Атлар-дөяләр сыртында, хәтәр корабларда җил-яңгыр астында, тоташтан үлем сагалап торган шартларда узган дүрт елга якын вакыт мең газаплы, афәтле юллар кыен, һай, бик кыен, чын-чынлап гүр газабы булды. Аның каравы Төрек походында үткәрелгән мәшәкать вә үлем куркынычы тулы ике елы һәм әлеге фаҗигале сәфәренең ахыры ярап куйды яшь морзага – Бөек дип аталган падишаһның күзенә чалынды, шуның нәтиҗәсе буларак, Пётр Беренченең яшерен эшләр буенча өлкән тәрҗемәчесе мәртәбәсенә күтәрелде. 1722 елда башланып киткән атаклы фарсы походында ул инде патша яраннарының күренеклесе иде…
…Арчадан соң Ташкичүгә таба борылдылар. Бу исә – бүген кичкә сәфәрләренең бер очына чыгачаклар дигән сүз. Атап чыккан юлының ахыры шәйләнүгә карамастан, Тәфкилевнең кәефе юк. Ерак юл ваткан, эт иткән. Очы-кырые булырмы бу юлларның? Әллә алар аны тар ләхеткә илтеп тыгарлармы?! Шыксыз уйдан куырылып куйды бригадир – моңа кадәр башына мондыен фикер килгәне юк иде. Ул бит юлларга, алар никадәр генә газаплы, хәвефле булмасыннар, зур өметләр баглады, һәркайсына хыял канатларында чыкты. Ник дигәндә, үзеннән дә сер итеп кенә фикерләвенчә, әлеге очсыз-кырыйсыз юлларның бик әйбәт соңы булырга, алар аны кайчан да булса үзбаш түрәлеккә – властька алып килергә тиешләр иде ләбаса! Биргәненә шөкер, инде җиде дистәне тутырды, шуның ярты гасырдан артыгы шомлы вә даулы юлларда үтте. Аларның исә ахыры – ул өмет иткән асаба хакимлек күренми дә күренми. Һаман да кеше кешесе, йомышчы малайдай, гел әллә кемнәр ихтыяры белән йөрү. Ошбу сәфәренә дә губернатор Неплюев кушуы буенча ниндидер Габделсәлам ахунны эзләп чыкты.
…Күңелен урынына утыртып, инде тынычлап картайыйм дигәндә, пайтәхеттән ерактагы шушы аулак төбәктә янә ыгы-зыгы, дау купты. Әлеге дә баягы яңа начальнигының фәрештә булып кылануыннан инде. Нишләгәнен белми, Уфада Алла булып яткан Аксаков өстеннән эш кузгатты Неплюев. Алым алуның чамасын югалткан теге. Моны ишеткәч, Тәфкилев елмаеп куйды, күңелендә күмелеп яткан комсыз корт янә кыбырсый башлады. Кем белә, шәт, Хак Тәгалә аны Уфага баш итеп тәгаенләгәндер. Морза, сабырлыгын җыеп, Аксаков башы өстендә котырынган зилзиләнең ни белән бетәсен көтте. Ләкин «тиле губернатор» дигәннәре бөтенләй үк дивана булып чыкмады, койрыгына басуга тешләшергә тотынды – Тәфкилев өстеннән шикаять язып салды. Имеш, морза алым ала. Йә инде, чыннан да, ахмак димәссеңме үзен! Бу кыргый далада түрәләрнең кайсы гына ришвәт алмаган да үз кесәсен калынайтуны кайгыртмаган. Анысы өчен бик кайгырмады Котлымөхәммәт, судан коры чыгарына ышанды. Алай да Аксак тәренең башка дәлилләре уйланырлык иде. Имеш, Тәфкилев Тирсә утарындагы крәстияннәрен чамадан тыш изә, имеш, шуңа чыдый алмый, тегеләре баш күтәрә.
Боларын да бөһтан, яла дип кенә котылыр идең дә бит, Тирсә халкының бөтен Чулман, Нократ, Агыйдел буйларын болгатып, ыгы-зыгы килүләрен кая куясың? Патша хәзрәтләренең гадел солдатларына каршы чыгуга хәтле барып җиттеләр, җирбитләр. Анысы гына җитмәгән иде тагын, әлеге урыс фәрештәсе Неплюев Тирсәдәге хәлләрне пайтәхеткә язган, хәерсез. Хәзер кая ул генерал тасмалары да, губернатор урыны хакында хыяллану?! Инде ничә ел Тирсә юлын таптый менә. Әле бу сәфәрендә дә, туры юлны урау итеп, утарына сугылуы юкка түгел. Андагы фетнәнең тынып җиткәне юк, пыскый да пыскый, вакыты белән ялкынланып та ала. Һай бу Тирсә! Бөтен кәртен бутады морзаның.
