Тына барган җыр һәм гармун тавышлары астында Сафа йокыга китте.
Ул уянганда, кояш инде бик югары күтәрелгән, кешеләр дә эшли-эшли арып өлгергәннәр иде. Сафа, үзе югында кадерләп саклап тотылган кара чуклы кызыл түбәтәен киеп, ишегалдына чыкты. Әнисе шунда нидер эшләп йөри иде.
– Улым, мунча әзер. Бар, кереп юынып чык, аннары чәй эчәрбез, – диде ул.
Бакча башындагы кечкенә мунчаның эче чиста итеп юып чыгарылган иде. Казанда кайнар су буланып утыра, зур гына агач мичкәгә салкын су тутырып куелган, шунда ук ялт иттереп агартылган комган да тора. Сафаның юылган күлмәк-ыштаннары, каталап, бер урынга пөхтәләп төреп өеп куелган иде.
Сафа башта, каен себеркесен кайнар суда пешереп, бик әйбәтләп чабынды, аннары, йомшак ак мунчаланы сабынлап, тәнен кызарганчы ышкып юды. Шуннан соң коенып, өстенә ару күлмәк-ыштан киде дә, яланаякка гына агач башмак элеп, бакча аша тиз генә өйгә йөгерде. Өйдә чалбарын киеп алды, чөнки бер кат күлмәк-ыштан һәм кыска солдат күлмәгеннән ул үзен йоны йолкынган өтек бер әтәч кебек хис итә иде.
Зур сәкегә чәй әзерләгәннәр иде. Вафаның хатыны коймак пешерә. Зөһрә әби Сафага тула оек тегеп утыра. Әнисе дә тәрәзә янында нидер тегә иде.
Сафа, аны күргәч, гаҗәпләнеп:
– Нишлисең, әнкәй? – диде.
– Күрмисеңмени? – диде әнисе. – Киемеңне төзәтәм. Шушы килеш кеше арасында йөрмәссең ич.
Сафаның солдаттан кайткан кара тужуркасы, чыннан да, «кеше арасында йөрерлек» кыяфәткә китерелгән иде. Якасына теккән тасмалары белән погоннары сүтеп ташланган. Ялтырап торган җиз төймәләрен кисеп алып, алар урынына әнисе чи сарык тиресеннән ясалган түгәрәк күн төймәләр таккан иде. Шундый матур тужуркасының бу хәлгә килүен Сафа кызганып куйды, шулай да әнисенең хәтерен калдырмас өчен:
– Ичмасам, төймәләрен калдырыр идең, – дип кенә әйтте.
Шуннан соң сәкегә килеп утырды. Барысы да самавыр тирәсенә җыела башладылар. Вафаның хатыны, тәрәзәдән башын сузып, лапаста мунчаладан бау ишеп яткан иренә:
– Чәй эчәргә кер! – дип кычкырды.
Сафаның битләре мунча кергәннән соң кызарып, яшьлек бөркеп тора; күперенке мыегы аңа егетләрчә бер кыяфәт бирә иде.
– Улым, синең өчен дип каклаган ярты каз саклап тоткан идем. Башта кайсын ашыйсың – казмы, коймакмы? Менә каймак та бар, – диде әнисе.
– Сусадым әле! Башта чәй эчим, аннары ашармын. Борчылма, әни, һәммәсенә дә җитешермен. Каз итен коймакка төрермен дә коймакны каймакка манып ашармын, – дип, өйдәгеләрне көлдереп алды Сафа.
– Кара син аны, тәмлетамакны! Ничек оста сөйли… – диде Вафа.
– И Раббым, менә нинди яшьләр үсә бит хәзер – бу кадәр дә сүзгә оста булырлар икән! – дип куйды Зөһрә карчык.
– Без солдатта чакта катып беткән сохарины тозлы картага төрә идек тә әчегән кәбестә шулпасына манып ашый торган идек, – дип шаяртты Сафа, чәй эчәргә керешеп.
Бер чынаяк чәй эчкәннән соң, ул каклаган казны ашарга кереште, биш минуттан казның сөякләре генә калды. Мул итеп майлаган коймакларны да ялт иттереп авызына озата торды. Каймакны да онытмады. Ахырында Сафа яңадан чәй эчәргә кереште. Бу кадәр сый өчен биш ел буе солдат хезмәте ачысын татып кайтырга да ярый торгандыр шул.
Тышта тәрәзә турысында кызлар күренеп китте. Аларның кайберләре, тәрәзәгә күз салып узудан гына канәгать булмыйча, әле энә, әле орчык, әле көянтә сораган булып, өйгә үк керделәр. Сафа авылда әйбәт егетләрдән санала, шуңа күрә кызларның һәркайсының аның күзенә күренәсе килә иде.
Сафаның өйдә утырасы килмәде. Ул, зиратка барып, әтисенең кабере өстендә Коръән укып кайтырга булды.
Көн аяз, җылы һәм җилле иде. Зәңгәр күктә ак болытлар агыла. Иске зиратта, ботакларын каберләр өстенә иеп, күңелгә сагыш салып, зифа буйлы каеннар һәм карасу-яшел биек наратлар шаулаша иде.
II. Сөлекләр
Шәмси мулланың челтәрләп бизәлгән, төрле төсләргә буялган алты почмаклы, чарлаклы йорты мәчет каршысына салынган. Бүрәнәләре юан, таза. Сарыга буялган биек-биек ике капка йортны тагы да мәһабәтрәк итеп күрсәтә.
