Сарьян Хасан
Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери
© Татарстан китап нәшрияты, 2021
Повестьлар
Бер ананың биш улы
1
Тимерче булып егерме ел гомерен алачыкта үткәргән әтиебез, хутның[1] салкын бер көнендә миенә кан савып, сандал төбендә егылып үлә. Боз киткәндә кырык яше туласы булган.
Без әтидән биш малай калдык: зурыбызга унҗиде, кечебезгә җиде яшь иде. Бишебез бергә ашарга утырсак, биш минут эчендә олы бер түгәрәк ипидән валчыгы да калмас иде. Шулай да без сугышка чаклы ипидән өзелмәдек – әни эшли, ике абый эшли. Абыйлар әти тирәсендә чуалып үскәнлектән, шул юлданрак киттеләр. Әтидән соң үзебезнең күрше авылдан килеп ялланган Степан абый белән өчәүдән март башыннан ремонтка керешәләр. Аннары сабаны башланып китә. Май беткәндә, көчкә буразнадан чыгып, җир башында чабаталарын кагып киенерләр иде дә туры алачыкка төшәрләр иде: болын җитүгә чапкычы, җыйгычы, башкасы кирәк. Болыны уракка килеп ялгана; һәр көлтәне шпагат белән бәйләп ташлый торган лобогрейкага янә безнең ике абый утырыр иде. Аннары инде кара көздән акман-тукманга хәтле ашлык сугалар…
Очы да, кырые да юк иде ул чактагы колхоз эшенең.
Әни безгә кием генә җиткерә алмады. Абыйлар эшләп туздыра, без уйнап туздырабыз. Йөзәр еллык өянке башында кем атына дисәң – без – тимерче Солтан малайлары; ике балагы төйнәп кабартылган чалбарга ятып, Агыйделдән кем агып бара дисәң, ул да без – тимерче Солтан малайлары. Сатып алырга да юк киемне каян җиткерәсең!..
Әни башта ике зур абыйны карый, безгә шул кыскарткан да әйләндергән генә кала. Ләкин безнең ай-һайда да юк, язын тау битләре ачылу белән, өстән салып атабыз да көзен җир туңмыйча кимибез. Мунчадан да без чабынгач карга аунап, яланаяк, яланөс, табаннардан ут чәчрәтеп, җилеп кенә кайта идек. Безнең бөтен нәсел җиде бабадан бирле мәйдан тоткан көрәшчеләр булган; безгә карап та: «Зат – затка, тилчә – тамырга», – дип әйтә торганнар иде.
Әти мәрхүм безгә кул тидерү түгел, каты сүз дә әйтмәде. Кышкы озын кичләрдә, уйный торгач кызып китеп, сәндерәләрдән сикерә башласак та, көндез тимер чыңына мие кайнаган әтиебезнең шелтәсе:
«Ай-вай-вай-вай! Җәмәлән җавы[2] да бу төслүк булмагандыр, һай! Өйне күтәреп алып китәсез инде тамансы!..» дип әйтүдән узмас иде. Хәтта ул, без котырганда, ишек катындагы кече сәкедә, аркасын ястыкка терәгән килеш, рәхәтләнеп ял итә сыман иде.
Без түгел, абыйлар да әле уйнап уеннан туймаган бервакытта әтиебезнең үлеп китүе күкрәкләрдә мәңге бетмәс әрнү калдырды. Арабызда иң моңлы бала диелгән Хәвадис абый, зиратка барсак, кабер читләрен тырнап елый торган иде. Кабер өстеннән алып изү эченә койган вак ташлар салкыны да бу хәсрәткә дәва түгел иде.
Ләкин вакыт үткән саен, әкрен генә кайгы да басылып, күз яшьләре кибә барды. Сугыш чыкканда инде әти үлеменә дүрт ел гомер узып, күңелләр дә ятимлеккә күнгән иде. Хәзер бу кайгы ил белән бүтәннәргә килде.
Зур абый Раббани беренче мобилизациягә үк эләкте. Кырык икенче елның көзендә Мирза абыйны да сугышка алдылар, һәр өй, һәр күңел иртә-кичен «безнеке, бәлки, исән дә калыр әле» дигән өмет белән каршы ала. Ләкин, ак көннәрнең берендә хат ташучы гарип Вәкъкас абый калтырау куллары белән сумкасыннан көчкә алып, калтырап көткән кулларга кара читле кәгазь тоттырып китә иде…
Сугыш бер безнең өйгә генә, кем теләкләре кабул булгандыр, үлем кайгысы китермәде. Тик Хәвадис абыйга гына чирен салып китте.
Хәвадис абый бездән бик нык аерылып тора иде. Без дүртебез әтигә охшаган: җәенке каш, киңчә борын, коңгырт йөз; хәтта тавышыбыз да бердәй – ачылып ук җитмәгән күк иде. Без гәүдәгә дә бердәй таза, калын җилкәләрдә кайвакыт каннарны язып җибәрәсе килгән ят бер көч бар иде. Хәвадис абый гына берүзе әни ягына тартым: зәңгәр күзле, озынча матур йөзле, аксыл җитү чәч; ул буйга да Ниязкул камышыдай төз, шуның аркасында, бездән озын булмаса да, безнең янда ничектер калкып торган төсле иде. Әни яклары җырчы да, гармунчы да булып, Хәвадис абый да шулар ягына китте. Клубның сигез телле саратский гармуны бар иде, шуны кай арада өйрәнгәндер, өздереп бер уйнап җибәрсә, «бармакларын җен йөртәдер моның» диярләр иде.
