Хасан Сарьян - Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери стр 2.

Шрифт
Фон

Без исән-аман ярга чыктык. Өстебездән шабырдап су ага, чирканчык алганда гына өшегән тән хәзер берни сизми – кар суына кердекме без, юкмы. Безгә селтәп дилбегә аткан ирдәүкә Бибинур апа әле һаман күтәреп торган капчыкларыбызны тартып алды.

– Нинди балалар таптың син, Маһисәрвәр җиңгәчәй генәм, бер дә ипкә-сапка килми торган?! Җен кауменнәндер болар! Безнең балалар булса, бәгырькәйләрем, тәүбә-тәүбә, әстәгъфирулла, инде күптән боз куеннарына уралып, Агыйделгә агып киткән булырлар иде. Әле котылдык дигәч тә, алдагы көнегездә котылмас чирләргә сабышып китәсегез киләмени? Ычкыныгыз җәтрәк өегезгә! Алмаштырыгыз өстегезне. Маһисәрвәр җиңгәй, син дә кайт та ягып җибәр уттай итеп тимер мичеңне, кызуы җилекләренә җитсен. Капчыкларын үзебез илтербез, – дип, безне төрткәләп кузгатып җибәрде.

Без, ниһаять, көчкә кузгалып, лач та лоч өйгә чаптык. Әни безгә сандыктан абыйларның күлмәк-ыштанын алып бирде. Йөзеннән курку яңа киткән. Әдрән салам бәйләп тимер мич ягарга кереште. Тимер мич тиз кыза – өй эче май булды. Чуен чүлмәктәге су да гөбердәп кайнап чыкты. Тәнебез әүвәл утлы кузда яткан тимердәй кызды да чәнчешеп туңа башлады. Әни, җаны кебек күргән бөртек чәен сандык төбеннән алып, керәч чәйнектә сары мәтрүшкә белән томалап тотты да дәмли-дәмли безгә эчерде.

Шулай үтте. Авырып-нитеп ятмадык.

Ә көзгә Хәвадис абый йомшак кына итеп йөткерә башлады.

Бер дә басылмагач, врачка күренергә киңәш иттеләр. Больница ерак түгел – биш кенә чакрым. Абый шунда барып, ярты литрлы шешә белән ютәл даруы алып кайтты. Тәмле икән бу дип, кашыклап кына эчеп бетерде бу моны. Ләкин ютәле бетмәде. Председатель Тимершәех абый безгә әни ягыннан җизни тиешле кеше иде, шул:

– Болай ярамый, апай[3]. Ютәл белән уйнарга ярамый. Ул сиңа иске чабата чире[4] түгел. Иске чабата чире дә айлар буена бер туңдырып, бер яндырып йөдәтә, – дип, абыйны яңа ел җитәрәк, атына утыртып, район больницасына алып китте.

Тик юллары уңмаган. «Рингин аппаратлары ватылган» дип кайттылар. Шуннан калды. Утыз чакрымны көн саен йөреп булмый.

Кырык дүртенче ел башында Хәвадис абый яшендәгеләргә дә чират җитте. Ләкин абыйны сугышка алмадылар. Үзебезнең район комиссиясе яратып җибәрсә дә, Уфа комиссиясе яратмаган – бер больницадан икенчесенә йөртә торгач, «открытый форма туберкулёза» дип җибәргәннәр.

Кыш өстендә ярты юлын җәяү, ярты юлын ат туры килеп, ачлы-туклы килеш, ике йөз чакрымны кайтып егылды абый. Ябыгып, борыны сөягенә төшкән, башлары бәләкәйләнгән иде. Без бу хәлне сугышка китүдән дә авыр кичердек, чөнки ул вакытта үпкә чиреннән дә яман чир юк иде. Шул елны гына безнең күрше агай йөткереп үлде, сугыштан авырып кайткан тагы берәү үлде…

Әти исән чакта ук алган, инде картаеп мөгезләре төшкән сыерыбыз бар иде, сөтен абыйга гына тота башладык. Нормадан кысып калдырган күкәй-маен да әни, җаен китереп, абый алдына куя. Тик абый:

– Әнкәй, нигә син алай миннән тамак аертасың? Миңа бер йомры[5] яңа сауган сөт булса, шул җиткән. Апайлар да ашасын, – дип, май-күкәйне алларыннан этәреп җибәрер иде.

– Син аша, абый. Син аша… – дип, көчкә ашата идек.

Кыскасы, өендәге бар сөт-майны балаларына да бирмичә йотып бетереп үлгән күрше Хәмәй агай шикелле булмады. Чөнки күңеле тумыштан ук тәрбияле иде; хәтта без аңардан тамчы шикләнмәсәк тә, чынаягын-ниен үзенә аерым тотты. Кунакка барса да:

– Миңа аерым гына бүлеп бирегез, – дип, күмәк ашка кашык та төртмәс иде.

Шулай ике елга якын эшкә чыга алмыйча өйдә генә ятты да, кинәт тазарып китеп, бит очларына алсу нур йөгерде. Әйтерсең лә сугыш елларында килгән чире сугыш елларыдай артта калган иде. Ә кырык бишнең җиңүле язында икәү бергә сабанга төштек.

Энебез Әдрән дә ул елны җиденчесен бетерде. Имтихан биреп йөргән булдылар. Сугыш чорында безне килде-китте генә укыткан япь-яшь кызларга килде-китте генә җавап биреп кайта иде дә калган көннәрен безнең янда сабанда була иде.

