Гаффар Ахат - Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1 стр 26.

Шрифт
Фон

Һәм менә суд. Көн яңгырлы иде, эштән туктап тордылар шуңа күрә генә җыела алдылар. Авыл Советы бинасына шул тирәдә эшсез тулганган байтак ир-ат кереп тулды.

 Аның хәтле генә сыер туктап койрыгын күтәрсә дә саргая инде ул. Ә монда илле тәңкә! дип тел шартлатты Әкрам карт. Ул гомерен янгын каланчасында үткәргән, һәм шунда теле дә шактый үткерләнгән иде. Шуңа күрә кушаматы да Әтәч. Керешсә, шул теле белән үтмәс пычактай актарып кисә. Сыерың койрык күтәргән саен илле тәңкә түли башласаң артыннан чиләк тотып йөрергә риза булырсың.

Чыраен да сытмады. Халыкка беркавым тын алырга ирек бирде дә:

 Ә мескен Зиннәтулла нишләр? дип салды. Тимерче Зиннәтулланың артыграк төшереп йоклаганда ике яшьлек бала хәлендә калгалый торган «һөнәре» барлыгын беләләр иде. Үзе дә шушында утырганга, Әкрамның шаяртуы бигрәк тә әче килеп чыкты.

Зиннәтулла:

 Минем матрас көрәш мәйданы түгел, штраф түлисе юк! дип сикереп торган иде, Әкрам аны тиз утыртты.

 Синең түшәгеңнең нинди көрәш мәйданы икәнен карап торган юк анысы. Монысын инде бер син дә хатының гына беләдер

 Әтәч тек әтәч!

Зиннәтулла шөпшә чаккандай үрсәләнеп чыгып китте. Бөтен кеше тын ала алмый көлеп калды.

Иптәшләр суды рәисе Вәлиша Хуҗин нишләргә белми торды. Башкаларга җитди сабак булырга тиешле судның мондый юнәлеш алуы Исрафилны да борчуга салды. Хәлне тагын шул ук Әкрам карт үзгәртеп җибәрде. Халыкның тына төшүен көтеп торды да бүтәннәргә ияреп көлгән Заурга текәлде:

 Ә синең авыз ник ерык?

 Кызык ич, диде Заур.

 Кызыгы алда әле, энем Беләсеңме күпме ыштраф түләтергә кирәк синнән?

 Илледән дә ким түгел, диде Исрафил, беренче гаризасында язганны исенә төшереп.

 Миңа димәгәе, диде Заур тыныч кына. Өч көндә эшләп алам мин аны.

Әкрам картның күзләре түгәрәкләнеп килде:

 Ник ул хәтле күп? Мин, каланчада көн дими, төн ди- ми авылны ут-күздән саклап, бер айга шуның хәтле генә алам.

 Ә син аммиак ташып кара, Әкрам бабай. Саксызрак йөрсәң, борчак бете шикелле, өч минутта кәкрәеп катасың син анда.

 Ә миңа димәгәе, беләсеңме күпме чәпәргә кирәк сиңа ыштраф? Әкрам карт, бик мәгънәле сүз әйтергә җыенганын белдереп уйлап торды да, бүлмәдәгеләрне сынагандай күз йөртеп чыккач: Йөз тәңкә! диде. Ул агулы үләнне ашап, минем кара сарык үләргә мөмкин идеме? Юк, йөздән ким ярамый.

 Иптәшләр суды ун сумнан да артыкны бирә алмый, дип төзәтте рәис Вәлиша. Исрафил моны онытуына оялып куйды. Кызган баштандыр инде.

 Чарасына керешсәңме? Әкрам үзе генә белгән ниятеннән ләззәтләнеп, чыелдап куйды да өстәл янына ук узды. Түккән ыммыегы йөз тәңкәлек кенә булгандыр ич?

 Нинди мыегы?

