Гаффар Ахат - Сайланма әсәрләр: 4 томда. 2 том стр 15.

Шрифт
Фон

Ә синең ул аңың һәрвакыт бертөрле булып тормаган, ә төрлечә булган: бер ел элек башка булган, ун ел элек бигрәк тә башкача һәм әүвәлрәк тагын да башкачарак булган; күпме генә хәтерләмә, ул һаман үзгәрә барган. Синең хәзерге аңыңның сиңа нәрсәсе шулкадәр ошый соң, сиңа аны югалтуы нигә шулкадәр кызганыч? Әгәр дә ул һаман бертөрле генә булса аңлашылыр иде, югыйсә аның үзгәреп торудан бушаганы юк бит. Аның башлануын син күрмисең һәм таба да алмыйсың, ә син кинәт аның ахыры булмавын, хәзер үз эчеңдә булган аңның мәңгегә калуын телисең»

Сөнгатулла бераздан бу катлаулы, ләкин соңгы көннәрдә якын гына, фәкать үз күңелендә генә яшәгән аермачык фикернең бик гадиенә, аңлаешлысына тап булды. «Син керә торган капкадан кергәнсең, ә чыга торганыннан чыгарга теләмисең Син беләсең бит, бу син дөньяга килгәндә барлыкка килгән нәрсә түгел: ул синең җан иясе буларак тууыңа бәйле түгел һәм шуңа күрә аның үлеменә дә бәйле була алмый».

Яңгыр вакытында Сөнгатулланы йокы баса башлаган иде, китап аны сагайтып, айнытып, уйларын яктыртып җибәрде. Юк, ул үз хәле белән килешмәде, китапта үзенә таяныч, юаныч эзләмәде. Ә менә яшәүнең мәңгелек икәненә тагын бер тапкыр ышанды, шуны аерымачык күз алдына китерде. Менә ич: ул, үләчәге тәгаен билгеле кеше, зират коймасы төзәтә! Бу бит иң элек аның үзенә түгел, бәлки, башка кешеләргә кирәк.

Гаҗәп: Сөнгатулла бу юлы үзе турында «үләчәге тәгаен билгеле кеше» дип уйлаудан качмады. Ләкин бөтен тәне һәм аңы белән «кешеләргә кирәк» диюенә каршы төште. Аларга гына түгел! Җир йөзенең нинди торуына исәннәр белән бертигез дәрәҗәдә үлеләр дә җаваплы. Шул исәптән зиратларның ничек торуына да. Торачагына да! Шунсыз синең, синең эшеңнең тере чагыңда да кирәге юк.

Тормыш. Ул әнә нинди икән! Элек ул, авырмаганда, йөрәге тибүен сизмәгән дә шикелле йөри иде. Ә тормыш нәрсә соң ул? Толстой, бәлки, хаклыдыр да. Акыллы язган. Нәкъ менә сине юаткан сыман. Әйе, яшәлде. Сөнгатулла үз-үзен беркайчан кызганмады. Үз гомерен сугышта да кызганмады, эштә дә жәлләмәде. Гомер аңа тиздән бу дөньядан китәсен аңлагач кына кызганыч тоела башлады. Анысы да су, агач яфраклары шавының, аяк табанын рәхәт кытыклаган үлән салкынлыгының, мунчада каен себеркесе белән чабыну ләззәтенең үзеңнән соң да каласын ачык күз алдына китергәч кенә. Ә хәзер, улы Фәрхад һәлак булгач, аңа үз гомере бөтенләй кызганыч тоелмый иде инде. Аңа анасы: «Үз балаларыңның үлемен күрергә язмасын, йа Ходаем!» дип теләк тели иде. Язмыш шуңа дучар итте. Хәзер ул анасы теләгән бу теләкнең барлык авырлыгын һәм авыртуын татыды. Ни үзгәрде соң? Сөнгатулланың үз-үзен кызгануы улын кызгану белән алышынды менә ни үзгәрде. Ә су кызгану аны таштай бастырып тотмый иде инде. Гаделлек тантанасы, башка кешеләр гомере хакына эшләнгән эше белән кешеләр арасында калган улы Фәрхад өчен горурланырга гына була. Сөнгатулланың нәрсәсе үзгәрде соң? Ул тормышның мәңгелек түгел икәнен аңлады: су ага һәм су кала да. Фәрхад юк инде. Аның каравы Муса белән Мәйсәрә яңа кеше каршыларга әзерләнә.


Сөнгатулла аз йоклый башлады. Көндезләрен талчыгып, черем итәсе килгәндә дә кайтып йокламады. Чын-чынлап яшим дигән татар кешесен йокы чире борынгыдан читләтеп үткән. Йокы үлемнең агай-энесе. Беркөнне, ничектер шушы хакта сүз кузгалгач, ул Тукайга:

 Иртәнге вакыт көннең яшьлеге, өйләгә кадәр балигълыгы, төштән соң ирлек чоры җитә, кич картлыкка тиң, ә төн исә көннең үлеме, дип аңлатты.

Оныгы:

 Көн үлмәсен өчен төнлә әз йокларга кирәкмени? дип сорады.

 Кирәк кадәр йокларга ярый. Тик йокың уяу булсын үлем төнлә сагалый. Уяу кеше хыянәткә бирелми, ул тугры була, андыйларга үлем юк.

 Ә Фәрхад абый? Ул тугры булган!

 Шуңа күрә дә герой. Герой кеше үлми ул, олан.

Фәрхад Фәрхад!

Озакламый авыл Советы председателе Вәлиша Хуҗин аны кичке җыелышка чакырды. Районның хәрби комиссары киләсе икән. Нигә икәнен әйтмәде: моны бөтен авыл халкы белә иде.

