Гаяз Исхакый
Ике йөз елдан соң инкыйраз
Кобе, 1934
Төзүчедән
Гаяз Исхакый революциягә кадәр туган илендә татар әдәбияты классигы, атаклы прозаик, драматург, ялкынлы публицист, педагог, нашир, журналист, сәясәтче, милли хәрәкәт идеологы булып таныла. 1905 елгы революциядән соң мәйданга чыккан гәзитәләрне өйрәнгәндә, бу күпкырлы шәхеснең популярлыгы таң калдыра. Әдипнең үз әсәрләреннән, мәкаләләреннән, басылып чыккан әсәрләренә рекламалар, рецензияләрдән тыш, аның һәр адымы теркәлеп барылган. Кая барса, нишләсә дә шуны язалар. Казан төрмәсенә ничек эләгүен, ничә көн тотылуын, авылына кайчан кайтуын, тагын кулга алынып, Чистай төрмәсендә утыруын, тагын Казан төрмәсендә озак айлар тоткынлыкта булуын, сөргенгә озатылуын, кайтуын Һәр хәбәрдә бу каһарман егеткә соклану да, аның өчен борчылулар, теләктәшлек тә
Бу чорда татарлар Г. Исхакый әсәрләрен ябырылып укый, аның пьесалары буенча куелган спектакльләргә күпләп йөри.
Г. Исхакый әсәрләре совет чорында 1930 елларга кадәр мәктәп программаларына кертелә әле, спектакльләр дә күрсәтелә. 30 нчы еллардан соң әдипнең иҗатын тоташ каралту чоры башлана. Китапханәләрдәге китаплары яшерен фондларга бикләнә. Нәкъ шул чорда, дингә каршы каты көрәш башланган чорда, гарәп язулы бик күп китаплар яндырыла, шик астында булган зыялыларның өйләрендә тентүләр ясап, китапханәләрен тар-мар итәләр, үзләрен кулга алалар. Бик күп зыялылар, эзәрлекләүләрдән куркып, шикле дип саналган китапларын юк итәргә мәҗбүр була.
Ә гади халыкта Г. Исхакый китаплары сакланып калган. Бу юлларның авторы 19701980 елларда нәкъ шул гади халыктан, иске йортларда яшәүче әби-бабайлардан, әдипнең әсәрләрен укып, спектакльләрен карап үскән кешеләрдән берәмтекләп эзләп табып, язучының революциягә кадәр басылып чыккан барлык китапларын гарәп язуыннан гамәлдәге язуга күчереп, машинкада бастырган һәм, 1980 еллар ахырында илдә үзгәреш җилләре исә башлап, рәсми рәвештә Г. Исхакый мирасын җыю мәсьәләсе күтәрелгәндә, тупланган байлыкны дүрт томга бүлеп, галимнәр алдына куйган иде.
Бу урында милләттәшләрнең китапка хирыслыгын, яхшыны яманнан аера белүен, яраткан китабын кадерләп саклавын, шул юлда батырлыгын әйтеп китми мөмкин түгел. Кара репрессия елларында Г. Искахый китаплары, пыяла банкаларда базга күмелеп яисә күн кисәкләренә төрелеп ком, тоз өемнәре эчендә яшәүләрен дәвам иткәннәр, бүлмә такталарына ябыштырылган кәгазь астында да яшерелеп сакланганнар. Әдипнең әсәрләрен, китапларын җыю, туплау процессында шактый кызыклы хәлләргә дә очрыйсың. Әйтик, китапларының аерым нөсхәләре озак еллар буе үзара алышынып, бер кулдан икенче кулга күчеп, даими укылып йөргән. Алай гына да түгел, еш кына китапны укып чыккан кеше бушрак биткә әсәрнең эчтәлеге яки авторы турында үзенең фикерләрен дә язып калдырган. Бу фикерләр чорга, заманның сәясәтенә бәйле рәвештә гел үзгәреп торалар һәм укучының әсәргә, аның авторына мөнәсәбәтен генә түгел, дөньяга карашын, заманны аңлау дәрәҗәсен дә ачык күрсәтәләр. Шул рәвешчә, бу язмалар бергә җыелып, диалог формасын алып, үзенә бертөрле бәхәс, фикер алышу булып кабул ителәләр. Мәсәлән, әдипнең «Тормышмы бу?» китабы нөсхәсенең титул битендә төрле елларда, төрле кул белән язылган шундый «искәрмәләр»не укырга мөмкин:
«Җавап: «Тормыш түгел! Яшә! Яшә! Яшә! Яшәсен Гаяз!»
«Чын тормышта ләззәт бар икән! Яшәсен татар шагыйрьләренең атасы Мөхәммәдгаяз әл-Исхакый!»
«Милләт сөюче Гаяз, яшә! Яшә, Гаяз, син яшәсәң генә, татар яшәр. Шәкерд. 1925».
«Яшә, Гаяз! Шәкертләрнең хәлен, ислях хакында иҗтиһад иткәнеңез өчен рәхмәт. Г. С.».
«Яшә, Гаяз! Син хәзер милләт атасы булдың, һичвакыт онытылмассың! Г. Шакир. Казан».
«Гаяз абый, синең телең матур, аңлаешлы язылган. Әсәрләреңнең идеологиясе дә яхшы булса, синең язган нәрсәләрең татар укучыларының кулыннан төшмәс иде. Мин».
«Яшәсен Мөхәммәдгаяз әл-Исхакый, ул яшәгәндә генә, татар милләте артка калмас. Г. С.».
