– Ну, Ильяс, давай, сызганып эшләргә кирәк. Укыган кешенең кем икәнен күрсәтегез безгә. Иптәшең – әйбәт егет. Молодец, кем белән иптәш булырга белгәнсең, аның белән бергәләп бик нык әзерләнергә була. Карагыз, җитди авырлыкларга очравыбыз да мөмкин, отрядыгыз сынатырлык булмасын.
Аның нинди авырлык турында әйтүе миңа аңлашылмады. Бу турыда ачыклабрак сорашырга дигән фикер башымда туган булса да, сынатасым килмәде; сорау бирсәм, үземнең игътибарсыз утырганлыгымны фаш итеп куярмын дип тагын шикләндем. Мәсьәләне бик ачык аңлаган кыяфәт күрсәтеп, мине бернинди җаваплылык белән дә бәйләми торган җавап бирү белән котылдым:
– Тырышырбыз, Аязгул агай, комсомол йөзенә кызыллык китермәбез!..
Аязгулов белән хушлашып беткәч, мин Иделбаевага борылдым. Мөмкин хәтле ягымлырак чырай бирергә тырышып, аңа кулымны суздым:
– Хушыгыз, иптәш Иделбаева!
Ул минем белән күрешмәде, күптәнге танышы белән шаярган төсле, кулымны сугып төшерде:
– Кирәкми, күрешмим, минем сезнең белән бергә кайтасым бар әле. Кинҗә кичүендә хушлашырбыз, – диде.
– Мин бик шат! – дигәнемне сизми дә калдым.
Ул арада Гаяз, яныма килеп, иңемә кулын салды.
– Мин ул шатлыкны сиңа кадәр әйтеп өлгердем инде, Ильяс туган, – диде ул һәм, тиз генә Иделбаевага борылып, үз сүзен дөресләтеп куйды: – Шулай бит, әйеме, дөрес бит?
– Шулай, шулай, – диде кыз, – берегездән-берегез җитез…
XI
Кайткан вакытта без дүртәү булдык. Дүртенче кеше кап-кара киң битле, симез күз кабаклары арасыннан елтыр-елтыр карый торган кара күзле, унбер-унике яшьлек башкорт кызы иде. Өстенә зәңгәрле-сарылы буй-буй ситсыдан тегелгән яңа күлмәк кигән кап-кара ялангач тәпиле бу кызны Артыкбикә үзенә иптәш итеп алып килгән булган икән. Без бергәләшеп волкомнан чыккан вакытта, ул кыз тирә-ягына җыелган кечкенә малайларга таш атып утыра иде. Кулларына кайсы таяк, кайсы чыбыркы тоткан, озын күлмәкле, кыска ыштанлы, яланаяклы малайлар аны кыерсыталар иде булса кирәк, без чыгу белән, кызның ачулы йөзенә иркәләнү чырае чыкты.
– Артыкбикә апа, кара әле монау малайларны, үчекләйләр.
– Һәй, оятсыз малайлар, – диде Артыкбикә, – үзегез мәктәп балалары тагын! – Ул кара кызны кочагына алды. – Әйдә, Зөлхиҗә иркәм, карама шул тәрбиясез малайларга.
Матур, чиста киемнәр кигән Артыкбикәнең үтә ягымлы чырае, шыңгырдап чыккан саф тавыш белән ярым үпкәләгән төсле итеп орышуы әрсез малайларны да оялтты: аларның кайсы, түбән карап, кулындагы таягы белән җирне чокый башлады, кайсы, чыбыркысын биленә ураган булып, йөзен читкә чөерде, кайсы түбәтәе белән чебен үтерергә кереште.
Акрынлап кына авылны чыгуга табан атладык.
Артыкбикә иркә балалар төсле шат һәм җил шикелле җитез кыз булып чыкты. Авылны чыгып тугайга төшү белән, ул куе үлән эченә ташланды. Аның юлдан гына бармавы, бил тиңентен үлән ярып, чәчәктән чәчәккә йөгерүе, куе әрәмә араларын сайлап, чытырларны ертып чыгарга яратуы безгә дә тәэсир итте. Без аңа караганда арттырыбрак та җибәрдек… Гаяз ал чәчәккә күмелеп утырган зур зелпе агачын, төбеннән үк сындырып алып, Артыкбикәгә тәкъдим итте. Артыкбикә аңа бик кәефләнеп көлде. Мин, алардан качып, зур карама башына мендем дә күке булып кычкырдым. Артыкбикәгә бу да бик ошады. «Ах, мин дә менәр идем», – дип сокланды ул миңа. Зөлхиҗә баштарак бездән тартынып, эндәшми генә килде. Соңга таба, безнең балалар кебек үк шаян икәнлегебезне күргәч, тартынмый башлады. Ул без таба алмаган матур чәчәкләрне табып китерә, безне кеше керә алмаслык куе чытырлыклар арасына алып керә, аркан төсле ишелеп үскән агачлар янына алып бара һәм икешәр кеше кереп утырырлык карама куышларын табып, безгә күрсәтә иде.
Кәефнең яхшылыгына, дәртнең көчлелегенә чыдаша алмыйча, чәчәк арасында куышып, төрле көйләргә җырлашып, кычкырышып килә-килә, без Агыйделгә якынайганбыз. Кинҗә кичүенә килеп җиткәнебезне сизми дә калганбыз.
– Хушыгыз, иптәшләр, мин уңга, – диде Артыкбикә.