Тарих битләреннән. Ике мәчете һәм мәдрәсәсе булган Тирсә төбәгендә яшәүче крестьяннарның кузгалышы 1736 елда Казан губерна канцеляриясенә Тәфкилев өстеннән шикаять язулары белән башланып китә. Алар: «Алпавыт безне көчләп, законсыз рәвештә крестьянлыкта тота, безне аңардан коткарыгыз!» – дип язалар. Ничек кенә язылмасын, губерна чиновниклары дөрес аңлаганнар моны. Жалуга кул куйган крестьян вәкилләре Имамов, Кумаев һәм Биктимеровларны чыбыркы белән кыйнарга, алпавыт өстеннән йөрмәскә әмер бирелә. Шуннан инде күршедәге Чишмә авылы крестьяннары Петербургка, идарә итүче Сенатка үзләренең хәлләрен язып җибәрәләр: «Ата-бабаларыбыз һәм аларның бабалары алпавыт кулында тормаганнар, аңар салым яки ясак һәм башка йөкләмәләр түләмәгәннәр. Ә моннан ун ел элек Тәфкилевнең приказчигы Мәүлекәй Семёнов, безнең авылга килеп, сез барыгыз да Тәфкилевтән качкан крестьяннар, дип, алтмыш дүрт ир һәм хатын-кызны, указ игълан итмичә, Тәфкилев крестьяннары дип язды. Хәзер дә безне көчләп крестьянлыкта тоталар». Хөкүмәткә әнә шундый эчтәлектәге башка гаризалар да җибәрелә.
1742 елда губерна канцеляриясе шикаятьләргә кул куйган сигез кешене кулга ала һәм, бернинди аклану кабул итмичә, тикшерү алып бармыйча, аларны ике ай буена Казан төрмәсендә яткыра. Аннан соң икесен чыбыркы, алтысын камчы белән кыйнап, Тәфкилев утарына кире озаталар. Алпавыт аларны тагын бер ай буена богауланган килеш каравыл астында тота. Бу хәлләргә чыдый алмаган крестьяннар баш күтәрәләр. Чишмә халкына Нәҗәр, Тирсә, Балтач, Мордва, Кибәкшәр һәм башка авылларныкы да кушыла.
Тәфкилев үтенече буенча 1742 елның октябрендә Казаннан егерме биш гренадер белән унтер-офицер килә һәм Чишмә авылы кешеләренә аларның морзага беркетелүләре турында Указ укый, алпавытка буйсынырга үгетли. Моңа каршы крестьяннар: «Тәфкилев безнең крепостнойлыкны исбат итсен!» – дигән таләп куялар. Икенче бер команда Нәҗәр авылы крестьяннарын буйсындыру һәм җәзага тарту өчен җибәрелә. Ләкин крестьяннар аларны «кыйнаганнар һәм авылдан куганнар». Шулай итеп, халыкның гаскәрләр белән канлы бәрелешләре башланып китә. Коралланган крестьяннарга Чишмәдән Кимай Зәетов, Нәҗәрдән Мөсхин һәм Ишкенәй Зәетовлар җитәкчелек итә. Хөкүмәт «крестьяннарны үгетләү, башлап йөрүчеләрне тоту, бунтка катнашучы бар халыкны чыбыркы белән кыйнау» өчен зур гаскәр җибәрергә мәҗбүр була. Шул ук елның ноябрендә биш йөз кешелек гаскәр, килеп, Чишмә һәм башка авылларны камап ала. Чишмәгә башка авыллардан да байтак халык җыелган була. «Бирелергә һәм таралырга» дигән әмерне алар кире кагалар. Офицер кешеләргә атарга һәм авылны штурм белән алырга приказ бирә. Бәрелеш башлана, ул кул сугышларына кадәр барып җитә. Берничә крестьян үтерелә, берсен штык белән кадап яралыйлар. Хөкүмәт гаскәрләреннән ике гренадер, бер мушкетёр һәм бер татар танкчысы үтерелә. Сугышлар һәм канлы бәрелешләр волостьның башка авылларында да, бигрәк тә Нәҗәрдә, Мордвада һәм Балтачта була. Әмма солдатлар, баш күтәргән крестьяннарның ныгытылган авылларын ала алмыйча, кире чигенәләр. Җәза экспедициясе бөтен волостьта уңышсызлык белән тәмамлана.
Тирә-юнь тынып калгач, крестьяннар үлгән иптәшләрен җирлиләр, урманда яшерен лагерь оештыралар. Җиңүдән әсәрләнгән халык көрәш дәрте белән яна. Баш күтәрүчеләр Кимай Зәетовны Казан ягына анда ниләр барын белешергә җибәрәләр. Ул Казаннан майор командасында зур гаскәри көч килүе турында хәбәр алып кайта. Крестьяннарның бер өлеше урманга китә, бер өлеше, Балтачка килеп, авылны ныгыта. Майор 1743 елның гыйнварында волостька килеп керә. Баш күтәрүчеләр бу кадәр зур көчкә каршы чыгу ниятеннән кайталар. Авыллар солдат белән тула. Халыкның күбесе урманга, кайберәүләре башкорт далаларына качып китә. Калганнары исә рухларын төшермиләр. Восстаниенең тотылмый калган җитәкчеләре, урманда отряд оештырып, шуннан алпавыт милкенә һәм аның тормышына куркыныч салып, һөҗүм итеп торалар.
Тирсә төбәге крестьяннарының 1742–1744 еллардагы восстаниесе көч-хәл белән бастырыла. Тәфкилев җиңел сулап куя. Әмма бер кабынган утның һаман да көйрисен, ниһаять, 1764 елда янә ялкынланып, шуңа көенә-көенә тагын ике ел яшәгәннән соң, туксан бер яшендә үлеп китәсен, восстаниенең аннан соң да елдан артык дөрлисен белми әле ул.