– Редакциядә бик күп шигырьләр җыелды. Аларның барысын да журналга кертеп бетереп булмый, әлбәттә. Шуның өчен дә, без Закир әфәнде белән сөйләштек тә, аларның яхшыракларын сайлап, аерым җыентык чыгарырга булдык. Син, менә шуларның барын да карап чыгып, журнал өчен муафыйк булганнарын сайлап ал әле.
Шуннан мин аңа да Закир Рәмиевкә биргән сорауны бирдем:
– Нигә, Закир абзый үзе карап сайлап алмыймыни? – дидем. – Ул сайласа, белебрәк тә сайлар иде, шуның белән бергә журналның хуҗасы да бит ул!
Риза Казый үзе дә, уңайсызланган рәвештәрәк итеп:
– Закир әфәнденең гадәте дә, карашы да кызык аның, – дип куйды. – Закир әфәнде болай ди ул: һәрбер әдипнең, һәрбер шагыйрьнең үзенә бер өслүбе, тоткан юлы була. Ә мин, аларның шигырьләрен төзәтәм дип, үземә таба борып җибәрермен дә аларда икеләнү тудырырмын, ди. Менә шуның өчен дә ул кеше иҗатына тыгылмауны артыграк күрә. – Аннан соң Риза Казый үзеннән өстәп шуны да әйтеп куйды: – Ул үз өслүбенә, үз мәсләгенә артык бирелгән мөтәгассыйб26 булса да, башкаларга аны йөкләү ягында түгел, һәрбер шагыйрь, һәрбер әдип бу мәсьәләдә ирекле булырга тиеш! – дип саный ул.
Менә шушы көннән башлап «Шура»ның адәби бүлеген мин алып бара торган булдым.
* * *
Галиәсгар абзый белән шушы турыда байтак кына сөйләшеп утырганнан соң, ул Тукайның Оренбургка килүдән баш тартуына үзенең бик үк риза булып бетмәгәнлеген әйтеп куйды.
– Минемчә, Тукай бу мәсьәләдә ялгышты, – диде ул. – Бәлки, ул мәсләк фикер ягыннан Закир Рәмиев белән килешә алмам, дип уйлыйдыр. Үзең дә күрәсең, Рәмиев һәркемнең бәйсезлеген хөрмәт итә. Хикмәт анда түгел. Хикмәт шунда: Тукай өчен Казанның мохите шәптән түгел. Иптәшләре аңа начар тәэсир ясый. Тынгылык юк Тукайга… Көн димиләр, төн димиләр, сырадыр-нидер күтәреп килеп керәләр икән. Тукайның ишеге һәркемгә ачык бит. Куып чыгарырга яхшысынмый. Шулар аркасында Тукай ярым ач хәлдә яши, көннән-көн сәламәтлеген югалта, өметсезлеккә бирелә. Монда килсә, эшләргә мәйдан киңлеге аркасында, тормыш ягыннан да тәэмин ителер иде, Казанның әлеге мохитеннән дә котылыр иде. Әйтәм ич, Закир Рәмиевнең синең мәсләгеңдә эше юк. Аңа әсәрең нәфис булсын!
– Хикмәт тә, бәлки, шундадыр: – әйтер сүзе булганда, Тукай кеше хәтере саклап тормый бит. Дәрдемәнд белән алар икесе ике төрле, сыеша алырлар идеме икән?
– Тукай артык үзсүзле шул, – дип көрсенде Галиәсгар абзый. – Аңа аңлатуы кыен.
Шушы чорларда мин Рәмиевләр белән Фатих Кәриминең тагын бер әдәби журнал чыгару фикерендә булуларын да аңлаган идем. Бу турыда Галиәсгар абзыйдай сорагач, ул:
– Минем белүемә караганда, шулайрак аңлашыла, ләкин аңа муафыйк кешесен таба алмыйлар икән. Шәриф Камал белән Галимҗан Ибраһимовны чакырырга уйлыйлар, имеш, – диде.
Бу чагында мин Галимҗанга чын ихлас өмет белән карау дәрәҗәсенә килгән булсам да, Шәриф Камалның «Шура» журналында чыккан һәм миңа бик ошаган «Уяну» дигән хикәясеннән башка нәрсәсен күрмәгәнлегемнән, аның турында бертөрле дә төпле карашка ия түгел идем.
– Нинди кеше соң ул Шәриф Камал? Шундый олуг журналны алып барырлык өмет күрсәткәне юк ич әле аның, – дидем.
Башта Галиәсгар абзый, шаяруга тартып:
– Кем булсын, Пенза мишәрләреннән берәү, – диде. Аннан соң, җитди бер төс алып: – Мишәрен мишәр дә бит, – диде, – ул кеше шул беренче хикәясе белән үк үзенең буш бер мишәр булмаганлыгын күрсәтә. Аның «Вакыт»ка һәм «Шура»га тагын да берничә нәрсәсе килгән. Шуларны укыгач, Закир Рәмиев тә аңа зур өмет баглаган. Үз тирәбезгә тартырга, үстерергә кирәк егетне, дигән. Аның бер кулъязмасын мин дә укып чыктым…
Шул соңгы сүзләрне әйткәндә, Галиәсгар абзый канәгатьләнгән төстә башын да чайкап куйды.
5
(Юлий Мессарош)
Мин Оренбургтан бөтенләйгә китү турында бер фикергә килдем. Ләкин кая китәргә?
Эстәрлетамак шәһәрендә кечкенә генә яңа бер матбага ачылган икән. Мине анда да чакыралар. Анда китәргәме, әллә Урта Азиягә – әлеге Каракул шәһәренә укытучы булып барыргамы?
