Үзләренә аерым матбага оештыруга кадәр «Вакыт» газетасының исеме дә үтмәс балта белән юнып ясалгандай тупас, ыржайган рәвештә күзгә ташлана иде. Закир Рәмиев аны да алып ташлатып, гарәп хәрефе кулланыла торган барлык илләрдә иң югары урын тоткан нәсех25 язуы белән клише ясатты.
Аерым матбага оештыруга хәтле «Вакыт» газетасы редакциясендә бар булганы ике кеше – Фатих Кәрими белән Габдрахман Фәхретдинов кына эшли иде. Аерым матбага оештырылганнан соң, аның редакция составы да киңәйтелә башлады. Казаннан һәм башка шәһәрләрдән тәҗрибәле журналистлар белән язучылар чакыртылды. (Борһан Шәрәф, Габделбарый Баттал, Рәкыйб Рәкыйби, Заһит Шәркый, Шәриф Камал һ. б.) Тик «Шура» журналында гына Риза Казый берүзе торып калды. Ул үзе редактор, үзе сәркатип, үзе әдәби хезмәткәр, хәтта редакциягә килгән хат һәм материалларны да күчереп чыгучы иде. Тик соңга таба гына ул әдәби нәрсәләрне миңа тапшыра торган булды.
Үз вакытында «Сәлимә» шикелле шактый матур әдәби нәрсәләр язган Риза Казый нәрсә өчендер:
– Мин әдәби нәрсәләрне матур иттереп эшли дә, төзәтә дә алмыйм, әдәбияттан, бигрәк тә шигырьдән хәбәрем дә аз! – дип, әдәби нәрсәләргә кул салмый иде.
Закир Рәмиев матбугат хезмәтчеләренә ул чорда татарлар арасында һичбер җирдә күрелмәгәнчә зур жалование бирә иде. Мисал өчен шуны гына искә алып үтү дә җитсә кирәк: ул чагында, татар дөньясында түгел, хәтта Мәскәү, Петербург шәһәрләрендә чыга торган иң зур, популяр урыс газеталарының редакторлары да аена җитмеш-сиксән сумнан артык алмаганда, «Вакыт» газетасы редакторы Фатих Кәрими белән «Шура» журналы редакторы Риза Казый аена йөз утыз сум алдылар. Моны күпләр: «Министрлар жалованиесе!» – дип йөртә торганнар иде.
Шуның өстенә Риза Казый Закир Рәмиевнең үз ишегалдындагы зур гына бер өендә түләүсез тора, аның яктырту, ягу расходлары да Закир Рәмиев өстендә иде.
1909 ел башларында, «Вакыт» газетасының чыга башлавына өч ел тулу уңае белән кечкенә генә бер җыелыш үткәрелде. Шунда Закир Рәмиев – Дәрдемәнд – мондыйрак мәгънәдә сөйләгән иде:
– Үткән елларда «Вакыт» белән «Шура» һәр елны алтын хисабы белән ун мең сумга якын зарар күреп килделәр. Бу зарар укучыларның, алдыручыларының аз булуыннан килгән хәл түгел. Безнең укучылар шактый зур табыш күргән башка газеталарныкына караганда ике өлеш диярлек күп. Бу зарар безнең газета белән журналны эчтәлеге ягыннан да, техникасы ягыннан да матур иттереп чыгару өчен акчаны кызганмавыбыздан килә. Аннары ул тантаналы рәвештә: – Моннан соң без бу мәртәбәле юлда ел саен унбиш мең сумга кадәр зарар күрергә әзер! – дип белдерде.
Закир Рәмиевнең чын мәгънәсе белән аристократ бер шагыйрь, әдәбиятка «сәнгать сәнгать өчен» ноктасыннан караучылардан булганлыгы билгеле инде. Һәрхәлдә, шулай язалар хәзер. Шулай булуына да карамастан, ул башка язучыларның әсәрләрен үз органнарында бастыруга бер ноктадан гына килми, сүз иркен тыймый, авторларга гонорарны да яхшы түли торган иде. Мәсәлән, ул Тукай шигырьләренә юлына илле тиенгә чаклы гонорар бирү шарты белән аны үзләренә эшкә чакыра! (Бу чагында бер генә җирдә дә шигырьнең юлына биш тиеннән артык гонорар түләнми иде.)
Ул талантлы язучыларны тиз күреп ала да үзенә тартырга тырыша. Беренче хикәяләрен ошатып, Шәриф Камалга зур бәя бирүче дә Закир агай булды. Ул яшь язучыны үзләренә эшкә чакырды, язганнарын иң тәүдә үзе карап бастырып чыгара иде. Шәриф Камал һичбер җирдә булмаганча гонорар алды. Мәшһүр «Акчарлаклар»ны нәшер иткәндә Закир Рәмиев аңа болай ди:
– Бу хикәядә бер генә дә затлы, назик персонаж юк, ләкин гаҗәеп дәрәҗәдә сәнгатьле язылганга күрә мин аны бастырам, – ди.
Закир Рәмиевнең үзе чыгара торган газета-журнал редакцияләренә килеп-кереп йөргән чагын мин бик аз беләм. Мин шул тирәдә ике елга якын эшләп йөреп тә, аның «Вакыт» редакциясенә килгәнлеген бары тик бер тапкыр гына күрдем. Шул ике ел эчендә аны күрүем бар булганы өч тапкыр булды. «Вакыт» газетасы чыга башлаган көннән бирле шунда хисапчы булып эшләүче Сабир Шәриповка бу турыда әйткән идем, ул көлде: «Мин ешрак күргәнмен икән, өч елга биш тапкыр күрдем!» – диде.
