Зайдуллин Ркаил - Очерки по истории Казанского ханства / Казан ханлыгы стр 8.

Шрифт
Фон

Мәхмүд ханның ничек хакимлек итүе турында бернәрсә дә билгеле түгел. Казан белән булган сугышларны хәбәр итмичә калдырмый торган рус елъязмалары руслар белән казаннар тыныч яшәгән бу дәвер турында дәшмиләр. Ул дәвердән безгә килеп җиткән бер генә документ бар, анда Мәскәү митрополиты Ионаның 1455 елда ике хезмәтчесен, бүләкләр («чүпрәк-чапрак») белән хат тоттырып, Казан аксөяге Шәптәккә җибәрүе сөйләнә. Шәптәкне рус чиркәвенең башлыгы «белеш» дип атый һәм түбәнчелек белән аңардан Мәхмүд хан алдында үзенең вәкиле булуын үтенә. Бу документтан өземтә китергән Н. П. Загоскин менә нәрсә әйтә: «Әгәр русның шундый олы кешесе Казан түрәсенә сыенмакчы икән инде, димәк, XV йөзнең икенче яртысы башында Казанның абруе бик зур булган»[31].

Мәхмүд хан хакимлек иткән чакта руслар белән казаннар арасындагы тынычлык мөгамәләләре бер мәртәбә дә бозылмый. 1446–1466 елларны башлыча Казан ханлыгы белән Русиянең сәүдә багланышлары ныгыган һәм Казан тулысынча Иделдә халыкара сәүдә үзәгенә әверелгән дәвер дип санарга кирәк. 1445 елны руслар белән төзегән килешү Русиядән даими рәвештә акча килеп торуын тәэмин иткән, һәм бу акча сәүдә эшләрен киңәйтергә җай тудырган.

Казанга Русиядән ясак рәвешендә кергән «выход» илдә капиталның артуына китерә, шул вакытта тупланган һәм халык арасында кулланышта йөргән капиталның ел саен шактый өлеше ясак итеп читкә җибәрелүне чыннан да выход (чыгыш) дип атау дөрес иде[32].

Казаннар, халыкара сәүдә өлкәсендәге эшчәнлекләрен үстерә барып, Казан каласын Көнчыгыш Ауропадагы менә дигән товар алмашу үзәгенә әйләндерәләр. Монда Урта Азиядән, Себердән, Фарсы иленнән, Кавказ аръягыннан, бөтен Идел буеннан һәм Русиядән сәүдәгәрләр һәм товарлар агылган. Казанда ел саен уздырыла торган ярминкә, элеккеге Болгар базарына яки соңрак Түбән Новгородтагы «Бөтенрусия сәүдәханәсе» нә хас булганча, гаять зур халыкара базар әһәмиятен яулый. Ярминкә, җәй көне ташулар кайткач, Иделнең Казан каршысындагы комлы утравында уздырылган. Руслар ул утрауны «Гостиный остров» дип йөрткәннәр. Анда ел саен язгы ташу күмеп китә торган сәүдә биналары, амбарлар һәм келәтләр урнашкан була.

Казан ханлыгының хәрби куәте тыныч сәүдә итүгә ышаныч тудырганлыктан, монда байтак кеше күченеп килә. «Казан елъязмачысы» хәбәр итүенчә: «Патша янына төрле илләрдән – Алтын Урдадан һәм Әстерханнан, Азаудан һәм Кырымнан – варварлар җыела башлады; һәм Бөек Алтын Урда хәлсезләнә барып, аның урынына яңа Казан урдасы көчәя һәм ныгый башлады»[33]. Ханлыкның башкаласы, бик ихтимал, менә шушы дәвердә аеруча баеган, эре шәһәр булып зурайган, мөселман мәдәниятенең мәркәзенә әйләнгән. Мәхмүд ханның тыныч кына хакимлек иткән чорында Казан ханлыгының структурасы тулысынча оешып, мәмләкәтнең эчке тәртипләре барлыкка килгән һәм ныгып җиткән булырга тиеш. Шуңа күрә дә бу дәверне өйрәнү өчен кирәкле чыганакларның калмавына ачынырга туры килә.

Әле 1461 елда хакимлек иткән Мәхмүд хан 1460 еллар башында үлә… Йола буенча, аның тол калган хатыны мәрхүмнең энесе – Ука буендагы Мишәр шәһәрчегенең (Мещерский городок) идарәчесе (удельный государь) Касыйм солтанга кияүгә чыгарга тиеш була.

Мәхмүд ханның ике улы – Хәлил белән Ибраһим кала. Тәхеткә Хәлил хан менә. Ул бик кыска вакытта ханлык итә, һәм аның идарәсе турында без берни белмибез. Хәлилнең ханлык итүенә шикләнүчеләр дә бар. Әмма Казан ханнарының борынгы шәҗәрәләрендә аның исеме теркәлгән, ә рус елъязмаларында бу турыда хәбәр-хәтер юк. Хәлилнең ханлык итүе турында Герберштейн яза[34]. Ул аны Хелеалек (Chеlеaleck) дип атый. Шулай ук бу ханның исеме профессор Фукс тапкан Казан ханнарының борынгы татар шәҗәрәсендә дә бар[35]. Хәлил хан нугай бәге Тимернең кызы Нурсолтанга өйләнгән була.

