Гаффар Ахат - Сайланма әсәрләр: 4 томда. 2 том стр 5.

Шрифт
Фон

Елга буена җиткәч, ул яр читенә чүкте, кулын, битен юды. Су җылымса, йомшак.

Шунда Мәрзыя:

 Әти, диде. Ике төенчеген дә басмага куйган, култыксага җайлап таянган. Сүзе бар иде, күрәсең.

 Әү, кызым.

 Сиңа әйтәсе сүз бар иде бит әле.

 Соң?

Су агымына карагач, Сөнгатулланың җиңелчә генә башы әйләнде.

 Муса абый өй түбәсен яңадан япты, әти.

 Ник?

 Ник дип Хәзергесе ак цинк калае.

 Кара, хуҗа булган, ә? Иркенләгән! Минем больницада ятуым ярамаган.

 Баз да бүтән кирпечтән.

 Тиясе калмаган. Кирпеч дым тарта ул.

 Кирпеченә сумала кайнатып сылады. Бер очтан нигезне дә.

 Нигезне? Аның кай җире ярамаган тагын?

 Борчылма, әти. Хәзер нигез дә кирпечтән.

 Чә!

Үтә гаҗәпләнгәндә Сөнгатулла шулай «Чә!» дия иде. Бу аның ишеткән сүз мәгънәсенә төшенеп җитмәвен белдерә. Бу әле аның, сәерсенеп, колагын сагайтуы гына. Ишетте, янәмәсе, тик ни соң әле бу? Кабатлап әйтергә кирәк: әйе, бу аның үтә гаҗәпләнүе, ни дияргә белмичә, чак кына телсез калуы. Аныңча, язын бәрәңге базына су төшсә дә «Чә!». Кырык өч яшенә җитеп, хатын-кыз күрмәгән Сәлимҗан көтмәгәндә өйләнгәч тә «Чә!». Тупыл төбенә карга баласы егылып төшсә дә. Былтыр урак өстендә шәһәрдән булышырга килгән тегү фабрикасы кызларының берсен авылның унынчы классны бетергән өч егете көчләп харап иткәнен ишеткәч тә теле шул ук «Чә!» диюдән гайре әйләнмәде. Шуннан соң, яңа ишет- кән хәбәргә күңеленнән тиешле бәясен биргәч, аның «Инде!» дип куя торган гадәте бар. Яңа нигез корыр өчен өйне җир- дән күпме күтәрергә кирәклеген күз алдына китергәч, ул кызына:

 Инде! дип, башын чайкады.

Мәрзыя, тавышын һич үзгәртмичә:

 Тәрәзә йөзлекләрен буямаган әле, дип дәвам итте.

 Нинди тәрәзә йөзлеге ди ул?! Кычытмаган җирне кашып Хәзер печән хәстәрен күрергә кирәк. Бигрәк тагын!

 Дөрес, әти. Тәрәзә йөзлеге качмас. Муса абыйны әйтәм: бигрәк җенле булып чыкты ул. Теңкәгә тиеп бетте: тук та тук өй мүкләп, йокы бирми.

 Мүкләп? Мин мүкләгән эченә тигәнмени?

 Авыз да ачтырмый, әти. Узган юлы кайтканда, балчык изеп аяк калмады. Үзенең бетон болгаткыч машинасы капка төбендә. Ярамый, янәсе! Имеш, мич измәсенә аяк-кул җылысы тияргә тиеш.

 Мич?! Инде дә, ә?! Барлы-җуклы ярты ел югалып тору ярамаган! Мич булып мичнең башына җиткән Миннән шәп тартып калды лабаса.

 Бусы да тамаша: бик яхшы тарта.

 Син, кызым, түбәдән нигезгә төштең, инде өйгә сыймыйсың

 Ә матча матча ише генә түгел, әти. Күрсәң, исең-акылың китәр сап-сары нарат.

