Р. Фәхретдин бу сәяхәтнамәдә дә бит саен бик күп аңлатмалар, искәрмәләр, төзәтмәләр биреп бара һәм, андагы төрлелекләргә пошынып, Ибне Баттута тарафыннан сөйләнгән вакыйгаларның дөрес булуына шикләнә. Әмма мондый кыйммәтле тарихи чыганакның әлегә кадәр тәрҗемә ителми торуына аның йөрәге әрни.
Сәяхәтнамә башка исемдә булса да, Р. Фәхретдин аны үзенчә үзгәртә һәм китапка «Ибне Баттутаның Дәште Кыпчакка сәяхәте» дигән исем куя. Укучыны сәяхәт юлыннан, эзлеклелек һәм мәгънә ягыннан читкә җибәрмәс өчен, әсәрнең структурасын да үзенчә төзи.
Р. Фәхретдин, бу әсәрне тәрҗемә иткәндә, сайлап, үзе мөһим дип санаган урыннарын гына ала. Шикле урыннарын, шикле сүзләрен мәгънә агышына, сүз уңаена карап тәрҗемә итә. Кайбер шикле җөмләләрне үз гыйбарәләре белән сызык астына төшереп, аларга аңлатмалар биреп бара, искәрмәләр ясый. Кыскасы, үз әсәре кебек эшләп, иҗади тәрҗемә итә. Бабларның исемнәрен һәм саннарын, җәягә алынган җөмләләрне, сызык астындагы аңлатмаларны үзе эшли.
Шулай итеп, зур күләмле әсәрдән халкыбызның борынгы тарихына караган урыннарын гына сайлап алып, Р. Фәхретдин хәзерге заман тарих фәне өчен гаять кыйммәтле чыганак бастырып чыгара. Шул кечкенә генә күләмле хезмәттә без борынгы бабаларыбыз турында нинди генә кызыклы мәгълүматлар тапмыйбыз: күчмә кабиләләр булып яшәгән кыпчакларның дала тормышы, аларның үзара мөнәсәбәтләре, кием-салымнары, бизәнү әйберләре, диннәре, гыйбадәт кылулары, шул чорның азык-төлекләре, гореф-гадәтләре турында һәм тагын әллә никадәр гаҗәеп кызыклы һәм кыйммәтле этнографик мәгълүматлар алабыз.
Р. Фәхретдин «Ибне Баттутаның Болгар шәһәренә сәфәре» дигән бүлектә сызык астында биргән аңлатмасында бу китапның Ш. Мәрҗани иҗатында да чагылыш тапканын әйтеп уза. Аның фикеренчә, Ш. Мәрҗани үзе бу хакта берни язмаса да, кайчандыр, кайдадыр күчереп алып, «Мөстәфадел-әхбар…» һәм «Назурәтел-хак…» әсәрләрен язганда шуларны файдаланган булып чыга.
Әмма Ибне Баттута үзенең Болгарда булуы турында бик аз мәгълүмат бирә. Бу уңайдан Р. Фәхретдин чын күңелдән ризасызлык белдерә. Бу вакытта Дәште Кыпчак хөкүмәтенә буйсынганлыктан, Болгар шәһәренең әүвәлге көче һәм шөһрәте беткән була. Ибне Баттутаның Болгар шәһәре хакында кыска язуы да шуңадыр дип фараз ителә. Китабының төп фасылы булмаган «караңгы мәмләкәт» хакында шулкадәр җентекләп язганчы, Болгар мәмләкәте турында бераз тулы мәгълүмат биргән булса, безнең өчен бик кыйммәтле бер ядкяр калдырган булыр иде, ди Р. Фәхретдин.
Ничек кенә булмасын, Ибне Баттутаның бу сәяхәтнамәсе, халкыбызның борынгы тарихын, Алтын Урда чорын күз алдына китерер өчен һәм, әлбәттә, өйрәнер өчен, гаять кыйммәтле чыганак булып тора. Р. Фәхретдиннең аны тәрҗемә итеп бастырып чыгаруы да очраклы хәл түгел. Ул моны бик зур тарихи бушлыкны аз гына булса да тулыландыру максатыннан чыгып эшли һәм шуның белән тарих фәненә зур өлеш кертә.
Р. Фәхретдиннең остазы Ш. Мәрҗанигә мөнәсәбәте турында алда бераз әйтелде. Яшь галим Ш. Мәрҗанигә хөрмәт һәм рәхмәт хисләрен аңа багышлап язган язмаларында ачык белдерә.
1880 елда Ш. Мәрҗани хаҗ сәфәренә юнәлә һәм, үзе өчен кызыклы бар нәрсәне язып барып, юлъязма туплый. Ш. Мәрҗанигә олы хөрмәт йөзеннән, Р. Фәхретдин әлеге гаять кызыклы кулъязма чыганакны 1897 елда «Рихләтел-Мәрҗани» исеме белән бастырып чыгара. Бу китапны ул бик җентекләп әзерли, анда китерелгән мәгълүматларны күпсанлы белешмәләрдән һәм географик карталардан тикшереп ачыклый. Гадәтенчә бу сәяхәтнамәдә дә, Ш. Мәрҗани фикерен һәм мәгълүматларын тулыландыру яки ачыклау өчен, күпсанлы искәрмәләр биреп бара.
Ш. Мәрҗанинең бу сәяхәтнамәсе дә, башка әсәрләре кебек, бик җитди һәм тәфсилле итеп язылган. Аның тагын бер әһәмиятле ягы бар: без биредә Ш. Мәрҗанинең һәрнәрсәгә сәнгать белгече күзлегеннән чыгып биргән бәяләрен күреп гаҗәпләнәбез. Ул үзе күргән әйберләрдән, шул исәптән скульптура сынында гәүдәләнеш тапкан мәрмәр хатын-кыз гәүдәсеннән, кайбер надан руханилар кебек, гел бозыклык, гөнаһ һәм динсезлек эзләп йөрми, ә аларга карап соклана, гаҗәпләнә һәм табигый рәвештә рухланып, ләззәтләнеп яза. Әлеге сәнгать күзәтүләреннән һәм аларга биргән бәяләреннән чыгып, Ш. Мәрҗанинең нинди киң карашлы галим булганлыгына тагын бер кат ышанабыз. Бу күзәтүләрдән тыш, ул бик күп этнографик материал да туплый. Кайчан да булса фәнебездә сәяхәтнамәләр өйрәнелә башласа, мәшһүр галимнең бу юлъязмасы – аерым өйрәнелергә лаеклы хезмәт. Аны фәнни эшкәртеп матбугатта бастыруы белән Р. Фәхретдин үз остазына хөрмәтен күрсәтеп кенә калмаган, бәлки халкыбызның тарих, этнография, география, сәнгать тарихы өлкәләрендә дә зур хезмәт куйган.
Р. Фәхретдиннең сәяхәтнамәләр белән мавыгуы очраклы хәл түгел. Ул яшьтән үк шундый китаплар укырга ярата, укыган китапларыннан үзе кызыксынган һәм кирәксенгән урыннарын аерым дәфтәрләргә күчереп ала торган була. Еллар үткәч, аларны үзенең фәнни хезмәтләрен язганда файдалана. Р. Фәхретдин Ш. Мәрҗанинең «Мөстәфадел-әхбар…» китабы үрнәгендә үзенең «Юаныч» исемле 1200 битлек китабын яза. Аның чын мәгънәсендә күпкырлы галим булуына ышаныр өчен, биредә ул күтәргән мәсьәләләрне атап чыгу да җитә: әхлак, тәрбия, тормыш-көнкүреш, гаилә, никах, дуслык, дошманлык, сугыш, тынычлык, хөкүмәт һәм аның җитәкчеләре, дәүләт эшлеклеләре, борынгы һәм бүгенге вакытларда ислам хөкүмәтләренең тәхет вә мәркәз шәһәрләре исемлеге (алфавит тәртибендә), суд эшләре (казый турындагы мәзәкләр белән), коллык, хөррият, шагыйрьләребезнең җыр һәм шигырьләре (халык җырлары), зыяфәт-туй, кунак булу, кунак итү, ашау-эчү әдәпләре, тәмәке һәм аракының зыяны, яхшы холыклар, бозык һәм яман холыклар, милләт, миллият, фәлсәфә һәм аның тарихы һ. б.
