Болгарларның мәдәниятләре. Кәсеп вә һөнәрләре
Гарәп язучылары болгар төрекләре хакында: «Мәдәни вә көчле бер милләт булып, күбесенчә шәһәрләрдә вә авылларда яшиләр, иген эшләре белән дә шөгыльләнәләр, сату-алу белән кәсеп итәләр», – диләр. Болгарларның биналарын тасвирлаганда, бер язучы: «Бүрәнә өстенә бүрәнә салу юлы белән төзиләр вә бүрәнәләрне агач кадаклар белән бер-беренә беркетеп баралар», – ди[18].
Дөрес, болгар төрекләре иген эшләре белән шөгыльләнәләр, бодай, арпа кебек орлыклар чәчеп, азык хәзерлиләр һәм озын кышларны рәхәтлектә уздыралар иде. Шулай булса да артык дәрәҗәдә күңел куйган эшләре сәүдәгәрлек иде.
Греклар белән кайчакта сугыш һәм кайчакта солых хәлендә яшәгән иранлылар яу вакытларында да, тыныч вакытларында да болгарларга күрше урыннардан, күбесенчә алар аша йөргәнлектән һәм дә Европа белән булган сәүдәләре бөтенләй болгарлар аша үткәнлектән, болгар төрекләре мәдәният юлына иртә кергәннәр, хәтта Иран белән Греция мәмләкәтләреннән соң өченче булып саналырга лаеклы булып кәсеп иткәннәр.
Болгар төрекләре, иранлылар белән европалыларның сәүдәләренә арадаш булыр өчен, сәүдә эшләрен иртә өйрәнгәннәр, хәтта ике милләт сәүдәсенең үзәге булу өчен, Болгар шәһәрен төзеп, сәүдә үзәге ясаганнар. Европа, Греция, Иран һәм Төркестан, Кытай һәм Һиндстан кәрваннары Болгарга килеп актарылалар һәм шунда дөньяның һәр тарафына мал төяп китәләр. Бу эшләр бигрәк тә моннан тугыз-ун гасырлар элек аз һөнәр булып саналмаса кирәк.
Бу тарафтагы халыклар тирмәләр белән күчеп һәм мал көтеп йөргән булсалар, икенче якларындагы күршеләре, урманнарда куышлар ясап һәм базлар казып, шуларда гомер сөргән булсалар, болгар төрекләре исә, бүрәнәләрдән бурап, өйләр салалар, кирпечләрдән морҗа чыгаралар, тәрәзә куялар һәм кышкы салкында рәхәт гомер сөрәләр.
Болгарлар, читтән килгән нәрсәләрне алып һәм озатып торуга канәгать булмыйча, сәүдә белән үзләре йөри башлыйлар, Иран, Кытай һәм башка мәмләкәтләр сәүдәсе белән ярышу юлына басалар. Болар сәүдә белән ерак өлкәләргә баралар. Идел, Ока, Чулман[19], Вятка елгалары боларның сату белән йөри торган юллары була. Харәзем, Кытай һәм Хорасан, Иран һәм Һиндстан кебек ерак өлкәләргә сату кәрваннары йөреп тора.
Болгарлардан читкә китә торган маллардан күбрәк шушы нәрсәләр буладыр иде: кеш, тиен, сусар, төлке, кама, куян мехлары, кәҗә күне, балавыз, ук, эре балык, балык җилеме, балык теше (мамонт яки морж теше), гәрәбә, чикләвек, кылыч, калкан, каен агачы, ислам әсирләре[20], сарык, куй һәм мөгезле хайваннар.
Бу малларның күбесе болгарларның үзләренеке булып, кайберләре руслар, пирманнар[21], вотяклар тарафыннан Болгарга китерелгән буладыр.
Сәүдәдә үзләре үрнәк булып тору, сәүдә галәмендә хөкем сөрү теләге белән чит мәмләкәтләрнең сәүдәгәрләрен үзләре аша уздырмау өчен, һәртөрле чараларны күрәләр һәм куркыныч хәбәрләр сөйләп өркетәләр. Шул рәвештәге хәйләләр һәм уйдырма хәбәрләр болгарлар хакында гарәп галимнәре тарафыннан кайбер ялгыш хәбәрләр таратуга сәбәп булды, диләр.
Болгар төрекләренең башкалардан өстен яклары күн эшләү турысында иде. Болгарлар тарафыннан эшләнә торган «болгар күне» шәрык тарафында да, гареб тарафында да яхшы кабул ителә иде. Моннан башка бакырчылык һәм тимер сугу һөнәрләрен яхшы белгәнлекләре, бакырдан һәртөрле савытлар һәм казаннар, агачтан бадьян һәм кәндиләр ясаулары мәгълүм. Тимер эретү учакларының эзләре хәтта бу көнебезгә кадәр калганлыгы риваять ителәдер.
Һәрхәлдә, болгар төрекләре мәдәниятле һәм гыйлемле булып, араларында хәтта тарихчылар булганлыгы да риваять ителәдер. Болгар шәһәрендәге казыйлардан берсе «Болгар тарихы» н язган булган. Ләкин бу әсәр бу көндә дә табылмый. Алла белә, татарларның һөҗүме вакытында гыйльми әсәрләр һәлак булып беткәндә, бу әсәр дә юкка чыккандыр. «Нәсыйхәтес-салихин», «Башлагали», «Нәһҗел-фәрадис», «Бәдавам» кебек әсәрләрне дә шушы болгарларга нисбәт итәләр[22].
