Җәй аеның иң хуш вә иң хозур чагы – сәрәтән[7] ахырлары иде. Атасы белән чалгылар чүкеп, тырма-сәнәк ише кораллар көйләшеп йөргән Абдулла, кисәк сүз әйтеп, Бәләкәй Галине шаккатырды.
– Атай, бәңа атна-ун көнгә Тайсуганга бару кирәк.
Аяз күктә яшен яшьнәсә, болай ук гаҗәпләнмәс иде Гали. Инде тәмам ир булып җиткән углының менә-менә печәнгә төшәбез дип торган бер мәлдә шундыен сүз сөйләве ушсыз итте аны. Алай да зиһенен тиз җыйды, пәһлеван гәүдәле углының ак күлмәк җиңе аша да сизелеп торган беләк егәрлеген күзеннән кичерде дә сорап куйды:
– Бик тәҗел йомышмыни соң, углым?
– Тәҗел, атай.
Абдулла һич кенә дә алдашмый иде. Остазы Габделрахман, печән өстендә булмасын, игеннәрен урып җыюда булмасын, ялчы ялламый, авыл кешесенең җәйгә чыккач бетмәс-төкәнмәскә әйләнеп киткән мәшәкатьләрен үз гаиләсе белән генә ерып чиләнә иде. Мөлкәте җитмәүдән түгел, утыз-кырык кына йортлы Тайсуганда буш куллар табуы – үзе бер бәла. Шәкерте җәйге тәнәфескә китәргә дип җыенгач та, шул зарын сөйләп алды Габделрахман. Имамның тел төбен шунда ук төшенеп алды егет – челлә тирәсендә килеп чыгып, бераз булса да булышмассыңмы, диюе иде мулланың. Абдулла аның кинаясен аңламаганга сабышты. Нигә дисәң, атакае белән киңәш-табыш итми торып, кистереп кенә ни дә булса әйтүдән кыенсына иде. Карышбашка кайтып чәчү чәчкәндә, йорт тирәсендә алай-болай иткәндә инанды егет: атакае белән анакае хәзер инде аның ярдәменнән башка да теләсә нинди мәшәкатьне ерып чыгачаклар иде. Ник дигәндә, бу якларга – Агыйдел, Карыш, Әй буйларына – кырыкмаса-кырык телдә сөйләшүче халаек килеп тулган. Башкортлардан җир сатып алганда килешүләре махсус дәфтәргә язылганга «типтәр» дип аталган бу адәмнәр, тормышларының очын очка ялгау өчен, теләсә нинди эшкә ялланырга әзерләр. «Бабуллар» дип ат алган йортсыз-җирсез, нәсел-нәсәпсез сукбайлар исә тамак хакына тавыңны күчереп куймакчылар. Сызгыр гына, печәненә дә, урагына да килеп җитәчәкләр, шалкан бәһасенә алны-ялны белми эшләячәкләр. Тайсуганда исә андыен форсат юк. Аннан ул бөтенләйгә дип китми лә Зәй буена. Кайтыр, печәненә булмаса, урагына өлгерер.
Карышбашка кайтканнан бирле йөрәгенә һич тынгы бирмәгән ашкынуын шулай дип акларга тырышты Абдулла. Чыннан исә, күңелендә күбәләк булып талпынган Тутыяны гаять сагынган иде егет. Шушы көннәрдә барып, әлеге сөйкемле затны күрмәсә, һич төзәтеп булмый торган нидер туар, хәтта кояш тотылыр сыман.
– Анакаең ни әйтер икән соң? – диде атасы, байтак кына дәшми торгач. – Хәер… Барып кайт соң…
Тайсуганга ул иртә таң белән барып төште. Алай да инде авыл тынып калган, карьянең олысы-кечесе Зәй буендагы болын-аланнарга күчкән иде. Кичне көтмәде, чалгы янаган тавышлар ишетелеп үк торган әрәмәлеккә төшеп китте. Габделрахман печәнлеген белә егет – көз-кыш ауга чыкканда, үз аланнарын күрсәткән иде остазы. Чиреге пакуслар белән чуарланган Олы аланны тиз эзләп тапты. Көткәненчә, Габделрахман, ак ситсы күлмәген җилбәгәй җибәреп, каерылып үскән тукранбашлы сарут чабып маташа иде. Шәкертен күрүгә шатланса да, куанычын тышка чыгармады Габделрахман, аны әле кичә генә күргәндәй әйтеп куйды:
– Килдеңме, кем, Баһадиршаһ?
Абдулла теге чаклардагыча кызармады. Ул инде монда үзенә – «Батыршаһ» дип, күпчелекнең исә, анысын да печеп, «Батырша» дип эндәшүләренә күнегеп бара. Анысына әһәмият итеп тормады, остазы белән ике куллап исәнләште дә як-ягына каранып алды. Печәнченең станы бөдрә өянке төбендә аты тугарылып куелган арба янында иде. Егет шунда таба китте һәм килә-килешкә тирәк ботагына элеп куелган чалгыны күреп алды. Янавычы тоткасына элеп куелган. Чалгыны алып янап җибәрде, алан башына узды, остазы артыннан пакуска төште.
Печән дигәнең котырып уңган быел – билдән. Алай да авырлык сизмәде Абдулла – ни тотса, шуны булдыра торган Габделрахманның чалгысы чүкелгән, көйләнгән – уйнап тора! Хозурланып, киң сулап селтәнде егет, аланның икенче башына чыкканда, инде имамның үкчәсенә басты.
