Гомәр. Алинә, сез аның сүзенә ышандыгызмы? Юри ул.
Алинә. Ышансам да курыкмыйм, Гомәр абый бәгырем! Мин сезгә үлеп гашыйк булдым. Әйдәгез, парлап уйныйк, егетләр-кызлар биесен-җырласын.
Гомәр. Баш өсте, Алинә, әйтегез генә.
Икәүләп гитара чиртә-чиртә чыгып китәләр. Чатыр ише-гендә – Низам башы. Ул чатыр эченә карап сөйли.
Низам. Менә шул егет белән юньле эш майтарып кара син. (Чатырдан ук чыгып.) Китте. Иярде дә китте.
Заһир (чатырдан чыгып). Ул китсә китәр, син нәрсә һаман йокламыйсың? Йокыга гына китеп барганда уяттың.
Ризван. Алдашма, ичмасам. Сезнең белән берләшүемә үкенә башладым. Җитди егетләр түгел сез.
Заһир. Нигә алай дисең инде, Ризван, сүзебездә торабыз ич.
Ризван. Торырга азапланасыз. Үзегезне үзегез мәҗбүр итәсез. Ә күңелегез… Алай ярамый, иптәшләр. Боздан – салкын, корычтан нык булырга кирәк. Миннән үрнәк алыгыз.
Заһир. Синең характерың нык шул, Ризван.
Ризван. Син дә үзеңне шулай тәрбиялә.
Гармун, гитара уйнаган, җырлаган тавышлар ишетелә.
Низам. Әллә ни чибәр дә түгел үзе.
Ризван. Кем?
Низам. Гомәр танышкан кыз.
Ризван. Гомәргә тагын чибәрләр!
Низам. Ә үзе сөйкемле. Әллә соң антыбызны иртәгәдән башлыйбызмы, егетләр?
Заһир. Чыннан да… Ә, Ризван?
Ризван (ачуланып). Барыгыз! Теләсәгез нишләгез. Сез мине белмисез, мин – сезне. Эх сез! Җебегәннәр, штрейкбрехерлар! Бер төнгә түзмәделәр. Ант итәләр, имеш. Менә ышан сезгә. Барыгыз!
Заһир. Ачуланма инде, болай гына әйттек.
Низам. Сине сынар өчен генә, Ризван.
Ризван. Мин сыналган. Үзегезне сынагыз. (Чатырга керә башлый.)
Низам. Тукта инде, Ризван. Бүгеннән үк үпкәләшкәч ни була? Әйдәле, алай эшләмик әле. Без без булып калыйк әле. Йокы алдыннан гимныбызны кабатлыйк та дуслар булып йокыга китик әле. Яле… Бер! Ике! Өч!
Низам (җыр башлый, аңа Ризван белән Заһир кушыла.)
Пәрдә.
Икенче күренеш
Вакыт кич. Ризван белән Заһир эштән кайтып керәләр. Арыганнар. Ял итеп алырга җиргә утыралар.
Заһир. Куллар эштән бизгән булган, һаман өйрәнеп җитә алмый.
Ризван. Әйе.
Заһир. Әле дә ярый йокыбыз туйганчы йоклап барабыз эшкә. Әйеме, Ризван?
Ризван. Әйе.
Заһир. Эшләр болай барса, күп эш эшләячәкбез. Культура йортының нигезе әзер. Нигез булса, калганы эшләнә. Нигезе нык булсын. Биесеннәр бездән соң килгән буыннар без салган нигездә. Тыпыр-тыпыр биергә бетон нигезләр кирәк, бетон нигезләр өстендә…
Ризван. Сөйләнми генә утыр әле.
Заһир. Нигә?
Ризван. Күрмисеңмени? Арыдым. Юкка алындык. Каникул ял итәр өчен. Бай малайлары диңгез ярында ята, без ишәк кебек…
Заһир. Син чынлапмы, Ризван?
Ризван. Мин уйнап сөйләшә белмим.
Заһир. Үзең эшләп тапкан кадерлерәк була, ди минем әби. Өстәвенә чыныгабыз. Менә кара минем кулларга…
Ризван. Ярый, әйдә коенырга киттек.
