Кыз бигрәк тә Барыйга ягымлы карый иде. Ул, һәрвакыт Барыйга якынрак килеп, аңа таза ботлары белән кагылырга, янып торган дәртле күзләре белән аның күзләренә карарга тырыша.
Ефим поп озак көттермәде. Кунаклар янына чыгып, алар белән ике куллап күреште дә ягымлы бер тавыш белән:
– Рәхим итегез, мәхдүмнәр! – диде.
– Бүген без килергә уйламаган идек тә, вәгъдәбезне бозасыбыз килмәде инде, – диде Гали исемле озын шәкерт.
– Нигә?
– Яман салкын… Безнең юка җиләннәр мондый суыктан начар саклый шул.
– Шулай, билгеле, шулай!.. Сезгә чалбар кию дә тыелган бугай әле?
– Тыелса да, чалбары булган кеше кия. Чалбары булмаган кеше нәрсә кисен?
Примечания
1
Мәдәни җомга. – 2016. – 18 ноябрь.
2
Казан утлары. – 1966. – № 12. – 38–39 б.
3
Мәһдиев М. Хатларда кеше язмышлары // Сөембикә. – 1993. – № 11. – 20–21 б.
4
Җәлил М. Әсәрләр: 4 томда. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1976. – 4 т. – 69–73 б.
5
Казан утлары. – 1976. – № 6. – 133–144 б.
6
Мәдәни җомга. – 2016. – 18 ноябрь. – 9 б.
7
Кызыл баш – төрек солтаны.
8
Нәсрани – христиан динендәге кеше.
9
Габрани – яһүд динен тотучы.
10
Нәүрәп – баз.
11
Ләүхелмәхфүз – язмыш тактасы.
12
Кодай – Ходай.
13
Комач – ачык кызыл төстәге киҗе-мамык тукыма.
14
Дәмулла – дамелла: 1) югары мәктәп укучысы; 2) зур укымышлы, дәрес бирүче.
15
Моназара кылышу – бәхәсләшү; фикер алышу.
16
Ля нөсәллим – «күнмибез», «риза түгел», «алай түгел» мәгънәсендә.