* * *
Мәүла Колы авылы үзенең төп нәсел-ыруларыннан бер мулла да бирмәде. Борын-борыннан анда читтән килеп муллалык иттеләр. Шәмси мулланың атасы Мөбин ахун күрше авылга Тау ягыннан килеп утырган ишан улы иде. Мөбиннең сәләтле, зирәк дигән даны ул Бохарада укыган чагында ук таралган һәм бу якларга үзе кайтканчы ук килеп җиткән иде. Мәүла Колы авылының элекке карт мулласы үз урынына варис калдырмыйча үлеп китте. Шуңа күрә Мөбин Бохарада укуын тәмамлап, атасы янына кайткач, аңа шул бушаган урынны тәкъдим иттеләр. Әмма зур эшләр башкару турында хыялланган, үзенә яхшы, зур киләчәк өмет иткән Мөбиннең моңа риза буласы килмәде.
– Авылыгыз кара. Халкыгызны мәҗүсиләрдән аерырлык түгел. Мәчетегез дә искереп беткән… – диде ул.
Мөбиннең бу сүзе киндер һәм бүз фабрикалары тотып, Бохара, Хива һәм хәтта Себер белән ике арада кәрван белән сәүдә йөртеп баеган атаклы байгура балаларының йөрәгенә кадалды. Башкалар алдында кимсенәселәре килмичә, алар Мөбингә таш мәчет, зур мәдрәсә, муллага җиһазлап һәйбәт йорт салып бирәбез дип вәгъдә иттеләр. Сүзләрендә тордылар.
Юан гына манаралы мәчет белән ике катлы зур мәдрәсә әнә шул елларда салынды.
Мөбингә баглаган өметләре бушка китмәде. Ул, зур мәдрәсәгә җитәкче булып, шунда дин гыйлеме укыта башлады һәм шул мәдрәсәдән байтак кына мулла, мәзиннәр җитештереп чыгарды. Мөбин мулла, картлыгында ахун дәрәҗәсенә җитеп, зур хөрмәткә ия булды. Шәмси, әтисе үлгәч кенә Бохарадан кайтып, аның урынына калды. Мөбин улы Мәүла Колы авылында әтисе шикелле үк килмешәк кеше саналды.
Мөбин ахун үлгәннең беренче елында ук, ут чыгып, мәдрәсә янды. Кайбер усал телләр моны яңа мулла белән аның яшь хатыны эше дип тә сөйләделәр. Ләкин бу астыртын эшне фаш итәрдәй кеше табылмады.
Бу каза Шәмси мулланы кайгыга төшерсә дә, аны авыл малайларына әлифба танытудан, ә өлкән шәкертләргә дин укытудан коткарды. Шәмси үзе дә, хатыны да эшнең болай булуына эчтән бик сөенделәр. Янган мәдрәсәне яңадан эшләтү түгел, кечкенә генә бер мәктәп салу турында да сүз чыгармады алар. Моның сәбәбе аңлашыла иде. Теге мәдрәсә исән булса, Шәмсигә, хәтта үзе теләмәсә дә, күрше авыл мөдәррисе Исхак муллага каршы көрәшне дәвам иттерергә туры килер иде. Мәрхүм Мөбин ахун Исхак муллага каршы егерме биш ел буе туктаусыз көрәшеп килгән иде. Ә менә Шәмси хәзер көрәшә алмый, чөнки ул Исхак мулланың кызы Әсмага өйләнгән иде.
Әнә шул Әсма аркасында инде Шәмси атасы Мөбин ахун юлыннан китәргә теләмәде. Әтисе кебек үк дан-шөһрәт яратучы Әсманың бөтен тирә-юньгә баш буласы килә иде. Шәмси исә йомшак холыклы кеше, кайгы-мәшәкатьсез, тыныч кына яшәргә ярата иде. Әсмага аны үз кулына алып, үзе теләгәнчә борып йөртү әллә ни кыен булмады. Шулай итеп, Шәмси, тора-бара, ерак Гарәбстанда һәм Һиндстанда гарәпчә матурлап-бизәкләп басылган зур, калын китапларны һәм борынгы кулъязмаларны укуын ташлап, Әсманың бөтен эшендә ярдәмчесе булып китте. Ул, еш кына чарлагына менеп, йомшак келәм өстендә ялтыравыклы ука йомгаклары сүтә яки җепкә пыяла муенсалар, таш мәрҗәннәр тезеп утыра торган булды.
