Кышның зәһәр суыклары һәм бураннары үтте. Көн язга авыша башлады.
Ябалак кар яуган җылы гына бер көн иде, тирән чанага утырып, ниндидер озын гына кеше белән бергә Габдулланың әнисе килеп төште. Габдулла исенә-аңына килгәнче, әнисе аны юрганга төреп, башына үзенең шәлен урап, тирән чанага чыгарып салды да, әлеге озын кеше белән икесенең уртасына утыртып, Саснага алып китте.
3
Габдулла яңа урында алтыпочмаклы зур өйнең ак бүлмәсендә түгел, зур-зур ләгәннәр, комганнар, сөлгеләр, иске туннар белән тулган кара ягында күзләре бетәшкән бик карт бер әби белән бергә яшәде. Анасы яңа иренең боерыкларын җиренә җиткерүдән бушамады, шуңа күрә баласы янына еш керә алмады. Аннан соң аның ире коточкыч көнче булып чыкты. Ул хатынын бөтен кешедән, хәтта баласыннан көнләде. Хатынын ул бары аның белән генә шөгыльләнергә, аңа гына карап торырга тиеш дип белә иде. Баласы янына кергән чакта да, иренең шунда ук теге өйдән: «Мәмдүдә, кая олактың?» – дип кычкыруы хатынны сискәнеп сикереп торырга һәм тиз генә чыгып китәргә мәҗбүр итә иде. Әтисе (Габдулланы әлеге озын кешегә «әти» дип дәшәргә өйрәттеләр) әнисеннән дә сирәгрәк, анда да Габдуллага күз дә төшерергә иренеп, ни өчендер сукранып чыгар өчен генә кергәләде.
Ләкин шуңа да карамастан Шәрифә карчыктан соң анасы белән торган бер ел кечкенә Габдулланың күз алдыннан әйләнеп кайтмый торган татлы төш сыман узып китте.
Бу төшеннән айнуы һәм беренче тапкыр хәсрәтнең ачы җимешен татуы болай булды. «Әти» дип аталган кеше, ат җигеп, каядыр читкә чыгып китте. Бер атна чамасы кайдадыр эш беләнме, кунактамы йөреп, әйләнеп кайтты. Ул көнне кич әнисе аның янына кермәде. Теге якта ул ире белән озак кына нидер сөйләште. Әмма тора-бара әнинең тавышы тынды, әтинең торган саен ныграк күкри бара торган тавышы гына калды. Габдулла аларның кайбер сүзләрен генә ишетте:
– Биләмгә чапкансыңдыр әле! Ир-атка йөзеңне ачкансыңдыр! – дип кычкырды «әти» кеше.
– Беркая чыкмадым, беркемне күргәнем булмады, теләсәң, менә китап үбеп ант итәрмен, – дип елау, ялвару тавышы белән җавап бирде әнисе.
Кинәт ниндидер пыяла нәрсәсе төшеп, челпәрәмә килгән тавыш ишетелде. Аның артыннан «гөрс» итеп өстәлме, нәрсәдер ауды. Әнинең:
– Әхмәтшакир, бәгърем, үтерәсең бит! – дигән ачы һәм әрнүле тавышы ишетелде. Аннан ул кинәт тынды. Шуның артыннан ук кара якка башы-күзе тонган «әти» килеп керде һәм әллә каян килгән җитезлек белән комган һәм сөлгене эләктереп алып чыгып китте. Ишекне ачып япкан арада, әнинең авыр-авыр иңрәве ишетелде.
Икенче көнне кара якка күрше хатыннар кереп, сулар кайнатып, әллә нинди чүпрәкләр юып, ыгы-зыгы килеп йөрделәр. Арадан берсе, Габдулланың башыннан сыйпап:
– Бәхетең юк икән, балакай! Энекәшсез калдың, – диде.
Шул көнне күрше агай, кечкенә ак бүзгә төргән нәрсәнедер муенына аскан кабыкка салып, ак өйдән чыгып китте. Аның артыннан «әти» һәм тагы берничә кеше, чыгып, зиратка таба киттеләр. Әби аларны тәрәзәдән карап, озатып калды һәм, тешсез авызлары белән чыш-пыш килеп:
– Илаһи Раббым, бу баланы ахирәт көнендә атасы, анасының шәфәгатьчесе кыл, – диде.
Ул көнне әнисе Габдулла янына тагын кермәде.
Икенче көнне Габдулланың үзен әнисе янына алып керделәр.
Әнисе түр сәкедә зур түшәк өстендә, ияген өскә күтәреп, чалкан ята иде. Ул, Габдуллага таба башын бора алмыйча, күзләрен генә әйләндереп карады. Аннан соң ишарә белән Габдулланы үз янына чакырып алды да кулын аның башына салды. Өзелә-өзелә, зур көч белән ул:
– Бәхил бул, җаным. Сиңа күзем җитмәде… Ана була белмәдем. Рәнҗемә… – диде. Тагын нидер әйтмәкче иде, тамагында нәрсәдер «гыр! гыр!» килеп, тынып калды. Аның авыз читеннән, нәзек кенә юл сызып, кан агып төште.