Ул капкаларның берсе бервакытта да ачылмый диярлек. Җигүле ат монда елына бер-ике тапкыр гына керә. Урамнан бу капкага таба юл салынмаган, үләнен терлек таптамаган, каз-үрдәк кыркымаган – яшел хәтфә төсле ямь-яшел.
Аның каравы икенче капка турысы тапталып беткән. Бу капка тирәсендә көнозын тавыклар тирес тарана, казлар, күркәләр йөри, тизәкләре белән бөтен ишегалдын пычратып, ду килеп бозаулар чабыша. Кешеләр хәзрәт янына шушы капкадан керәләр. Шәмси мулланың үз гаиләсе дә шушыннан йөри.
Мулланың хәер-фатихасын алырга килүче Сафа да шул капкадан керде. Аш өе ишеге төбенә җиткәч, ул, туктап, тамак кыргалап алды, шуннан соң гына кычкырып сәлам бирде. Аның сәламенә каршы җавап булмады. Өйдән бер тавыш та ишетелмәде. Хәтта мулланың хатыны Әсма абыстай да симез бите белән тәрәзәгә үрелмәде. Ул, җиңнәрен сызганган, яулык очларын баш артына кайтарып бәйләгән килеш, аш өендәге ян сәкедә ниндидер эш белән мәшгуль иде.
Тыштан сәлам биргән тавыш ишеткәч, Әсма абыстай өнәмәгән бер төс белән:
– Бар, кара әле, кем килгән икән… – дип кенә куйды.
Асрау кыз, тәрәзәдән күз салып:
– Миңлебайлар солдаты… Мулла абзый янына фатиха алырга килгән, ахры, – диде.
– Бераз көтәр, ашыгыч түгелдер әле! – дип, Әсма остабикә бүленгән эшенә яңадан кереште.
«Кызларга чәй эчертергә дә юып, җәймәләргә киптерергә салган бодайны чыгып карарга кирәк, югыйсә кош-корт чүпләве йә асрау кызның урлавы бар. Күрше авылдан хатыннар сөлгеләр сугып китергәннәр. Аларны да карап, санап аласы, эшләре өчен акча түлисе, җеп биреп җибәрәсе бар. Чүпләмле унсигез сөлге, егерме дүрт сәрфиткә, унике тастымал өчен күпме акча түләргә кирәк – исәбен чыгарып кара син аның! Алла сакласын, ашыгып, артыгын биреп җибәрүең бар… Кайберсенә, бәлкем, акча урынына пыяла муенса, таш мәрҗән, гәрәбә, ука, догалык һәм төрле иске-москы әйберләр биреп булыр. Аларның да бәясен исәпләргә кирәк бит… Вакытың юклыгын сизсәләр, киреләнерләр, акча сорый башларлар, эштән баш тартырлар, кызу эш өсте диярләр… Шуларны мулладан гына исәпләтермен дигән идем, әнә тагы солдаты килеп чыкты, авызын ачып тора ишек төбендә», – дип, кулына бер төргәк сөлге, ашъяулык тотып, бәһане киметер өчен, җеп очларын һәм төеннәрне саный-саный, үзалдына уйланды ул.
– Мулла абзый өйдәме? – дип сорады Сафа, байтак кына көтеп торганнан соң.
– Чәнчелеп китсәңче, нәгъләт! – дип мыгырданды Әсма остабикә, сәкедән кузгала башлап.
Симез гәүдәсен көч-хәл белән күтәреп, үрдәк кебек чайкала-чайкала чыгып китте. Өске катка менә торган агач баскычка читек үкчәләре белән, төнге каравылчы шакылдавыгы тавышы чыгарып, шак-шок басканы ишетелде. Остабикә, авыз эченнән тиргәнә-тиргәнә, мулла янына менде.
Мулланың хатыны читтә эшләп яки солдатта хезмәт итеп авылга кайткан егетләрне яратмый иде, чөнки аларның кайткан берсе өйләнми калмый иде. Андый егетләргә ул хәтта үзенең дошманы итеп карый; ник дигәндә, бу егетләр иң яхшы кызларны сайлап алалар, төн буе ашъяулык-сөлге сугып, юк-бар муенса-беләзекләр хакына күз нурларын түгеп, буй зифалыкларын бетереп, үпкә чире алучыларны Әсмадан коткаралар иде.
Абыстай чыгып китү белән үк, аш өендә чәй көтеп утыручы кызлар тәрәзәгә ябырылдылар. Һәркайсының, күз кырые белән генә булса да, Сафаны күрәсе килә иде.
Сафа, үзенә кызлар каравын күргәч, башта уңайсызланып китте. Шулай да бу хәл озакка бармады, Сафаның үзенең дә бу кызлар алдында егетлеген күрсәтәсе һәм кызларны әйбәтләбрәк күзлисе килде. Аны мулла йортында болай итү килешмәс дигән шик кенә тотып тора, чөнки мулланың йә булмаса остабикәнең икенче бер тәрәзәдән карап торуы бар иде, шуңа күрә ул, тәрәзәдән читкә борылып, кызларның күз карашын бер минутка да онытмыйча, бакчадагы чәчәк түтәлләренә караган булып, яшел рәшәткә буйлап әкрен генә атлап китте. Шулай да егет, ара-тирә борылып, ялт кына тәрәзәгә күз атып ала иде. Андагы кызлар арасында ул үзе үпкән, үзен кысып-кысып муеныннан кочкан кызлар да бар иде шул. Аларның кайберләре инде бик иртә кырау суккан чәчәк төсле сулып калган. Шулай да йөзләре әле һаман да сөйкемле, күзләре дәртле елтырый иде.