Закир Рәмиев редакцияләрдә генә түгел, башка җирләрдә дә бик сирәк күренә, үз өеннән рәтләп чыгып йөрми, кеше белән аралашмый торган иде. Әлеге без эшли торган ширкәт членнары еш кына үзара киңәшләр үткәрә, ә ул аларга бервакытта да килми, тик аның агасы Шакир Рәмиев кенә килә иде.
Мин Фатих Кәрими һәм Риза Казыйлардан берничә тапкыр аның турында шундый сүзләрне ишеткәнем бар:
– Ул – яшьтән үк чиксез дәрәҗәдә өметсезлеккә бирелгән кеше. Шуның өчен дә аның барлык юанычы – үзенең көтепхәнәсендә матур әдәбият укып, язып көнен үткәрүдән тора…
Мин аның белән тик бер тапкыр гына редакциядә очрашып, ун минутлап сөйләшеп утырдым. Ул әкрен, салмак тавыш белән бик аз сөйли, әйтергә теләгән фикерен кыска гына итеп, ике-өч сүз белән генә әйтеп, аңлатып куя торган иде.
Беренче күрешкәндә, ул миңа шундый сорау бирде:
– Ничек соң, язган нәрсәләрең өчен яхшы түлиләрме? Гонорар белән тормышны тәэмин итеп буламы?
– Анысы инде аның, Закир абзый… – дип кызарындым мин. Сүземне әйтеп бетерә алмадым, ул нәрсә әйтеремне бердән аңлап алды булса кирәк, бүлдерде:
– Алай ярамый ул! Язучы, шагыйрьнең тормышы тәэмин ителми икән, аның иҗаты да тәэмин ителми!
Аның бу сүзләре белән кайсы гына язучы килешми икән?! Мин дә, билгеле, нәширне хуплап башны селеккәләдем.
– Мин сезнең «Шура» журналында басылган нәрсәләрегезне укып барам, – диде ул. – Сез шагыйранә шактый гына үсеп киләсез. Кайбер әсәрләрегездә минем мәктәпкә иярү дә сизелә.
Мондый иярүне ул хуплыймы, әллә ризасызлык белдерәме, мин төшенә алмадым.
Аның сүзләреннән мине беркадәр аптырауда калдырганы: «Шура» журналында басылган шигырьләреңне укып барам» дигәне булды. Чөнки мин ул чыгара торган журналда эшләгәч һәм шулай ук үзе шагыйрь дә булгач, анда басыла торган шигырьләрне ул үзе карап, үз күзеннән үткәреп бастыра торгандыр дип уйлый идем. Шунлыктан мин аңа түбәндәге сорауны бирергә ашыктым:
– Соң, Закир абзый, сез аларны журналга кермәс борын укымыйсызмыни?
Ул миңа болай дип җавап бирде:
– Журналның җаваплы кешесе бар бит аның! Аңа мин нишләп кысылыйм! Мин дә шулай, башкалар шикелле, аны басылып чыккач кына укыйм…
Ул «Шура» журналының редакцион эшләренә һичбер тыгылмау гына түгел, хәтта үз нәрсәләрен дә Риза Казыйга: «Ярарлык итеп тапсагыз, журналга кертерсез», – дип кенә бирә икән.
Шул чорларда «Шура» үзенең укучыларына түбәндәге мөрәҗәгатьне бастырып чыгарган иде:
– Сезнеңчә, иң алдынгы шагыйрьләр кемнәр? Шулардан ике шагыйрьне күрсәтеп язуыгызны үтенәбез.
Моңа каршы Габдрахман Сәгъди: – Габдулла Тукаев белән Зариф Бәшири, дип яза.
Закир Рәмиев шул турыда миңа сорау бирде:
– Моңа сез ничек карыйсыз? – диде.
Ләкин мин аның бу соравын аңлап җиткерә алмадым: «Г. Сәгъдинең җавабына кичек карыйсыз?» әллә: «Үзегез кемнәрне алдынгы шагыйрьләрдән саныйсыз?» диюе идеме?
Шунлыктан мин, тисә тиенгә, тимәсә ботакка дигәндәй, боларның икесенә да җавап була алырдайрак иттереп:
– Мин булсам, Тукай белән Дәрдемәнд дип җавап бирер идем, – дидем.
Ул бераз гына сүзсез торды да:
– Минемчә, Сәгыйть Рәмиев булса кирәк! – диде.
Ул Сәгыйть Рәмиевне Тукай урынына куеп әйтәме, әллә үз урынына, ягъни Дәрдемәнд урынына куеп әйтәме? Мин төшенә алмадым. Ләкин, һәрхәлдә, шунысы ачык: ул Сәгыйть Рәмиевкә зур бәя бирә иде.
Закир Рәмиев белән сөйләшеп утырудан соң берничә көн үткәч, Риза Казый мине үз өенә чакырды. («Шура» журналының аерым редакциясе юк, аның бөтен эшләрен Риза Казый үзенең өендә алып бара торган иде.)
Ул миңа болай диде: