Өстәмә. Әлеге җыентыкның тарихи материаллар тупланган I өлешенә Р. Фәхретдиннең «Алтын Урда ханнары» дигән хезмәте дә урын алды (Фәхретдин Р. Алтын Урда ханнары / текст. эшкәрт., кереш сүз авт. Р. Әмирханов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1995. – 127 б.). – Ред.
Ә. ХәйруллинБеренче бүлек. Халкыбыз тарихыннан. Тарихи язмалар вә сәяхәтнамәләр
Болгар вә Казан төрекләре
Дөньяда гарәп һәм фарсы, һинд һәм әфган, кытай һәм япон, француз һәм инглиз, итальян һәм рус исемнәрендә милләтләр булган кебек, төрек[2] исемендә дә олуг бер милләт бар. Төрек милләте – безнең үз милләтебез, без төрек милләтеннәнбез.
Башка милләтләрнең искедән килгән тарихлары һәм мәшһүр көннәре, аерым гореф-гадәтләре һәм ганганәләре[3] булса, без олуг болгар һәм төрек кавеменең дә тарихы һәм мәшһүр көннәре, гореф-гадәтләре, тел-лөгатьләре һәм дә ганганәләре бар.
Чит милләтләрдә булган кебек, без олуг болгар һәм төрек милләтенең дә үзебезнең ислам динебезгә һәм ыругыбыз балаларына, ватаныбызга гакыллары һәм гыйлемнәре, мал һәм әйберләре, дәүләтләре, матди һәм мәгънәви көчләре белән азмы-күпме хезмәт итеп килгән һәм барлык халык мәнфәгате хакында фикер йөрткән, милләтне кайгырткан хөрмәтле һәм фидакяр адәмнәребез бар.
Русларның идарә итү ысуллары, кул асларындагы вак һәм зәгыйфь милләтләр белән булган мөгамәләләре дөньяга мәгълүм булды. Моны озын сөйләүнең кирәге юк. Дүрт йөз еллар кадәр шушындый кавем идарәсендә торып та, икенче бер сурәткә кермәгән, телләрен һәм гадәтләрен, диннәрен һәм үзенчәлекләрен саклап калган бер милләтнең тырышлыгы, чыдамлылыгы, түземлелеге башка кавемнәр тарафыннан да танылса кирәк.
Бу көндә үзләрен мәдәни санаган һәм ирекле рәвештә гомер сөргән милләтләр үз араларында барлыкка килгән уйлап табучы һәм башлап нигез салучы, ачыш ясаучы, бигрәк тә сугыш коралын дөньяга чыгаручы адәмнәр белән мактансалар, безнең дә, изүче бер хөкүмәт кул астында көн уздырганнары хәлдә, шушы кадәр заманнарда милләтне тәрбияләп килгән, яхшы гореф-гадәт һәм гүзәл әхлакларның сәламәт саклануына сәбәп булган, динебез һәм милләтебезгә хезмәт итүне үзенең вазифасы санаган адәмнәр белән мактанырга хакыбыз бар.
Шуңа күрә без әсәребез булган «Асар» да[4] шул мәшһүр адәмнәребездән үзебезгә мәгълүм булганнарын яздык. Үзебез белгән кадәр тәрҗемәи хәлләрен һәм гомер сөрү рәвешләрен сөйләп үттек. Шуларга ияртеп, шушы өлкәбезгә чит мәмләкәтләрдән килеп йөргән һәм бабаларыбыз белән аралашкан, тыгыз мөнәсәбәттә торган адәмнәрдән дә хәбәр бирдек. Хәтта, гыйбрәт булсын дип, үзләренең булдыклылыкларын һәм сәләтләрен явыз ният белән кулланган (дингә һәм милләткә, гомумән, кешелеккә файда китерерлек көчләрен урынсызга әрәм-шәрәм иткән) кайсыбер кешеләрне дә арага кыстырдык.
Тәрҗемәи хәлләр язылудан максат эш юклыктан эш ясау булмаган кебек, аларны укудан максат та вакыт уздыру булмый. Бәлки, азмы-күпме гыйбрәт алу һәм берәр төрле караш тудыру мөнәсәбәтендә үрнәк табу һәм файдаланудыр. Шәмсетдин суфиның: «Кабил гыйрфан ирсәң, остазың улыр зәррә»[5], – дигәненчә, зирәклеге бар кеше яхшыдан да, яманнан да һәм һәрнәрсәдән өлеш алыр. Файдалана белү сыйфатына ия булган кешегә урам буйлап очып йөргән яфраклар һәм тузаннар да мөгаллимлек хезмәтен күрсәтәләр.
«Асар» ның кереш өлешендә сөйләнергә тиешле сүзләрне бу әсәр керешендә яздык. Моннан зарар юк. Әмма бу эштә милләтебезнең үткән көннәре һәм барлык үткән хәлләребез хакында үз тарафымнан язылган һәм таралып яткан кәгазь битләрен җыячакмын һәм дә Нәзарәт архивында булган рәсми кәгазьләрдән кайбер файдалы җөмләләрне сайлап алып язачакмын, Алла теләсә.