Галиәсгар абзый:
– Боларның кайсына китсәң дә ярый, ләкин моннан тай! Матбагадан ала алмый йөргән жалованиеңне дә алдың инде, анысы бик әйбәт булды, – ди.
– Анысын, – мин әйтәм, – алдым алуын да, «Чүкеч»тә эшләгәнем өчен алынмаган ике йөз сумдай акча бар бит әле. Тимершадан анысын ничек алырга?
Галиәсгар абзый шөбһәле бер караш ташлый да:
– Ала алмасаң төкер үзенә! – дип куя.
Мин менә шулай икеләнеп йөргән арада, Оренбург шәһәренә Венгриядән атаклы шәрекъчы Юлий Мессарош килеп калды.
Мессарош ике елдан бирле Россиядә, татар, башкорт һәм чуашлар арасында, аларның тел-әдәбият, тормыш, тарих, гадәтләрен тикшереп, өйрәнеп йөри икән. Фатих Кәрими, Борһан Шәрәфләр аны зур хөрмәт белән каршы алдылар.
Ул венгр (маҗар) халкының төркиләр нәселеннән булуын исбат итү юлында йөри икән. Шуны исбат итәрлек күп кенә материаллар да җыйган, имеш.
Мин, әлбәттә, үземнең белемем сай, андый тирән мәсьәләләргә кысылырлык көчем юклыкны бик яхшы аңлыйм. Шунлыктан миндә Мессарош шикелле бер галим белән танышу, күрешә алу дигән өмет бөтенләйгә юк иде. Ләкин көтелмәгән бер вакытта миңа Борһан Шәрәф килде дә:
– Мессарош әфәнде синең белән танышырга тели, – диде. – Син бүген кичке сәгать сигезгә аңа бар әле!..
Мессарош мине:
– Авани, лайыхи, аван пурнзи27, – дип, чуашча саф халык теле белән исәнләшеп каршы алды.
Сакал-мыексыз, чандыррак ак йөзле, утыз-утыз ике яшьләр чамасында булган бу галим башта ук миндә җылы тәэсир тудырды. Ул татар, башкорт телләрендә бөтенләе белән шул халыкларның үзләренчә төгәл сөйләшә. Мин башта ул бу телләрне берәр югары мәктәптә укып өйрәнгәндер дип уйладым. Ләкин ул минем соравыма каршы:
– Юк, укып түгел, – диде, – әнә шул халыклар арасында ике ел йөреп өйрәндем.
Ул татар, башкорт халык әдәбиятын шулчаклы күп белә икән, нинди генә мәсьәлә хакында сүз кузгалмасын, ул шул халыкларның мәкаль һәм табышмакларыннан берничәсен әйтеп куя да бер нәтиҗә ясый. Ул төрки телдәге бөтен иске әдәбиятны укыган, тикшергән һәм хәзерге матбугат, әдәбиятны да укып, тикшереп бара.
Ул миңа башта болай диде:
– Мин сезнең «Шура»да чуашлар турындагы нәрсәләрегезне дә, 1906 елгы «Казан мөхбире»ндәге очеркларыгызны да зур дикъкать белән укып чыктым. Сезнең бу хезмәтләрегез минем өчен бик кызыклы. Сез татар матбугатында моны беренче тапкыр күтәрәсез.
Шуннан соң ул үзе аңлап җиткерә алмаган кайбер сүзләре турында сорашты…
Без шундый рухта байтак сүз алып бардык. Ул мин сөйләгән сүзләрнең һәммәсен дә татарча, урысча һәм венгрча язып утырды. Аннан соң сүзне мишәрләргә күчерде.
– Минем ишетүемчә, – диде ул, – сез мишәр таифәсеннән28 шикелле?
– Әйе, – дидем мин, – ләкин бездәге мишәрләрнең телләре Пенза мишәрләренекенә караганда байтак башка!
– Мин мишәрләр арасында аз булдым, тик Казан губернасының Цивил өязендәге чуашлар арасында йөргән чагында гына берничә мишәр авылын очраттым. Шулай ук поездларда Пенза, Тамбов мишәрләре белән очрашып, сөйләшеп барырга туры килде. Шулай да мин алардан кайбер сүзләрне эләктереп алдым. Әйтик, аларда «йовык», «селәпҗә», «тастар», «сөрми» кебек, Идел буе татарларында булмаган, кулланылмаган сүзләр бар. Шул ук сүзләр чуашларда да бар. Алыйк «якын» мәгънәсендә булган «явык» сүзен, бу сүз, һичшиксез, иске төрки телдән калган. Мәсәлән, «Йосыф» китабында «Зөләйха Йосыфка явык килде» (Зөләйха Йосыфка якын килде) диелә. «Тастар» сүзе дә шулай ук иске төрки телдә бар. Мәсәлән, «Бакырган» китабында: «Ләҗәк артык безем дәстарымыздин», – ди. Шулай ук чуаш хатыннары башларына чорный торган тастарны хәзерге көндә кайсыбер җирләрдә, мәсәлән, Пенза, Тамбов губерналарында, мишәр хатыннары да чорный икән. Мин моны Мәскәү – Казан тимер юлы станцияләрендә, мәсәлән, Сасово, Тарбиево станцияләрендә күрдем. «Бакырган» китабындагы сүзләргә караганда, бу тастар үзе дә борынгы төркиләрдән калып, чуаш белән мишәрләргә дә шуннан килгән булса кирәк.