Инде дә бу җәй башларының әрем исләре! Аны тоеп кына түгел, күреп тә буладыр шикелле. Бакиров түзмәде: машинасыннан чыгып, җәяү китте. Ул әле кипшеп тә җитмәгән дымлы җир өсли атлады. Ерактан ишетелгән тәкәрлек авазы белән шушы әрем исе икәве ике кулыннан җитәкләп бара шикелле. Уеның агышы кинәт үзгәрде мендәр-мендәр соры күбек йөзгән әйләнмәле чоңгыл кебек кинәт киңәйде, тирәнәйде. Уйдык-уйдык язгы сулар ялтыраган киң яшел болында ул кеп-кечкенә булып калды кебек. Уйларын, һава шары сыман итеп, әрем исе өреп зурайтты да ыгы-зыгылы тормыштан юга- рырак алып менеп оныттырды. Исрафил үзен үзе үтәли күргәндәй булды: изге ният, саф уйлар белән яшәүдән дә рәхәт- рәк нәрсә бармы? Юк, ялгышмады ул бу болынны саклап калып.
Әрем исе. Якты болынның түренәрәк, гомер-гомердән Сабан туйлары уздырыла торган урынына якынлашкан саен, әрем исе төнгә каршы ачыла торган гөл сыман ачыла көчлерәк, ачыграк сизелә барды. Каян килә шулхәтле мул булып?
Бакиров иңкүлектән биш тиен бакыр шикелле тигез, түгәрәкләнеп торган бер урынга күтәрелде дә «аһ!» итеп куйды. Нәкъ менә шушы җирдә Сабан туеның көрәш мәйданы җыела. Хәзер шуның кыл уртасында көпчәкле трактор арбасы тора. Арба тирәли ун-унбиш метр кадәрле җирнең быел борнаган үләне саргаеп кипкән арбадагы цистернадан сыек аммиак агызганнар.
Председательнең йөрәге чәнчеп, кысылып куйды. Йөрәге түгел икән мина ярчыгы теткәләгәч, җайсызрак ялганып калган кулбаш сөяге йодрыгын катырак кысудан уңайсызланган икән. Башында кемне дә булса әрләү-сүгү уе бөтенәеп өлгергәнче, ул бер генә мәлгә үзен шушы эшне эшләүдә гаепле кеше урынына куеп карады. Кемдер, алдалап, иң кадерле нәрсәсен алып китте сыман. Нәрсәсен соң, нәрсәсен? Әле генә үзен үзе үтәли күрердәй хис биргән саф әрем исенме? Шуны. Әллә гомер буе саклап килгән яшерен бәхетнеме? Аны да.
«Ничек күз җитми калган соң? дип үкенде Исрафил. Күрәләтә, үч иткәндәй биткә төкергән шикелле иткәннәр ич, әх, үләт кыргыры!» Күпме еллар йөргән бәхетле кичерешнең кинәт кенә, үлән арасына шуып качкан тузбаш елан кебек, күңеленнән югалуын тойгандай, хәтта күргәндәй үк булды. Һәм җаны, әллә ничек, шушы арба тирәсендәге аммиак белән яндырылган җир кебек, саргаеп бушады да калды.
«Чиксезлекнең дә чиге булган кебек, кешеләрнең дә йөрәксезе, җансызы бар икән лә! Көрәш мәйданнарына аммиак агызыр чакмыни хәзер?.. Көрәшәсе бар әле безнең, бар! Билләрне алышасы бар әле. Кем эше икән бу, ә? Менә имансыз!»
Туктале, минем малай тракторының арбасы түгелме соң бу? Аныкы ич, әкият, Заурныкы! Өченче көн аммиак ташыды ич.
«Бигрәк тә шәп! дип зәһәрләнеп куанды ул. Бигрәк тә шәп». Нәрсә шәп, нигә шәп бусын ул уйлап тормады, борылып, болын уртасында яшел ефәккә тамган кан тамчысы булып күренгән кызыл «Жигули»ена таба китте. Ул инде баягыча, әрем исенә таба баргандагыча туры басып, ымсынып атламый. Көчле җилгә каршы атлагандай бөгелгән, бая чәнчешкән кулын кыл да кыймылдатмый. Аны, машинасына кереп утырганчы, мыскыл иткәндәй котыртып, аммиак исе озата барды.
Менә шуннан соң, бу юлы турыдан күпердән генә җилдереп авылга кайтып керде дә, улын иптәшләр судына куюны сорап, гариза язды. Бераздан, көндәлек эшенә чумгач, ул суына төште төшүен. «Дөрес итәм микән мин? Ни әйтсәң дә, газиз, өмет итеп торган төпчек ул, варис. Яшь кеше, бөтен авыл күзе алдында салып суккан шикелле Ә нигә суксын. Белсеннәр!» Аннары ул, бушагачрак, гаризасын укып карады.
« авылының иптәшләр судына
«Туры юл» колхозы председателе И. Т. Бакировтан гариза.