Заһир. Дөрес! Арыганга гына шулай сөйләшәсең. Су кергәч җиңеләеп китәрсең.
Бауда эленеп торган сөлгеләрне, киемнәрне алып, китәргә җыеналар. Ризван кемнедер күреп туктап кала.
Ризван. Нишли ул Низам? Кем алдында шулай бөтерелә?
Заһир. Алинә ул. Авыл кызы.
Ризван (кычкырып). Низам!.. Әйтеп тормасаң, хәзер читкә тайпылырга торасыз. Ә син ул кызның исемен каян беләсең?
Заһир. Ничек инде белмәскә, үзе әйтте ич. Кызлар исемен белергә дә ярамыймыни?
Ризван. Ярамый. Бары тик эш турында гына.
Заһир. Тәнзилә белән ярыймы, Ризван?
Ризван. Исемен белергә ярый. Тик янына йөрергә ярамый.
Низам керә.
Ни сөйләштегез? Ни йомышың калган ул кызда.
Низам. Ике атна түздек бит инде, Ризван.
Ризван. Без монда ике атнага килмәдек. Антны да ике атнага бирмәдек. Ике ай. Онытма, ике ай!
Низам. Үзе бит, бәйләнә!
Ризван. Кемнең бәйләнгәнен күреп тордык без. Ал сөлгеңне, киттек.
Китәргә кузгалалар. Гомәр кайта.
Гомәр (көйләп). Ашыкмагыз, сабыр итегез, бераз гына мине көтегез.
Ризван. Көтмәскә! Аның үз юлы, безнең үз юлыбыз.
Низам. Безнең үз юлыбыз. Киттек.
Гомәр. Ашыкмагыз! Яңа хәбәр! Бүген бәйрәм. Ризван әфәнденең тууына егерме бер яшь тулу хөрмәтенә кичке ашка Тәнзиләнең хәҗәйкәсе бәлеш пешерә.
Низам. Бә-ә-леш! Ризван, туган көнең икәнне нигә әйтмәдең?
Гомәр. Өч ел бергә укып беркемгә әйтмәгән. Тәнзилә сизеп алган.
Ризван. Без монда бәйрәм итәргә килмәдек.
Заһир. Бәйрәм итмәсәк тә, котлар идек.
Ризван. Кирәкми.
Низам. Кирәкмәгәч кирәкми, кызлар. Ризван өчен мине котлагыз. Ризван – тыйнак кеше. (Гомәргә күз кысып.) Котла, Гомәр! Мин – Ризван.
Низам Ризван позасын алып баса. Гомәр тирәккә эленеп торган сумкасыннан бер бит кәгазь алып, укыган булып сөйли.
Гомәр. Хөрмәтле вә гыйззәтле Ризван иптәш Низамов, моннан егерме бер ел элек дөньяга килеп, сез дөнья-ны һәм безне бәхетле иттегез. Сез әле бәләкәй чакта ук, тәпи-тәпи атлап киткәнче үк, дүрт аяклап мүкәләп йөреп, дөньяны, тормышны өйрәндегез.
Низам. Сабыр ит, Гомәр. (Тиз генә чатырга кереп китә дә аннан бер бит кәгазь алып чыга. Шул кәгазьгә карап.) Рәхмәт, иптәшләр! Дәвам итегез.
Гомәр. Сез мәктәпкә укырга кергәндә үк тыйнак идегез. Үзегезнең шәхесегезне укытучының борынына төртмәдегез. Киресенчә, укытучының борын астына – беренче партага утырдыгыз.
Низам (кәгазьгә карап). Рәхмәт, иптәшләр!
Гомәр. Шулай тыйнак булып белем тавына күтәрелдегез. Төзелеш академиясенә кердегез, һәм менә сезнең тыйнаклыгыгыз сезне безнең белән бергә шабашниклык итәргә алып килде. Сез, Ризван иптәш, эштә дә тыйнаклык күрсәтәсез.
Низам. Рәхмәт, иптәшләр!
Ризван (Гомәр каршысына килеп). Шуның белән ни әйтергә телисең?
