Садрый. Ярый инде, Мөршидә туташ хөрмәтенә мин монда җәнҗал чыгармыйм. Икенче урында булса, син бу кыланышларыңның сумасын җилкәңә күтәреп алып киткән булыр идең.
Мансур. Хәзердән үк эшне бетерергә мөмкин. Нигә аны сузарга? Аннан соң нигә монда Мөршидә туташны катнаштырырга?
Садрый. Таракан булырга азапланабыз, диең, ә? Ха-ха! Ләкин соңгарак калгансың, егет. Без алай пешкән җимешкә карап кына тормыйбыз.
Мансур. Шуннан соң?
Садрый. Әүвәле-ахры шунда инде.
Мансур. Турыдан-туры әйтергә батырлыгыгыз җитми.
Садрый. Андый эшләр белән мактануны бездә егетлеккә санамыйлар. Ә сез, Мөршидә туташ дип, селәгәегезне агызып тик йөрегез.
Мансур. Мөршидә туташның сезнең ише юләр балыклар белән эше бик аз аның.
Садрый. «Эше беткәч»…
Мансур (кызып). Нәрсә, нәрсә дидегез?!
Садрый. Кәҗә белән кәбестә хикәясен ишеткәнегез бармы, дим? Ха-ха!
Мансур. Нәрсә?
Садрый. Ишеткәнегез юк идемени?
Мансур (ярсып). Син бер ятим кызны пычратырга ничек җөрьәт итә аласың? Мөршидә минем кәләшем икәнлегеннән хәбәрең юк идеме әллә? (Шашынып кала. Тиз генә террасага барып.) Мөршидә туташ! Монда чыгыгыз әле!
Садрый китмәкче була, Мансур аның юлына аркылы төшә.
Юк, сабыр итегез, чибәр егет! Без сезнең белән хисапны мәңгегә өзәргә тиеш.
Мөршидә чыга.
VII. Мансур, Садрый һәм Мөршидә.
Мөршидә. Мансур әфәнде, сез чакырдыгызмы?
Мансур. Мөршидә туташ, менә бу пычрак җан сезнең гыйффәтегезгә тап төшерерлек сүзләр белән сезне тәхкыйрь кыла. (Садрыйга.) Йә, Мөршидә туташ хакында миңа әйткән сүзләрегезне тәкрар итегез!..
Садрый. Юри тавыш чыгарып, сезне хур итмәкче була. Мөршидә туташ, ышанмагыз… Ялганлый ул…
Мансур. Шулаймы? Ялганлыймы? Менә, алайса, сезгә туры сүз! (Яңагына суга.) Җитәрме, әллә тагын кирәкме?
Садрый як-ягына карана да явыз елмаеп куя.
Мөршидә. Тукта, Мансур, син ни эшлисең?
Мансур (Садрыйга). Әгәр дә яңадан кешеләрнең саф вөҗданнарына кара ягарга уйласаң, икенче төрлесе булыр. (Мөршидәгә.) Ярый, хуш, җаным, гафу ит инде! (Садрыйга.) Моннан соң телеңне тыя алмасаң, мин тыярмын… (Китә.)
Мөршидә өйгә керә.
VIII. Садрый ялгыз.
Садрый (баскан җирендә озак катып калганнан соң, бармагы белән янап). Ярый, егет, без синең белән очрашырбыз әле.
Уйлана. Чыгып китә башлый. Шәрифҗан һәм Сәляхетдин очрыйлар.
IX. Садрый, Шәрифҗан һәм Сәляхетдин.
Шәрифҗан. Син монда икәнсең, без сине эзләп йөрибез.
Садрый китмәкче була.
Тукта әле, кая китәсең? Синдә йомыш бар иде.
Садрый. Нинди йомыш? Нәрсә тагы?
Шәрифҗан. Син безгә бераз акча биреп тор әле.
Сәляхетдин. Әгәр теләсәң, компаниягә үзеңне дә кушабыз.
Садрый. Нинди компаниягә?
