– Сез дин өчен түгел, бәлки наданлык өчен монда килгәнсез, – диләр.
Кайсылары:
– Карендәшләр, сез безгә файда итәргә диеп чыксаңыз, кәсеп итеңез! Менә сезгә Көтәһия вилаятеннән йир![9] Сезгә хәзерләп куйган бакчалар юк! Иң яхшысы – Русиягә яңыдан кайтыңыз, үз кәсебеңез берлән тора башлаңыз, динегезгә бер кеше дә тимәс. Русча укыту сезгә зарар түгел ул! Укытсалар, бик укыңыз! Укытмасалар да укырга тырышыңыз! Әгәр сез безгә, безне укытмыйлар, диеп килсәңез иде, без сезне кызганыр идек. Сез, безне укыталар, диеп, монда ислам динендә фарыз булган гыйлемнән качып киләсез. Үзеңез мөһаҗир фи сәбилиллаһ[10] дисез. Бу һиҗрәт түгел, бу – наданлык кына, – диеп, вәгазь итәләр иде.
Бу вәгазьләр Русиядә вакытта булса иде, бәлки, тыңлаган булырлар иде. Хәер, Русиядә дә мондый вәгазьләрне ишеткәннәр иде дә, аларны күңел каралганнан гына әйткән кешеләр сүзенә багышлаганнар иде. Дөресте – бунларны котырткан кешеләрнең күңелләре каралган икән! Татар гакылы артыннан йөри, диләр, бик дөрест сүз. Болар да хәзер һәммәсе һиҗрәт түгел, үз йирләрендә тору фарыз икәнлеген белделәр. Әмма соңрак!
Монда калган карендәш-кабиләсе, баерагы бер аягына кәвеш, бер аягына төрек ботинкасы киеп булса да кайттылар!
Әмма фәкыйрьләр мәңге ят җирләрдә, мәңге фәкыйрьлектә калдылар, туган йирен, карендәш-кабиләсен бер күрер өчен зар еглап, фәкыйрьлектә үлеп беттеләр.
Монда калганнары да әйберләрен сатып, мал-туарларын таратып китәргә хәзерләндекләреннән, аларга да элгәреге дәүләтне җыю, элгәреге малыны кайтару бик җиңел булмады. Нә исә, бунлар үз йирләреннән кузгалмадыкларыннан, еллар да яхшы килү сәбәпле, акыртын гына искечә тора башладылар. Алай булса да, бу фетнә һәр кешенең күңелендә бер җәрәхәт калдырганга, бик озак еллар онытылмады. Тагы акыртын гына искечә тора башладылар.
Яңа эш юк иде, гәрчә Казанда матбагалар булып, һәр телдә китап бастырырга, әдәбият нәшер итәргә рөхсәт булса да, дин китапларына башка, «Сәйфелмөлек», «Йосыф китабы» вә башка [нә] кешегә, нә дөньясына, нә ахирәтенә файда бирми торган китаплар басылса да, кирәкле фән китаплары, әдәби хикәяләр, милли театр уеннары һич күзгә-башка күренми иде. Халык та, «Әлхәмдүлиллаһ, тынычлык!» дип, яткан ягы берлән ята иде.
Менә тагы яңа хәбәрләр! Яңа укыту чыккан, ди! Ысуле изитме, ди?.. Ысуле язидме, ди? Иске китапларны укытмыйлар, ди… Үзләре китап чыгаралар, ди!!! И Раббым! Тагы нинди эшләр! Ит үзендин кортлый диләр, бик дөрест; үз арамыздин чыккан бит! Ул нинди эш ул! Болай укыту ярамый, дип әйтәләр, ди. Әбҗәдне бөтенләй калдырганнар, ди!.. Иҗек тә укытмыйлар, ди!.. Аккош баласы төсле «тый сөнтә, тый сөнтә» дип сайрап торучы балалар булмаса, мәдрәсәләрдә, мәктәпләрдә ни ямь булыр? Белмим инде, белмим? Ахырзаман бигрәк якындыр, ахрысы, берсе бетә, икенчесе килеп чыга. Моны кем уйлаган иде?.. Йа шәйхем, ярдәм! Йа шәйхем, ярдәм!.. Голямалар ни карыйлар? Ник халыкка сөйләмиләр? Бу нинди эш бу! Әле бер китапта «ля» ны калдырганнар, ди! Руска тарту шул инде! Руска!
Голямалар арасында тагы тавыш. Тагы ызгыш! Болай укыту ярыймы, юкмы? Әлбәттә, ярамый!.. Болай укытылса, бөтен кеше язу таныр, бөтен кеше укый белер, төрки телендә кирәкле китаплар булса, укыган кеше һәммәсе, мулладан сорамаенча, үз хаҗәтен белер. Аннан ары муллаларга ни кала?! Ни сөйләсә, аны дөрест сөйләргә кирәк. Әле хәзер муллалар: «Ай ахмак, китапта шулай әйткән!» – дисәләр, бөтен мәҗлес авызын ачалмый иде. Инде бетте. Голямага кадер бетте!.. Һәммә кеше укыгач, һәммә кеше белгәч, ул нигә ярый?! «Ахырзаман галәмәте! Ахырзаман!» – тавышы һәр йирдә ишетелә иде. Бу вакыйга әүвәлгеләргә караганда да зур булды. Чөнки бу үз арамыздан чыкканга күрә, бик күп кеше болай укытуны яратмасалар да, яратучылар да бик күп иде.
Озак үтмәде, шәһәрләрдә ысуле җәдит мәктәпләре ачыла башлады. Голяма арасында сүз күбәйде. Кара халыкта «Арышның поты ничә тиен? Тире бәһасе кыйммәтме?» урынына: «Ысуле җәдит нишли әле? Фәлән хәзрәт аларны бик сүккән дип әйтәләр, дөрестме?» сүзләре ишетелә башлады. Халык арасында дүртенче курчак туе әүвәлгеләрдән дә ким булмады.
Курчак уйнаучы сакаллы балалар (байлар) тагы бу эшкә катыштылар. Һәр кеше үзенә бертөрле сүз сөйли иде. Тагы, бәхетсезлеккә каршы, гәзитә дә шуны яза башлады.
Халык арасында тагы:
– Гәҗитче ни яза? Бик мактыймы инде ысуле җәдитне? – сүзләре ишетелә башлады.
Голяма арасында тагы ызгыш!.. Тагы кычкырыш!.. Кяфер! Кяфер!!! Ысуле җәдит хәрәм! Гәҗитчегә ышанырга ярамый, ул ни белә? Фәлән ишан әле бер ысуле җәдит кешесен парахутта күргән, ди, йир түгәрәк дип әйтәдер, ди, аңарга инде кем ышансын?..
Берсен берсе кире кагып, китаплар чыга башлады. Һәммәсе дингә яраштырган булып, нә динене белмәенчә, нә ысуле җәдит нидән гыйбарәт икәнлеген белмәенчә, рисаләләр яза башладылар. Табигатьтә бер кагыйдә бар: бер яңа эш чыкса, ул, һичшиксез, үсә. Шул кагыйдәнең дөрестлегеннәнме, ысуле җәдит көннән-көн алга бара иде. Бу эшләргә караганда бервакытны бөтен халык арасында шулай тәртип берлән укыту таратылып, безнең болгар милләте дә башка милләт төсле булу өметен уйлатуда иде.
Ләкин безнең бәхетсезлеккә каршы, болар арасында да төрле тавышлар чыкты; милли файдадан битәр шәхси файдалар карала башланды. Төрлечә юлларга бүленә башлады. Һәр кеше үзе белгәнчә, дөрестен әйтсәм, үзе белмәгәнчә, мәктәп өчен китаплар чыгара башлады. Бу китапларны үз мәктәбендә һәм якыннарының мәктәбендә укыттыра башладылар. Бу китаплар күбесе методикага яраклы булмаганга, ысуле җәдит исеменә яманат бирә башладылар.