«Фикерең ялгыш, туган Гаяз, әле ашаган табагыңа ып йөрмә! Шәкертең».
«Гаяз яшәсен, имеш, Гаяз яшәгәндә генә татар милләте яши, имеш. Гаяз татар милләтен фәкать фахишлек белән яшәтә. Ул аларга бер юл күрсәтми. Мөхәррирмени ул Гаяз!»
«Фикерең ялгыш, туган! Синнән алда язган кешеләрнең «Гаяз яшәсә генә, татар милләте яшәр» дигән сүзләре дөрест булмаган шикелле, синең сүзең дә дөрест түгел. Гаяз безнең иң олы язучыларыбыздан. Ул үзенә таныш булган мохитнең бөтен кимчелекләрен ача һәм аңлаган кешегә юл да күрсәтә».
«Гаяз милләтнең яктыртучысы да, ул шулай ук милләтнең алдакчы, хыянәтче, сатлык социалисты да».
«Гаяз заграницада. Ул хәзер безнең ирекле илгә кирәк булган пролетариат әдәбиятының дошманы. Аның элек язган бөтен әсәрләре буржуазия идеологиясендә язылып, надан халыкны алдап яткыручыларның мәшһүрләреннән иде. Хәзер инде аны сагынган кешеләр тиз генә күрә алмассыз. Долой сатлык аумакай! Г. С.».
«Сатмады. Китте! Гаяз барыбер бетми. Үзең дә аның парчасын укыйсың бит әле!»
Гаяз Исхакыйның туган халкы арасында «барыбер бетмәячәген», аның әсәрләренең яшәячәген, азчылык арасында булса да укылып йөреячәген раслый торган бүтән фактлар да бар.
Әдип чит илгә китеп бер кеше гомере кадәр вакыт узгач, ниһаять, матбугатта аның турында яңадан сүз чыгып, бәхәсләр башланырга өлгерми, «Гаяз Исхакый, он же Щольц» исеме белән, әдипне шпионлыкта гаепләгән мәкалә басылып чыга (Советская Татария. 1989. 19 февраль). Шул мәкаләдән соң Г. Исхакый китапларын яшереп саклаган әби-бабайларның элекке ачык ишекләре кабат ябыла башлый. Әмма гаҗәп: Исхакыйның исеменә нинди генә ярлыклар тагарга маташмасыннар, халык күңелендә аңа мәхәббәт кимеми, әсәрләренә булган фикер үзгәрми, ул кадерле китапларын юкка чыгару турында уйлап та карамый, аларны бары ераккарак яшерә генә. Халыкта курку бик көчле. Әмма тәвәккәллек тә бик зур.
Г. Исхакый феноменын чын мәгънәсендә халык язучысының бөеклеген, аның үз милләтенең тиңдәшсез яклаучысы, хадиме булуын аңлау өчен, аның тормыш юлын, карашларының ничек формалашуын, әдәби һәм публицистик әсәрләрен, сәяси эшчәнлеген җентекләп өйрәнергә кирәк.
Г. Исхакый «Тәрҗемәи хәлем»дә болай яза: «Мин 1878 елның иске стиль белән февральнең 10 ында (яңа стильдә 23 февраль) җомга көн, кояш чыкканда Яуширмә авылында дөньяга килгәнмен Мөхәррир мин дә голяма1 зөмрәсеннән йитмешмен вә беренче милли аңны бу мохиттә алганмын».
Гыйлаҗетдин хәзрәт белән Камәрия остазбикәнең Мәрьям һәм Габдерахман исемле беренче балалары нарасый килеш үлеп киткәнгә, Гаяз гаиләдә көтеп алынган бик кадерле бала була. Аны сөеп, иркәләп үстерәләр. Башлангыч белемне Яуширмәдә әтисе мәктәбендә ала, ә унике яшендә аны Чистай мәдрәсәсенә бирәләр. Шунда укыганда, аның кулына килеп эләккән Сәлим Сабитның «Җәгърафия» китабын укып: «Картада ислам дәүләтләре дикъкатемне җәлеб итте Мөселман мәмләкәтләренә ни өчен, берләшеп, бөтен дөнья кяферләренә каршы бер дәүләт тәшкил итмәүләре турында уйлана һәм шулар хакында әтиемнән сораша идем, ди Г. Исхакый үзенең «Тәрҗемәи хәлем»ендә. «Госманлы тарихы» һәм «Әндәлес тарихы» бу китаплар темалары белән дә, теле белән дә минем дикъкатемне нык җәлеб иттеләр һәм мин унике-унөч яшьлек бер бала, бу китапларны берничә тапкыр укыдым». Яшь Гаязның формалашуында әлеге өзектә китерелгән вакыйга-фактларның да билгеле бер роле булгандыр дияргә мөмкин.
1893 елда ул Казандагы Күл буе мәдрәсәсенә килеп урнаша. Анда рус империясендә төрки телдә чыгарылган бердәнбер гәзитә «Тәрҗеман»ны җентекләп укып бара. Исмәгыйль Гаспралының «төрки берлек» идеясе белән таныша. Ул вакытларда шәкертләр төрле мәдрәсәләргә барып, дини, гыйльми, тарихи, әдәби темаларга бәхәсләр, сорау-җавап кичәләре оештыра торган булганнар. Бу «моназарә кылып йөрү»2 дип аталган. Күп белем, фикер йөгереклеге, тел җорлыгы таләп иткән бу «моназарәләр» үзәгендә Г. Исхакый тора, бәхәстә осталыгын арттырып, иң көчле моназарәчеләрнең берсенә әверелә.