Кара сарай үзенең фасады һәм матурлыгы белән Россиядә булган борынгы истәлекләрнең иң-иң яхшыларыннан саналадыр. Ләкин бу йортның нинди урын булганлыгы һәм нинди вазифа үтәгәнлеге мәгълүм түгел. Моның хакында халык арасында: «Бу йортта явыз һәм усал адәмнәрне хөкем иткәннәр һәм җәза биргәннәр», – дигән бер хәбәр бар. Шул мөнәсәбәт белән моңа «Хөкем сарае» дип тә әйтәләр. Тышыннан кара булып күренүе сәбәпле, «Кара сарай» дип танылган.
Бу сарай дүрт катлы булып, өстендә купол бар, аның уртасы тишекле. Түбән каты квадрат кебек һәм өйнең нигезе хөкемендә булып, һәр тараф дивары 17 аршын озынлыгында һәм 3 аршын биеклегендә, беркадәр җиргә батып торадыр. Бу бату заман үтү белән булганлык мәгълүм.
Өйнең ишеге төньякта булып, ишек янында астан өскә киткән тишекләр бар. Бу тишекләрнең нинди хезмәтләр башкарганлыгы яхшы һәм ачык рәвештә беленми.
Икенче катта өч ишек һәм баскычлар бар. Көньяктагы ишекнең ике ягында ике тәрәзә булып, юыну өчен булса кирәк, тәрәзәләрнең як-якларында савытлар куярлык урыннар бар.
Өченче кат башка катларга караганда тәбәнәк булып, дүрт тәрәзәсе бар.
Дүртенче кат, өченче кат биеклегендә булып, сигез почмаклы һәм сигез тәрәзәле. Халык телендә йөргән хәбәрләргә караганда, бу дүртенче катта махсус кешеләр шәһәрне һәм тирә-якны карап торганнар. Бәлки, дошман килүне һәм яну-фәлән булуны күзәтеп торганнардыр.
Ак сарай да шушы Кара сарай рәвешендә. Формасы ягыннан әһәмиятле мөлкәт булган бу сарай бу көндә харап булу алдында. Моңа «Ак сарай» диюнең сәбәбе – төсе ак булудыр. Бу өй дә квадрат формасында булып, купол белән ябылган. Почмакларында үзе төсле куполлар белән капланган бәләкәй-бәләкәй өйләр бар. Бу өйләр шул уртадагы өйгә ишекләр белән тоташтырылганнар. Моның астында – су юлларымы яки кешеләр йөрер өченме – ниндидер юллар булганлык риваять ителәдер.
Элек шәһәр булып торган урыннарда зур-зур чокырлар бар. Боларны камалу вакытында казылган яки башка берәр сәбәп белән су кытлыгы вакытында әзер булып торсын өчен, су белән тутырылган чокырлар булган дип уйлыйлар.
Зур мәчет хәрабәсе янында калган манарасы, Олуг Пётрның әмеренә күрә тимер кыршау белән ныгытылган булса да, заман үтә-үтә һаман зәгыйфьләнеп барган һәм, ниһаять, һиҗри белән 1260, милади белән 1844 елда рамазан[29] аенда җимерелгән[30]. Бу манараның ишеге көньяк тарафыннан булып, эченнән бормалы 73 баскыч белән менә торган булганнар.
Бу көндә сәламәт булган кече манараның төбе (асты) квадрат формасында һәм һәр тарафы 6 аршын озынлыкта һәм 4 аршын биеклектәдер. Шушы төп өстенә түгәрәк итеп манара салынган. Манара, өскә күтәрелгән саен, нечкәрә барадыр. Түбәсе очлы итеп тимер белән ябылган һәм аның өстендә, иң очында, матурланып торган ае бар. Манараның биеклеге – 28 метр. Манараның эчендә бормалы баскыч булып, аңа төн ягыннан керәләр. Эченә кергәннән соң, 48 баскыч белән югары менәләр.
Шушы манарадан ерак түгел урында иске каберләр бар. Халык боларны «сәхабәләр каберләре» дип йөртә (беренче мәртәбәдә ислам кабул итүчеләр – сабкун каберләре булуы мөмкин).
Европа һәм Азия, Иран һәм Кытай, Греция сәүдәгәрләренә үзәк булып, никадәр вакытлар гомер сөргән, капкасы төбенә маллар төялгән Харәзем һәм Һиндстан, Фирганә һәм Бохара, Чуд һәм Кавказ кәрваннары килеп туктаган, самавидларга[31] кадәр кавемнәр җыелып алыш-биреш иткән бу шәһәр Аллаһы Тәгаләнең хөкеме белән бу көн һәлак булган, бары исеме һәм дә хәрабәләре генә калган…
Бөтен шәһәрне яңгыратып торган азан тавышлары, мөнбәрләрендә сөйләнгән хөтбәләр һәм вәгазьләр, галимнәр һәм хафизлар[32], дин юлында көрәшүчеләр һәм исламны саклаучылар – кайсы урыннарга киттеләр һәм кайсы төрле җирләргә таралып беттеләр…
Болгар шәһәре бигрәк тә милади белән ХIV гасырда бозылды һәм аннан соң да һаман бозылуда дәвам итте. Һич төзекләндерелү күрмәде, бу шәһәр урынын һәм шәһәрнең борынгы истәлекләрен руслар «Успен» исемле монастырьларына бүләк иттеләр һәм шул исем белән бер рус авылына нигез салдылар. Әлеге рус авылы, ике йөз елларга якын була, Болгар шәһәрен җимерүдә дәвам итте, ташларыннан чиркәү дә төзеде, кабер ташлары һаман һәлак ителде.
