Шул көе озакмы яткандыр, әмма күзләрен ачканда, тәрәзәгә тыштан җәйге кояшның беренче нурлары карап тора… Габдулланың башына беренче булып: «Ут җиңдеме икән, ярканатмы икән?» – дигән уй килә.
Аннан соң ул үз янында Саҗидә апасын күрә. Саҗидә Габдулланың күңелендә дөньяның бөтен изгелеген үзенә җыйган аеруча бер якты булып яши. Үз анасы булмаган Габдулла өчен аеруча кадерле туганлык җылысын шушы Саҗидә апасы бит инде бу семьяда суытмый саклап килә. Анасы күрмәгән арада, Саҗидә һәрвакыт Габдулла янында була. Ачлыкның аеруча каты көннәрендә ул үзенә дә әз икмәк өлешенең яртысын Габдуллага сындырып бирә. Кичләрен шул Саҗидә апа бит, баш очына утырып, «бәхет кошы» турында тыңлап туймаслык әкиятләр пышылдап сөйли.
Габдулла аңардан, акрын гына һәм аның әйтәсе җавабыннан курка төшеп:
– Апа, мин үлдемме? – дип сорый.
Апасы җавап урынына аның кулларын үзенең кайнар яңагына китереп кыса һәм үксеп елап җибәрә. Габдулла шуннан «үлмәгәнмен икән» дип уйлый.
Ләкин беркөнне тәртип тагы чуалып, үзгәреп китә. Әллә каян бер олаучы килеп чыга. Әби кинәт юашая. Бер дә еламаган бабасы Зиннәтулла елап ала. Үзенең яшен Габдулладан бервакытта да яшермәгән йомшак күңелле Саҗидә кинәт бик җитдиләнеп китә һәм аңа болай ди:
– Туганым, мин дә еламыйм, син дә елама, без синең белән аерылышабыз. Син калага китәсең. Сиңа анда яхшырак булыр, тамагың тук булыр, кайгырма. Дөньялар рәтләнгәч, тагын күрешербез…
Аннан соң олаучы абый аны, чыпталар өстенә утыртып, «кала» дигән җиргә алып китә…
5
Габдулла чыпталар өстендә оеп утырган җиреннән күзләрен ачып җибәрде. Ат алҗып кына калага кереп килә иде. Габдулла инде күзләрен яңадан йома алмады. Кала үзенең олылыгы һәм сәерлеге белән Габдулланың кечкенә йөрәген каушатып җибәрде. Каланың эченәрәк кергән саен, йортлар ишәя, зурая һәм бер-берсенә ныграк елыша бардылар. Габдулланың баштагы каушавы инде бик нык гаҗәпләнүгә әверелде. Дүрт ат җигелгән ике катлы арба һәм анда аслы-өсле утырган кешеләр Габдулланы бөтенләй шаккатырды. «Әй!» – дип куйды ул, үзе дә сизмәстән, һәм бу олаучы абыйны үзенә борылып карарга мәҗбүр итте. Габдулланың авызын ачкан хәлдә әлеге арбаны күзәтеп утыруын күреп, олаучы абый:
– Ә, моны әйтәсеңме? Күнкә[2] бу… Кешеләр акча түләп, шунда утырып йөриләр… – диде.
– Нигә? – дип сорады, кинәт айнып киткән төсле, Габдулла.
– Нигә булсын?! Кала бит ул, Өчиле түгел. Аның бер очыннан икенче очына хәтле җәяү йөреп кара!.. – дип аңлатты олаучы абый.
Аннан соң алар киң ишекләре ике якка ачылып куелган таш кибетләр яныннан үттеләр. Борынны ярып керә торган тозлы балык исе бу кибетләрдә нәрсә сатылганны аңлатып тора, һәм бу тозлы ис, карта исе кебек үк, эчне, карынны кытыклый, котырта, үрти иде. Базардагы кара яу булып, гөж килеп оча торган чебен көтүен койрыклары белән кугалап, бахбай мәйдан уртасындагы агач кибетләр почмагыннан сулга борылды.
Каланың кешеләре дә Габдулланы бик гаҗәпсендерде. Монда кешеләрнең һәркайсы үзенчә киенгән: бишбилле бишмәтләр, киң озын җиләннәр, кыска-кыска гына җиңле камзуллармы дисең, эшләпәләр, кырпу бүрекләр, әллә нинди үткен кырлы, күзгә төшеп тора торган баш киемнәреме дисең, нәрсә генә юк монда!
Габдулла бу күз күрмәгән, колак ишетмәгән гаҗәп күренешләр белән мавыгып, аларны карап бетереп тә өлгермәде, олаучы абый атны ике катлы таш йортның калайлар белән челтәрләп ясаган купшы капкасы алдына китереп туктатты. Аннан соң үзе, сикереп төшеп, дилбегәне арбаның читенә кыстырды да, Габдуллага арба өстеннән төшмәскә, үзенең чыкканын көтеп утырырга кушып, капкадан кереп китте. Йорт эченнән аның кемнәндер: «Бай өйдәме?» – дип соравы, ишекләрнең ачылып ябылу тавышы ишетелде. Бераздан Габдулла утырган арба турында гына йортның урам тәрәзәсе ачылды, һәм анда аслы-өсле ике иякле, салынкы битле, симезлегеннән күзләре кысылып тора торган бер хатынның йөзе күренде. Ул, үпкәләгән сыман авызын турсайтып, Габдуллага бераз карап торды һәм шалт-шолт итеп тәрәзәне кире япты. Габдуллага аның колагындагы алкасы гына ялтырап күренеп калды.