«Янганнар бит болар, каһәр! дип уйлады Сөнгатулла. Ләкин аңлаганын кызына белдерәсе килмәде әле. Әйтмәгәннәр. Борчылып ятмасын дигәннәр инде, мать честна!»

Су бөтерелеп-бөтерелеп ага иде. Аның күз аллары караңгыланып китте. Якты көнне болыт бастымыни. Колагы томаланды, әйтерсең лә су астында калды. Аягының җегәре бетте. Кайтып җитәр, үзе каккан салкынча келәләрдә, тотка тимерләрендә учының җылысын калдыра-калдыра ишекләрне ачар, бусагалардан сак кына атлап, түшәм такталарының һәр сызыгын, һәр рәсемен карамаса да күреп, өй эченә узар һәм тыйнак кына, бәлки, бераз ятсыныптыр, имән матча астында хатыны Зөлхиҗә белән күрешер кебек иде югыйсә. Кинәт ул үзен икегә бүленгәндәй хис итте. Көзге каршына басса, үз чагылышы урынына гомер очратмаган кеше чагылышын күрердер кебек. Ул чагылыш лачынныкыдай үткер карашы белән больницадагы чатнаган көзгедән әллә ничә тапкыр аның йөрәген тырнап-тырнап алды инде. Кайсысы чын шул көзгедәге керәшә ояларыдай эчкә баткан күзле шәүләме, әллә ул Сөнгатулла үземе? Яңа йортта да торыр анысы. Аягы яңа баскычларга, ишек бусагаларына, кулы электр боргычларына, ишек тоткаларына күнегер, үз кадакларын кагар, такта ышкылар, яңа мичкә утын ягар, үз ашын ашар. Җайлашыр. Ләкин ялгыш өйгә очып кергән һәм тәрәзәгә һава дип бәргәләнгән кош шикелле, нишләсә дә, чиксез авырту гына тояр инде. Кызы әнә сөйли дә сөйли. Тавышы ерак, җил китергәндәй өзек-өзек, әле ачык, әле тонык ишетелә. Гүя шәһәр кибетләре тәрәзәседәй зур, калын пыяла аша эндәшә.

 Идән буяу авыр Казанда әле. Болай да матур, якты. Түшәмне Муса абый Караватлар яңа Кухняда гарнитур Без төсле телевизор кредитка. Искесен ирем сезгә кайтарып куйды. Күрше-күлән савыт-саба Җитәрлек. Орденнарыңны күрше Хаммат абый алып чыгарга өлгергән. Әни шунысына бик сөенде. Костюм-чалбар әни үзе алды таман

Юк шул инде, таман булмас. Ябыкты Сөнгатулла. Ә кием-салымының буе тамандыр. Зөлхиҗә тазарыр дигән өметкә алдангандыр инде. Киемне аны балага гына үсәренә чамалабрак алалар.

Әх, Мәрзыя!.. Юата инде, бичаракай. Хәзерләп куя, янәмәсе. Атасының йөрәге ярылыр ди бугай.

Сөнгатулла тураеп басты да кычкырып көлеп җибәрде. Кызының сөйләвеннән кырт киселеп сискәнүен, үзенә коты алынып каравын күреп тынды, тик чыдый алмыйча, гөлдерек тавыш белән элеккесеннән дә катырак итеп, рәхәтләнеп, башын чайкый-чайкый көлде:

 Әйттем бит мин аңа, кызым!

 Нәрсә-нәрсә?

 Әнкәңә дим.

 Нәрсә әйттең?

 Больниска бер килүендә тиешлесен генә түлим, өйдә акча юк дип кәҗәләнгән иде. Добровольни өлешен дә уч тутырып түләмәсәң, кара аны, фәлән-төгән, дип җибәрдем. Шулай итмәсәң, палатага аяк атлыйсы түгел, мәйтәм. Икенче килүендә тагын түләмәгән, хәерсез. Коры калган, алайса!

 Түләде, әти, түләде.