Болгарларның мәшһүр шәһәрләре
Болгар төрекләре сәүдәгәр һәм һөнәрле, шул заманга күрә мәдәниятле булганлыкларыннан, шәһәрләре һәм авыллары күп буладыр иде. Боларның шәһәрләреннән һәм кальгаларыннан кайберләре бу көндәге шәһәрләр урыннарында булырлар, кайберләре сугыш вакытларында дошманнары тарафыннан җимерелделәр һәм ватылдылар, хәтта урыннары да югалды.
Бу көнгә кадәр исемнәре калган шәһәрләрдән Арнасны, Ибраһим (Бряхимов), Уйшил, Басыф, Биләр, Болгар, Тухчин, Саксин, Сувар, Кирмәнчек, Җүкәтауны күрсәтергә була.
Сувар
Бу шәһәр турында гарәп тарихчылары болай дип язалар: «Бу шәһәр мәшһүр Болгар шәһәреннән бик ерак түгел. Үзендә зур мәчет бар, йортлары нарат һәм чыршы бүрәнәләрдән төзелгән. Кешеләр кыш көнендә шул йортларда тора, әмма җәй көннәрендә җәйләүләренә чыга».
Бу шәһәр урынында хәзер рус авылы бар, диләр.
Кятиб Чәләби: «Бәһҗәтел-әнвар мин хакыйкатил-әсрар»[23] исемле әсәрнең язучысы – Сөләйман бине Давыд әс-Суари», – дип сөйли[24].
Бу болгар шәһәре булган шушы Сувар шәһәренә мөнәсәбәтле түгелме икән? Суварның бу көндәге Сакмар шәһәре булуын уйлаучылар да бар.
Җүкәтау
Русларның Жукотин дип йөртә торган шәһәрләре шушы Җүкәтау булса кирәк. Бу шәһәр үзе бу көндә Чистай төбәгендә Танавир исемле рус авылы янында, диләр.
Саксин[25]
Бу шәһәр хакында тарихларда болай язылган сүзләр бар: «Төркестан өлешендә олуг бер шәһәр булып, Иделдән ерып кертелгән судан башка суы юк. Тирә-якларындагы халыклар тирмәләрдә торалар, үзләре ислам динен тоталар. Татарларның Болгар белән сугышу өчен хәрәкәт итүләрен ишетү белән, бу шәһәрдә торучы болгар сакчылары, качып, Болгарга кайттылар һәм вакыйгадан хәбәр бирделәр. Бу шәһәр шушы тирә-якта үзәк шәһәр булып торадыр иде. Соңыннан су астында калып һәлак булды, эзсез югалды».
Соңгы тарихчылар «Иделдән ерып кертелгән су» сүзләреннән Иделгә яки диңгезгә коя торган су һәм елга булуын аңлыйлар, шуңа нигезләнеп, бу шәһәр Җаек елгасы буенда булгандыр, диләр. Бигрәк тә Карамзинның: «Саксин кавеме һәм Болгар сакчылары, татарларның кузгалуларыннан хәбәрдар булып, Җаек буеннан качып, Болгарга бардылар», – дигән сүзе шушы фикерне куәтлидер.
Биләр[26]
Бу шәһәр Биләркә исемле елганың Чирмешән елгасына койган урынында иде, диләр. Болгар тарихчысы Ягъкуб бине Ногманның Әндәлесигә[27] сөйләвенә караганда, Болгар халыклары, үзләренә башлап ислам динен кертүче һәм өйрәтүче Биләр исемендәге кешене ихтирам итү һәм исемен мәңгеләштерү теләге белән, аның исемен шушы шәһәргә биргәннәр һәм «Биләр» дип атаганнар.
Болгар[28]
Болгар шәһәре Идел елгасыннан 4 чакрым арада булып, шәһәрнең читләре имән бүрәнәләрдән буралган буралар эчләренә таш белән ком тутырган ныгытма белән уратылган иде. Ныгытманың эче 3,5 квадрат чакрым киңлектә булып, агачтан төзелгән 520 ләп йорт һәм хисапсыз күп тирмәләр һәм чатырлар урнашкан иде. Ныгытманың көньяк тарафында һәм почмак булып килгән урынында сугыш өчен ясалган тагын бер ныгытма бар иде. Бу ныгытма бу көндә дә сәламәт булып, руслар ничә гасырлардан бирле җимерсәләр дә, һаман да башына җиткәннәре юк. Үзләре моны «городище» дип йөртәләр.
Багдадтан илчеләр делегациясе килгәндә, Болгар шәһәрендә 10 мең микъдарында җан хисабы бар иде. Базарлары һәм урамнары бик җанлы иде. Таш йортлар һәм бүрәнәләрдән салынган биналар, бакчалар һәм күңел ачу урыннары, шулай ук хөкүмәт биналары шәһәрне зиннәтләп торалар иде.
Болгар шәһәренең шөһрәтле вакытыннан ядкяр булып калган тарихи истәлекләрдән «Кара сарай» һәм «Ак сарай» исемендә биналар һәм кечкенә бер манара бар.