Гаффар Ахат - Сайланма әсәрләр: 4 томда. 2 том стр 2.

Шрифт
Фон

Иртәгесен, аны-моны карагач, ул бакча ягына чыгып басты. Бәрәңге бакчасын алабута баскандыр дип уйлаган иде. Чип-чиста икән.

Ул йолкынган салам түбә кыегы астында бөрешеп басып торды, әнкәсе, тамырларын зарарламаска тырышып, кара җирдән биш тиен бакырга җитәр-җитмәс кадәрле үскән яңа бәрәңге чүпләп җыйды.

 Бәрәңгене яхшы утагансың, әни. Уңар бу.

 Утагансың дип Тирес юклыкка ул. Кәҗә белән сарыктан алабута чыгамы соң. Халык та егылып ашады. Орлыгы корыды аның. Үссә утамас ием әле.

Азык хәле алама икән. Бәрәңге дә юк. Ул моңа кичә келәт почмагындагы килене күргәч төшенгән иде. Аның төбенә соры, бака кабыгы эчедәй ялтырап торган кунык каткан. Күрәсең, әнкәсе язын эрегән кар астыннан черек бәрәңге җыйган да, туфрагын юып һәм киптереп, бәрәңге оны төйгән. Өрәңге кисапның тоткасы сап-сары, әнкәсенең сөялле учы аны шомартып, ялтыратып бетергән. Кисапның баш-башларында да крахмал валчыклары җемелдәшә иде.

Төп ризыклары шул бәрәңге иде. Кәҗә сөте, сарык һәм бәтиләренең йоны, ите налог түләүгә китте. Халык ашау хакында сөйләшмәде. Ни белән туклануына, җан асравына ояла иде бугай.

Ят аваз ишетеп, Сөнгатулла артка борылып карады. Бая арканлап куйган бозавы чиләкне аударган икән.

Сөнгатулла өенә төшкә генә кайтырга, шуңынчы, моңа кадәр беркайчан булмаганча, елга буенда юанып утырырга, хәле җиткәнче түбәнге болында йөрергә чамалаган иде. Ул болай иркенләүнең беренче һәм соңгы тапкыр икәнен уйламады. Дөресрәге, уйламаска тырышты. Хәзер инде Сөнгатулла өчен бөтен нәрсә соңгы тапкыр. Элегрәк мондый уйга ышанмас, аны җаны-тәне белән кире кагар иде. Әлегә бу уй бик бәләкәй, зәгыйфь. Шулай да аның күңеленә тамыр җәяргә, көчле кәүсә җибәрергә һәм Сөнгатулланы караңгы күләгәдә калдырырга өлгерде инде. Хәер, шунысы хак: кешенең һәр мизгеле, һәр гамәле соңгы тапкыр, кабатланмас инде ул. Шушы яр буена көн саен килеп бассаң да, һәр көннеке соңгы тапкыр. Кичәге су аккан, яр ишелгән, үләннәр корыган булыр.

Төшкә кадәр өенә кайтмаска дип чыкканга күрә, арканлаган бозавы янына кабат бармас өчен, ул аңа төшлектә эчертәсе апарасын да күтәреп килгән иде. Бозау шуны аударган. Сүс аркан чиләккә җитәрлек түгел иде. Борылганда, бозау аңа арт аягы белән орынган, күрәсең.

Сөнгатулла: «Чиләкне читкәрәк куясы калган», дип үкенде.

Ләкин ул үзен гаепләмәде. Бозауны яр читендәге сусыл үләнгә мөмкин булганча якынрак арканлаган иде.

Ул җиргә таянып басты да, бер генә адым атлап, чиләк янына чүкте. Аны утырткач, апара тимгелләтеп калдырган һәм еккан юеш үләндәге җебегән ипи, коймак, бәрәңгене учына сыпырып алды. Алар йомшак, җылы. Тешләнмәгән, кабылмаган, ашалмаган. Җитмәгәнгә күрә кайчандыр бәрәңге кушып кына пешерелә торган ипи, бәби ашы итеп кенә илтелгән төче коймак, кабыгы да әрәм ителмичә, җиргә орлык итеп утыртылган бәрәңге бүген һич кызганусыз бозау чиләгендә. Әрәм димәслек, вөҗданны оялтмастай, мал-туарга гына ярардай бердәнбер ризык кыяр кабыклары. Анысы да үз бакчаларында үскән нәрсә түгел, кызлары шәһәрдән сатып алып кайткан кыярныкы.

Уенга атлыгып, ашык-пошык ашаганда алларына ипи валчыгы койсалар, Сөнгатулланың күз карашыннан уллары куырылып киләләр иде, бичаралар. Ә бүген ул бу икмәк телемнәрен он, тоз салып туглаган аксыл апарага үз куллары белән чыгарып салды. Хатыны кибеттән көн саен ике бөтен ипи сатып ала, аңа кызлары алып кайткан түгәрәк ак күмәчләр өстәлә, иртә-кичләрен калдык ипиләрдән сыерларына да өлеш чыга. Шулай әрәм-шәрәм ителгән икмәк авыл буенча күпме җыела икән? Бервакытны Сөнгатулла, олы кызларының Казан читендәге дачасында потлы чиләк тутырып, бөтен-бөтен дә, яртылаш та, чирек тә килеш шушылай җебетергә куелган ипине күреп: «Әллә монда берәр мал асрыйсызмы, кызым?» дип сораган иде. Аның: «Әчетеп, карлыган төпләренә сибәбез, әти. Бөтен кеше шулай эшли монда. Бик уңа диләр», дигән җавабына каршы ул телсез калган иде.