Бөтен гаиләләре белән бәйрәмчә киенеп бардылар. Культура йорты халык белән шыгрым тулы. Анда ниләр булганына, кемнең нәрсә сөйләгәненә Сөнгатулла төпченеп илтифат итә алмады. Сәхнәдә үзе белән янәшә утырган Зөлхиҗәне йөрәге тотмасын дип юаткалады, колагына иелеп, әледән-әле тынычландырырдай сүзләр әйтергә тырышты. Төпчек уллары Фәрхад Тимершинның Алтын Йолдызы һәм Ленин орденын ата белән ананың кулларын ике куллап кыса-кыса биреп җибәрделәр.

Икенче көнне алар орден белән Алтын Йолдыз орденын бергәләшеп Фәрхадның армиягә киткәнче кешелеккә киеп йөргән куе зәңгәр костюмына тагып куйдылар. Сөнгатулла, хатынының күңелен күрергә ниятләп, Йолдызны үзенең күкрәгенә якынайтырга да көч тапты. Ә Зөлхиҗә төпчекләренең ике тәрәзә арасындагы зурайтылган төсле фоторәсеменә куеп карады. Елашмадылар. Әйе, елашмадылар. Чөнки алларындагы уллары фоторәсемнән елмаеп, ә яннарындагы оныклары куанып тора иде.

Фәрхад! Фәрхад

Аның кабере турысындагы койманы төзәткән чагында Сөнгатулла багана төбен үтә ярсу казыды, багананың иң тазасын утыртты, җепсәнең иң турысын сайлады, рәшәткәләрне бар дөньяны уятасы, уяу тотасы килеп, иң яхшы дусларга да, иң начар дошманнарга да ишетелерлек итеп, бар көче белән һәм нәфрәтләнеп какты.


Шушыннан соң Сөнгатулла Тимершин бер ел да егерме өч көн торды. Әйе, торды. Ә яшиселәр алда калды, алда.

Бу дөньяның ул ишеткән соңгы тавышы былтыр олы җирдән аерылган яр кисентесенең тере үлән тамырларын өзә-өзә тоба суына убылып төшүе булды.

Каршы сөзәк ярга яңа катлам ком һәм ләм утырганын ул язгы ташулар узгач ук күрде.

Ә аңа кадәр, узган елның кыш башында, ул икенче оныгы яңа Фәрхадның елаганын ишеткән иде.

Әлмәт.1985 елның майиюле

ДӘРЬЯ БАШЫ

Ак кар яткан дала дәрьядай киң, очсыз-кырыйсыз булып тоела иде. Күк йөзе аяз, кояш тарау яктылык белән өртелеп кенә күренә. Ак моңсулыкта салмак кына кыңгырау чыңлавы, чана табаннары чыжылдавы, кар шыгырдавы, ара-тирә ат пошкырганы, кешеләрнең өзек-өзек сөйләшкән, көлеп куйган тавышлары ишетелә.

Читендә сирәк-мирәк шәрә куаклар тырпаешкан, ялгыз агачлар басып торган кышкы юл буенча дистә чамасы җигүле ат олавы көнчыгышка таба бара иде. Тәбәнәк кар көртләре кашында җәяүле буран көдрәләре бөтерелә, сыртлары бәсләнгән атларның танауларыннан пар бөркелеп чыга, җил аларның ялларын тузгытып җибәргәли, чана чыбылдыкларына, йөкләргә, учлап кар сипкәли. Уң яктан искән җилгә каршы, канатларын авыр кагына-кагына, олауга аркылы юнәлештә ялгыз козгын очып үтә, аның коңгылдавы ишетелеп кала.

Олауның урта бер өлешендә туры ат җигелгән чыбылдыклы чана бара. Ул чана артына тагын бер затлы чана тагылган. Аңа төенчекләр, тулы капчыклар, әрҗәләр төяп бәйләнгән, аларны кар сарган. Башына колакчыны бәйләнгән бүрек, кулына тире бияләй кигән, якасы һәм җиңе камалы төлке туны өстеннән толып бөркәнгән, сакалы-мыегы бәсләнеп каткан, дилбегә тоткан Сафиулла казанчы Алты-биш Сапый, козгынны карашы белән озатып калганнан соң:

 Һи, үләт кыргыры! Кем башына каркылдый бу, ә? дип куйды.

Аңа каршы бер хатын-кыз салкында карлыкканрак тавыш белән:

 Алла сакласын! дип аваз салды.

Сафиулла, толып якасын кайтара төшеп, артка каерылып карады.

Чыбылдык астында, әрҗә һәм төенчекләр белән уратылган яшел печәнне чокырлап ясаган урынга яртылаш күмелеп, хатыны Фатыйма утырган. Ул да толып бөркәнгән, бүреге өстеннән бәсләнгән, чуклы йон шәл япкан. Аның куенында башына сырган бүрек кигән бер баланың зур кара күзләре елтырап тора иде.

Ат пошкырып җибәрде. Чана кинәт тартылып китте. Дуга кыңгыравы чыңлады. Бер генә мәлгә әйләнә-тирәне тынлык басты. Ләкин шундук җанлану сизелде, тавыш күтәрелде. Сафиулла юлчылар өстенә егылудан дилбегәгә генә тотынып калды. Аты, колагын шәңкәйтеп, янга каерылып карады. Аның сулышы тирәнәеп, танавыннан чыккан тыны киңәеп киткән. Сафиулла, чыбылдык астыннан сузылып, аты каерылган тарафка караш ташлады.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3