Казанда, Оренбургта, Троискида, Уфада, Чистапулда, Каргалыда, Семипулатта, хәтта Әстерханда да ысуле җәдит мәктәпләре ачылды. Авылларда да мәктәпләр күренә башлады. Яңа укыту һәммә йирдә акыртын гына тарала башлады. Һәр нә кадәр укытулар төрлечә булса да һәм яңа методикага ярамаса да, әүвәлге Нух заманыннан калган ысулга караганда файдалыгында шөбһә юк иде. Һәммә йирләрдә мөгаллимнәр кирәк була башлады. Халыкта «уку-укыту» сүзләре еш-еш сөйләнә башлады. Мөгаллимнәр өчен укытучылар институты кирәклеге вә иске мәдрәсәләрнең эшкә ярамавы да ачык фикерле кешеләр арасында кат-кат сөйләнә башлады. Халык арасында «саклык», «кешелеклелек» дигән сүзләр ишетелә башлады.
«Тәрҗеман» гәзитәсенең һәр нумирында мәгариф вә милләтнең алга китеше өчен чаралар эзләү тиеш идеке, мәгарифсез милләт – җансыз кеше кеби улдыгы ачык-ачык иттереп, кайвакыт бик ачы, кайвакыт төче гыйбарәләр берлән мәкаләләр күренә башлады. Мәктәпләргә мөгаллимнәр хәзерләү кирәк улдыгыннан, анда-монда ысул күргән кешеләрдән, күбрәк йирдә «ысул» дигән сүзне ишеткән кешеләрдән мөгаллимлеккә өйрәнә башладылар. Бу эшләрдә дә байларның бик зур катышы булды. Бик күбесе моңардан курчак туйлары ясашып, килгән кешеләрдин иң әүвәл үзенең кылган эшләрен:
– Әлхәмдүлиллаһ, мин мактанмыйм, менә Ирсай авылына мөгаллим йибәрдем. Борнай авылына барган идем, муллаларына әйттем: «И хәзрәт! Сез шулай өйрәтәсезмени! Сезнең халык шуны беләмени! Укыткан балаларыңыз кая? И дин караклары!» – дип әйттем дигән сүзеннән соң, милләт өчен кайсылары: иң кирәк эш – тәҗвидне[11] бик яхшы белү; кайсылары – остазлар, хәлфәләр: «Башта олуг кешеләргә (байларга) хөрмәт кылуны өйрәтү иң тиеш» идекене тыңлаучыны, теләсә нинди кеше булсын, үзенең рече (хотбә) берлән тәмам туйдырып чыгаралар иде.
Кайбер аңлаган кешеләр, безгә хәзер ничек булса укырга, укытырга кирәк, ни булса да укысын! Ни белсә дә белсен, рус мәктәпләрендә укырга кирәк. Үз мәктәпләремез юк! Алардан качмаска кирәк! Барыбер качып котыла алмыймыз! Милләтемезне инкыйраздан (!) коткарасымыз килсә, һичшиксез, рус мәктәпләрендә уку тиеш! Без хәзер гомуми эшләремездә үз файдаларымызны бик тикшермәскә кирәк! Милләтемез бик артка калган! Милләтемезне башка милләтләр арасына кертер өчен, һәммәмез бар куәтемез белән тырышырга кирәк! Ихсан байның сүзе берлән милләт алга китмәгән шикелле, Гали мулла сүзеннән дә милләткә һич файда юк! Эшкә тотынырга кирәк, эшкә! Аңлаган булып сөйләп йөримез: милләт димез, тәрәккый димез! Мәдәният, мәгариф димез, бунларның берсен дә аңламый әйтәмезме, әллә аңласак та, хәзер безнең заманада шул сүзләрне әйтү мода булганга күрә генә әйтәмезме? Кайбер кешеләр мода булганга күрә әйтәләр! Ләкин аңлаганнарыңыздан милләт хакына эшкә тотынуыңызны үтенәм. Аз булса да эшлә, эшләгән эш бервакыт файдага ярый, болай сөйләүдә ни файда бар? Ул варенье берлә чәй янында сөйләүдән генә нә милләт тәрәккый итә, нә милләтнең бер-бер кирәге бетә! Әгәр без милләтемезнең чынлыкта артка калуын аңлаган булсак, [җиң] сызганып эшкә тотыныйк! Әгәр аңламаган булсак, сезгә әйтәм, дустларым: бу көенчә барсак, милләтемез бетәчәк, бетәчәк…