«Иллә дә туйганбыз да икән соң!» дип уйлады ул хәзер. Кайчандыр ачлы-туклы, көн дими, төн дими һәм җитәкчеләргә карышусыз, тормышка зарланмыйча, туклыкка, муллыкка менә иртәгә, менә иртәгә ирешербез дип яшәделәр бит. Ә ул туклыкның, муллыкның үз учындагы шушы җебегән икмәк сурәтендә киләсен белсә, Сөнгатулла һәм авылдашлары элек ни әйтер, ни эшләр иде икән?

Туклык киткәч, аракы эчү күбәйде. Ипинең кадерен җуйдылар.

Сөнгатулла төбенә бармак калынлыгы он апарасы утырган чиләккә ярган бәрәңге, инде уалган коймак, ипи кисәкләрен тутырды.

Апара суы ни арада җиргә сеңеп беткән. Туфрак быел дымлы лабаса.

Җирдә ярык бар икән. Апара суы шунда аккан.

Сөнгатулла, монда килгәннән бирле беренче мәртәбә кычкырып:

 Әһә! диде. Башын үләннән күтәреп, аңа бозау борылып карады. Аша син, аша. Сиңа дәшүем түгел, диде ул аңа.

Ярыкка бармак сыярлык. Бу урын ярдан чыгыбрак тора. Бирегә Сөнгатулла шуңа утырды да. Ярык шул чыгынтыны ике адым эчтәнрәк урап сузылган. Җәйге эсселек, көзге мул дым, кышкы туң, язгы җебү аны тагын да киңәйтер, тирәнәйтер инде. Ә ташу вакытында боз белән су аның астагы таянычын ашап юар да ярның бу кисәге, һичшиксез, упкынга убылып төшәр. Ярны астан борылышта актарылып аккан су ничек җебетер дә, бозлар кайданрак ашар икәнен чамаларга теләп, Сөнгатулла җиргә сузылып ятты, учлары белән яр кырыена тотынып, түбән карады.

Яр эчкә уелып кергән, куышланган. Аны өч рәт итеп керәшә оялары челтәрләгән. Берсенә-бер керәшә кереп чыкмый. Алар читтәнрәк оча. Үзеннән өркәләрдер дип шикләнеп, Сөнгатулла арткарак шуышты. Ләкин керәшәләр ул ояларга барыбер якынаймадылар. Башын ярдан сузып, ул аска карады һәм ояларның былтыргы икәнен аңлап алды. Керәшәләрнең яңа оялары читтәрәк икән. Ярның ишеләсен сизгәннәрдер, шәт. Ояларына ярыкка аккан яңгыр суларыннан дым да тартыр иде. Кошлар акыллы. Кешеләр генә бәланы аякка уралгач кына күрүчән.

Сөнгатулланың үз тормышын да шушындыйрак ярык уратып алган иде инде.

Аягын бөкләп, ул тагын ярга утырды. Ябык иңбашы салынып төште. Аның үз-үзен шушы ишеләсе яр кисентесеннән аерасы, күтәрәсе килде. Киләсе язда яр убылып төшәр, һәм ярсу ташкын аны, җебетеп, комга әйләнгәнче уар-уар да әллә кайларга илтеп таратыр.

«Бу мин», дип уйлады ул яр кисентесе турында. Әйе, Сөнгатулланың гомере дә тормыштан аерылу алдында инде.

«Мин тормыштан аерылмыйм, яшәүдән аерылам, дип төзәтте ул үз-үзен. Тормыш кала ул. Гомер бетеп бара, гомер».

Кояш күтәрелде. Иртәнге салкынлык эреде. Җил исә башлады. Томан таралды. Күләгә елганың уртасына җитте. Су ике төстә инде: күләгәдә яшькелт, яктыда саргылт. Сайлыкта маймычлар ялтыраша. Зуррак балыклар төптә әле, җимләп йөриләрдер. Авыл ягында тавышлар күбәйде. Юлдан өч йөк машинасы бара, аларны бер мотоцикл узып китте. Болынны кыйгачлый кистергән юлда печән чапкычлар таккан көпчәкле тракторлар күренде. Артта бозауның үлән ашаганы ишетелә. Авазлар һәм хәрәкәт төрлесе төрле яктан уратып алып, үзлә- рен тыңлаттыра һәм караттыра. Берсенә дә барып кушылырлык түгел. Аңа хәзер шушылай утырасы гына. Вакыты бар хәзер.

Үзенең үләчәген белгән кешенең вакыты моңа кадәр яшәгән гомеренә караганда да күбрәк, ахрысы

Эш шунда: Сөнгатулла ярты елга якын больницада ятып чыкты. Башта күрше рус авылындагы участок больницасында. Бавыры әкренләп килә-килә берзаманны төннәрен йоклатмас дәрәҗәдә авырта башлагач, Яңа ел алдыннан күренергә барган җиреннән алып та калдылар. Йөзе сап-сары, шул ук төс күз агын да сарган, чәче көзге соры камыл шикелле таушалган, сакалы җиткән, аяк-кулы хәлсез кыяфәте боек, уйлары буталчык. Нинди эре сөякле зур гәүдәсенә дә бушрак иске бу- мази халат, арты тапталып коймакланган күн чүәк кигәч, авыл урамының ике ягын бер итеп йөри торган Сөнгатулланың мыштым гына елыйсы килде. Кайвакытта шулай, юан тупыллар төбендә торган кул тегермәненә утырып, саран гына елаштырганы бар иде аның. Гадәттә, моңа «миңа бит бүтәнчәрәк, тормышның тәмен татыбрак, үкенмәстәйрәк яшәргә дә булгандыр» дигән сагышлы уйлары сәбәпче була иде.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3