Болгар шәһәре харап булса да, болгар төрекләре бу көннәргә кадәр һаман яшәп килгәннәр, диннәрен һәм миллилекләрен, гореф һәм гадәтләрен, телләрен һәм язуларын саклаганнар иде. Моннан соң инде ниләр булыр?..
Болгарларның хөкемдарлары вә ханнары
Болгар кавеменең хөкүмәт үзәге һәм башкаласы Болгар шәһәре булганлыгы сөйләнде. Монгол һәм татарлар боларның өсләренә килеп һөҗүм иттеләр, сугыштылар, һәм болар соңгы чиккәчә зәгыйфьләнделәр. Шуннан соң Болгар төрекләренең бер өлеше үз хөкүмәтләрен Казанга күчереп, беркадәр еллар дәвам иттерә алсалар да, татарлар тарафыннан ясалган җәрәхәт төзәлә алмады, ахырында руслар тарафыннан басып алындылар.
Болгарларның соңгы башкалалары Казан шәһәре булганлыктан һәм Идел буйларындагы мөселманнар, гомумән, болгар төрекләреннән булганлыктан, Казан мәмләкәтен Россиягә кушканнан соң, Мәскәү падишаһы Иван Грозный үзенә «Болгар падишаһы» дигән дәрәҗәле исем биргән иде. Шуннан соң бу дәрәҗәле исем рус падишаһларына һәм императорларның һәммәсенә бирелеп килде. Хәтта иң соңгы императорлары булган Николайның дәрәҗәле исемендә «Болгар падишаһы» дигән җөмлә бар иде. 1675–1686 милади елларда Казан шәһәрендә торган митрополит Йосиф та «Казан һәм Болгар митрополиты» дип аталган иде.
Казан өлкәсе Россиягә кушылганнан соң туган ислам галимнәре үзләрен һәрвакыт «әл-Болгари» дип язалар һәм бу нисбәтне үзләренең әсәрләрендә дә искә алалар иде. Хәлбуки болар үзләре Болгар шәһәре харап булганнан соң дөньяга килсәләр дә, күбесе – хәтта Болгар хәрабәләрен күрү өчен генә дә, анда бармаган кешеләрдер. Шуннан аңларга мөмкин: болар үзләрен Болгар шәһәренә түгел, бәлки болгар кавеменә нисбәт итәләр.
Болгар кавеме өстенә һөҗүм иткән монгол ханнары кул астында «татар» исемендә бер төркем гаскәр булса да, монголлар үзләрен «татар» санамыйлар һәм «татар» исемен күтәрергә риза булмыйлар иде. Монгол ханнары гаскәрләренең күбесе уйгур, Фирганә һәм Төркестан төрекләре иде. Татар ханнарының иң шөһрәтле вакытларында бу мәмләкәттә сәяхәт итүче Ибне Баттута, әлеге мәмләкәт халыклары турында һәрвакыт, төрекләр шулай һәм төрекләр болай, төрекләрнең гадәтләре шундый, төрекләрнең горефләре мондый, дип сөйли. Килеп кергән көненнән алып чыгып киткән сәгатенә кадәр үз араларында йөргән кешеләрне «төрек» сүзе белән тәгъбир итә һәм «татар» дигән сүзне бер генә мәртәбә дә искә алмый.
Шулай булгач, безнең заманыбыздагы «татар» лар кайдан килеп чыктылар да нинди юллар белән ныгып калдылар? Хәлбуки татар хөкүмәте вакытындагы мирзалар һәм түрәләрнең күбесе рус хөкүмәте вакытында чукынып руслашканнар иде. Шималь[33] төрекләре арасында татар каны табылу шөбһәле булган хәлдә, русларда татар каны күп булуда шөбһә юк. «Русны казысаң – татар чыгар» дигән дөрес мәкаль бик мәшһүр.
Безнең заманыбызда берләшкән хөкүмәтләр Кытай мәмләкәтенә һөҗүм иткәндә, Кытайның алдан килүче гаскәрләрен «башы бозык» дип атаганнар һәм газеталарда шуны кулланганнар иде. Рус монахлары һәм монастырь хезмәтчеләре монгол хөкүмәтенең алдан килүче гаскәрен «татар» дип яздылар. Рус тарихчыларының чыганаклары юк, боларның күбесе – монахлар тарафыннан язылган нәрсәләрдер. ХIХ милади гасырда безнең гыйлем сөючеләребез Көнчыгышны өйрәнүче галимнәргә катнашып йөри һәм рус әсәрләрен укый башладылар. Рус тарихларында күренгәләгән «татар» исемен тикшерүсез һәм тәнкыйтьсез алып, яманат чыгардылар. Югарыдагы сорауның кыскача җавабы шушы.