Болгар һәм Казан төрекләренең дөньяда гомер сөрүләре түбәндәге дәверләргә бүленәдер: 1) мөстәкыйль хәлләрендә гомер сөрүләре; 2) татарларга тоткын булып, аларның хакимлекләре астында калулары; 3) руслар тарафыннан басып алынып, рус җәбере һәм золымы астында яшәүләре; 4) миссионерларның хакимлекләренә дучар булулары һәм һәртөрле чирканыч чаралар белән чукындырылулары; 5) коммунистлар кул астында юкка чыгулары[6].
Беренче дәвер. Нәсел-ыруыбыз вә кыскача тарихыбыз. Төрекләр. Фин вә сәкълаб. Һун вә болгарлар
Тарих языла башлаган вакытларда Азиянең төньяк тарафында һәм Европаның көнчыгыш ягында «төрек» исемендә олуг бер кавемнең көн күреп торулары һәм гомер сөрүләре мәгълүм булган иде.
Нух пәйгамбәрнең Яфәс исемле углының Төрек исемендә бер углы булып, бу көндә «төрек» дип танылган кавемнең шул Төрек бине Яфәстән, ягъни безнең Нухтан таралган нәсел булуыбыз аталардан – угылларга, аналардан – кызларга, буыннардан-буыннарга күчә килгән, картлардан яшьләргә мирас булып калган риваятьләрдән аңланадыр. Һәрхәлдә, «төрек» кавеме Җир йөзендә иң борынгы һәм иң шөһрәтле, дөньядагы авырлыкларга түземле һәм чыдамлы, төпле һәм нык торучан бер халык булганлыгы мәгълүм.
Тарих үзләштерелә башлаган вакытлардан бирле «төрек» милләте югарыда телгә алынган урыннарда кунып-күчеп йөрде. Алар аерым шәһәрләр дә төзеделәр һәм, һәрхәлдә, шул мәйданнарны биләп тордылар.
Кайсыбер тарих китапларында югарыда әйтелгән урыннарда төрле кавемнәр күрсәтелүеннән аларның төрле-төрле милләтләр һәм бер-берләреннән аермалы, бөтенләй башка халыклар булуларын аңларга ярамый. Бу исемнәрнең, бу көндәге башкортларның борҗан, үсергән, кыпчак, катай, гәйнә, тамьян кебек төрле исемнәр белән йөрүләре кебек, төрле вакытларда йөргән урыннары яки башлыклары, йә булмаса берәр мәшһүр бабалары исемнәре һәм тирмәләре торган елгаларның исемнәре белән танылулары һәм шул урыннарга, кабиләләргә нисбәт ителүләредер. Һәрхәлдә, шул төрле исемнәрдә күрелгән кавемнәрнең һәммәсе – «төрек» кавемедер.
Бу көндәге төрек милләтен шундый өч төркемгә аерырга мөмкин: 1) төшлек төрекләре; 2) көнчыгыш төрекләре; 3) төньяк төрекләре (шималь төрекләре).
1. Төшлек төрекләре. Болар – бу көндәге Анатолия һәм Урта Азиядә, Кырым һәм Кавказда, Иран һәм Төркиядә һәм дә шушы урыннарның төшлек тарафларында һәм Африканың кайбер урыннарында гомер сөрүче төрекләр.
2. Көнчыгыш төрекләре. Болар – Төркестан һәм Фирганә, Бохара һәм Харәзем, Кытай һәм Әфган, Кыргыз һәм Казах төрекләре.
3. Төньяк төрекләре. Болар – әүвәлге ике төркемнән башкалары. Себердә һәм Уралда, Идел, Дон һәм Җаек буйларында, шушы суларга түгелә торган елгаларның болыннарында гомер сөрүче төрекләрнең һәммәсе шушы өченче төркемгә керәләр. Төрекләрне башка рәвештә бүләргә дә мөмкин. Бу әһәмиятле мәсьәлә түгел.
Болгарлар (иске болгарлар, олуг болгарлар) – шушы урында сөйләнгән өченче төркем төрекләрнең ерак бабалары һәм, дөрестән дә, үзләредер. Бу көндәге Казан мөселманнары, мишәрләр, башкортлар, чувашлар, типтәрләрнең һәммәсе – иске болгарлар һәм олуг болгарның үз балаларыдыр.
«Фин» исеме белән йөртелүче кавемнәр бик иске заманнарда, төрекләрдән аерылып, аулак урыннарда бүленеп калганнар һәм башкалардан аерым рәвештә яшәгәннәр. Шул сәбәптән бик күп төрек гадәтләрен онытканнар, хәтта телләрен дә бозганнар. Заман үтү сәбәпле, саф төрекләр тарафыннан үзгәртелеп торылган эш-хәлләрдән боларның хәбәрдар булмаулары да мөмкин. Һәрхәлдә, финнар төрекләрдән ераклашканнар. Мордва (мукшы), ар һәм чирмеш, чувашларның һәммәсе «фин» дип йөртелә. Болардан төрекләргә иң якын торганнары чувашлар, ар һәм чирмешләр булса кирәк.
Һуннар – Сибириядә Уртун (Һун) елгасы яныннан Дон буйларына, аннан Идел һәм Урал буйларына күчеп килгән төрекләрдер. Болар, шушы урыннарга килгәннәреннән соң, җирле төрекләр белән аралаштылар һәм көчле бер хөкүмәт (Болгар хөкүмәте) төзеделәр[7].