Шимбә саен клубта – «бичер»[6]. Сугыш чорында да рухы сынмаган халыкның күңеле көр, күтәренке. Клубта да, мәҗлестә дә: «Күтәренке күңел белән үтсен безнең гомерләр», – дип җырлыйлар. Гармун – Хәвадис абый кулында. Без килгәнче берәрсе уйнап утырса, без ишектән күренү белән:

– Җитте, апай, такта ярма, – дип, кулыннан шундук гармунын алалар да абыйга китереп тоттыралар. Ул уйный башлады исә, клубның идәннәрен сыгып, сындыра язып бииләр иде!..

2

Хәвадис абыйның чире онытылып тору өстенә, кырык алтынчы елның алмалар чәчәк аткан бервакытны, хәрби хезмәтләрен дәвам иттергән ике зур абый, бер-берсенә алдан хат язышып, бер-бер артлы гына отпускыга кайтып төштеләр. Берсе – старшина, берсе – кече лейтенант. Ярый ул. Киткәндә икесенә ике авыз сүз русча белмәгән малайларга бик җиткән. Дәрәҗәсе нигә аның? Әнә бит тәннәренә пуля түгел, шырпы да тими кайтканнар!

Сугышта кайсының ире, кайсының улы, кайсының улы да, ире дә үлеп, ачы ялгызлыкта шомланып яшәгән апалар, безнең абыйлар белән елый-елый күрешкәндә, шатлык яшен яулык очы белән генә сөртеп торган әнигә сүз каталар:

– И Маһисәрвәр җингәчәкәй! Берсе-берсе кешенең ике баласына тиң баш балаң да исән бит! Нинди догалар укыдың без белмәгән?!

– Әйтмә дә инде, әйтмә дә! Аталары Солтан абзый мәрхүмнең әүлиядай изге җаны өсләрендә фирештә булып очып йөргәндер инде. Башкайларның исән булуы Сөләйман пигамбәр дәүләтеннән дә зуррак байлык шул!.. – диләр.

Кан чирендә[7] карты, сугышта өч улы үлгән, инде үзе дә коры яфрак төсле кипкән Чибәр әби генә дөньяда гамәле беткән бер тавыш белән әйтә куйды:

– Бәндәләрнең тәкъдире, үзләре туганчы ук, ләүхелмәхфузгә[8] язып куелган. Кырык ел кырылыш булса да, әҗәле җиткәннәр генә үлә дигән…

Аның сүзе барысына да бик нык тәэсир итте.

Күкрәгенә сөлектәй шатлык ябышкан әни генә:

– Улларымның кулыннан туфрак насыйп иткәндер инде, Аллага шөкер! – дип, ак яулык очын тагы күзенә китерде.

Май ахыры иде инде. Сабан беткәннең икенче көнендә абыйларга дип атап куйган бүлтерек тәкәне суеп, туган-тулпы, күрше-күләнне җыйдык. Сугыш елында нигезләре белән беткән сул як күршебезнең чияләре азып, безнең түр бакчаны басып килә иде инде; тактадан озын өстәл сугып, чия арасына табын корып җибәрдек. Кыстый-кыстый кунак итеш башланып китте. Бер-ике стакан ачы бал эчеп алгач, иткә тотындылар.

Әдрән белән минем алда да өстендә колмак чүбе йөзеп йөргән кызгылт бал тора иде. Безнең эчми утырганны шундук күреп алган Раббани абый:

– Бәй, сез нишләп эчмисез әле, апайлар? – дип, яныбызга килеп җитте.

– Аз гына эчегез, туганкайларым, эчегез. Бал гына ул, – дип, Мирза абый да безнең иңбашлардан кочып алды.

Без ык-мык килеп баш тартырга итеп карадык, ләкин ихтыярга куймадылар. Өстәл янында әни юк. «Эчкән табынга утырмыйм, Аллам сакласын!» – дип, өй белән ике арада гына йөри. Зур абый минем янга, Мирза абый Әдрән янына баскан – инде стаканнарны авызга ук китергәннәр. Ярамый дип әйтүче юк, һәммәсе ашаудан туктап дәрт биреп тора:

– Апайларыгыз менә дигән!..

– Эчсеннәр әйдә, эчсеннәр! Ул гәүдәгә…

– Мондый шатлыкта да эчмәгәч…

– Бал гына бит ул…

Ахырда председатель Тимершәех абый да:

– Йә, эчсәгез эчегез дә – ялындырмагыз. Эшкә бер дә ялындырып тормыйсыз бит. Баш-күз димәделәр, сугыш чорында бөтен йөкне шулар тартты инде… Берне генә эчегез, әйдә! – дип, эчмәскә урын калдырмады.

Без эчү шатлыгыннан кунаклар тагы берне күтәрде. Хәвадис абый сандугач тавышлары белән тальянын уйнатып җибәрде. Аңа ике яктан ике абый җыр әйтеп кушылды:

Көн кичкә авышып көтү кайтканда, инде табындагы ир-ат йомшарып беткән, шулар янында тик безнең абыйлар гына, чибәр генә кызмача булып, имәндәй басып торалар иде. Көтүеннән аерып, көтүче Талип агайны да чакырып керттеләр. Чыгып киткәндә, ул да яңа туган бозау шикелле мүкәйләп кенә чыгып китте.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3

Похожие книги

БЛАТНОЙ
18.3К 188