Рахимов Замит Гатинович - Батырша стр 10.

Шрифт
Фон

Аштан соң кунакка дип сәкегә урын салды Гарифҗан. Ләкин ул сөйләгәннәр Абдулланың тынгылыгын алганнар иде. Егет ындыр артындагы инеш буена чыкты, җиләнен һәм тирәли бүреген салып, аларны яңа борынлап килгән үлән өстенә ыргытты да үзе шулар янына чүкте, ярсып-үкереп аккан кар суына карап уйга калды… Дөньяны бик гади һәм беркатлы итеп күз алдына китерә иде бит ул. Җирдә кешеләр яши, алар иген игә, маллар үрчетә. Галим-голәмә, мулла-мунтагай булмакчылары мәдрәсәләрдә укый, аннан инде вәгазь сөйләп көн күрә. Ә, әйе, алардан тыш патшалар вә аларның наибләре бар икән тагын. Тик алары каядыр еракта, пайтәхеттә. Патшалар кәеф-сафа сөрә, бал-май эчендә йөзә, халык исә, алар рәхәттә яшәсен өчен, ясак түли. Менә шул. Дөрес, атасының ниндидер яулар, Алдар-Күчем болалары хакында сөйләгәне бар барын. Тик алары да Камыр батыр, төрле аждаһалар турындагы әкиятләр белән бер иде шул әле Абдуллага, күңел юаткыч бер хикәят кенә иде. Баксаң, әллә ниләр бар икән бу дөньяда: ил-җир басып алулар, талау, үтерүләр, халаекларны кысулар, аларның иркен томалап куюлар, ниндидер калалар, заводлар, чиркәүләр салып, кешеләргә җәфа китерүләр, хәтта ки бәндәләрне көчләп үз диннәреннән яздырулар, тагы әллә нәрсәләр. Шулар барысы бергә «сугыш» дип аталган суешлар китереп чыгара икән. Кызык, шундыен орыш була калса, Абдуллага да кагылыр микән ул, әллә читләтеп үтәрме аны? Кагыла калганда, кем ягына басып сугышыр Абдулла? Халык ягында, билгеле. Ләкин аларның каршы яктагылары да халык лабаса. Алары да күктән төшмәгән, җир асты патшалыгыннан чыкмаган. Патша ягындагыларның да һәммәсе түрә дә алпавыт түгел лә. Әнә ич, картлар сөйләгәнгә караганда, аның ата-бабалары – мишәрләр – гел патша яклап сугыша торган булганнар. Димәк ки, аның да урыны патша гаскәрләре рәтендә. Кулы барырмы аның, әйтик, шушы Гарифҗанга ук атарга? Юк, Абдулланың патша чирүендә буласы килми. Ошбу Гарифҗаннар, Килмәк абызлар якынрак аңа. Уф, буталып бетәрсең монда… Кинәт ул үзен акбүз атка атланган яу башлыгы итеп тойды. Кулында булат кылыч та тимер чукмар, аркасында яны[3] -садагы. Менә ул гайрәт белән дошманнары өстенә ташланды, ниндидер Тәфтиләүнең башын чабып төшерде…

Әллә ярсып аккан елга, әллә язгы кояшлы көн, әллә инде Гарифҗан сөйләгән вәсвәсәле сүзләр, чыннан да, аның күңелен җилкеткән иде. Йөрәге никтер ярсый, каядыр ашкына, дулый, егетне көрәш кырына әйди. Шул халәтенә чыдый алмый урыныннан сикереп торды да сүзчән йорт хуҗасы Гарифҗан янына ашыкты.

Ул кайтып кергәндә, Гарифҗан туры түшәм астында каен киртәсе каезлап маташа иде. Аягы астында күгәреп беткән ике сөңге ята, саплары мурып-череп беткән. Төшенде Абдулла: хуҗа кеше сөңгеләренә яңа саплар әмәлли иде.

– Кайттыңмы, шәкерт? – дип каршылады аны Гарифҗан. – Ә мин менә үземә эш таптым әле.

– Кирәк булырлар дисеңме?

– Яу була калса, берәүне дә читләтеп узмаячак: теге яккамы, бу яккамы кушылырга мәҗбүр итәчәк. Безнең әҗемнәр болачылар ягына чыкмакчылар.

Абдулла икенче балта сорап алды һәм саплыкларның икенчесен каезлый башлады. Гаҗәп, эш дигәнең, кан коюлы корал ясауга карамастан, җанны тынычландыра иде. Шуңа күңеле булып, егет хуҗаның сөңгеләрен дә саплашты, абзардан тирес тә чыгарышты, чоланның череп беткән түбәсен яңа кабык белән ябышты. Шулай итеп, биш-алты көн үтеп тә китте.

Арба юлы төшмәгән иде әле төшүен. Барыбер юллар кипкәнне көтмәде Абдулла. Җәяүлегә аларның кирәге шулкадәр генә. Юл буендагы чирәмлекләр инде тәмам җилләп, яшәреп киләләр иде. Аягына күн итеген киеп, җиләне белән тирәли бүреген биштәренә салды да юлын дәвам иттерде. Бу якларда даны чыккан Уфага җитәргә ике тәүлек кенә калган иде инде. Икенче төнен Агыйдел буендагы бер авылда кунды.