Бераздан капка ачылды, һәм аннан олаучы абый чыкты. Аның чырае борчулы иде. Нидер уйланган хәлдә башын аска иеп, ул арба янына килде һәм, күзләрен Габдуллага күтәреп:
– Йә, нишлик инде хәзер без синең белән? – диде.
Габдулла монда да, юлдагыча, туктап чәй эчү булырмы дип көткән иде, шуңа күрә олаучы абыйның соравына:
– Чәй эчик, – дип җавап бирде.
– Их, син, энекәш, энекәш, – диде, башын селкеп, олаучы абый, – берни дә белмисең шул син… Синең эш кырган да борган! Ә менә мин хәзер сине кая куйыйм, кемгә тапшырыйм, кире Өчилегә алып кайтыйммы? Алайса, мин ни хаҗәтемә дип монда хәтле өстерәп алып килдем сине?
Габдулла берни аңламады. Олаучы абый арбага менеп утырды һәм, атны борып, килгән юл белән кире китте…
Юл буе сукранып, кемнедер сүгеп барды олаучы абый:
– Ашаганнары эчләренә сыймый нәләтләрнең! Ярылырга торалар, мин сиңайтим! Үзләре кечкенә бер ятимне сыйдыра алмыйлар шунда, дәүләтләрен эт ашагырлары!.. Кем әйтте соң миңа: «Сәлим байлар олан эзлиләр», – дип? Әйттеләр бит. Приказчигы әйтте. Алып килер идеммени мин, кеше ышандырып. Башыма бәла алдым лабаса!
Габдулла, ниһаять, мәсьәләгә төшенә башлады. Олаучы абыйның соңгы сүзен ишетү белән, ул аны кызганып куйды һәм аның хәлен җиңеләйтә төшү нияте белән:
– Абый, минем чәй эчәсем килми, – диде…
Бу сүз олаучының йөрәгенә үтеп керде, ахры, ул, Габдуллага борылып:
– Ничек эчәсең килми, ди, ул? Сөйләмә юкны. Чыпчыктан бирле авызыңа берни капканың юк, эчәсем килми, имеш! Белмиммени мин. Олы кеше булып минем җаным көеп бетә язды… Чәйне эчәбез инде… Печән базарына Мохтар дворына гына барып җитик… – диде һәм, шуның артыннан ук Габдуллага карап, күзен кысып куйды: янәсе, син кайгырма, энекәш!..
Бераздан алар, таш кибетләр рәтен үтеп, чаттагы мәчет яныннан сулга борылдылар һәм мәчеткә каршырак бер зур капкадан эчкә кереп киттеләр.
Печән базарындагы «Мохтар дворы» дигәне менә шушы иде…
Икенче бүлек
1
Казан ул елны тимер юл салу вакыйгасы белән шау килде.
Губерна һәм шәһәр түрәләре үз араларыннан иң эшлекле һәм сүз сөйли белә торган кеше сыйфатында, Казан шәһәр башлыгы Дьяченконы Петербургка, тимер юл мәсьәләләрен тулысынча хәл итеп кайту өчен, вәкил итеп җибәрделәр.
Сергей Викторович Дьяченко, Югары хокук мәктәбен уңышлы тәмамлап, Петербургның суд органнарында җаваплы урыннар биләгән оста телле оратор иде. Казанны Мәскәүгә тимер юл белән тоташтыру, шуның белән Казан промышленникларына һәм эре җирбиләүчеләргә сәүдә юлы ачу аның хыялы иде. Бу эшне юллап, ул башкалага ничәмә тапкыр килде. Ләкин аның һәр килүе уңышсыз чыкты. Бу килүендә аның Петербургта ике атна буе таптамаган бусагасы калмады: департаментта да, хөкүмәт секретаренда да, сенатта да, Юллар министрлыгында да булды. Патшаның үзенә үтеп керергә тырышты. Эш чыкмады. Әмма ул күңелен төшермәде, яңадан-яңа юллар һәм хәйләләр эзләде. Казаннан Питерга күчеп килгән бер бай хатын белән аның әшнәлеге бар иде. Шул хатынның өендә атна саен була торган кунаклар арасында патшаның хосусый адъютанты генерал Черевинның да булгалавын белеп алды ул. Шундый мәҗлесләрнең берсендә аның белән танышты да. Черевин Казан выставкасы һәм андагы экспонатлар белән кызыксынды. Ул үзе атта йөрүнең ялкынлы һәвәскәре иде, шуңа күрә аны иң кызыксындырган нәрсә – выставкага татар сәүдәгәрләре тарафыннан куелган зиннәтле иярләр булды. Дьяченко телеграмма сукты. Казан выставкасыннан сайлап, ике иң асыл иярне Петербургка җибәрделәр. Шәһәр башлыгы аның берсен Черевинга тәкъдим итте, икенчесен, тагы да асылрагын, Черевин ярдәме белән патшага тапшырды.