Рахимов Замит Гатинович - Батырша стр 11.

Шрифт
Фон

– Исән-аман гына кайттыңмы, углым?! – Ул, җир башына чыгып, үзеннән ике тапкыр диярлек калку Абдулласы белән күреште дә шундагы ялгыз туйра төбеннән тәпән тартып чыгарды, улына әйрән салып бирде. – Анаң да урманнан чыгар хәзер, аш салып җибәрер.

Абдулланың җәйге тәнәфесе шул көннән башланды да инде. Буразнага күңеле ятып бетмәсә дә, көч куеп эшли торган эшне сагынган иде егет. Кинәнеп пар ат белән җир сукаларга тотынды. Әмма икенче кат әйләнергә өлгермәде, бер кочак ботак-сатак күтәреп, урманнан анасы килеп чыкты. Ул имән ботакларын җир башындагы туйра янына ташлады да, бала итәкле күлмәгенең итәкләрен җыя төшеп, улы катына йөгерде.

– Улым, Апушым минем! – Ана үзе янында кечерәебрәк калган сыман тоелган Абдулланы кочып алды. – Җитте! Бүтән җибәрмим! Быел көздән дә калмый үләнерсең, улым, боерган булса.

– Өлгерер, өлгерер камыт кияргә, – дип куйды атасы кырыс кына.

Шуннан инде өенә кайтып тормады Абдулла, иртәдән кичкә кадәр җир сукалады, агач тешле тырма белән атасы сипкән орлыкларны күмдерде. Бабасы Мәзгытдин патшага хезмәт итеп алган җирләре шактый гына булса да, өчәүләп тотынгач, кыр эшләре әллә кая бармады тагын. Борайны, борчакны һәм солыны чәчеп бетергәч, авылга мунча керергә кайттылар. Тары белән карабодайны чәчәргә иртәрәк иде әле.

Мунчаны кайткан көнне үк ягып керделәр. Иртәгесен улының исән-имин кайтуы хөрмәтенә авылдашларын ашка җыярга булды Гали. Сабан өстенә дип симертелгән тәкә кояш чыкканчы ук чалынды, өйдә таң белән таба чыжлый башлады, тирә-якка май исе таралды.

Өйләдән соң кунаклар җыелды. Карышбашның барлык могтәбәр ирләре дә, мулласы белән мөәззине дә бар иде монда. Бәләкәй Галинең бу кадәр зурдан кубуы юкка түгел иде, әлбәттә. Авылның аксакалларына улының гыйлемлеген күрсәтеп, масаерга иде исәбе. Шуңа да токмачтан соң ук егетнең кулына Коръән китереп тоттырды.

Уку – иң яраткан һәм күнеккән гамәле Абдулланың. Кыстатып тормады, китапның урта бер җирен ачты да Мисыр мәкаме белән көйләп укырга кереште. Табындагылар шәкертнең ягымлы мәкаменә, гарәп сүзләрен җиренә җиткереп әйтүенә сокланып, гаҗәпсенеп утырдылар.

– Инде, углым, без наданнарга төркичәгә тәфсирләп тә бирсәң икән, – дип куйды Гали, сүрә укылып беткәч. Улының гыйлемлеген зурдан күрсәтәсе килә иде аның.

Һәм Абдулла атасының йөзен кызартмады, сүрәнең һәр сүзен дөрес тәфсирләп, табындагыларга аңлата башлады. Әмма тегеләре кинәт сәерсенеп калдылар – серле Коръән сүрәсенең бик тә гади сүзләрдән торуы шикләндергән иде аларны.

Шулчак моңа кадәр тын гына утырган Мостафа мулла телгә килде:

– Бакчы, кем мелла Абдулла, – дип башлады ул сүзен. – Бүген гает тә, җомга да түгел. Яңа туганга ат кушмыйбыз, мәет җирләмибез. Бәс шулай икән, Изге китап сүзләрен калдырып торыйк. Менә монысын укып бак, булмаса…

Абдуллага тире тышлы калын гына бер китап тоттырды мулла. Аның беренче битен ачуга ук, «Йосыф китабы» н танып алды шәкерт. «Монысы үзебезчә, төркичә», – дип куйды һәм көйли төшеп укып китте:

Токмачтан соң шулпалы ит килде, итне – бәлеш, бәлешне бал алыштырды. Әмма кунакларның табын яныннан кузгалыр исәпләре күренми иде. «Йосыф китабы» н күз бәйләнгәнче укыттылар алар Абдулладан.

Шул көннән соң инде авылда өр-яңа хәбәр таралды: «Бәләкәй Галинең Абдулласы бөтенләй галим булып кайткан икән». Монысына күңеле булды Галинең. Крәстиян эшенә күңел куймый, дип лыгырдаганчы, галим булган, дип сөйләсеннәр әйдә.

Ә көннәр үтә дә үтә. Инде тары белән карабодай да чәчелде, Галигә тиешле урман бүлемтеге киселеп, агачы-чыбыгы ындыр артына ташып куелды. Атасы печән өстенә дип чалгыларны чүки, тырмаларны көйли башлады. Абдулланың да язгы ярсулары басылып, йөрәге урынына утырды. Иминлектәге хезмәт җанны да дәвалый иде.