Хатыны Әсма Сафа килгәнен әйтергә дип менгәндә дә, Шәмси мулла шул эш белән мәшгуль иде.
– Җепнең монсы, минемчә, бик үк әйбәт булмады, чуала да тора, көчкә рәткә китердем, – диде мулла хатынына.
– Кешегә ышансаң шул инде, – дип, Әсма остабикә иренең эшен җентекләп карарга кереште. – Икенче юлы каладан үзебез алдыртырбыз, ел буена җитәрлек итеп… Анда сине Миңлебай солдаты көтә, фатиха алырга килгән, – диде ул аннары, исенә төшереп. – Бар, аны тизрәк озат та эрләнгән җепне үлчә. Муенсаларны төштән соң да тезәргә була, ашыгыч түгел…
– Килгәнмени? Чәй эчертеп җибәрергә иде… – диде мулла.
– Болай да ярар. Кайткан бер солдатка чәй эчертә башласаң, башыңдагы чәчең калмас, мужик сасысыннан айный алмассың… Аның белән бик сүз озайтма. Муеннан эш. Бодайны караштыр.
– Ярар, карармын… – дип, Шәмси мулла, авыр гына атлап, ишеккә таба китте.
Әсма аш өенә төште.
Сафа кычкырып сәлам бирде дә муллага таба атлады.
Мулла;
– Вәгаләйкемәссәлам! Рәхим ит, Әхмәтсафа! – дип, йомшак ак кулларын күрешергә сузды.
Күрешкәч, дога кылып алдылар.
Мулла чалара башлаган кыска сакалын сүзсез генә сыйпаштырып тора башлады. Сафа, ашыгып, кесәсенә тыгылды. Кунакның бу хәрәкәте мулланы яңадан бер кулы белән сакалын сыйпап, икенче кулын Сафаның солдат паёгы сатып тапкан егерме тиен көмешен алырга дип сузарга мәҗбүр итте. Егерме тиенлек көмеш мулланың чапан кесәсенә шуып төшкәч, икәүләп тагын дога кылдылар.
– Ни хәлләрең бар? Исән-сау йөреп кайттыңмы? – диде мулла.
– Аллага шөкер әле, мулла абзый! Сезнең хәер-догада йөреп кайттык…
Бакчадагы эскәмиягә утырдылар.
Мулла Сафаның кай җирләрдә хезмәт итүен сорады.
– Аршауда, мулла абзый, – диде Сафа.
– Анда нинди халык күбрәк соң, урысмы, ниме?..
– Аршауда урысны бик әз диләр, мулла абзый, күбесенчә поляклар белән җәбриләр…
– Алай… Җәбриләр дигәнең – яһүдиләрдер инде ул? Поляк дигәнең нинди халык соң? Нәсранилармы[8], габранилармы[9]?
– Белмим шул, мулла абзый.
– Мөселманнар да бармы?
– Анысын әйтә алмыйм, мулла абзый, күрмәдем.
– Солдатлар арасында мөселманнар бар идеме соң?
– Күп иде.
– Намазны вакытында укый ала идегезме?
– Ходай үзе кичерсен инде, мулла абзый, гает намазларын гына укый идек.
– Хуш… Кяферлар арасында яшәве җиңел булмады, алайса… Ә ничек ашаталар иде соң? Ач торырга туры килмәдеме?
– Төрле чаклар булды инде, мулла абзый. Алай бик кыен булмады.
– Шаять, хәрәм ризык ашатмаганнардыр бит?
