Ничек инде ул бар халык янгынга чапкан, ә Муса бил алышып ятканмы?
Кызык инде, әти, әйеме? диде Мәрзыя, көлгәндәй итеп.
Бу хәтле дә үземә охшар икән, билләһи газыйм!
Чат инде, әти, чат! Көрәш судьясы Гамбәр абзый да шаклар катты. «Без монда пожар сүндерәбез, ә батырны кем билгеләгән?» Әйдәгез, яңабаштан! Көрәштә мин судьямы, әллә Пушкинмы?» диде.
Хак әйткән.
Абый: «Дөньяда ут чыкканда, татар көрәшендә саф намустан да гаделрәк судья юк», дип кырт кисте.
Ул да шәп әйткән ләбаса, шайтан!
Улының бу сүзләрен үзенең чуалчык хәтере җуймасын дигәндәй, Сөнгатулла эчтән генә: «Дөньяда ут чыкканда, татар көрәшендә саф намустан да гаделрәк судья юк», дип кабатлады. Йөрәк түрендә үлгәнче тотардай яхшы сүзләр. Улының сүзләре аның борчуларын, дулкынлануын баскандай итте. Су өстеннән чагылган нурлар һәм талгын җил битен, чигә чәчен, беләкләрен киптерде.
Шуннан? дип сорады ул.
Мәрзыя:
Шуннан менә шул инде яндык. Хәзер бар нәрсә яңа, диде.
Яхшы, диде Сөнгатулла. Кайтыйк, кызым.
Кайтыйк, әти.
Сугыштан кайткач, бер кичне тугыз тулып, чирек сәгать үткәндә, Сөнгатулла капка төбендәге ташка чыгып утырган иде. Ул ташны яңа өйнең өрлеге астына почмакка салырга ниятләгән иде. Әйе. Нәкъ шул вакытта. Көмеш сәгатен ачып караганы исендә. (Көмеш сәгать комкор Рыбалко бүләге. Тора-бара ул сәгатьнең кирәге дә калмады кебек: авылда көндез дә, томанлы таңнарда да күз төшкән нәрсәләрдән, колак ишеткән тавышлардан вакытны минутлап беләсең.) Шулай итеп, ул капка төбендәге ташка чыгып утырды, һава йомшак. Ни җылымса, ни салкынча. Китапларда тәнгә рәхәт дип язалар. Эч пошмаганда, кәеф яхшы булганда шулайдыр. Көнбатыш матур алланып, көнчыгыш тыныч шәмәхәләнеп торганда бигрәк тә. Куе чиялектә өздереп сандугач сайрый, уенлыктан гармун тавышы, кызлар белән егетләрнең җырлавы ишетелә. (Ул чагында кичләрен җыелалар иде әле.) Ә боларга игътибар итмичә, күк йөзенә уйсыз гына карап торсаң һәм йолдызлар кимегән кебек тоелса? Андый чакта һава хозурлыгына ис китми шул. Әйе, ул кичке йолдызлар сугышта үлеп калган авылдашлары санынча кимегән сыман тоелды аңа. Җирдә кеше яки солдат үлгән саен, йолдыз атылып юкка чыккандыр, ә яңалары балкырга өлгермәгән иде әле.
Аннары мәшәкать өстенә мәшәкать өелде. Эш күп хәсрәтне каплады, күңел яраларын төзәтте. Әкренләп кеше рәтенә керделәр. Рәхәт тормыш китте! Хезмәт көннәренә түләү артты. Тора-бара берәм-берәм өйгә телевизор, газ, суыткыч керде, идәнгә палас җәелде, стенага келәм эленде. Элек сугыштан соңгы еллардагы сирәк-мирәк мәҗлесләрдә, туйларда, Сабан туе бәйрәмнәрендә аз гына куела торган әче балның саны бетте. Аннары аракы күренә башлады. Аны шахталарга, чирәм-җирләргә китеп, туган якларына ялга кайткан якташлар кунак-төшемгә дәшкәндә зур күчтәнәч итеп кенә куя иде. Аннары исә, аракы табынның түренә үк менеп утырды, өстәлнең күркенә әйләнде. «Көндәлек сорау товарлары» кибет маңгаена шундый язу элделәр. Шүрлекләрдә исә аракыдан күп нәрсә юк.
Заманалар үзгәрде.
Техника күбәйде. Комбайннар кырда сыер көтүе урынына йөри. Бөтен җирдә трактор. Бер корреспондент Сөнгатулла турында: «Ул сукалаган җир Франция, Бельгия, Люксембург җирләренә тигез», дип язып чыкты. Нигә, бик ихтимал. Кайбер җәйләрне буада ник бер су коенып карасын. Әле ярый дөньяга ат булып яратылмаган әллә кайчан аяк сузар иде! Ба! Камыт киясе булса, аңа чыдардае табылыр иде микән? Элек уңышы алты-җиде центнердан артмаган гектарлардан егерме центнерны ала башладылар. Шунысы бар: туклыкка әллә ни ис китмәде. Күнегелде дә соң, каһәр! Әүвәл колхозның егерме бишләп баш дуңгызы булып, шулар бөтен яр буе болынын актаралар, кичү ташларын кубарып бетерәләр иде. Хәзер алар бишәр меңнән артык, комплекста гына тоталар. Тик исләре бар дөньяны тутыра: сыек тиресләре чистарту базларыннан ашып, инешкә агып төшә, ташлыкларга ләм булып ята. Су буен камыш басты. Колхозны да, председательнең үзен дә шушының өчен ничә тапкыр штрафка тарттылар. Хәл үзгәрмәде. Анын каравы түбәндәге рус авылында сыерлар комплексы. Соң инде, җәмәгать, татар кешесе гомер яратмаган дуңгызны күңел биреп карыймы соң? Монысын Сөнгатулла болай гына уйлады, сүз уңаеннан гына. Әйе, тормыш яхшы, күз генә тимәсен. Бер генә мисал: зиратта мәрхүмнәрне күмешкән өчен бирелгән хәер акчасы бишәр сумнан арта. Нәкъ бер шешәгә җитәрлек. Өчкә бөкләп, пистун кесәсенә тыгалар да кибет тарафына китәләр. Татарда мәрхүмне искә алу табыны юклыгы билгеле, элек мәрхүм үлгән көнне аракы эчмиләр иде. Ләкин ул бишлекне кая куймак кирәк? Килешәме-килешмиме сәүдә әйләнешенә кертәләр.