 Шул инде, сыегы. Менә шуны түләсен. Социалистик милекне әрәм-шәрәм иткән ул. Дөрес сөйлимме дигәндәй, ул куе каш астыннан халыкны күздән кичереп алды. Шуңа өс- тәп синең ун тәңкәне дә, диде ул, Вәлиша алдындагы дәфтәргә буынтыклы бармагын кадап. Яз. Әкрам Шәйморзинның тәкъдиме шундый.

Шаулашып алдылар. Кайберәүләрнең бу тәкъдимгә күркәдәй ачулары кабарды. Фикерләре икегә бүленде. Кайсы ун тәңкә ди, кайсы йөз. Исрафил кешеләрдән яшереп кенә улына карап алды. Ул исә көлә-көлә маңгаена төшкән бөдрә чәчен тарый иде.

 Алайса, җинаять урынын барып карарга кирәк, диде дулкынланудан тирләп чыккан Әкрам. Мондый тамашаларга аның бөтен җаны-тәне белән кушылып китә торган гадәте бар иде.

 Бу эш җинаять дип бәяләнми, дип бүлдерде аны Вәлиша. Безнең алда ваемсызлык, гамьсезлек үрнәге.

 Ә мин әйтәм җинаять. Бер генә сүз көрәш мәйданы! Халыкны сансызлаган бит ул, игелексез Үзе дә көрәшеп маташа бит әле. Әйтәм аны, былтыр Мөбарәкша Хатибы белән көрәшкәндә аяк чалган шикелле тоелган иде Ышанмаган булдыгыз.

 Чалмады, дөрес салды аны Заур.

Әкрам бик тирәнгә кереп бара иде, Вәлиша махсус алып килгән кыңгыравын чылтыратып алды.

 Тәкъдимең ни, Әкрам?

 Заурны быел көрәшкә кертмәскә. Ел саен сарык тәкәсе алырга димәгән. Бүтәннәрнең ашыйсы килми мәллә?.. Менә шул Ә ыштраф үзеннән-үзе аңлашыла йөз дә ун тәңкә! Шуннан кимгә мин риза-бәхил түгел, теләсә нишләтегез Әкрам кодаңны үпкәләтмим дисәң, карар чыгар, Вәлиша кода.

 Ике йөз тәңкә түлим, Әкрам бабай, тик көрәштән генә тыя күрмәгез мине. Бәхилләтсәң, бер ярты сиңа.

 Ә-ә! Ришвәт биреп котылмакчымы? Ишеттеңме, кода? Көпә-көндез хурлый ап-ак сакалымны, кайсыгыз шаһит, судка бирәм!

Әле генә елмаеп торган улының кинәт кызганыч кыяфәт алган йөзен күреп, Исрафилның йөрәге сулкылдап куйды. Кырысрак хөкемгә тартты мәллә? Әле бит, өйгә кайткач, хатыны елавына да түзәсе бар. Өч көн буена, шуннан киметмәс, шәт.

Тагын шаулашырга керештеләр. Бер як Әкрамга каршы кычкыра иде инде.

 Бакчаңны беренче булып сукаламаганга үч итәсең син аңа. Оныттылар дип беләсеңме әллә бакча сукалаганда «асылынам» дип йөргәнеңне?

Бусы дөрес иде. Тик Әкрамның сер бирәсе килмәде.

 Ә-ә, асылынуым кирәкмени? Без дә ахирәти җәннәткә күчсәк, Сабан туенда кем судья тора? Болай да тоташ аяк чалуга китте. Билләһи газим, былтыр аяк чалды Заур. Быел да чала. Иманым камил чала. Ыммиак түккәнне, аяк кына чалмыймы соң!

 Суд беткәч бәхәсләшерсез, иптәшләр. Кода, бар әле, чыгып суынып кер әле бераз Тагын нинди тәкъдимнәр бар, иптәшләр? Минемчә, беренче очракка ун сум штраф белән чикләнсәк, гадел булыр.