– Без анысын каян белик инде, мулла абзый? Биргәнне ашадык. Хәрәм ризык биргән булсалар, Ходай үзе кичерсен инде.
– Амин! – дип, мулла яңадан битен сыйпады.
Бусы инде китәргә вакыт дигән сүз иде. Сафа бу ишарәне шундук аңлап алды.
– Бу юлы сине өйгә алып керә алмадым инде, Әхмәтсафа. Абыстаеңның бик мәшәкатьле чагы. Икенче бер бушрак вакытта чәй эчәргә кил, – диде мулла.
– Алла боерса, килермен, – диде Сафа.
Икәү бергә бакчадан чыктылар. Капка төбенә җиткәч, мулла:
– Мәзингә кермәдеңме? – дип сорады.
– Юк әле, хәзер барам.
– Бик хуш, бик хуш! Аның да фатихасын алырга кирәк.
Сафа, мулла белән саубуллашып, капкадан чыгып китте.
* * *
Сабирҗан мәзиннең указы юк иде. Заманында Шәмси мулланың яхшы карашы аңа дин әһеле булып китәргә ярдәм итте. Ул, Мөбин ахун мәдрәсәсендә укып, егермеләп дога ятлады, намаз уку тәртибен өйрәнеп алды. Аның атасы Гариф мәзин дин эшен сәүдә эше белән бик оста аралаштырып яши иде. Ул балаларының аң-белем алуларына әллә ни әһәмият бирми, аларны яхшы сәүдәгәр итәргә генә тырыша иде. Шул хакта сүз чыкса, Гариф мәзин гел әйтә иде:
– Үлгән мужикны, кәфенгә төреп, кабергә төшерер өчен әллә ни гыйлем кирәкми. Әгәр халык углымны мәзин итеп куярга теләсә, ул болай да үз эшен алып бара алыр, куймасалар инде – сату итәр. Бик зур кәсеп ул сәүдә, бик зур кәсеп! – ди торган иде.
Гариф мәзиннең барлык уллары үзе исән чакта ук Төркестанга киттеләр. Шунда яхшы гына төпләнеп алып, зур байлык җыйдылар. Әтиләре янында өлкән улы Сабирҗан гына торып калды. Сәүдә эшендә ул әтисенә бик яхшы ярдәмче иде.
Гариф үлгәннән соң, яңа мәзин кую мәсьәләсе килеп бас‑кач, Сабирҗанга бурычлы кешеләр, читтән китерткәнче, халыкны бу урынны Сабирҗанга тәкъдим итәргә димләделәр. Яңа кеше килүеннән куркып, Шәмси мулла да бу фикерне куәтләде. Әсма остабикә дә каршы килмәде. Шул хакта Сабирҗанның үзе белән сөйләшкәч, ул бик риза булды. Уфага барып, имтихан бирү һәм указ алу турында берәү дә сүз кузгатмады. Шулай итеп, Сабирҗан мәзин булып китте, мәгәр сәүдә эшләрен дә ташламады. Авылдагы бердәнбер кибет һаман аныкы булып кала бирде. Ул һәртөрле чимал, күкәй җыйды, икмәк белән сату итте; чыпта суктырды. Ике улы ел әйләнәсендә калага өч олау белән төрле азык-төлек илтеп сата иде. Мәзиннең өч хезмәтчесе аның җирен эшкәртә. Сабирҗан авылдагы барлык ярлының диярлек җирен арендага ала иде. Кышкы озын төннәрдә бу җир хуҗалары мәзингә чыпта сугалар, ә җәй көне, аннан алган бурыч исәбенә, басуда урак уралар, печән чабалар, ашлык сугалар иде. Елның-елында бурычларын түли алмыйлар, һәм шул сәбәпле аларның тәненнән камчы эзе төшми. Ярлылар күбрәк кыйналган саен, мәзин байый гына бара, чөнки ярлыларның аңардан алган бурычлары арта бара иде.