«Әти» кеше, аның баш очына утырып, ясин чыгарга тотынды. Карт кына бер хатын авыру өстенә иелеп тыңлап торды да, башын күтәреп, аның инде бу дөнья кешесе түгеллеген аңлатты. Ясин тынды. Хатыннар елашырга тотындылар. Мулла да түзмәде, елап җибәрде. Шунда Мәмдүдәнең ахирәт дусты Зөһрә, хәзрәткә карап:
– Хәзрәт, яшеңне әрәм итмә, хатының өчен синнән ахирәттә сорау алганда кирәк булыр, – диде.
Хәзрәт, кинәт урыныннан торып, нидер әйтмәкче булган иде, карт хатын (мулланың анасы булырга кирәк), ишарә ясап, аңа чыгып китәргә кушты.
Икенче көнне Мәмдүдәнең ак бүзгә төрелгән һәм зур кабыкка салынган мәетен бик күп кеше күтәреп капкадан алып чыгып киттеләр.
Габдулла да әбисе белән озатырга баскычка чыкты. Башта аңа йортта бик күп кешенең буталып йөрүе, әнисен кабыкка салып күтәреп алып чыгулары кызык кебек тоелды. Ләкин мәет артыннан зур рус капка ябылып, келәсе шалтырап төшкәч һәм йортта ул әбисе белән ялгыз калгач, аңа кинәт куркыныч булып китте. Ул йөрәгендә нәрсәдер өзелеп киткәндәй авырту сизде: әйтерсең әнисе белән үзен бәйләп торган җеп кинәт өзелде. Ул аны-моны белешмәстән, әбисеннән ычкынып, баскычтан йөгереп төште һәм капкага барып тотынды. Капканы ача алмагач, ул шунда ук җиргә ятты һәм, капка астыннан урамга карап:
– Әнине кая алып киттегез?! – дип кычкырып елап җибәрде.
Гомер буена аның йөрәгенә киселеп калган ачы истәлекләрнең берсе менә шул булды.
* * *
Шакир мулла Габдулланы Өчилегә, бабасына кайтарып җибәрде.
4
Гомеренең бишенче язын Габдулла Өчиледә каршылады. Бу яз ил өстенә коточкыч афәт алып килде.
Габдулланың хәтерендә. Узган ел бу вакытта авыл малайлары, беренче язгы күкрәүне ишетеп, җиргә егылып аунадылар. Габдулла да алар белән бергә ятып аунады. Әй кызык булган иде! Быел күк күкрәүләр ишетелмәде. Берәү дә җиргә ятып аунамады.
Быел инешне төбенә хәтле туңган дип сөйләделәр. Кыш шулкадәр зәһәр килгән иде. «Кояшка эш бар монда», – дип сөйләнде кешеләр. Әмма апрель кояшы эшне кызу тотты. Ике атна эчендә тау-тау карны һәм калын бозлавыкны эретеп, актарып ташлады, аларны ерганакларга һәм парга әйләндереп, теле белән ялап алгандай итте. Җирнең бер катын ашап, икенчесенә тотынган сыман, ул кар астыннан чыккан уҗымнарга озак яшәреп утырырга бирмәде, аларны да көйдерергә тотынды. Кешеләр, әледән-әле күзләрен күккә күтәреп, болыт көттеләр.
Авылның яшь-җилкенчәге, авылдан ярмадыр, тоздыр җыеп, инеш өстенә «яңгыр боткасы» пешерергә чыктылар, яңгыр теләге теләделәр:
Аннан соң боткадан бушаган чиләк һәм савытлар белән, инештән су чумырып, бер-берсе өстенә сибештеләр…
Габдулла өчен бу былтыргыча җиргә ятып аунаудан да кызыграк булды.
Ләкин олы кешеләрнең чырае сүрелгәннән-сүрелә барды. Аларның куллары эшкә бармады. Авылны хәсрәтле тынлык басты.
Габдулла кинәт авырый башлады.
«Менә үлә, менә үлә», – дип көттеләр тирә-ягындагылар. Бабасы Зиннәтулла һәм аның ундүрт яшьлек кызы Саҗидә аны бер дә генә үтерәселәре килмәсә дә, үги әбисе: «Үлсә, урыны оҗмахта булыр, өйдә бер кашык кимер», – генә диде. Үлем-җитемгә йөри торган Мәһдия карчык боларга иртәле-кичле кереп сораша торды:
– Үлмәдеме әле?
Кызуы басылып, аңына кайткан чакларда, Габдулла бу сүзләрне ишетеп, сискәнеп китә һәм, авыруы никадәр көчле, авыр булса да, үзенең әле тере икәнлегенә кинәнеп куя иде.
Бервакыт аның авыруы үзенең иң авыр ноктасына җитте: «Үлә», – дип, төнлә ут алдылар. Бабасы, баш очына утырып, ясин чыга башлады. Баланың сулышы ешайганнан-ешая барды. Күз алмалары ниндидер сыек пәрдә белән капланган хәлдә, ул бер генә нәрсәне күрде: янып торган чыра…
Чыра сүнәргә җыена. Караңгылык, посып торган зур ярканат шикелле, мич артыннан чыга да утка һөҗүм итә.
– Сүнә, сүнә! Сүндермәгез! – дип кычкыра бала, аның иреннәре тартышып кыйшая, авызыннан ак күбекләр чыга…
Шуннан соң ул берни дә хәтерләми… Төшендәме, әллә инде үлгәннән соң теге дөньядамы, ул ишек ачылуын һәм аннан Мәһдия әбинең, тешсез авызлары белән күшәп: «Үлдеме әллә?» – дип соравын ишетә. Аннан соң ул тагын оеп китә.