 Риза түгел! дип кычкырды Әкрам. Эшләпәсен салып, аяк астына бәрде. Рикугнисируфка ясарга кирәк.

 Бусы ни тагын?

 Җинаять урынын карап, үлчәп, урында хәл итәргә, дим. Шуннан үзегез дә күрерсез моның ише аяк чалучыларга кай яктан атака ясарга икәнлеген.

Җыенысы бергә болынга чыгып киттеләр. Юлда аларга бала-чага, дүрт-биш авыл карты, эштән кайтып барган ферма эшчеләре дә иярде. Болынга төштеләр. Тик цистерналы арба юк иде. Көрәш мәйданы җыела торган урын түгәрәк эчендә калды. Читтәнрәк караганда, чыннан да, мәйдан бер. Кичкә авышкан чиста һавага, дулкын-дулкын булып, шау-шу таралды. Ул төш кайнап тора иде. Зур таш ыргыткач кузгалган сумыни!

 Кая, кая аммиак?

 Менә бу ни? Әкрам, оясында озак утырган каз сымак, мәйдан уртасында таптана иде. Ямь-яшел. Шушында түккән.

 Бу бит яшел, ә саргайган, көйгән булырга тиеш иде.

 Ул бит генерал ашлама! Ник саргайтсын! Саргайткач, ник сибәсез соң аны игенгә?

 Син үзең генерал каланча генералы! Минераль диген, ичмасам!

 Түккәне факт, ярылып ята. Ник бүтән җирнең үләне мондый яшел түгел?

Бөтен кеше Әкрамнан көлә иде. Ә ул, котырткан саен кызган әтәчтәй, кабара гына барды. Вәлиша белән Исрафил, нишләргә дә белмичә аптырап, читтәрәк басып тора. Бигрәк тә Исрафил шаккатты. Заурның йөзенә, су өстендәге май кебек, тагын елмаю җәелде.

 Туктале, җәмәгать. Монда кәз җәелгән түгелме соң? Әкрам карт, үләненнән куптарып, аяк астыннан дүртпочмаклы кәз кубарып алды. Төлке! Саргайткан кәзен кубарып, бүтәнне җәйгән, тоттыкмы койрыгыңнан каптырып?

 Сиңа, Әкрам абзый, койрык түгел, койрыкның асты гына калган монда! Ә? диде кайсыдыр.

Шуның белән суд тәмам булды.

Таралыштылар. Мәйдан уртасында Исрафил белән Заур гына калды.

 Ике төн шуңа өйдә кунмадыңмыни?

 Шуңа.

 Курыктыңмыни?

 Булды инде.

 Нәрсәдән?

 Көрәштермәсләр дип.

 Штраф барыбер түләтәбез синнән. Бүтәннәргә сабакка. Ун тәңкә.

 Бер ай одеколон сөртмәү безгә ни торган!

 Шулай. Яратса, солярка исең белән бергә яратсын ул Бу кәзне каян алып җәйдең соң?

 Су буеннан.

 Ә саргайганын кая куйдың?

 Кырга илтеп түктем. Ашлама.

 Берүзеңме?

 Хатип белән. Былтыр җиңелгәне белән килешәсе килми аның. Ә мин аяк чалмадым аңа, әти.

 Чалмагансың. Инде ышандым

Күзгә күренеп, караңгылык иңә башлады. Юеш, ләкин җылы иде. Тын. Авыл ягыннан йомшак төтен исе килеп җитте. Хатын-кыз сыер савып, яшелчәләргә су сибеп кергәндер дә аш-су әзерлидер. Аннары йокларга ятачаклар. Кайсыдыр бер тыкрык башында (ә аның кайсы тыкрык икәнен Исрафил сизми түгел) аның Зауры белән тиздән аңа «әти» дип дәшәчәк кыз затының пышылдавы гына озак ишетелеп торыр әле.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3