Шундый көннәрнең берендә Карышбашка яңа хәбәр килеп иреште. Теге чакны поход чыккан Кириллов, Уфадан ун чакрым китүгә, Чесновка елгасы буена тукталган булган икән. Вологда драгун полкының биш ротасы килеп җитүен көтәргә ният иткәннәр, ди. Шунда торганда, Кириллов янына ике кеше килеп, аңа татар-башкорт халаекларының теләген җиткергәннәр: «Генерал ниятеннән кайтсын, югыйсә каршылык күрсәтеләчәк», – дигәннәр. Кириллов тегеләрнең һәр икәвен кулга алдырган һәм җәзага тарттырган – берсе үлеп үк киткән. Ниткәндер кара татар-башкортларның таләбеннән ярсыган Кириллов Вологда драгун полкларын көтеп тормаска булган. Ул янындагы унбиш рота мүнтәзим чирү[4], өч йөз илле казах, алты йөз мишәр, шактый гына йомышлы татар һәм чукынган калмык яугирләре, шулай ук егерме өч бакыр тубы белән булачак Оренбургка поход чыккан. Ул кузгалып дүрт көн узганнан соң, Чесновка елгасына башында полковник Чириков торган Вологда полкы да килеп җиткән. Монда тугыз көн торгач, алар да Кириллов артыннан юлга чыгалар, һәм бер атна буе әйбәт кенә баралар болар. Уфадан йөз алтмыш чакрымдагы Мәләвез суы буена җиткәч, Вологда полкына Килмәк абыз җитәкчелегендәге өч мең болачы һөҗүм иткән һәм патша гаскәрләрен тәмам туздырып ташлаган.

Әмма дау аның белән генә басылмаган икән. Карышбашка аннан соң да килеп кенә торган хәбәрләр шул хакта сөйлиләр иде:

– Себер юлы болачылары Оренбургка бара торган мең олаудан торган абузны талаганнар!

– Патша ягындагыларның авылларын яндырганнар!

– Минзәләне камаганнар!

Аулак Карышбашка әледән-әле килеп ишетелгән әнә шундый сүзләр Абдулланы кабат уятып җибәргәндәй булды. Ул тагын да дәртләнеп яуга әзерләнә башлады. Әмма аның ни аты, ни коралы юк иде. Атасы белән киңәшү дә урынсыз. Бәләкәй Гали бер якка да кысылмау, бер көйгә генә тереклек итү ягында иде. Җитмәсә, атасы да, анасы да аңа чат ябышканнар – анда-монда җибәрү хакында ишетәселәре дә килми.

Абдулла «качып китәргә» дигән карарга килде. Атасы өйдә юк вакытны чамалап, келәттән кәкшәеп беткән җәя белән күгәргән сөңге, иске ияр алып чыкты, аларны тәртипкә китерде. Актарына торгач, Мәзгытдин бабасыннан калган көбә күлмәк табып алды. Ата-анасыннан яшереп кенә ризык әзерләде. Ут-үлән күтәрелеп, җәйге эшләр беразга тынып торган арада, атлар да көрәеп, матурланып киткәннәр иде. Туры алаша бигрәк тә чыдам, үзе күндәм, бер үк вакытта башкалардан рәнҗеттерә торганнардан түгел. Шунысын алып китәргә булды Абдулла.

Кичен ул атларын ындыр артыннан ерак булмаган түбәгә генә тышаулады, үзе исә бу төндә бөтенләй йокламады. Яктыра башлау белән, акрын гына торып, өйдән чыкты, яуда кирәк булачак коралларын һәм йөгәнен яшергән урыныннан алды да атлары янына йөгерде. Әйберләрен чирәмгә ташлады һәм туры алашаны тотарга китте. Анысы йөгәнгә башын үзе сузып тора иде. Алай да юлы уңмады Абдулланың. Атын җитәкләп, әйберләре янына килгәндә, анда атасы басып тора иде.

– Болай кая җыендың инде, Абдуллаҗан? – диде ул тыныч кына.

Инде яшереп торуда мәгънә юк иде, егет дөресен әйтеп бирде:

– Килмәк абыз катына, атай.

– Әй бала-бала! – Ата улын вәгазьләргә тотынды: – Безнең мишәрләрнең гел патша ягында гына алышуын беләсең бит. Инде яше олы дип мине тынычта калдырганнар икән, басылып кына яшәргә иде. Аннан килеп, кем җиңәсе дә билгесез бит әле.

– Шуңа Килмәк абыз катына барырга булдым да инде мин, атай. Барыбыз да шушылай гафил булып ятса, кем җиңәсе билгеле инде. Күтәрелгән-күтәрелгән, бөтен дүрт юл бердәм кузгалырга кирәк иде.

Улының нияте ныклыгын сизеп алган ата сәбәпләрнең саллырагын эзли башлады:

– Туктале, олан, кызма син, – дип үгетләвен белде Гали. – Сән безнең бердәнбер углыбыз. Япь-яшь башыңны харап итмә, атаң белән анаңны хәсрәткә салма. Аннан килеп, атсыз калдырасың ич син мине. – Аның тавышы калтырап китте, күзләренә яшь килде. – Игеннәр бик матур булып өлгереп килә. Сыңар ат белән нишләрбез без?!

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3

Похожие книги

БЛАТНОЙ
18.3К 188