Ят, дим мин сиңа! дип кабатлады ул һәм себеркесен соңгы тамчы суына кадәр баш очында селеккәләп какты.
Әйдә, мин сине чабындырам, диде Зөлхиҗә. Ул парга чыдамыйча башын игән дә куллары белән кочкан, гүя кемдер сукканны көтеп, бөрешеп утыра иде.
Ятар идең соң, диде Сөнгатулла үпкәләгән шикелле.
Зөлхиҗә ләүкәгә менеп, йөзтүбән сузылып ятты. Сөнгатулла аның тәне буенча себерке йөгертеп узды. Зөлхиҗә «уй!» дип куйды, әмма түзде, тәне җыерылып килде, тик шундук йомшап та төште. Сөнгатулла аның тәненең күзгә күренеп кызаруына сөенде. Себеркене торган саен кискенрәк бәргәләп, тагын ике мәртәбә чапкач, ул чүмечкә салкын су чумырып алды да, кыска гына селтәнеп, Зөлхиҗәнең аркасына җилпеде. Хатыны тагын «уй!» дип кычкырды, тәне тагын башта киерелеп, аннан рәхәт йомшап төште.
Шуннан соң ул чалкан әйләнде, тулысы белән себерке ихтыярына буйсынды.
Ә хәзер чыгып чәй эч, диде Сөнгатулла. Миңа да ясап куй. Мин хәзер.
Күптән мунча кергәне булмаганга, ул озак чабына алмады, бераз юангач, Зөлхиҗә янына алачыкка чыгып утырды. Өрә-өрә, бөтнекле чәй эчтеләр.
Элеккеге кайнарлыкның, дәртнең эзе дә калмаган икән. Алар икесе дә гап-гади юыну кирәклеген генә үтәделәр. Мунча бирә торганны бөтен тулылыгы белән алу теләкләре суынган. Фәкать һәркайсы үзалдына бер-берсе хакында уйлады, һәм ул уй аларның уртак кайгысы белән өртелгән иде инде. Авыр иде.
Сөнгатулла хатынының кызарган, су һәм тир тамчылары белән тулган йөзенә карамаска тырышты.
Алай да бик рәхәт иде!
Юыныйк инде, диде Зөлхиҗә.
Юыныйк
Тагын эчкә уздылар. Мунча пары йомшарган иде, каен яфрагы исе бөркелеп тора. Зөлхиҗә бармаклары белән таманлыгын чамалый-чамалый ике табакка да су салды, мунчаланы гөбердәтеп сабынлады, әйләнмичә генә аңа сузды. Ул алды да, аның янәшәсенә үк басып:
Әйдәле, карчык, сине үзем юындырыйм әле, диде.
Арканы гына у.
Юк, баштанаяк дим.
Зөлхиҗәнең аркасы тураеп килде, тәне сагайды.
Ник? диде ул.
Һәм Сөнгатулла үз хатынын баштанаяк юындырып чыкты. Тез чокырларына җиткән озын, әмма юкарган чәчен юарга кыймады, юа алмавына төшенде. Кешеләр үз чәчләрен үзләре юа. Сөнгатулла хатыны Зөлхиҗәне үз гөнаһларыннан арындырырга теләгән шикелле юындырды. Ул моңарчы бер-берсеннән үзләренә алырга мөмкин булганны ахырынача алып бетергәннәрен аңлады. Бер-берсенә кирәк булган һәрнәрсә бирелеп беткән икән инде.
Алар мунчадан бергә чыктылар. Зөлхиҗә агарып болдыр баскычыннан күтәрелде дә караңгылыкка кереп китте. Ә Сөн- гатулла беркавым ишегалдында басып торды әле, күкне күзәтте, йолдызлар ачык күренә, аңлаешлы иде.
Шуннан соң төпчек улы Фәрхад кабере янына китте. Авыл тәмам тынып, айның яшькелт нурында оеп ята иде инде. Зиратта чикерткәләр генә зыңлый, әллә нидә бер карга тынычсызланып каркылдап куя, кайдадыр ялгыз эт өреп ала, елга ягыннан су аккан тавыш килә. Дөнья тыныч, ә җан елый иде.
Урам ягыннан зират рәшәткәләренә тотына-тотына кайтты. Җепсәнең кайберләре, череп тузган, кипкән урындагылары какшаган, кайсылары кубып ук чыкты.
«Алыштырасы булыр, дип уйлады ул. Җепсәләрен алыштырасы, рәшәткәләрен кагасы». Кеше таянган һәрнәрсә нык, ышанычлы булырга тиеш!
Мәйсәрә киленнәре аларга урын-җирне олы якка җәйгән. Үзләре кече якка ятканнар. Мәрзыя белән Тукай диванда. Ай яктырткан нык идәннән сак кына басып түргә узганда, ул Тукайдан кала берсенең дә йокламаганын тойды. Көткәннәрдер.
Аны әле тынычмы, тынычсызмы икәне билгесез йокы басканда, Зөлхиҗәнең яшьле керфекләре ачык иде әле.
Иртәгесен ул беренче эш итеп елганың биек, текә борылышы турысындагы тугайга бозау арканларга китте.
«Ниме дип бу су буенда каңгырып утырырга әле?»
