Гаффар Ахат - Сайланма әсәрләр: 4 томда. 2 том стр 3.

Шрифт
Фон

Аны сары авыруы белән чирләгән дип дәваладылар. Участок больницасында өч айга якын дару өстенә дару эчте. Тик йөзеннән сары төс югалмады, эч авыртуы басылмады, хәл кермәде. Ниндидер йомыш белән Казаннан бер доктор килгән иде, шуңа күрсәттеләр. Ул чал мыегының сул очын чәйни-чәйни аның рентген рәсемен карады да тиз көндә шәһәргә үзе эшләгән больницага килергә кушып китте.

Сөнгатулла элек-электән шәһәрнең өсте-өстенә менә язып утырган биек йортларын, җанга ятышсыз әллә ниткән исле һавасын, кайнап торган кешеле урамнарын өнәмәде. Анда барырга туры килгән саен, нәрсә алырга кирәклеген аңлатып, хатыны кәгазь биреп җибәрә торган иде. Шуны зур, каты учына йомарлап, кибетләрнең бер ишегеннән керә иде дә, халык агымына яраша алмыйча, беренче катта шактый әвәләнеп йөргәч, ит турагычтан чыккан шикелле булып, ватылып, изелеп, бүреген йә кепкасын култык астына кыстырып, икенче ишегеннән килеп чыга иде. Авылның киң, иркен кырларында, тыныч урамнарында йөрергә күнеккән Сөнгатулланың күңеле шәһәр тарлыгына, кысанлыгына буйсынырга теләми иде.

Больницаның онкология бүлегендә байтак яткач, аны шәһәрдә яшәүче кызы Мәрзыя килеп алды. Иртәнге обходка кергән озын буйлы, зур күзлекле, чал мыеклы шул доктор шактый озаклап аның авыру тарихына карап торды да:

 Сөнгатулла туган, өеңә кайтасың киләме инде? Синең авыруың куркыныч түгел. Ике-өч ай авыррак булыр әле. Ләкин түз, узар, диде. Менә шушы рецептларда күрсәтелгән даруларны эчә тор, дип, мөһерле кәгазьләр сузды. Берәр айдан тагын күренеп китәрсең.

 Ярар. Рәхмәт. Исән булсам килермен. Гүр юлы түгел ич

Ул, палатадагылар белән саубуллашып чыккач, үзенә зуррак пижама чалбары балакларына уралып, артсыз чүәкләрен лыштырдатып, беренче катка төшеп басты. Зур вестибюльнең саргылт-көрән шакмаклы плитә җәйгән идәнен яңа гына юганнар, дымлы таш, хлор исе килә иде. Кызын эзләп, як-ягына каранып алды. Ул көттермәде. «Главврач» дип язылган ишектән зур кәгазь капчык күтәреп килеп чыкты. Сөнгатулла кызының аякларын таш идәнгә тидерер-тидермәс итеп, җитез атлап килүенә сокланып торды.

Мәрзыя, атасына бик туры карамаска тырышып, елмаеп кына сөйләште, хәлен сорашты, кәгазь капчыгын аңа сузып, кайда киенергә кирәклеген әйтте.

Ак буявы каушакланган кечкенә өстәл белән артсыз урындыктан гайре нәрсә булмаган, тәрәзәсенең аскы пыяла өлгеләре акка буялган эңгер-меңгерле бүлмәдә шактый озак киенде: үз киемнәре әллә ничек чит кешенеке сыман тоелды.

Биек пыяла ишекне авырлык белән генә ачып, Мәрзыя башта атасын уздырды, аннары үзе яны белән генә суырылып чыкты. Больницаның авыр ишеге дөңк итеп ябылып калды. Ул тавыш Сөнгатуллага кышкы кабернең ләхет тактасына туң туфрак кантары бәрелүен хәтерләтте.

Әкрен генә атлап, баскычтан төштеләр. Биш потлы гәүдәсенең хәйран җиңеләйгәнен ул шунда тойды. Җил исеп китте. Сөнгатулланың үз авылларына таба очыплар китәсе килде. Ләкин моннан соң аяк атлау да авыр буласын тойды. Әүвәл җилләр әллә бар, әллә юк иде. Хәзер аңа җилнең арттан искәне генә юлдаш икән инде.

«Дөнья кимегән», дип уйлады ул. Сөнгатулла тормышның үзе өчен каршы искән җиле кимүен аңлады. Ул үз уен: «Башланды», дип төгәлләде. Әйе, гомер кими башлаган. Күңеленә килгән уе белән һәм киләчәктә үзен ни көтсә дә карышуның инде мәгънәсез, шуңа күрә һәрнәрсәгә тыныч кына әзерләнү кирәклеге белән килешеп:

 Яхшы, диде.

Кызы аңа, үзенекен уйлап:

 Яхшы, әти, яхшы, дип җавап бирде.

Соңгы баскычта тукталып, ул көннең, шәһәр күренешләренең матурлыгына карап торды. Асфальт мәйданчыкка су сиптергәннәр, аның дымлы җылысы биткә ягыла. Кыска гына калдырып чабылган үләннәрдә, саф, кытыршы яфраклы яран гөлләренең ал, кызыл чәчәкләрендә су тамчылары җемелди. Чәчәктән чәчәккә ялгыз бал корты кунып йөри, түгәрәк гөл түтәлен әйләндереп алган юеш таш буйлап сары кырмыска йөгерә.