Менә нишләде замана. Кешеләр әйтерсең тормыш муллыгында югалып калдылар.
Сәрхушлык ирләрне куе томан кебек басты. Эш башланганчы да салу, эш беткәч тә эчү. Шатлыктан да, кайгыдан да. Гаҗәп. Кесәдә акча тормый. Шунысы кызык: саклык кенәгәләрендә дә үрчи. Гүя авыллар буенча дәрвиш рәвешендә Хозыр-Ильяс пәйгамбәр үткән дә кешеләргә хәзинә базларын ачып калдырган. Борынгыдан акча белән эш итмәгән җир кешесе акча муллыгына әзер түгел һәм аңа күнегүе җиңелдән булмады. Ни гомер бушка диярлек эшләгән халык бер буын гомерендә тотрыклы хезмәт хакы ала башлады. Әйе, сәрхушлык куе томан ише басты.
Хикмәт монда түгел. Яшәү тыштан гына җиңел. Асылы шул ук: һәр рәхәтнең тискәре ягында үз хәсрәте бар. Крестьян хезмәте башлыча маңгай тире һәм җан канавыннан гыйбарәт. Бусы үзгәрмәде
Ярый, яндылар. Ярый, көлен, күмерен кырып-себереп түкәннәр дә элеккесеннән дә яхшырак йорт-җир салып кергәннәр, мал-мөлкәт җиткезгәннәр. Шуннан? Көр кәеф, моң-зарсыз гына тоташ тынычлыкта яшәтәмени ул сине? Шуннан нәрсә? Шуннан
Җирдән ялгыз болыт күләгәсе шуып үтте. Керәшәләрнең тавышы тынып торды. Ә очышларын үзгәртмәделәр. Ак болытны озатып калгач, Сөнгатулла учлары белән ике ягындагы үләннәрне сыйпады, әйтерсең лә шулай итеп уйларын тәртипкә салырга теләде.
Әйе, шуннан Шуннан ул басмага керде. Үзен көтеп торган кызы Мәрзыяга:
Рәхмәт, кызым, диде.
Ярар инде, әти, ул хәтле нитмә әрләмә безне. Үз-үзеңне дә бик бетәштермә.
Мин бүтәнне әйтәм, диде ул.
Нәрсәне?
Басма аслы-өсле дулкынлана, атлаганда, аяк куюы читен. Мәрзыя ике төенне дә бер кулына тоткан, буш кулын, аңа ярдәм итәргә әзерләнгәндәй, чак кына алга сузып тора.
Больницада әйтсәң, әллә ничек диде кызы, атасының ни өчен рәхмәт әйтүенә төшенеп. Әле болай да
Аңа гына чыдыйм әле мин, кызым. Бер елга куян тиресе дә чыдаган.
Бая йорт януын курка-курка гына сөйләсә дә, көләргә, шаяртырга көч тапкан кызының күзләре мөлдерәмә яшь белән тулып ялтырады. Елап җибәрмәс өчен, ул тирән сулыш алды һәм аскы иренен тешләде дә кайтыр якка борылды. Ул тагын нәрсәнедер әйтеп бетермәгән кебек тоелды.
Ярга менеп җиткәч, Сөнгатулла зират астындагы болын, кой- ма, бәрәңге бакчасы аша йорт-җирен күзләде. Абзар-кура, яшел калай түбәле өйләре, мунчалары урынындагы корылмалар аңа бөтенләй таныш түгел иде. Бура почмаклары, түбә кыеклары, койма сызыклары аңа рәвешләре эрегәндәй бозылып, кушылып, агарып күренделәр Сөнгатулланың күзе яшьләнде.
Өйләренә кадәрге калган араны ул аяк астына гына карап узды. Такыр сукмакның әллә ничә төшендә кырмыскаларның нәзек кара чылбыры шуыша. Ул аларга да, суалчаннар чыгарган балчык өемнәренә дә басмаска тырышты.
Әнә әни карап тора, диде Мәрзыя.
Сөнгатулла якты абзарның караңгы тәрәзәсендә таныш йөз күреп алды. Зөлхиҗә. Аннары ул юкка чыкты. Зөлхиҗә аларны читкәрәк салынган мунча белән келәт арасындагы койма капкасын ачып каршылады.
Сөнгатулла, диде Зөлхиҗә. Әйтерсең лә Сөнгатулланы фәкать таныган, аның үз алдында икәненә генә ышанган.