Менә шул абыем сабышты инде үпкә чиренә. Үпкә чире нәселдә юк – без кайда үпкә, кайда бавыр икәнен дә белмибез; күршеләргә килгән башка чир дә безнең өй турыннан кырын-кырын гына карап үтә иде. Салкын тию генә екты абыйны, салкын тию генә… Күңеле генә түгел, тәннәре дә йомшак булган икән…
Кырык икенче елның игенен без кырык өчнең кышына тикле суктык. Кыш кыш инде, кары бар, бураны бар, – кибән төпләрен арчып бетерә алмадык: ачканы беренә тигезләп кенә кар салып китә иде. Шулай калдылар. Яз җиткәч, шулар буланып ачыла башлады – карты-яше кар өстеннән башакка ябырылды.
Апрель башларына инде үзебезнең басудагы кибән төпләрен чистартып чыгып, аръяктагы күрше колхоз басуына күчтек. Бу – аларның юл өзегендә өзелеп кала торган иң ерак басулары, ә безгә буа аша гына иде. Моны белеп, председательләре безнең Тимершәех абыйга хәбәр иттергән: «Тимершәех үзенең ач каргаларын тыйсын, безнең сабыйларның да авызы бар», – дип әйткән дип сөйләделәр.
Ләкин ничек тыясың инде ул халыкны?! Киресенчә, елгага су төшкәнче дип, ябырылып йөрибез. Юкса безнең елга, үзе бәләкәй булса да, язын яман котыра – читән буйларында өй дәүмәле бозларын куеп китәр иде.
Атна эчендә тегермән буасын да җибәрделәр, бозы шартлап ярылып, төбенә төшеп утырды; көндез өстенә су чыгып, иртәләрен качкан бер вакыт иде. Без таң белән – аяк асты кетердәп торган туңда китәбез дә боз өстенә тездән су чыкканчы кире борылабыз. Тездән генә су безгә су да түгел – без аны чабата белән ярып кына үтәбез. Инде иртәләрен дә туңдырмый башлады. Ишетелеп кар эри, сызаларга су төшеп, юл да өзелде.
Ул көнне без, каникул булса да, энебез Әдрәнне алмадык, Хәвадис абый белән икәү генә киттек. Башланмаган кибән төбе эзләп, без бик ерак киткәнбез. Капчыкларыбызны төя-төя тутырып, авызын бәйләп торганда, кояш төшлеккә җитә язган иде инде… Шунда кыйбла тарафтан, иңрәп кенә кар эрегәне ишетелеп торган тын һаваны икегә ярып, колагыбызга шомлы бер аваз килеп керде. Без беләбез: бу иң усал Ниязкулның ярып төшүе иде.
Димәк, иртәгә боз да китәчәк. Без бата-чума тизрәк кайту юлына төштек. Ләкин өлгерә алмадык, кара тиргә батып яр буена килеп туктаганда бер метр биеклеге тоташ ак күбек, йомгактай уралып, безнең өскә килә иде. Без ихтыярсыз артка чигендек. Ташу кайнап-чәчеп турыбыздан үтеп китте – артыннан карлы су җәелеп калды. Без аның буага бәрелеп сынуын көтеп тора башладык. Авылда бер көймә дә юк, булганы Агыйдел буенда. Хәзер чыгып калмасак, эш яман: елга тамагын көймә белән чыгар өчен, турыдан өч чакрым юлны унөчкә тутырып, Агыйдел буеннан урап кайтырга туры киләчәк иде.
Авыл ягында ташуга ияреп чапкан бала-чага җыела башлады. Кайсыдыр безгә йөгерде булса кирәк: тиздән, арканнар күтәреп, әни белән Әдрән килеп җитте. Якын-тирә апалар да җыелды, кулларында дилбегә йә колга иде.
Ташу безнең буага төртелү белән, агым әкренәйде, мәгәр суы күренеп арта башлады. Минут та көтәргә ярамый иде – капчыкларны баш өстенә куйдык та тәвәккәлләдек. Без агымны туры кистермибез, түбәнгә таба чапрыш кистерәбез. Боз өсте начар, яргаланып беткән, аяк төшеп китәргә генә тора. Уртага җиткәндә, су да муенга җитте. Аяк хәзер тигән җиргә тия, тимәгән җиргә юк. Агым безне тегермәнгә таба агызып бара, безгә аркан ыргытырга җай көткән апалар белән әни дә яр буйлап ияреп баралар. Сизәм: без суда булсак, әни утта иде.
Ярдан безгә: «Ташлагыз капчыкларыгызны! Мал кыйбатмы сезгә, җанмы?» – дип кычкыра башладылар.
Тик безнең колак ишетсә дә, кул тыңламый: бердән, капчыкта безне юасына, какысына илтеп җиткерәсе ризык булса, икенчедән, су тагы тирәнәя калса, әз-мәз ябышып йөзәрлек калкавыч та иде. Ярый әле су муеннан артмады. Инде өч аркан буе җитәрлек иде – яныбызга шап итеп дилбегә башы килеп төште.