– Әйем. Мин… сез киткәч…
– Ярый соң. Барыбер печән чиерәк, күбәгә җыярлык түгелдер әле. Алай да пакусларны әйләндерерсең, кызым.
Мулла, касәсен учына утыртып, аны бармакларын җәеп тотты да йотлыгып эчә башлады. Аннан, савытын ашъяулыкка куеп, ипи телеменә үрелде.
– Әх, чәе дә булса, – дип, касәсен янә кулына алды Габделрахман, аңа бер уч җиләк салды.
– Анысын бидгать[8] диләр бит, хәзрәт. – Абдулла да касәсенә үрелде, йотымлап кына эчәргә кереште.
– Ахмаклар сүзе, кем, Баһадиршаһ. Бөтен Шәрык кырылып чәй эчкәндә, нишләп әле ул безнең татарга гына бидгать булсын ди? Юк, диген, юк! Менәтерәк падишаһ хәзрәтләре Оренбур каласын шәпләп кенә салып бетерсә, Бохара, Чин вә Һинд мәмләкәтләре белән сәүдәне җайга салса, без дә аны әйрән урынына эчәрбез әле, боерган булса…
Сүздән сүз чыга дигәндәй, әңгәмә үзеннән-үзе Чин вә Һинд мәмләкәтләренә, Шәрык илләренә күчеп китте. Абдулла моны чираттагы дәресе итеп кабул итте һәм остазын һич бүлдерми тыңлады. Тутыя исә аларга сиздерми генә юкка чыкты: кече аландагы пакусларны әйләндерергә ашыктымы, якын-тирәдә җиләк эзләнүеме…
Тамакларны туйдырып, озак итеп дога кылганнан соң, Габделрахман, инде тәмам кыскарырга өлгергән күләгәгә чи печән түшәп, бераз черем итеп аласы итте. Абдулла эше юктан арба янына килде, тәртәләрне бер-беренә таба тартып, тәҗеләрнең тигезлеген тикшерде. Сул як тәҗе озынрак сыман тоелды аңа. Аны күчәр башыннан ычкындырды да арканны бөтереп кыскартты, янә урынына элде.
Эш белән мавыгып сизмәгән дә. Көннең кызуы чамасыз, чалгы пәке белән кырылган баш түбәсе кызып эрер чиккә җиткән ләбаса. Егет эшләпәсен эзләп китте. Учактан бер тарафта, тузгыган пакус өстендә яткан тула эшләпәсен күтәреп алыйм дисә, аның астында тәлгәшләп җыелган кып-кызыл җиләк учмасы күреп телсез калды. Кинәт үзенең дә янып пешкән җиләк сыман кызарганын тойды, әллә нишләп китте. Менә-менә йөрәге атылып чыгар да печән арасына тәгәрәп төшәр сыман. Шашып-шашынып кычкырасы, янәшәдәге тал-тирәкләрне йолкып, күккә чөясе килде Абдулланың, беләкләрендә таулар ишәрдәй егәр артканын тойды. Шатлыгыннан иләсләнеп калган егет, эшләпәсен дә онытып, аланлыкка торып йөгерде, остазын көтеп-нитеп тормастан, киерелеп-киерелеп печән чабарга тотынды…
Нидер дөбердәгәндәй булды. Абдулла башын күтәреп офыкка, аннан күк йөзенә бакты, һава чалт аяз иде. Дөбердәү исә кабатланыпмы-кабатлана. Егет аның Зәй аръягындагы олы юлдан килгән арба тавышлары икәнен абайлап алды һәм ачынып уйлап куйды. Качаклар! Инде ничә еллар көн вә төн мәшрикъка – Урал тауга таба агылалар алар. Ерак юлның ахырына җитмичә, шушы төбәктә нигезләнеп калучылары да байтак. Соңгы елларда гына да Абдулланың күз алдында диярлек Әлмөхәммәтнең – Әлмәт, Килмәмәтнең – Мәмәт, Сөләйманның Сөләй авыллары, Зәйнең үрге агымында елганың ике ярына тезелеп киткән башка күп карьяләр барлыкка килде. Ишеткәли Абдулла: Шушма суының үрге агымында да шул ук хәл. Шөгер, Иштирәк, Туктар вә Биккул картлар, кавемнәре белән күчеп килеп, үз исемнәрен йөрткән авыллар хасил иткәннәр. Шул ук качак халаеклар Куак һәм Шушма сулары буенда башка урыннарга да төпләнгәннәр. Арырак – Агыйдел, Каридел. Әй буйларына агылучылары күпме тагын! Исәпләрен белсә бер Ходай гына беләдер. Колагына кергәли егетнең: шушы ун-егерме елда гына да башкорт җирләрендә халык икеләтә, хәтта өчләтә арткан, имеш. Ә качакларның һич кенә дә туктар чамалары күренми, кояш чыгышына таба агылалар да агылалар. Бөтен Казан, Зөя вә Чистай өязләре халаеклары качып бетәме соң әллә?! Алай… Димәк ки, Олы Идел вә Чулман иделе буйларында да тормыш шәптән түгел. Чыдарлык булса, болай кавемнәре-кавемнәре белән әллә кай җәһәннәмнәргә китеп олакмаслар иде.