Сөнгатулланың әле генә көлгән, аннары кырысланган йөзенә канәгатьләнү төсмере чыкты. Җиңел сулап:

 Алайса, ярый, диде. Яндыгыз инде, ә? Дипломат икәнсең син, кызым. Белми идем. Яман хәбәргә яхшы хәзерләдең син мине Күпме тиде соң?

 Нәрсә?

 Нәрсә булсын страхавай.

 Биш мең.

 Әйбә-әт.

 Колхоз булышмаса, ул биш мең генә чәп итәргә дә җитмисе икән, әти.

 Нәфсе дисәң дә нәфсе соң хәзер кешедә Биш меңгә ташпулат салып була! Кассада да ару гына үрчегән иде түгелме соң?

 Анысы да кереп бетте аның, әти.

Сөнгатулла тагын:

 Чә! диде. Инде дә шулхәтле кыланмасагыз

 Бераз әҗәткә дә җыйгач, таман гына булды бугай.

 Әҗәт?!

 Әйе. Нигә?

«Әллә каккан казыкка тиклем янганнар инде?»

Сөнгатулла, күңелендә уянган шушы шиге белән килешәсе килмичә, шул ук вакытта кинәт әрләп ташлап йә ялгыш сүгенеп, кызын куркытмас, рәнҗетмәс өчен тыштан тыныч кына:

 Зурдан купкансыз түгелме соң? дип сорады.

 Зурдан дип Ә абзар-кура?

 Aбзap-кypa?!

 Әйе, әти. Анысы да өр-яңа. Өй белән берочтан анысын да өр-яңаны корып ташладылар. Нигә калдырып торырга? Келәтне сиплисе бар дип, үзең дә ясканган идең, анысын да элеккесе ише генә итмәделәр ындыр табагына тиң итеп салдылар.

 Кызым! Мәрзыя Алайса, шыр ялангач калганбыз түгелме соң?

 Нинди шыр ялангач?.. Нинди шыр ялангач! Ул яңа мунчасы гына да ни тора! Син салган усак кына иде, мүк урынына да салам. Бусы нарат, кызлар чәче шикелле сап-сары сүс белән мүкләнгән.

 Мунча да көл булып очтымыни?

 Көл дип инде Көлләрен, кисәү башларын, мотоцикл калдыкларын, өч алмагачны янганның икенче көнендә үк бульдозер белән кырып-себереп, иске тегермән чокырына түктеләр.

Сөнгатулланың елап җибәрәселәре килде.

 Берни дә калмадымыни?

 Өскә кигән кием дә Сабан туе мәйданына утырып чыккан «Жигули» инде. Әле ярый янгын Сабан туе көненә туры килде. Көрәшчеләр батырга чыгуга пожар. Бөтен мәйдан чапты. Ул җыелган халык, әти, ул халык! Хәйран тамаша!

 Сөнгатулла Тимершинның йорт-җире көлгә әйләнүен бөтен авыл җыйнаулашып тамаша кылуы хәйран булмыйни!

 Ни, әти, карап тормадылар.

 Тормаганнармы соң? Теш казырлык шырпы калмагач?!

 Алар башка өйләрне уттан саклады. Очыбыз белән янабыз дип курыккан идек.

 Ә Муса, каз сөзгән нәрсә? Муса нишләде? Бастырык буе гәүдәсе белән бер сандык та чыгармагач, Тимершин фамилиясен йөртүе хәрәм!

 Ул мәйданда көрәшеп калды шул.

Җан ачуы белән сүгенәсе килүен басар өчен, Сөнгатулла бу юлы «Чә!» дип кенә калмады. Бу юлы ул:

 Кит әле! диде. Йорт-җире яна, ә ул көрәшеп калдымы? Кайтып та тормадымыни?

 Кайтты, ник кайтмасын ди, «Жигулие»ның арткы утыргычына батыр калганы өчен алган биш йөзлек паласны җәйгән дә шуның өстенә дүрт пот ярымлы тәкә бәйләп салган.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3