Шәрифҗан. Аркадиягә чебиләр килгән. Араларында бер мөселман, бер төрек чебие дә бар. Только зур маркалардан. Аз акча белән рәт чыгарып булмый. Менә шулар белән тизрәк танышасы иде. Бик чибәр чебиләр. Араларында бер гарәп кызы да бар. Мәккәдән туры килгән, ди. Тизрәк кулга алырга кирәк үзләрен.
Садрый. Йә?
Шәрифҗан. Шул, син берничә көнгә биш йөз сум биреп тор әле.
Садрый (коры гына). Бирә алмыйм.
Шәрифҗан. Ни өчен?
Садрый. Иске бурычыңны түләгәнең юк әле.
Шәрифҗан. Изгеч! Әллә син аны түләмәм дип куркасыңмы? Әткәй Варшавага малга киткәч, берьюлы барысын түләрмен.
Сәляхетдин. Алайса, чебиләр кулдан оча…
Садрый. Каян килгән соң ул чебиләр?
Шәрифҗан. Алар үзләре заграничный, ди. Французча сөйләшәләр, ди. Кыш көне Оренбургта булганнар. Минһаҗлар утырып кайтканнар инде. Рәтләре шәп, ди. Только, малай, акча күбрәк кирәк, ди. Ул теге синең Нилли, Леопатраларың боларга асрау булырга да яраксызлар, ди.
Сәляхетдин. Фирештәләр инде. Сандугач кебек сайрыйлар. Бигрәк тә татар чебие белән төрек чебие шәп. Ә гарәп кызы шундый бии, карап үләрсең. Өс-баш, мин сиңа әйтсәм, көзге шикелле, җем-җем итеп тора. Агай-эне өчен өзелеп кенә торалар.
Шәрифҗан (кызып). Өзеләләр, диең, ә?
Сәляхетдин. Мөселман булганда, урысларга карамыйлар да.
Шәрифҗан. Әгәр дә бу чебиләрне кулга ала алмасак, хурлыгыннан чәнчелеп китәргә генә кала бит, полный позор.
Садрый. Гөнаһ шомлыгына каршы, миндә дә рәт юк. Закирдан рәт ничегрәк икәнен сорамадыгызмы?
Сәляхетдин. Бу арада аның да көймәсе комга терәлеп тора. Акча юклыктан теге күтәрмә борынлы шамшаметкасын очырган.
Шәрифҗан. Әгәр дә бу чебиләрне кулдан ычкындырсак, бөтен дөньяга адәм мәсхәрәсе булып калабыз бит.
Сәляхетдин. Оренбург егетләре аларны менә дигән итеп тәрбияләгәннәр. Шуларны сагынып авыз сулары корый.
Шәрифҗан. Безгә дә, егетләр, сынатырга ярамый. Без үзебезне күрсәтергә тиеш.
Садрый. Юк бит, миндә дә рәт юк.
Сәляхетдин. Бардыр әле. Үткән атнаны гына мең ярым эләктердең ич.
Садрый. Ул мең ярым өч мең булып очты инде.
Сәляхетдин. Шулай алга килгән җәннәт нигъмәтләреннән колак кагып калабызмыни инде?
Шәрифҗан. Бу хурлыктан, билләһи газыйм, чәнчелеп китәргә генә кала. Позор!..
Садрый. Син соң бер-ике йөз генә эләктерә алмыйсыңмы?
Шәрифҗан. Юк шул. Әткәй Варшавага малга дип акчаны тиененә кадәр кассадан да ала бара. Тәмәкелек тә чиртеп булмый.
Садрый. Акча банкыдамыни?
Шәрифҗан. Өйдә әле…
Гыйлаҗ бабай күренә.
X. Әүвәлгеләр һәм Гыйлаҗ бабай.
Гыйлаҗ бабай. Бай, бикә сине чакырган иде.
Шәрифҗан (куркып). Әллә әткәй кайттымы?
Гыйлаҗ бабай. Юк әле, кайтмады.
Шәрифҗан. Ярый, бар, эшеңдә бул. (Терраса тәрәзәсеннән кычкыра.) Әнкәй! Әнкәй! Әллә чукракландыгызмы? Мөршидә! Әнкәй мине нигә чакырган? Ә? Нәрсә ди? Әй, чәнчелеп китегез!.. (Үзалдына сөйләнә-сөйләнә.) Мин, акча бирә, дип торам.