Җиләс һава больница исе сеңгән кыска чал чәчен, битен яратып сыйпый кебек. Бу яктылык, бу ямьлелек элек тә булгандыр ич инде? Ә менә күреп җиткермәгән бугай. Өе каршындагы һәр язны шау чәчәккә күмелгән шомырт, канәфер кичке һавага хуш ис тараткандыр. Ул әлеге исне хәтерләргә тырышты. Кая анда! Җирдә аңа иген бөртеге көтеп, күпереп, сулап яткан юеш туфрак, техника мае, яңа борнап чыккан яшел уҗым, өлгереп килгән башак исе, бодай бөртекләренең сөтле сагыз тәме яхшы таныш. Хәзер инде аларга төрле дару исләре, дару тәмнәре дә өстәлде. Калганнарын тоярга вакыты җитмәде шул. Сугышта танкында берәр исемсез биеклеккә таба ыргылырга яисә җимерек авылга тизрәк бәреп керергә ашыга иде. Аннан соң әле бу басуны, әле теге басуны тизрәк сөреп бетерергә, өйләнергә, яңа өен салып керергә, балаларын аякка бастырырга омтылды Тора-бара тормыш җиңеләйде, биек урыннардан тук басулар, матур авыллар күренгәч, ул артка борылып карарга да, киләчәккә омтылырга да курка башлады инде. Аңа юаныч биргән бер генә нәрсә калган шикелле иде: кешеләр муллыкка, җитешлеккә тизрәк ирешсеннәр өчен, көн дими, төн дими эшләде. Хәзер менә больницадан чыгып килә һәм бөтенләйгә, монда башка беркайчан да килмәслеген белеп чыгып килә.

Кызының:

 Әйдә, әти, дигәненә сискәнеп, үзеннән-үзе уңайсызланып китте. Карале син аны, әллә ниләр уйлап, башын кыңгыр салып басып тора икән ләбаса. Кызы белән янәшә озын, тар, кешесез урам буйлап атлаганда, үзендәге чит халәткә аптырап барды. Трамвай, троллейбус, машина, автобус, кеше һәм өзлексез хәрәкәт белән тулган киң урамга килеп чыккач, такси тота алмыйча әрле-бирле йөгергәләгән кызына, кешеләргә күз салгалап торганда ул калган бәхетенең шушы хәрәкәт дәртендә, кызының аны кайгыртуында, өйдәгеләрнең аны көтүендә икәнен уйлады.

Шәһәр һавасы әүвәлгечә авыр тоелмады, ул аның җанына, үз тракторы, үзе сукалаган басулар исе кебек үк, кадерле иде инде.

Бераз узып туктаган такси яныннан кызы елмаеп кул изәде. Автовокзалга барып җитеп, үз авылларына кайтучы автобусның йомшак утыргычына кереп сеңгәнче, Сөнгатулла эндәшмәде.

Кызы нидер сөйләде, сораштырды, аның кулын сыйпаштыргалады, атасының тыңламаганын аңлап, башын биек утыргыч аркасына терәп, күзен йомды.

Автобус тәрәзәсеннән урамда әле тегеләй, әле болай баручы, нәрсәдер күтәргән, каядыр ашыгучы кешеләр чагылып калды. Ә аңа ашыгырга кирәкми, ул беркая да соңламый инде. Фәкать көтәсе генә.

Автобус бөркүләнде, өске люкларны ачтылар, тик үтәли җил җиңеләйтмәде. Чайкалу оета иде. Кешеләр әле генә ялкау сөйләшкәләп барган иде, ә бераздан һәммәсе диярлек изрәп бетте. Калка төшеп, Сөнгатулла тәрәзәнең өске өлгесен ябып куйды, тәрәзә пәрдәләрен сары ялкын итеп биеткән җиләс һава тынды. Шакмаклы күлмәк изүенең ике сәдәфен ычкындырды, челтәрле капрон эшләпәсен, пинжәген салып, тезенә куйды. Шунда эчендәге авырту уянды. Кызына сиздермәскә тырышып, пинжәгенең күкрәк кесәсеннән зәңгәр төймә даруын алып капты. Тәрәзәгә борылып, күзен йомган килеш, авыртуның басылганын көтте. Күзен ачса, ян-якта озын дулкыннар булып тибрәлгән арыш басуы буеннан баралар икән. Бераздан ямь-яшел бодай җире башланды. Былтыр кайнар августта үзе сукалап, чәчеп калдырган басуларда да иген шаулыйдыр. Быел шуны җыя алыр микән? Әйе, вакыт үтә, син булсаң да үтә, син булмасаң да «Мин булмасам да?!» Бу хакта гомерендә икенче тапкыр уйлаганын искәрде ул. Беренче мәртәбә 1944 ел- да. Ниндидер авылдан немецны бәреп чыгарыр өчен барган рәхимсез сугышта җиңелчә генә яраланды. Фашист пулясы аны снаряд эләгеп яндырган танк эченнән яраланган укчы-радистны чыгарганда куырып алды. Икенчесе җиргә төшкәч сугып екты. Иптәшен комлы үрдән түбән сөйрәгәндә бер өлкән яшьтәге санитарга юлыкканчы, ярасын карый алмады. Өстәмә көчләргә кушылып, авылны алгач кына ауды. Җиңел җәрәхәт озак та үтми азгын ярага әйләнде, каны агуланды. Башта чокыр-чакырлы пычрак юлдан полуторкада, аннары хәтсез көннәр һәм төннәр буена поездда бардылар. Вагон ыңгырашкан, теш кысып сүгенгән, саташкан яралылар белән тулы иде. Үзен чолгап алган әле соры томаннан, әле төпсез караңгылыктан айнып күзен ачкалаганда, тәрәзәдән корымлы морҗалары гына тырпаеп калган авыллар, зәңгәр күк йөзе, каршы юлдагы вагон ишегеннән аякларын салындырып утырган солдатлар, яшәреп килгән урман күренгәләп калды.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3