Бу якларда татар авылларының ишәюе хөкүмәтнең дә эчен пошыра бугай. Әнә бит, ашыга-кабалана, яңадан-яңа урыс авыллары, кальга-калалар салалар. Моннан алты ел элек Бөгелмә суы буенда Кече Бөгелмә калыккан иде. Янә дүрт елдан Олы Бөгелмә барлыкка килде. Өченче ел исә Печмән вә Куак бистәләре нигезләнде. Ай, юкка түгел, бер дә юкка түгел болар!
Көн яктыра барган саен, олы юлда дөбердәү көчәйде генә – бичара халаеклар иртәнге салкында юл алып калырга ашыгалар, мөгаен. Әйа, мескенкәйләр! Туган-үскән нигезләрен ташлап, кая дип ашыгалар? Кемгә дип баралар? Үзләренең монда да берәүгә дә кирәкмәсен белмиләр, башкайларын алда ни көткәнен сизмиләр микәнни? Юктыр, абайласалар, шул ук кысу-изүгә, кимсетү-мәсхәрәләүгә маһир кансыз түрәләр канат җәйгән төбәккә ыргылмаслар иде. Аһ, белмиләр шул! Гафил булмасалар, аждаһа авызына үзләре барып керерләр идемени, бичаралар?
Тарих битләреннән. Царизмның Кама аръягына һәм Урал буена яңа колониаль һөҗүме XVIII гасырның утызынчы елларына туры килә. 1730 елда Казан губернаторы А. П. Волынский «Россия империясендә башкорт мәсьәләсе турында язма» сын Сенатка тапшыра. Әлеге тулы бер чаралар программасы Уфа провинциясендә царизм политикасын уңышлы тормышка ашыруны, атап әйткәндә, башкорт җирләренә күрше Идел буеннан качаклар агышына чик куюны тәэмин итәргә тиеш була. Бу чаралар башкортлар, татарлар, казахлар, каракалпаклар һәм мондагы башка халыклар арасында милли каршылыкларны тирәнәйтүне, төрле салымнарны арттыруны, биредә яшәүчеләрне хәрби походларда киң файдалануны, төбәктә күпсанлы регуляр армия урнаштыруны, Кама аръягындагы калаларны ныгытуны күздә тота.
Оренбург экспедициясе уңаеннан башланып киткән татар-башкорт восстаниеләре халыкка каршы тулы бер чаралар җыелмасы килеп тууга сәбәп булды. Бу исә башкорт җирләрендә колониаль политиканың борылыш этабы иде. Әгәр XVII гасыр азагы һәм яңа гасыр башында хөкүмәт монда яшәүчеләрдән ясак җыю һәм башкортларны хәрби хезмәткә тарту белән генә чикләнсә, яңа политика мондагы халыкларның эчке мөнәсәбәтләренә актив тыкшыну, шул мөнәсәбәтләрне патша администрациясе контроленә буйсындыру белән характерлана. Татар-башкорт восстаниесенең иң кызган чагында, 1736 елның 11 фев- ралендә чыгарылган Указда царизмның бу төбәктә алып барачак политикасы төгәл билгеләнә. Ул төп ике максатны күздә тота: беренчесе восстаниедә катнашучыларны җәзага тарту булса, икенчесе – бу якларда кабат баш күтәрү мөмкинлеген бөтенләй бетерү. Башлап йөрүчеләрне үлемгә хөкем итү, болага актив катнашучыларның авылларын яндырып, үзләренең колак-борыннарын кисеп, сөргенгә озату, хатыннарын һәм балаларын урыс шәһәрләренә коллыкка озату, баш күтәрүчеләргә иярүчеләрнең барын да ат белән түли торган штрафка тарту – җәза чараларының иң зурлары менә шулар.