Кайтыйм мин, бозау, диде ул. Аркан казыгын, каккан тукмагын аяк очы белән куерак үлән арасына тәгәрәтте. Гадәттә, ул аны үзе белән йөртә иде. Ул арканлаганда гына хаҗәт, шуңа күрә иртән апкайтасың. Элек, кичен бозауны алмага килгәндә, казыкны суырып кына чыгара торган иде. Бүген һәм моннан соң да шулай итәренә ышанмады. Көче бүтән иде инде. Хәзер җай белән генә, ипләп кенә кирәк. Ни белән каккан, шуның белән бәргәләп чыгарырга туры килер.
Анда нишләрмен соң инде? диде ул, авыл ягына карап.
Кичәге төнне исенә төшерде.
«Зират коймасын тәртипкә кертсәм генә инде».
Муса яңа рәшәткәләр кайтарып, кояшка киптерергә өйгән, җепсәлекләре дә бар, баганалыклары да байтак. Саваплы эшкә тоткан өчен сүз әйтмәс.
Мин дә хуҗа ич әле, диде ул.
Кайтып җиткәч, зират коймасының кайсы җепсәләрен, күпме баганасын алыштырырга, ничә рәшәткә кирәклеген чамалап чыкты. Балтаны кайрагач, чүкечнең сабы ничек утырганын сынагач, кадакларны барлагач кына эшкә кереште. Яхшы коралны ул гармун шикелле ипле булырга тиеш дип белә.
Кайбер көнне алыштырасы черек җепсәдәге рәшәткәләрне кубарды, аннары яңа җепсәләр юнып, баганаларга беркетте; кайсы көнне, төбен казып, яңа багана утыртты, тигез итеп рәшәткәләр какты. Үзе генә түгел, оныгы Тукай белән бергәләшеп. Җепсәнең юан башын үзе күтәрә, нечкә очын Тукай тота. Баганаларны уртаданрак күтәрергә тырышты, оныгына көч килүен теләмәде. Рәшәткә ташыганда гына аларның көче тигез кебек иде һәркайсы көченнән килгәнчә ала. Иске рәшәткәләрне яга бардылар. Баганаларны, җепсәләрне койма астына салып калдырдылар.
Утырып бер ял иткәндә, Тукай:
Утынга ярамыймыни болар? дип сорады.
Ярамый шул.
Ник ярамый?
Ызгыш чыкмасын дип.
Нинди ызгыш?
Зират ул бөтен кешенеке бит, олан. Аның һәр әйберсе җәмәгатьнеке. Җәмәгать әйберсен бер генә кешегә алу килешми, диде Сөнгатулла. Сүзе чыга аның. Ә сүз орасына ызгыш кушылуы бар.
Искеләре урынына без яңаларын кагабыз ич. Үзебезнекен!
Ярамагач ярамый инде, улым. Без аңа калганмыни?
Сөнгатулла үзен тынычландырырга тырышып эшләде. Зөлхиҗәнең алҗырсың, өзлегерсең дигәненә дә карамады. Муса белән килененең эндәшмичә генә юл куюына да кимсенмәде. Ул зират турысыннан узып киткән кешеләрнең үз хакында ни уйлаганнарын йә ни уйламаска тырышуларын да чамалады: берәүләре үләргә әзерләнә ди бугай, икенчеләре кара моны, бирешәсе килми үҗәтләнә дип гаҗәпләнәдер. Ә ул үзе фәкать тынычланырга ниятләп йөрде. Йөрәге тыныч кешегә көн дә бәйрәм ул.
Беркөнне озаклап яңгыр яуды. Ул яшен яшьнәүгә, башта бәреп, аннары коеп яуган яңгырга тәрәзәдән карап утырды, озаклап пыскырга керешкәч, тәрәзә төбендәге китапка күзе төште. Кулына алды. Толстой томы икән, русча. Сөнгатулла диванга барып ятты. Башта сакаллы картның рәсемен карады, аның тирән карашлы күзләрендә чагылып торган акыл чаткысы әсәрләтте. Әйтерсең лә үзенең көзгедәге төбәп баккан күз карашын күргәндәй булды. Аннары ул арткы биттәге эчтәлекне укыды ни язган икән? Андагы «О жизни» дигәне кызыксындырды. Яшәү турында. «Кая әле!» дип уйлады ул һәм, укуы авыр булса да, торган саен бирелеп китеп, яңадан тәрәзә янына, яктыга күчеп утырды.
«Мин үләрмен, минем гомерем бетәр дигән нәрсә күз алдына килә. Бу фикер газаплый һәм куркыта, чөнки үз-үзең кызганыч. Ә нәрсә үлә? Миңа ни кызганыч? Гап-гади итеп караганда мин нәрсә? Ярый соң, мин шушыннан куркаммы, миңа шул кызганычмы? Бактың исә, юк икән: тән, җисем беркайчан, беркайда югала алмый икән, бер генә тамчысы да. Димәк, мин әнә шул тамчы белән тәэмин ителгәнмен, ул тамчы өчен куркып торасы юк. Барысы да бербөтен торыр. Ләкин юк, кызганычы бу түгел диләр. Мин, Лев Николаевич, Иван Семёнович кызганыч»
Сөнгатулла әллә нишләп китте.
«Димәк, мин, Сөнгатулла Гәрәй улы да кызганыч инде, ә? дип уйлады ул. Тукта, ник алай булсын?» дип карышты, теләктәшлек эзләп, алга таба укуын дәвам итте.
«Ләкин беркем дә 20 ел элек булган кебек түгел бит, һәм һәр көнне ул башкача инде. Миңа ни кызганыч соң? Юк, тегесе дә, бусы да кызганыч түгел диләр. Үземне аңлавым, үземне мин иткән нәрсә кызганыч.