– Мин шул болгармыни?! Шул микәнни?! Ул вакытта һәммә йирдә минем тазалыгым, өстем-башымның яхшылыгына, кайтсам, өемнең тынычлыгына исе китмәгән кеше юк иде, хәзер нинди булганмын – өстемә әллә нинди сәләмә кеше киемен киенгәнмен, элгәреге кызыл йөзләр урынында саргайган битләр булган. Уйнап тора торган күзләр урынында өметсез-өметсез карый торган тирән-тирән чокырлар булган, озын юллардан кайткач, хәл итәргә ята торган тыныч өйләрем кандала базы, корт оясы булган, аның да һәр көнне бер агачы сына, һәр көнне өстемә җимерелергә якынлаша, һәр көнне, шуларга карап, яшь вакытларны искә төшерәм. Картайдым, фәкыйрьләндем, авыруга сабыштым, – дип, үзенең хәзерге хәле берлән иске хәле арасын чагыштырып карарга сәбәп була иде.
Бу музыка, чыннан да, әхлак мөгаллиме була торган нәрсә булса да, чынлап та, «әхлакны төзәтү» өчен шул музыка җитсә дә, музыкага халкымызның карашы башкарганга, ягъни аның әхлак төзәтүче икәнлегенә ышанып, шуның берлән файдалану урынына, аны үзен «әхлак бозучы» дип каралганга һәм әхлакка хезмәт итә торган кеше арасында аны тыелган күрелгәнгә, аны әхлаксыз кешеләр кулына төшергән иде. Шуның өчен ул әхлаксызлар кулында әхлак бозар өчен бер корал булган иде. Әүвәлдә кайсыбер руслар яһүдиләргә исерткеч, фахешне үз музыкабыз берлән безнең үземезнеке итәр өчен буяп күрсәтә башлаганнар иде. Һәм, чыннан да, бик файда иткәннәр иде…
Һәммә йирдә музыканы фахеш, исерткечнең гаебен капларга куллану халык арасында тарала башлаган иде. Музыканың бу эшен күргәч, ягъни әхлакка файда итәр урында, әхлаксызлыкка тарта башлагач, музыка, һичшиксез, зарарлы хөкеме чыгарылды. Шуның өчен музыка үзе дә фахеш хезмәтчесе булды. Болгар музыкасы шулкадәр былчыракланган, болгар йырлары шулкадәр әхлаксызланган иде, аларны бер минут тыңлау бик авыр була иде. Шул сәбәптән милли тел, милли әдәбият, милли театр мәсьәләләре арасына милли музыка мәсьәләсе керә алмаган иде. Шул мәсьәләләр берлән мәшгуль кешеләр дә милләтнең үсешенә милли музыкаларның кирәклеген, милли рухны саклау милли музыка эше икәнлеген хәтергә дә кертми кебек үтеп баралар иде. Болгар халкы никадәр музыка сөя торган милләт булсалар да, аларга кирәгенчә каралмаганга һәм аларны белүне җинаять итеп саналганга, ул дивар артларында гына калган иде. Хатын-кызымызда моңарга мәхәббәт тагы артык булса да, алар да изелеп кенә калганнар иде.
Ниһаять, унтугызынчы гасыр ахырларында музыка җинаять түгеллеге сөйләнмәсә дә, акыртын-акыртын гына рәтләнә башлады. Казанда Минкин Гариф исемендә бер кеше болгар музыкаларын нотага сала башлады, ниһаять, никадәр иске вә яңа көйләр рәткә салды. Бу кеше, бәлки, яхшы түгелдер, бәлки, яхшыдыр, бәлки, моны голямалар яратмый торганнардыр – мин анысын белмим, ләкин бу кеше милләткә шулкадәр хезмәт итте, моның хезмәте, һичшиксез, кыямәткә кадәр онытылмаячактыр.
«Яшәсен Гариф Минкин! Яшәсен милләт!» тавышлары бездин балаларымызга, балаларымыздан аларның балаларына кадәр, кыскасы, иң актыккы болгарга кадәр авыздин төшмәячәк, андин соң да шундый гүзәл музыка калдырдыгы өчен Ауропалар арасында да онытылмаячактыр. Моннан соң болгарлар арасында музыка машиналары күренә башлады. Болгарларның залында «Сакмар суы», «Тәфкилев», «Әллүки», «Казан алган көй» вә башка көйләр ишетелә башлады. Ирләремез, кызларымыз – һәммәсе йөз, мең елдан бирле бабайларымыз тарафыннан эшләнгән музыканың, бабайларымызга уйлаткан уйларны, бабайларымызга биргән хисләрне балаларына бирә башлады. Бу да байларга гына махсус булганга, гавам халкы арасында, һәр кыз мунчага төшеп биергә, кубыз уйнарга тырышса да, иркенлек булмаганга, аларның бик аз гынасы – халык арасында «азган», муллалар каршысында «ахмак» сүзе берлән телгә кергәннәре генә файдаланалар, искедәге бабайларның хисләрен аңлый алалар, үзләренең кайгыларын тарата алалар иде.