Әмма указ болар белән генә дә чикләнми. Колонизаторлар исәбенчә, баш бирмәс татар-башкортларны җәзалау гына аз, алар арасындагы иҗтимагый бәйләнешләрне кабат патша хөкүмәтенә каршы чыкмаслык итеп үзгәртеп корырга кирәк. Моның өчен исә ата-бабадан килгән биләмәләре булган башкортлар белән бу якларга күчеп килүчеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне бозу, Оренбург крае белән идарә итүне яңача кору һәм бу җирләргә урыс халкын, сөргенгә сөрелүчеләр исәбенә булса да, күбрәк күчереп утырту зарур. Шушы якларда яшәп тә җир өчен имананы башкортларга түләп торучы мишәрләр восстание вакытында хөкүмәт ягында торып сугышалар. Моның өчен аларга үзләре били торган җирләр мәңгелеккә бушлай бирелә. Типтәрләр һәм бабуллар исә башкортларга буйсынып яшәүдән азат ителә. Аларның хөкүмәт ягына басып сугышучылары салымнан коткарыла, восстаниегә кушылганнары исә имананы башкортларга түгел, казнага түләргә тиеш була. Ә бу якларга яңа гына күчеп килүчеләр болада катнашу-катнашмауларына карамастан тотып алына, крепостьлар төзү эшенә солдатка озатыла.
Край белән идарә итүдә исә түбәндәгеләр тормышка ашырыла: волость саен ике-өч кенә старшина калдырылып, алар эре феодаллардан куела, патшага тугрылыкка ант иттерелә; елга бер мәртәбә Гази мәчете янында җыелудан башка төрле җыен-корылтайлар тыела, ахуннар саны нык киметелеп, дүрт юлга дүрт кенә ахун калдырыла, алары да сайланмый, администрация тарафыннан билгеләнә; указдан башка мәчет-мәктәпләр салу, татарларның башкортлар белән никахлашуы туктатыла, халык арасында абруйлы, ләкин хөкүмәт өчен ышанычсыз мулла-абызлар төбәктән куыла. Указ башкорт җирләрен урыс дворяннарына һәм мишәрләргә сатып алырга рөхсәт бирә, шулай ук крайдагы шәһәр-кальгаларны ныгыту, аларда хәрби көчләрне арттыру мәсьәләләрен хәл итә.
Шул ук елның декабрендә волость старшиналарына Кирилловның махсус наказы җиткерелә. Үзләренең кул астындагылар өчен старшиналарның шәхси җаваплылыгы, указдан тыш бөтен төр җыемнарны тыю, төбәктә ирекле йөртүне бетерү, – кыскасы, старшиналарны хөкүмәтнең чын агентлары итү бурычы куела анда. 1737 елда исә урыс булмаган крестьяннардан налогны урыс крестьяннарына караганда ике мәртәбә артык алу турында Указ чыгарыла. Ул гына да түгел, 1738–1739 елларда халыкны изү-җәберләүне күздә тоткан тагын берничә указ барлыкка килә. Эш мөселман руханиларының хөкем итүләрен чикләүгә барып җитә.
1739 елда Татищевны алыштырган Василий Алексеевич Урусов вакытында хәл тагын да мөшкелләнә: халыкка күмәк гаризнамәләр язу тыела, восстаниегә катнашучы тарханнар ул олы исемнән мәхрүм ителә, волостьлардагы старшиналар, ясавыллар, йөзбашлары, писарьлар мишәрләрдән куела, авылларда унбашлары билгеләнә, кешеләрнең бер урыннан икенчесенә күчеп йөрүен чикләү өчен, авыллар һәм аларда яшәүчеләр саны күрсәтелгән төгәл исемлекләр булдырыла, теләсә ничек йөрү, хәтта ауга чыгу, корал йөртү, патша администрациясе катнашыннан башка килешүләр төзү тыела, алачыклар ябыла.
Әлеге чараларны тормышка ашыра бару, ниһаять, төбәкне патша администрациясе контроле астына кую, вакытлыча булса да баш күтәрүчеләрне авызлыклау мөмкинлеге бирә.