Гомәр (Ризваннан читкәрәк тайпылып). Сез пунктуаль һәм принципиаль кеше буларак…
Ризван (Низам каршысына килеп). Шуңа кушылып, шуның җырын җырларга тотындыңмы?
Низам. Рәхмәт, иптәшләр!
Ризван (җирдә тәгәрәп көлгән Заһир янына килеп). Син нигә көләсең, кемнән көләсең?
Заһир. Дөрес! Билләһи, дөрес, Ризван. Син бит бөтен сүзеңне кәгазьгә карап сөйлисең.
Ризван. Эх сез! (Тиз генә чыгып китә.)
Заһир. Юкка үпкәләттек.
Гомәр. Бар, йөгер тизрәк, күз яшьләрен сөрт.
Заһир. Нигә алай дисең инде, Гомәр?
Гомәр. Аның каршында биеп торасың бит. Шагыйрь чыкмаячак синнән.
Низам. Умыртка сөягең йомшак.
Тәнзилә керә.
Заһир. Исәнме, Тәнзилә!..
Тәнзилә. Сез әле һаман юынмадыгызмыни?
Гомәр. Юынмадык шул әле, мадемуазель.
Тәнзилә. Бәлешләр өлгерә, сез һаман юк. Әйдә, тиз генә җырны кабатлап алыйк.
Гомәр. Юынмаган килешме?
Тәнзилә. Өлгерерсең.
Гомәр. Бар, алайса, Заһир, төшә тор. Бар инде, нәрсә дөньяңны оныттың. (Заһир киткәч.) Син, Тәнзилә, нигә Заһирның сәламен алмадың? Тәнзилә, Заһир белән сезнең мөнәсәбәтләр ничек?
Тәнзилә. Нинди мөнәсәбәт?.. Җырны кабатлыйбыз.
Гомәр. Аралар ничек, дим? Яратасыңмы син аны?
Тәнзилә. Башка әйтер сүзең юкмы?
Гомәр. Ярата ул сине.
Тәнзилә. Информацияң өчен рәхмәт. Әйдә, ал гитараңны.
Гомәр. Син миңа җыр яздырып интектерәсең, ә Ризванның исендә дә юк. Бернинди туган көн юк, ди.
Тәнзилә. Аның ничек әйтүендә эшебез юк, коллектив аны котларга тиеш. Традиция. Димәк, болай: беренче булып сүзне мин алам. Барыбыз исеменнән дә сүз белән котлыйм. Аннан – җыр, без икәү. Башла.
Сүзләре бигрәк мәгънәсез инде.
Гомәр. Мин бит шагыйрь түгел, Заһирга кушарга иде.
Тәнзилә. Син юри шулай язгансың. Яратмыйсың син Ризванны.
Гомәр. Ә син яратасыңмы?
Тәнзилә. Бик яратам. Бар, йөгер.
Гомәр. Кара аны, Тәнзилә, әгәр дә Заһирны бүтәнгә алыштырсаң…
Тәнзилә. Нишләтерсең?
Гомәр. Үземнеке итәрмен.
Тәнзилә (ачуланып). Беләсеңме нәрсә, дустым…
Гомәр. Бетте, бетте, шаярдым.
Тәнзилә. Шаяруның да мәгънәсе була. Шаярырга остарып киттегез әле.
Гомәр. Заһир шаярмый.
Тәнзилә. Шаярмаганын үз теле белән үзе әйтсен. (Чыгып китә.)
Гомәр. Әйтер, Алла боерса.
Гомәр җырлап чыгып китә. Заһир керә.
Заһир. Тәнзилә!..
Тәнзилә. Әйе…
Заһир. Тәнзилә!..
Тәнзилә. Әйе…
Заһир. Тәнзилә, әгәр дә минем туган көнем булса, син бәлеш пешерер идеңме?
Тәнзилә. Ризванга бәлешне мин пешермәдем. Мин яшәгән фатирның хуҗабикәсе Галия апа пешерде.
Заһир. Ә син бәлеш пешерә беләсеңме?
Тәнзилә. Миңа әйтерлек бүтән сүзең юк мәллә?