Гыйлаҗ бабай (тавыкларны куып). Көш, көш, дим, юньсезләр! Көш, дим, рәхмәт төшкерләре. Көш…
Шәрифҗан. Әй син, карт чүмәлә, эшеңдә бул!
Гыйлаҗ бабай китә.
XI. Садрый, Шәрифҗан һәм Сәляхетдин.
Садрый (шул арада уйланып тора. Кинәт бер нәрсә исенә төшкән шикелле булып уйланып, яктырып китә. Урыннан торып). Булды, егетләр, акча булды!..
Шәрифҗан. Булды?!
Сәляхетдин. Чынлапмы?
Садрый (як-ягына каранып). Мин хәзер бер яңа эш уйлап чыгардым. Әгәр дә барып чыкса, биш йөз түгел, биш-ун мең эләктерергә мөмкин.
Шәрифҗан. Йә, йә?
Садрый. Әгәр дә шуны булдырсагыз, чебиләр безнең кулда булуында, билләһи газыйм, шик-шөбһә юк.
Шәрифҗан. Йә, йә, хуш?
Садрый. Әткәңнең өйдә акчасы барлыгын тәгаен беләсеңме?
Шәрифҗан. Беләм, тәгаен беләм.
Садрый. Ул акчалар синең кулыңа күчүгә син каршы тормыйсыңмы?
Шәрифҗан. Тапты сүз! Әткәйнең үзенең минем кулга күчүенә дә мин каршы түгел.
Сәляхетдин. Ай, чебиләр, чебиләр! Кулдан ычкыналар…
Шәрифҗан (Сәляхетдингә). Тик тор әле, изгеч! Йөрәкне яндырма! (Садрыйга.) Йә, хуш, шуннан соң?
Садрый. Мине яхшылап тыңласагыз, барысы да була.
Шәрифҗан. Йә, йә?
Садрый. Син теге газета язучы Мансур малайны беләсеңме?
Шәрифҗан. Хәерче ич ул.
Садрый. Менә шул Мансур малай әтиеңнең акчаларын өйдә асраганын белгән.
Шәрифҗан. Йә, йә?
Садрый. Менә шул галах Мансур үзенең шайкасы белән сезгә «руки вверх!» ясарга җыена.
Сәляхетдин. Нәрсә?
Садрый. Билләһи газыйм. Мин аны хәзер генә сиздем. Ул менә хәзер генә монда иде.
Шәрифҗан. Бездәме?
Садрый. Әйе. Шайкасындагы бер кеше белән сөйләшеп торганын тыңлап тордым. Ләкин алар әле акчаның шәһәрдәме, өендәме, дачадамы икәнен тәгаен белмиләр күренә. Менә шул акчалар аларның кулына төшкәнче, үз кулыбызга төшерсәк, аларга сандык төбендәге кирәксез кәгазьләр генә калачак. Осталык белән эшләгәндә, акча синдә булачак, ә бөтен гаеп алар өстендә калачак. Кәгазьләр аларда булгач, башкасы кирәкми. Ләкин моны бик тиз, бәйрәмгә кадәр эшләп алырга кирәк. Юкса соңыннан соң булыр. Ләкин бу серне, акча безнең кулга кергәнче, бик яшерергә кирәк. Булмаса, бөтен нәрсәдән колак кагып калырбыз. Мансур малай бүген монда куна бугай. Төнлә аның артыннан күз-колак булып йөрергә кирәк. Кемнәр белән йөрер икән?
Сәляхетдин. Акча безнең кулга ничек керер соң?
Садрый. Аның хакында хәзер берәр яры барып яхшылап сөйләшергә кирәк.
Сәляхетдин. Егетләр, менә монда ерак түгел, теге куе наратлыкта тиен күргән идем. Шуны барып атыйк әле. Сез шунда бара торыгыз. Әлеге мәсьәләне дә шунда гына сөйләшербез. (Китә.)