Мин тракторчы Заур Бакировны, Сабан туе уза торган урынны аммиак белән көйдергәне өчен, иптәшләр судында тикшерүегезне сорыйм. Кайберәүләр аръяк болын зур ул, бәйрәм итәр җир бетмәгән, чүп өчен егетне рәнҗетү ярар микән, диярләр. Юк инде! Чүп эш түгел бу! Бит халык алай дими бәйрәмен гел бер урында үткәрә. Быел нишләрләр көрәш мәйданы урыны сап-сары, корыган. Ике-өч елсыз үлән дә үсмәс анда, мөгаен. Ул бит бөтен авыл күңеленә сары ямау салып куйган, оятсыз. Ә безнең авыл кешеләренең күңеле беркайчан да ямаулы булганы юк. И булмас та! Бигрәк тә сары Бу бит хурлык! Комсомол башы белән ничек шушы эшкә барган? Механизатор була торып Сабан туе мәйданнары бозар чакмыни хәзер?! Торганнар мәңге һәм торырлар мәңге! Менә шушыларның һәммәсен искә алып, Заур Бакировны, әгәр әз булмаса, бер 50 тәңкәгә штрафка тартуыгызны сорыйм. Бәлки әле, көрәшче буларак, быел аны көрәшүдән мәхрүм итү ягын да уйламаска микән.
Имзам: Бакиров И. Т.2 июнь, 1976 ел».Беркавым уйлап торгач, Исрафил Бакиров гаризаны яңадан күчереп язды. Бу юлы, баягы ачуының кимүе шикелле үк, гариза да шактый кыскарган иде инде. Бусыннан канәгать калып, яңадан укып чыкты.
«Сабан туе бәйрәме уза торган урынны сыек аммиак белән бозганы өчен, механизатор З. Бакировның тәртибен иптәшләр судында тикшерүегезне сорыйм».
«Иң әйбәте шома чыкты, дип уйлады ул. Калганын мин аның күзенә карап әйтәм».
II
Председательнең үз малаен судка бирүе турындагы хәбәр, яңа чыккан черки көтүедәй, авылда өч көн гөжләп торды.
Ата белән ул арасында әңгәмә булып алды.
Үпкәләдеңме? диде Исрафил.
Авыл ич бу, бөтенесен каян карап бетерәсең? Ак перчатка кисә, мәче тычкан тота алмас иде.
Өйлән син, акыл кермәсме.
Акыл кергәч карарбыз.
Синең хәтле чакта ике малай бар иде инде безнең.
Моңа акыл кирәкмәс.
Телең озын
Бер дә харап: чирәм ашлау ярамаган.
Ашламаган бозган.
Ә үзегез? Имәсез җирне коры сөяккә калганчы. Аммиаксыз да химиясез ни безнең җир? Кысыр сыер. Ни кала сездән безгә? Кайда таш, кайда ерганак Исенә төшкән берәүнең, аммиак тамчысы саный. Күпме санасаң да, аның соңгы тамчысы үз битеңә төшә синең.
Минем биткә шул. Кем малае бозган? Председательнеке. Шелтәләп кара шуннан соң берәрсен. Күз ачырмая- чаклар, диде Исрафил. Ә эченнән генә: «Хаклыгы да бар малай актыгының, дип уйлады. Күп имгәттек җирне. Имәсен имдек җан кисәгенең. Әле ярый вакытында туктадык». Бездән сезгә ни каламы? Аена ике йөз сумлык хезмәт хакы кала. Сиңа, тракторчыга ике йөз! Ә миңа председательгә күпме? Миңа да шул чама. Сизәсеңме җилнең кая искәнен?
Сиңа күп әле ул. Заур клубка җыена иде. Кырынгач, битенә пырхылдый-пырхылдый одеколон сөртте.
Сиңа җитмиме?
Җитми. Миңа, солярка исен басар өчен, аена ун тәңкәлек одеколон гына кирәк.
Аздыгыз. Иренегезгә иннек кенә сөртмисез.
Җил ярса нишләрсең? Ярык ирен белән йөрергә куян мәллә мин?!
Сөрт, сөрт. Кияүгә сорап килмәсләрме.
Килерләр дә. Әнә нишләттегез дөньяны: Самат Фәттахов сыер сава, чулак Мөнир кызы Рәшидә тракторда. Кем кемне сорап килсә дөресрәк?
Син башканы күр. Самат районга бер бөртек. Ә Рәшидәләр ничәү? Бездә унбиш! Кем аягын иңбашына салып ка- ча авылдан? Егетләр. Берәүнең хатын-кызны алмаштыруы ярамаган. Ә хатын-кыз күпмегезне алмаштыра?.. Шул шул менә!
Күп судлашып йөрсәң, мин дә чыгып сызармын әле.
Сыз, үзеңне дә сызып атасың килсә.
Каян?
Минем йөрәктән
Тәрәзә каршындагы канәфер куаклары аша күренеп торган яшел болынга караган җиреннән, мәгънәле чыга дип, эчтән генә куанып сөйләнгән Исрафил малаена мәгънәле караш та юнәлтмәкче иде Заур юк, аның урынына әнкәсе баскан, итәкләр кыстырулы, кул билдә, ул йөз, йөз!..
Никләр генә каныктың инде ул балага?! Бәгырь яраларыма борыч саласың ласа! Үзе юк чагында да шуны чәйнәп утыра, ә!..
Әле генә шушында иде, анасы. Исрафил эзләнгәндәй итте. Яңа кырынып бетерде.
Мин булсаммы?! Мин булсам, ул гаризаны Хатыны гаризаны нишләтергә теләгәнен күрсәтте. Аннары, йомшак кына итеп, җыр башлагандай сузып кына, әкрен-әкрен үкерүгә күчеп еларга кереште. Әй-йеү-уу-ыы-хы-хый Бу озакка иде. Хатыны сулкылдавына кушылып, Бакировның кулбашы сызларга кереште.
Шушы сөйләшүдән соң, Заур ике кич өйдә кунмады. «Шәп. Төшенгән, димәк, ояла», дип уйлады Исрафил.