– Болай булса, сөйгәнемне әйттерәсең сән, Баһадиршаһ, – дип шаяртты Габделрахман.
– Чалгысы көйле, үрчемле…
– Ай-һай, чалгыда гына микән хикмәт?! Миңа калса, син гади кисәү агачы белән дә шулай ук алдырыр идең. – Мулла кәефләнеп көлеп җибәрде.
Җорлана-көлешә көн үзәгенә кадәр чаптылар. Ару-талуны бар дип тә белмәде Абдулла. Бихисап гөлләр-гонҗәләрнең хуш исенә күмелгән болында киерелеп эшләве үзе бер хозурлык иде. Остазы исә бирешкәнен сиздерде – тәмам янып төште. Нәүбәттәге пакусын чыгуга, чалгысын җиргә кадады Габделрахман.
– Җитәр, сулу алаек, Баһадиршаһ!
Сүзен әйтте дә, эре-эре атлап, станга таба китте имам. Абдулла исә аның артыннан карап-карап торды да, чалгысын ястыктай кабарып торган пакуска куеп, Зәйгә таба атлады. Бу турыда оеп кына, тымызык ага иде елга. Димәк ки, тирән. Егет як-ягына каранып алды да, анадан тума чишенеп, суга сикерде, үргә каршы колачлап йөзеп китте.
Ул, тәмам сафланып-хушланып калган хәлдә, станга якынлашып килә иде. Күләгәдәге арба янына җитәрәк, кисәк җир тетрәгәндәй булды, Абдулла чайкалып алды, егылмаска дип, мөгәлдәккә тотынды. Аннан, исен җыеп, кабат алдына карады. Ялгышмаган, әлеге бөдрә тирәк янындагы учак кырыенда, төнге ут тирәсендәге күбәләк сыман, Тутыя бөтерелеп йөри иде. Корымлы калай чиләккә бер тотам мәтрүшкә салып маташкан кызга карап-карап торды да тетрәнеп куйды Абдулла. Тутыя пешүе җиткән чия булып өлгергән икән ләбаса! Очлы җилкәләре түгәрәкләнеп киткән, буйга калыккан. Ахры, шуңа, биле тагын да нечкәргән сыман. Кызның иңенә шуып төшкән ак яулыгы аның камыш чәчен, күз-кашларын гел төн карасы иткән, ә битләре гөлҗимеш чәчәге булып янып чыккан. Җитмәсә, тирә-юньне хушлыкка күмгән бөтнек исе нәкъ менә Тутыядан килә сыман.
Күктән җиргә иңгән бу фәрештәгә карап-ымсынып күпме торгандыр, исенә килеп, як-ягына каранып алды. Бәхете бар икән, остазы якын-тирәдә күренми иде. Ул янә кызга текәлде һәм шул мизгелдә аларның күзләре очрашты.
– Ай! – дип, җиңелчә кычкырып җибәрде Тутыя, читкә борылды, шул арада яулыгын башына шудырып мендерде, битен каплагандай итте. – Шулай сөзеп карамасаңчы, Апуш абый?
– Сагындырдың, Тутыя!
– Әйем, оялтасың…
– Оялма, Тутыя, багалмасы булып җиткәнсең.
– Әйем, алай әйтмә.
Кыз, кыенсынып, тирәк төбенә китеп барды. Шундагы кием-салым, капчык-торыпша ише нәрсәләр арасыннан киҗеле ашъяулыкка төргән зур төен, ләңгәч белән катык алды, күләгәгә табын әзерләргә тотынды. Абдулла исә, бөгелеп-сыгылып эшләгән хатын-кыз җенесенә карап торудан уңайсызланып, учак янына килде, мәтрүшкә исе бөркеп торган чиләккә карап уйланып калды. Менә син әй, бәхет үзе кочагын җәя түгелме соң Абдуллага?! Нигә әле аңа ничә еллар йөрәге түрендә йөрткән кадерле сүзләрен аулакта Тутыяның үзенә әйтеп калмаска? Бәлки, язмыш үзе очраштыргандыр аларны бүген. Алай да атасы кая китәр соң? Башка ата-аналар җитү кызларының итәкләренә тотынып диярлек йөргәндә, Габделрахман мулланың кызын аулакта калдырып юкка чыгуы сәер иде.
Аяк тавышлары ишетеп, Абдулла артына борылды һәм әрәмәдән чыгып килүче остазын күреп алды.
– Менә җиләк тә булды, – диде Габделрахман, изрәп пешкән җимеш тулы эшләпәсен үлән өстенә куеп. – Табын әзерләдеңме, кызым?
– Ипи кисмәгән, әткәй.
– Анысын гына кисәрбез, кызым. – Габделрахман килгән уңаеннан ут өстендәге чиләкне алды, табын янына узды. – Ягез, утырышыгыз, ризык җыйыйк!
Төенчекне чишеп, ике касә, бер бәләкәй чүлмәк алды, аларны тастымал белән сөрткәләде дә савытларга мәтрүшкә чәе ясады мулла. Аннары пешкән йомырка, бәләкәй ләңкәч белән май, уч-уч шишара чыгарды, күпереп пешкән арыш ипие кисәргә тотынды.
– Үзең дә утыр, кызым, – диде ул читтәрәк торган Тутыяга.