Китапның икенче бүлегендәге язмалар мәдәниятебез тарихында күренекле эз калдырган шәхесләр Ш. Мәрҗани һәм М. Акмулла турындагы, мәгариф һәм аң-белем бирү тарихы, әдәп-әхлак мәсьәләләре һәм рухи мәдәниятебез тарихы турындагы чыганаклардан гыйбарәт.
Р. Фәхретдин, яшьтән үк шигъриятне яратканга күрә, күптөрле билгесез һәм билгеле шагыйрьләрнең шигъри әсәрләрен күчереп алып барган һәм алар турында үзенең фикерләрен язып калдырган. Ул, гарәп, фарсы, төрки телләрдәге шигырьләр белән беррәттән, күренекле татар шагыйрьләренең шигырьләрен күчереп җыйнап барган. Әдәбият, тел, сәнгать һәм мәдәният мәсьәләләренә багышланган күптөрле язмалар, зур әдипләрнең иҗатларын һәм тормыш юлларын өйрәнүгә багышланган мәкаләләр, фәнни эзләнүләр аны бу өлкәдә дә зур белгеч итеп таныта.
Китапта Р. Фәхретдиннең Мифтахетдин Акмуллага багышлап язган язмасы бирелә. Аның әһәмияте шунда: бу язмада без галимнең үз чорында татар, башкорт, казах халыкларының уртак шагыйре булган Акмуллага шәхес буларак мөнәсәбәтен, аның шигъриятенә хөрмәт белән каравын күрәбез.
Халкыбызның аң-белем, мәгърифәт, мәктәп-мәдрәсә тарихы бик еракларга барып тоташа. Күркәм бер гадәт буларак, бабаларыбыз һәр мәчет янында мәдрәсәсен дә салып куя торган булганнар. Ә мәчетсез яшәү – мөэмин-мөселман өчен мөмкин булмаган эш. Ерак бабаларыбыз тормышта нинди белемнәр кирәк булса, шуларны бик җентекләп аңлатып биргәннәр. Һәм инде, әлбәттә, дөньяви тормыш белән берлектә рухи тормыш турында да онытмаганнар. Дин сабагы да бергә укытылган. Безнең мәктәп-мәдрәсәләребез тарихы да, әнә шулай итеп, бабаларыбызның ислам динен кабул итүләре белән бәйләнгән.
Ибне Фазлан раслаганча, Болгар илендә алар килгәнче үк инде ислам дине таралган, мәчет-мәдрәсәләр, имам-хатыйплар һәм мәзиннәр дә күп була. Гыйлемгә сусаган һәм гыйлем белән генә дөньяда кеше булып яшәп булачагын аңлаган бабаларыбыз әнә кайчаннан бирле үзләренә алмашка киләчәк яшь буынны укыту турында хәстәрен күргән. Алар үз балаларын гына укытып калмаган, ә бик күп тирә-як мәмләкәтләр өчен да белгечләр әзерләгән. Моның шулай булуына XI гасыр башында Борынгы Болгар дәүләтенең ислам дине белгечләре әзерләүче зур бер үзәккә әйләнүе ачык мисал булып тора. Әлбәттә, ул уку йортларында дин сабакларыннан тыш дөньяви фәннәр дә укытылган, шул чор өчен кирәкле белем бирелгән.