үксеп, ул муеныма сарыла, күкрәгемнән, иңбашымнан үбә.

 Килдең бит, барыбер килдең, шайтан кызы!

Аның чәче, күлмәк изүеннән кереп, тәнне кытыклый. Иркәлисе, юатасы иде аны, тик мин бары:

 Кайтыйк инде, дип кенә калам.

 Оныттыңмыни?

 Ә син елама, юләр, тынычлан.

 Бетте инде. Кал.

Ул китте. Берүзем инде авыл өстендә кабынган утларга каршы атлыйм. Тынычлыгымны югалттым, йөрәгем кузгалды. Нәрсәгәдер шатланам, нилектәндер көенәм, нәрсәдер җитми, нидер эзлим, юксынам, ямансу һәм әйтеп бетергесез читен.

Кинәт кыштырдау тавышы ишетеп сагаям. Чү! Муенымда зәңгәр яулык. Кайчан бәйләп өлгергән? Без бит җәдәчләшмәдек бүген. Әллә безнең тормыш булганмы ул сүзсез җәдәч? Синең исеңдә калмаган бит. Оныт дигәнең өчен отылдың мәллә?

Берәм-берәм йолдызлар кабынырга тотына. Мин барам да барам. Алдымда бер шәүлә атлый. Бу ул. Мин ашыкмыйм. Арабыз гел бер моңа кадәр булганча. Якынаймый да, ерагаймый да. Хәер, мин чиксезлекне якынайта алмыйм бугай. Аның каравы мин ул чиксезлеккә йомшак җилдә үзенә пары булмаган күбәләк кебек боек җилфердәгән зәңгәр яулыкны очыртып җибәрдем. Мин үз күбәләгемне күптән таптым инде.

1970

СОҢГЫ СҮЗ

 Казыгыз! Тизрәк! диде офицер.

Аларның аяк астына шапылдап ике көрәк килеп төште.

Нечкә билле, зәңгәр күзле чибәр немец офицеры баскан урынында сүлпән генә борылды да этләр кебек һәр хәрәкәтенә буйсынырга әзер торган солдатларына үзенчә нидер сөйләнеп куйды. Тегеләре ясалма бер ялагайлык белән көлешеп алдылар һәм, автоматларын әле чыклары да кибеп өлгермәгән әрем, исле ромашка арасына куеп, флягаларын ачтылар.

Рахман эсэсчыларның һәр хәрәкәтен күзәтеп торды. Ул тәртипсез яткан автоматларны кояш җылысына шуышып чыккан кара еланнарга охшатты. Күңелендә туган бу тойгысы шулкадәр көчле һәм яшен чаткысыдай кискен иде ул бер мизгелгә генә кайчандыр авыл малайлары белән урманга җиләккә баруын, юл кырыендагы черек төп өстендә бөгәрләнеп яткан нечкә кара еланны кемдер төшереп калдырган каеш чыбыркы дип белеп эләктереп алуын һәм, «камчы»ның нәзек телен чыгарып сызгыруын ишеткәч, кабаланып читкә сикерүен күз алдына китерде, шул еланның юеш салкынлыгын яңадан тойган кебек булды. Шул чактагы сыман, чирканудан тәне чымырдап китте.

«Үлемем шушы микәнни?»

Юк, үлем аны куркытмый иде. Киресенчә, гитлерчылар бүген иртән салкын таш подвалдан чыгарып, тузанлы юл буй- лап авыл читенә алып килгәч, ул җиңел сулап куйды. «Ниһаять, газаплардан котылам», дип уйлады ул. Ахмак немецлар!.. Рахманның үлемне ике атна буе көткәнен беләләр ми- кән?

Рахманның үлемне шулай җиңел каршылармын дип күз алдына да китереп караганы юк иде. Аны куркыткан бердәнбер нәрсә хыялланган эшләрен үтәмичә юкка чыгу, кызгандырган бердәнбер нәрсә Җиргә инде ансыз язлар киләчәген, тормышның инде аңардан башка дәвам итәчәген, кемнәрнеңдер аңардан башка җырлаячагын аңлау иде. Үз гомерендә ул байтак әшәкелеккә каршы чыкты. Димәк, ул эшләренең көче килгән кадәресен түгәрәкли, төгәлли алган. Чын ир өчен шуннан да канәгать кичереш бармы? Ә тормыш җырласын! Аның үлеме галәм чиксезлеге алдында тузан бөртегедәй кечкенә булып, тормыш өчен әллә ни зур югалту түгел икән, бу фашист үрмәкүчләренең үз корбаннарына әллә ни кырган шикелле карап торулары көлке бер комедия генә ич!.. Шуңа күрә аның, башын горур кыяфәттә артка чөйгән килеш, эсэсчылардан һәм үлемнән көләсе, фашистларны, җирдә аунаган автоматларны кара еланны изгәндәй аяусыз таптыйсы, сытасы килде. Тик бу мөмкин булмастай эш иде. Кычкырып көләсе урында, аның иреннәрен чак кыйшайтып елмаерга гына хәленнән килде:

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3