Без сискәнеп киттек. Әйтерсең лә бу рәхәт юлның мәңгелек түгеллеген шул минутта гына төшендек. Кинәт йөзләребезгә җитдилек урнашты. Без уйга калдык… Тукта, бу ничек болай тиз үтте әле? Без бит аның белән юньләп сөйләшергә дә өлгермәдек. Аның кем булуы, кайда торуы, күпмегә кайтуы, ниләр эшләве турында да белмәдек. Моннан дүрт ел элек кияүдә булуының ни дигән сүз икәнлеге турында да аңлашмадык. Ни өчен «Артыкбикә» дип аталуының сәбәбенә дә төшенмәдек. Тукта? Ничек бу болай бик тиз булды соң әле? Без аның белән тагын очрашырбызмы? Кайда очрашырбыз? Ничек?..
Шундый уйлар астында, нәрсә әйтергә белмичә, Артыкбикәгә карап сүзсез калдым. Ул, минем уйларымны аңлаган төсле, шаян караш ташлап алды. Бик күп сүзләр әйткән төсле, бик кыйммәтле очрашулар вәгъдә иткән төсле, серле булып күренде миңа ул караш. Мин тагын ни дип әйтергә белмәдем. Берәр уңышсыз сүз ычкындырырмын да татлы тойгыларыма тап төшерермен дип курка идем мин.
Гаяз үзен үзе югалтмады. Минем күңелемдә уйланганнарны теле белән әйтте ул:
– Бигрәк тиз килеп җиткәнбез, тоелмый да калды, минем сездән бер дә аерыласым килми иде әле.
– Тормыш дулкыннары аера шул, ни хәл итик, – дип көлде Артыкбикә.
Аның көлүенә мин дә кушылдым. Минем нервларым аның нервлары белән тоташкан төсле булды.
– Болай тиз аерылмыйк әле, азрак сөйләшеп утырыйк, – диде Гаяз. – Әле көн иртә, – дип, кояшка карап алды.
Ләкин, дөресен әйткәндә, көн иртә түгел, кояш шактый түбәнәеп саргайган, күләгәләр озайган иде инде. Шулай да Гаязга каршы торучы булмады. Лапас түбәсе төсле киң булып җәелгән карама төбенә утырыштык. Монда сүз җитдирәк мәсьәләгә күчте. Без Артыкбикә белән ныграк танышырга, аның тормыш юлын ачыграк белергә тели идек. Тик Артыкбикә безгә канәгатьләнерлек җавап бирмәде. Үзе турында, үзенең үткәне турында сөйлисе килми иде аның. Күбрәк укыган вакытында күргән кечкенә вакыйгалар һәм бергә укыган иптәш кызлары турында сөйли иде ул.
Шулай итеп, без бу юлы аның турында беләсебез килгәннәрне белә алмадык. Тик ул безнең өметебезне өзмәде, яңадан очрашырга, сөйләшергә вәгъдә бирде. Без, үзебезнең авылда концерт оештырырга уйлавыбызны әйтеп, аның да катнашуын үтенгәч, килергә ризалыгын белдереп елмайды. Өстәвенә: «Минем болай да сезнең авылга барасым бар әле, анда миңа кирәкле кешеләр бар», – дип тә өметләндерде. Аңа кирәк кешенең кем икәнен белергә теләсәк тә, ул аны әйтмәде: «Күргәч белерсез», – дип кенә куйды.
Кулларны бик каты кысышып аерылыштык. Без аны кичү янына кадәр озатырга теләсәк тә, ул риза булмады.
– Сезгә минем су аркылы чыкканымны карарга ярамый, – дип елмайды.
Аны аңлап, без дә елмайдык. Зөлхиҗә елмаеп кына калмады, көлеп үк җибәрде.
Алар, уңга борылып, Агыйделгә аркылы төшеп киттеләр. Без Идел буйлап алдыбызда торган баягы Кызыл ярга, калын урманнарга карап юл алдык…
– Очратырбыз әле без аны, дип әйткән идем бит мин, Гаяз, ә?
– Мин дә бит «бәлки» дип җавап биргән идем…
– Мин курка башладым әле, Гаяз.
– Нәрсәдән?
– Безгә сугышырга туры килмәсә ярар иде.
– Мин сиңа бирешмәм дип уйлыйм.
– Көрәшкәндә мин сине егам бит.
– Ә сугышка китсә, мин сине…
Йөзләребезгә аз гына да көлү билгесе чыгармыйча, тирән тынычлык белән шундый сүзләр сөйләшә-сөйләшә җай гына атлаганда, арттан – Кинҗә кичүе ягыннан – йөрәк өзгеч аваз ишетелде:
– Коткарыгыз!..
Икебез берьюлы шып тукталдык һәм, син ишеттеңме дигән төсле, бер-беребезгә караштык. Күзләребезгә чыккан сорау билгесе безне ныграк уйланырга мәҗбүр итте. Башларыбызны югарырак күтәреп, колакларыбызны сагайттык. Үзәк өзгеч аваз, йөрәкләребезне кисеп, яңадан кабатланды:
– Коткарыгыз!..
Гаяздан да, миннән дә бер генә аваз сүз дә чыкмады. Борылдык та чаптык. Бер-беребездән уздырырга теләгәндәй ярышып, кичүгә табан чаба идек без. Бик кыска вакыт эчендә минем башыма бик күп уйлар кереп чыкты. Үзем йөгерәм, үзем уйлый идем мин: әйе, бу аның тавышы, ул кичүдән чыкканда түбәнгәрәк төшкәндер дә, Агыйделнең каты агымы аны тирәнгә алып киткәндер. Ә кичү астына төшсә – өермәлек. Ул хәзер су белән тартышадыр. Хәзер без, барып җитү белән, аны коткарырга ташланырбыз… Ташланырбызмы икән? Әгәр дә эш үткән булса?..