Гаиләдә элекке шаярып сөйләшүләр, бер-береңә төрттереп сүз әйтүләр юкка чыкты. Һәр як үзен хаклы саный һәм чигенергә теләми иде. Нилектән бу шулай? Тышкы мохит аларның гади, дус гаиләсен икегә аерды. Моны ата кеше читләтеп-читләтеп аңлатып бирсә дә, Радик аны кабул итмәде. Әтисен гаепләүдән арына алмады. Әниләре исә, нәрсәдер аңлап, аларны килештерер өчен тырыша башлады. Ата да шактый кырыс иде, үз тәҗрибәсе белән ныгытылган принципларыннан чигенмәде. Радик та яшьлек кирелеге белән көчле иде. Өстәл янында ашап-эчеп утырганда да алар эләгешеп китә, бар ямьне бетерә иде. Радик әтисенең башка гаепләрен дә казып чыгара башлады. Бу нәрсә атаны тәмам чыгырдан чыгара, ул Радик белән бер табынга утырмаска тырыша иде. Үзе бик күңелсез, өметен өзгән чырай белән йөри. Таня аны шундый хәлдә күреп бик жәлли иде. Бичара әти. Нишләргә дә белми. Үз балаң белән сугышып яшә инде. Ни өчен, ни бәрабәренә? Кемгә нәрсә бирә бу? Нинди иблис китереп чыгарды моны? Әйе, тормыш катлауланды, элеккеге үлчәмнәр, кыйммәтләр юкка чыкты. Әмма ул кыйммәтләр гасырлар буе буыннан-буынга килгән, чарланган, сыналган, кешеләрнең тормыш кагыйдәсенә әйләнгән, әхлак нормасы булып урнашкан, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне кешелекле итәргә булышкан. Гасырлар буе әз-әзләп җыелган ул, әз-әзләп ныгый барган, мөнәсәбәтләрдә, ызгыш-талашларда чарланып, иләнеп килгән. Кешеләрне җәмгыять итеп оештырып торган һәм хезмәт иттергән әхлак фонды әнә шулай кан-яшь коеп табылган. Зур кыйммәт булып әверелгән. Кешеләрнең канына тәртип-низам формалары булып сеңгән. Хәзер шулар барысы да кинәт кенә бетерелде, юкка чыгарылды. Ул кыйммәтләр урынына боерык, циркулярлар килде. Ата шуларны гаиләсенә аңлатып сөйли дә Радикка карата да йомшарган төсле була иде…
VIII
Җәй уртасы. Мин Ленинградта идем әле. Әтиләр полкына Латвия җиренә күчәргә боерык булган. Хөкүмәтләр килешүе буенча безнең гаскәрләр шунда кертелгән. Митава шәһәренә урнаштырганнар. Шәһәр зур гына елганың ике ярында утыра. Матур күперләр ике якны тоташтырып тора. Әтиләр торган урын елганың көнбатыш ягындагы хәрби шәһәрчектә иде. Мин шунда август азакларында кайтып төштем. Диплом алдым, эшкә юллама да бирделәр. Ниндидер хәрби частька иде.
Әти белән әнинең күңелләре күтәренке иде. Патриотик хистән генә булмагандыр. Ватандарлык әтидә бик көчле иде. Менә Россия составына аның элеккеге биләмәләре кайтты. Илнең чикләре ныгый төште. Латвия өчен дә зур, ресурсларга гаять бай Россиягә кушылу файдалы гына булачак. Тик гади халык моны тулысы белән аңлап җитми иде әле. Безгә каш җыерып караучыларны күрми мөмкин түгел иде. Гомумән, безне өнәп бетермәүләре сизелә. Тышка бик чыгармасалар да, эчләрендә агач корты кебек тынгы бирмәгән, әкрен генә кытырдатып яткан тойгыны кискен моментларда ычкындырып куялар.
Биредә материаль хәл бераз яхшырды. Продукт ягы мул гына иде. Әти-әнинең күтәренке күңел белән йөрүләренә, бәлки, шул нәрсә сәбәп булгандыр. Яңа урын, яңа вазгыять җандагы элекке ярыкларны ничектер тигезләгән кебек итә. Вак-төяк аңлашылмаучылыклар онытыла, сине ниндидер яңа мәшәкатьләр биләп ала. Яңа кешеләр белән танышу, аралашу үткәндәге хәлләрне артка чигерә. Күңелгә яңа тәэсирләр бәреп керә. Алар көчле һәм җете. Чөнки безнең частьлар килү белән, биредә тамырдан үзгәрешләр башланды. Шәһәрдән чит илгә качып китүчеләр шактый булган. Аларның фабрикалары, утарлары калган иде. Зур гына ике катлы бер йортны конфискацияләгән чакта коточкыч хәл булды. Йортның хуҗасы, яшь кенә егет һич бирелергә теләмәгән һәм, чарлакта яшеренеп, пулемёттан аткан. Әллә ничә кызылармиячене яралаган. Ул, имеш, үзе атаклы латыш укчылары варисы, әтисе Петроградта революция ясап йөргәндә һәлак булган. Аны Подвойский яхшы белгән, аның батырлыгын бәяләгән. Һәлак булгач, «Правда» газетасына некролог язып чыгарган, ди.