1460 елларда Казан халкының идарәче катлавында аерымлану тоемланып, ике сәяси юнәлеш төсмерләнә башлый. Чыганаклар җитмәгәнлектән һәм бу мәсьәлә фәнни әдәбиятта өйрәнелмәгәнгә күрә, әлеге вакытта мондый аерымлануның төп сызыгын һәм сәяси юнәлешләрнең характерын ачыклау мөмкин түгел. Күрәсең, бер юнәлеш мәмләкәттәге хакимиятне яклагандыр, икенчесе хөкүмәт юнәлешенә оппозициядә булгандыр. Оппозиция башында Габделмөэмин бәк торган.

Хәлил хан 1467 елда үлә. Аның балалары булмый, шунлыктан хан итеп аның энесе Ибраһимны игълан итәләр. Йола үтәп, Нурсолтан ханәш мәрхүм иренең энесенә – Ибраһимга кияүгә чыга. Оппозиция, хөкемдарлар алмашынуыннан файдаланып, дәүләт эшләренә йогынты ясарга, хакимиятне үз кулына алырга омтылып карый. Габделмөэмин фиркасе хан тәхетенә Хәлил белән Ибраһимның абзыйсы («дядя» – дәдә. – Тәрҗ.) Касыйм ханзадәне куярга тели.

Казан ханлыгындагы төрле фиркаләрнең үзара алышуы белән бергә рус хөкүмәтенең тыкшынуы тәхет өчен көрәшне кыздырып җибәрә.

Династия мәсьәләсен дә онытмаска кирәк. Бу җәһәттән абзый белән җиян (бертуганының баласы) арасындагы тәхет өчен көрәш мисалларын без Русия тарихыннан да күпләп беләбез. Бу идарәнең «нәүбәттәге» тәртибе белән тәхетнең атадан балага калырга тиешлеге арасындагы көрәш була. Олуг Мөхәммәднең өлкән улы Мәхмүд Казан тәхетенә менсә, кечесе Касыйм Мишәр илендә хан була. Мәхмүднең вафатыннан соң Касыймның Казан тәхетен дәгъваларга тырышуы табигый. Ләкин бу турыда безгә берни дә билгеле түгел. Моны чыганакларның булмавы һәм Хәлил ханның тәхеттә аз утыруы белән аңлатырга мөмкин. Күрәсең, Касыйм тәхеткә дәгъва итәргә дә өлгермичә калган. Хәлилнең үлеме янә тәхеткә кемне мендерү мәсьәләсен көн тәртибенә куя, һәм Касыйм Казан ханы булырга үзенең хакы барлыгын белдерә. Касыйм белән Ибраһим арасындагы тәхет өчен көрәш тарихи әдәбиятта өйрәнелмәгән; С. М. Соловьёв һәм В. В. Вельяминов-Зернов кебек рус тарихчылары әлеге көрәшнең асылын Касыймның дәгъвасы белән түгел, ә Габделмөэмин тарафдарларының оппозициясе белән бәйлиләр. Н. М. Карамзин «Казан аксөякләре белән элемтәдә торган» Касыймның дәгъвасына әһәмият бирсә дә, Касыйм белән Ибраһимның туганлык нисбәтенә игътибар итми, ул Ибраһимны Касыймның җияне (бертуганының улы) буларак түгел, ә үги улы буларак телгә ала.

1460 елларда Казан ханлыгындагы фиркаләрнең юнәлешен, чыганакларда күрсәтелмәгәнгә, бик авырлык белән генә ачыклап була. Нәселдәнлек омтылышларына бәйләп карасак, бу төркемнәрнең асылын күпмедер күзалларга мөмкин. Казаннан читтә яшәве сәбәпле, Касыйм солтанның тәхеткә хокукын формаль рәвештә генә таныганнар; әлбәттә, аңардан дәүләт идарәсендә ниндидер яңалык та көтүчеләр булган. Ә менә Ибраһим солтан күз алдында, ул Казан ханлыгындагы көндәлек вазгыять белән яхшы таныш; андый кешене тәхеттән ваз кичтерү дәүләттәге тәртипләрдән зыян күрүчеләргә һәм, ерактан килгәнгә Казан эшләрендә тәҗрибәсез булган өлкән яшьтәге кеше тәхеткә менгән очракта, үзләренә файда көтүчеләргә генә кирәк була. Ибраһим тирәсенә, күрәсең, Мәхмүд һәм Хәлил ханнар вакытында ил тоткан кешеләр җыелган. Алар өчен даимилек, тотрыклылык мөһим була. Ә чит илдән килгән ханның нинди сәясәт үткәрергә җыенуын кайдан беләсең? Касыймның тәхеткә менүен сәяси үзгәрешләр көтеп, шуның нәтиҗәсендә хакимияткә килергә омтылучылар яклаган. Аннары яңа хан тәхеткә менгән очракта аларга бурычлы да булачак бит әле. Вельяминов-Зернов фикеренчә, Ибраһимга каршы кыерсытылган бәкләр күтәрелә[36]. Әлбәттә, яңа гына тәхеткә менгән Ибраһимның кемнәрнедер кыерсытырга өлгерүенә ышануы кыен, шулай да моңарчы тәхеттән читкә тибәрелгән көчләрнең хакимияткә омтылуы чынбарлыкка туры килә. Габделмөэмин тарафдарларының азлыгы фиркаләрнең социаль сәбәпләр аркасында түгел, ә шәхси мөнәсәбәтләргә бәйле рәвештә оешуына ишарә итә. Казан җәмгыятенең югары катлавындагы каршылыкларны социаль сәбәпләр белән тирән итеп аңлатырга бернинди нигез юк.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3