Көймәче яллап, Агыйделне кичүгә, колагына чаң тавышы килеп керде. Текә үрне күтәрелүгә, тавыш тагын да гайрәтләнде, ниндидер хәвеф-шом булып йөрәкне сыкратты. Кала үзәгенә якынлашкан саен, халык төркеме куерды, атлар ишәйде, мондагы ыгы-зыгыга һич исләре китми «сагыз чәйнәп» торган дөяләр күренде. Ул да түгел, бөтен тирә-юнь гаскәриләргә күмелеп калды. Йөзләрчә җайдак һәм кызыл якалы мундир кигән драгуннар арасында мишәр яугирләрен танып алды Абдулла. Ул әле монда ни барын белми, шулай да зур бер вакыйгага әзерлек икәнен чамалый иде. Оренбург походының кузгалуыдыр, мөгаен, дип уйлап алды һәм бер читтәрәк аты сыртындагы иярен рәтләп маташкан мишәр янына тукталды.

– Ни бар, кая куптыгыз болай? – диде ул тегеңә, гөрләтеп сәлам биргәч.

– Кирилыф җәнаплары поход чыга, кала салырга барабыз. – Кызыл мишәр, Абдулланың барын-югын да онытып, үз эше белән мәшәләнергә тотынды.

Чыннан да, бераздан ниндидер әмер авазлары яңгырады. Гаскәриләр, ашыга-кабалана, үзләренең йөзбашлары янына туплана башладылар. Урамның як-яклары бушап кал- ды, урталыкта исә төркем-төркем булып солдатлар күчләнде. Атлылары иярләренә менеп алды, урысча һәм татарча боерык тавышлары ишетелде. Ул да түгел, берьюлы әллә ничә дөңгер дөпелдәргә тотынды – олы чирү, кара болыт булып, Нугай юлына таба кузгалды. Драгуннар артыннан ияргән көймәле арбаларны, алардан соң купкан мишәр яугирләрен бер читтә басып озатып калды Абдулла.

Бу – урыслар исәбе белән 1735 елның унберенче апреле иде.


Байлыгы белән мактанырлыгы булмаса да, тормышыннан зарланмый иде Мәзгытдин углы Гали. Хәләл җефете Бибинур белән икәүдән-икәү генә тереклек итүләренә карамастан, шөкер, яшәүләре кешенекеннән ким түгел. Ата-бабадан калган җире җитәрлек, аты да икәү. Абдуллалары Тайсуганга киткәч, сыерның берсен бетерделәр бетерүен. Аның каравы кәҗә-сарык, кош-корт ишегалды тулы. Ирле-хатынлы тырыша торгач, нәкъ Карыш елгасы буенда кара-каршы ике йорт җиткерделәр. Берсе хәзер бөтенләй диярлек буш тора торуын. Анысында кышларын сарык-кәҗә бәрәннәре асрыйлар, җәйләрен исә, вакыт тигәндә, чебеннән качып, шунда черем итеп алгалыйлар. Әлхасыйль, үзләренә күрә бар да бар, бар да җитәрлек. Гали үзе ир уртасына җитсә дә, шөкер, исәнлеге ярыйсы. Бибинур турында әйткән дә юк: чир-сырхауның, ял-йокының ни икәнен дә белми, тырышлыгы, уңганлыгы белән бөтен тормышны сөйрәп алып бара. Анысы, эшкә дигәндә, Гали үзе дә төшеп калганнардан түгел. Алай да чандыр гәүдәсе, бәләкәй буе белән әллә ни алдыра алмый кебек. Шуңамы, дөнья мәшәкатьләрен гәүдәгә калку, ирләрчә нык бәдәнле хатыны Бибинур тартып бара сыман.

Мәгәр бер хафасы бар Бәләкәй Галинең. Ни хикмәттер, туганнан бирле кулы арасында йөртеп тә, бердәнбер углы Абдулла йөрәгендә игенче һөнәренә дәрт уята алмады. Болай караганда, бөтен эшне белә Абдулласы, әйткән-кушканны үти, үзең җитәкләп йөртсәң, бер генә хезмәттән дә җиксенми. Инде килеп, әйтми-дәшми тордыңмы, китабына кадала да дөньясын оныта. Сүз катучы булмаса, көннәр буена шул китаплары белән җенләнеп утыра. Эх, үзе ялгышты шул Гали. Укымаган кеше – сукыр кеше, дип, үзе белгәнне углына өйрәтте. Бик яшьли хәреф танып, хәтта яза башлады Абдулласы. Мәчет каршындагы мәктәпкә йөри башлагач исә, тәмам галим булды. «Мостафа мулланың үзеннән дә уздыра икән», – дип сөйләделәр авылдашлары. Ә ул, тиле, шуңа шатланып йөрде, улым мулла була, дип куанды.

Анысы ярый инде, Мостафа мулладан сабагын алган – беткән. Тайсуган мәдрәсәсенә җибәрәсе калмаган диген син аны. Ярый иде әле шунда, кушканны булса да эшләп тора иде. Болай исә кышына бер күзгә күренми. Инде сукага төштеләр, менәтерәк. Ә Абдулла юк та юк, хәерсез.

Шул рәвешле, үзен үзе, улы Абдулланы битәрли-битәрли җир сукалап маташкан Гали озын буйлы, киң җилкәле егетнең җир башына килеп туктавын абайламады да.

– Атай! Алла куәт бирсен, атай!

Гали атларын туктатты, кулын аксыл кашы өстенә куеп, юлга таба борылды.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3

Похожие книги

БЛАТНОЙ
18.3К 188