Бертуганнар арасында да каршылыклар булганда, бүтән иҗтимагый шартларда эш ничек шома гына барсын? Аңлашылмаучылыклар, каршы торулар тагын да хәтәррәк, фаҗигалерәк иде. Шулай да тормыш бара, туктап тормый. Киеренкелек кимемәде, арта гына барды. Яңа тәртипләр урнаштыру кыен иде. Әти һаман Рита апа өчен кайгырды. Отто нинди кеше булып чыгар? Кешеләр үзләре дә төрле-төрле. Аларны күзгә күренмәгән нәрсәдер йә теге, йә бу якка бүлә. Авыл җирендә, нәкъ бездә, бөек борылыш чорында килеп чыккан хәлләр туды. Ә шәһәр пролетарлары нишли? Аларның да язмышлары төрлечә. Кайсылары совет тәртипләрен хуплый, безгә теләктәш, кайберләре каршы. Ачыктан-ачык каршылары да күренгәли иде. Андыйларны бик тиз теркәп алалар, чара күрәләр. Оттолар нишләр, кайсы якка авышырлар? Баррикаданың кайсы ягында булырлар? Әни көн дә шулар өчен кайгыра. Әти дә битараф кала алмый, ул да пошына. Безнең яклы булмаганнарның эшләре шәптән түгел. Отто харап булмагае. Бик акыллы кеше. Рита да бик бәхетле иде, бер малайлары үсеп килә. Акыллы кешеләрнең дә төрлесе була. Берәүләре, акылларына ышанып, ахрысы, әз генә буйсынуны да күтәрә алмый. Ә «сыгылмалы» акыллы булганнары гамәлдәге шартларга бик тиз яраша, аны тулысы белән кабул итә. Хикмәт нәрсәдә? Нигә тегеләр яңа кануннарны читкә тибәрә, кабул итә алмый, ә шулар белән янәшәдә үк эшләүче кеше яңалыкларны тиз кабул итә, аңлый һәм аңлы рәвештәме, әллә интуиция беләнме, яңа тәртипләр ягына чыга, яңа тормыш тарафдары булып китә. Кешене теге яки бу яклы итүдә нәрсә хәлиткеч роль уйный? Сиземләүме? Ә бит кайбер кеше күреп тора, теге яклы булса, эше харап, газапларга дучар ителәчәк. Шуны белә торып, ул үзен газаплауга юл куя. Ни өчен ул үзенә җиңелрәк юлны сайламый, аңлы рәвештә ут эченә бара? Күбәләкләр төнге утка килеп кереп һәлак була. Кешеләр бит күбәләк түгел. Нәрсә йөртә адәм баласын? Нинди көч теге яки бу якка чыгара? Юлны нинди үлчәүгә салып сайлый ул? Әхлак үлчәвенәме? Үзендәге кешелек үлчәвенәме? Әллә җайлашып бетмәве белән эш итәме? Тәртипләрне үзгәртә алмыйм, шуның өчен җайлашырга кирәк, диләр. Нинди көч аны теге яки бу якка ташлый? Шәхес бит үзен кайгыртырга тиеш. Теге яки бу адымын ул үз файдасыннан чыгып ясый. Менә шушы мөһим адымны ясаганда, шәхес һәм гамәл бер-берсенә бәрелешә. Гамәлнең кануннары кырыс. Ә шәхес йомшак. Шулай да кайбер шәхесләр кырыс кануннарга бирешми, каршы бара. Нинди көч җитәкли аларны бу эштә? Шул нәрсә бик кызык. Идеялелекме? Тәрбияләнгән, җанында ныгыган әхлак кануннарымы? Шул этәрәме? Әйе, кеше җанында ныгыган, аңына сеңгән тәртип-низам кагыйдәләре мөһим эш башкара. Теге яки бу юлны сайлауны кеше җанында әнә шул тәрбия аша канунлашкан нәрсәләр хәл итәдер? Моның өчен кешене гаепләү дөресме соң? Кеше үзенең тәрбиясен сайлап ала алмый. Әти-әнисен сайлап ала алмаган кебек. Ә ни өчен, алайса, кешене җәзаларга? Димәк, биредә кеше үз гаебе өчен җәзаланмый, чөнки җанында, аңында канунлашкан әхлак нормаларын ул үз теләге белән алмаган, үз теләге белән сайламаган.
Мин моны әти белән әни сүзләреннән чыгып әйтәм. Югыйсә үземнең аңым җитмәс иде. Алар көн дә дусларча тыныч кына бәхәсләшеп утыра. Әти дә кызып китми, әни дә. Радикның читләшүе әтигә зур сабак булды, ахрысы. Ул хәзер әни белән дә, минем белән дә сак сөйләшә, мөгамәләсе сизелерлек йомшарды.
Зингерлардан бернинди хәбәр юк. Алар Митавадагы әбине үзләренә алдырганнар. Добэле шәһәрендә Отто яңа эшкә урнашты, дип, моннан биш ай элек хатлары килгән иде. Хәзер дөнья болганып китте, кеше язмышлары чуалып бетте. Добэле бездән ерак түгел, әмма юлга чыгарга рөхсәт итмиләр иде. Билгеле бер тәртип урнаштырганчы. Андый чаралар зарури булгандыр.