Әдәбият берлән музыка милләтнең атасы берлән анасы икәнлеге һәркемгә мәгълүм бер эш, тарих берлән исбат ителгән бер хакыйкать булса да, ата никадәр сәламәт булса да, анасыз бала тумавы мәгълүм эш булса да, атасыз-анасыз бала да зинадан туган икәнлеге ышанычлы эш булса да, милләтнең атасы берлән анасы булган музыка берлән әдәбиятны бергә торырга никях укытырга, берсенә берсе файда итешергә, берсен берсе саклашырга вәгъдә кылынышуларын алырга теләмиләр дә иде, алмыйлар да иде. Шуның өчен безнең көткән баламыз яисә тумаячак, туса, зинадан туачак иде дә – безнең йөземезне генә кызартачак иде. Егерменче гасырның башларында, унтугызынчы гасырда Казанда музыка … яшерен рәвештә тәрәккый итсә дә, гомум файдалана торган йирләр юк иде.
Болгарча музыка ахшамнары, концертлар һич ишетелми иде. Шуның өчен андый музыка ишетергә теләгән кеше, музыка берлән үзенең кайгыларын таратырга тырышкан кеше, үзене кайгылар, мәшәкатьләрдән аерып алып, үзен генә карарга теләгән кешеләр, музыка тыңлый торган урын юкка, кайсылары фахеш йиренә баралар иде, кайсылары икенче халык музыкасын тыңлыйлар иде, кайсылары, кайгыларын йотып, өйдә утырып калалар иде.
Егерменче гасыр башында ук музыка вә әдәбият ахшамнары ачылуы хакында фикерләшү башланды. Һәм бер музыкант тарафыннан иң әүвәл Казанда, аннан башка шәһәрләрдә музыка ахшамнары ясау башланды. Ләкин халык моңарга әүвәлге карашын үзгәртмәгәнгә, голяма бик тирес (кире, каршы) торганга, бу эш үсеш ала алмады. Башлаган кешенең акчасы юкка, дәвам итәргә акча кирәк булганга, күп үтмәенчә бетеп һәм гомерләр үтә-үтә, тарих берлән күмелеп, «элгәре бездә дә музыка ахшамнары булган икән» дип сөйләргә генә калган иде. Шул вакыйгадан соң музыкага артык әһәмият бирүче дә чыкмаган иде һәм музыка үзе дә мәйданга чыгып эшкә тотынмаган иде. Шуның өчен музыка тагы фахеш эченә чумган. Тагы үзенең табигый гүзәллеген югалткан иде. Гәзитәләрдә ахырга таба музыка хакында язылган мәкаләләр күренә башласа да, алар да музыка кешеләре тарафыннан язылмаенча, музыка хакында мәгълүматлары бар кешеләр генә язган булганга, йөрәктән чыкмаганга, халыкка ул дәрәҗә тәэсир кылмый иде.
Халык арасында музыкадан гармунны, скрипкә-фәләнне шыгырдату бетмәсә дә, аларны табигый чисталыгына кайтаручылар күренми иде. Шуның өчен музыкамыз көннән-көн артка кала, көннән-көн миллилеген югалта, көннән-көн халык арасында әһәмияте бетә иде.
Рәссамлык безнең халыкта булганы да юк иде, беткәне дә юк иде. Динемездә рәсем ясау тыелган булгангамы, әллә үземездә рәсемнәрдән мәгънә алырлык хис булмагангамы, рәссамнар юк иде. Рәсемнәремездә вак-төяк мәсҗед сурәтләре, изге урын сурәтләре – Мәккә, Мәдинә күренешләре генә булганга, алар да фотограф берлән алынудан башка, төрекләр яисә гарәпләр тарафыннан эшләнгәннәр иде.
Китап кибетләремездә «Башмак шәриф», «Гасаи мөбарәк», «Комган» һәм дә «Йаһу йаминһу» дип аһлар берлән яна торган, күзләреннән дәрья кебек яшьләр ага торган, сулаган саен авызыннан ут чыга торган «Мөэмин күңеле» исемендә вә шуның кебекләр мәйданга чыкса да, болар рәсемнәр бирә торган файданы, хис арттыруны бирү урынына, үзләрен тупаслата, дөнья хакында, тормыш хакында ялган уйлар берлән гавамның башын гына тутыра иде.
Егерменче гасыр башларында рус рәссамнары болгар мәгыйшәтеннән рәсемнәр ясый башладылар һәм Русиядә вә хәтта Ауропада рәсемнәренең мәгънәлелеге, үзенә бертөслелеге, оргиналлыгы берлән бик хөрмәтле булдылар. Аеруча «Өрпәк сарган болгар карчыгының кунак сыйлавы», «Бер болгар картының сату сәфәренә китәр алдыннан юл киемнәре берлән балалары, хатыны җыелган бер мәҗлестә дога кылуы», «Бер болгар шәкертенең мәдрәсә почмагында елтырый торган ут яктысында күлмәк өстеннән генә юрганын салып, «Казый» моталәга[12] кылуы», «Бер мулла кызының чаршау артыннан гына үзенең иптәшләре берлән аталарыннан качып язу өйрәнүе» рәсемнәре табигыйлар иде, дөрестләр иде. Бу рәсемнәр әүвәлләре һәммәмезгә дә үземезнең тормышымызны күрсәтә башладыклары кебек, арамызда шундый эшкә сәләтлеләребезнең дәртен уяндырырга да сәбәп булган иде.