Муллаларның кайберләре көлешеп куйды, кайберләренең ачуы килде.
– Чыгып кит моннан! Күздән югал! – дип кычкырды Шәмси мулла, ярсынып. – Ах, азгын, ахмак, ишәк! Бөтен дин затын хур итеп йөрисең! Көпә-көндез, бөтен халык алдында эчкән бирән урынына! Оятсыз!
– Кызма, хәзрәт, кызма! Бик акыллы булсаң, әнә кайтып хатыныңны… сөлге санарга өйрәт. Миңа синең акылың кирәкми. Белдеңме? Аллага шөкер, безнең дә сакалыбыз бар. Безгә үзебезнеке дә бик җиткән… Ха-ха-ха! Шәп әйттемме, ә?
Шәмси мулла, исерекнең битенә йомарланган тастымал ыргытып, урыныннан сикереп торды:
– Хәзрәтләр, шаһит булыгыз! Мин бу ишәк өстеннән мөфтигә гариза язам.
– Яз, яз, – диде исерек. – Указым чип-чиста, чебен дә тап төшермәгән… тотармын да кайтарырмын…
Исерекнең кулы ишек яңагыннан ычкынып китеп, үзе гөрселдәп беседка идәненә ауды һәм кычкырырга кереште:
– Эчсәм соң, ни булган? Мулла эчә белмимени? Аның авызы юкмыни? Ә, шулаймы?.. Тот, тот, җибәрмә шул хатынны! То-от!..
Муллалар, берәм-берәм табыннан торып, атлары янына киттеләр.
* * *
Биредәге мәзиннең дә ишегалдында авызларына солы капчыгы кидерелгән атлар солы ашап торалар. Күрше авыллардан базарга килгән мәзиннәр ак өйдә, яңалыклар уртаклашып, чәй эчеп утыралар.
Ә тәрәзәсе ишегалды ягына караган өстәге чарлакта Сабирҗан мәзин белән умартачы Гыймади, эшләрен бетергәннән соң, әчегән бал эчеп, ял итеп утыралар иде.
* * *
Әкрәм карый, мәзин белән бергә базарга килгәч, товар карап, сөйләшкән сүзләргә колак салгалап, рәтләр буйлап байтак йөрде. Ул, һәр кибет алдында диярлек туктап, товарларның бәясен сорашты, аларны кулына алып карады, сатулашты, шуннан соң икенчесенә китеп барды. Ахырда дарчин, канәфер, шалкан мае һәм борыч сата торган кибет алдына туктап, кибетчедән:
– Миңа кирәк әйберне алып килмәдеңме? – дип сорады.
– Килдем, хәзрәт, килдем! Мин кеше күңелен күрә беләм! Ишан хәзрәтләренең изге кулыннан алдым… – дип, кибетче, әгузе-бисмилласын әйтеп, кечерәк бер төргәк алды, аннан учына берничә карасу бөртек салып, карыйга сузды. Карый, як-ягына каранып, ул бөртекләрне учына алды да кесәсенә салды.
– Бераз дару да бир инде, – диде ул кибетчегә.
Кибетче алдан ук әзерләп куйган төргәкне карыйга алып сузды. Бусы әфьюн иде. Әкрәм карый, кибетчегә акча түләп, Сабирҗан туктаган теге мәзин йортына китте.
Йорт хуҗасы, каршы чыгып, аны Сабирҗан белән Гыймади янына, чарлакка менгезеп җибәрде.
– Кара син боларны, бал эчәләр үзләре, тәрәзәдә күзләре… Әссәламегаләйкем! – дип шаяртып сөйләнде Әкрәм карый, бүлмәгә керә-керешли.
Әчегән татлы бал җитәрлек иде. Кәсәләр берсе арты берсе тула торды. Мәҗлес кыза барды. Әче бал башларга киткән, йөзләр кызарган, күзләр тонган иде.
Кызыклы, күңелле әңгәмә туктаусыз дәвам итте. Ахырында Шәмси мулла белән Әсма остабикә турында сөйләргә керештеләр. Бик озак аларның гайбәтен саттылар. Әңгәмәнең кызган бер җирендә Сабирҗан мәзин, Гыймадига туры карап, нык тавыш белән:
– Юкка карышасың, Гыймади абзый! Теләгебезне башкарырга күптән вакыт инде безгә! – диде.
– Нәрсәне әйтәсең? – диде Гыймади.
– Нәрсәне булсын! Карыйны икенче мулла итүне әйтәм инде.
Гыймади, чигүле сөлге башы белән маңгаен сөртә-сөртә:
– Ә, син һаман шуны әйтәсең икән әле!.. – дип куйды. – Эш нәрсәгә терәлгән соң? Тотабыз да итәбез… Башлап җибәр, эш миннән калмас. Кайсы як чәйлекне күбрәк бирсә, мин гел шул якта, – дип кеткелдәп көләргә кереште.
– Чынлап, дөнья булгач, бәлки, минем дә кирәгем чыгып куяр, Гыймади абзый… – диде мәзин. – Каршы килмәскә сүз бирсәң, мин эшкә керешәм. Карыйны мулла итәргә бик вакыт инде… Байтак тик ятты, җитәр…
Гыймади игътибар белән мәзингә карап алды, аннары, нидер уйланып, карашын Әкрәм карыйга күчерде дә:
– Ярый, мин риза! – диде. – Карый – әйбәт кешенең баласы, үзе дә җәмәгать эшеннән бер дә баш тартмый… Мәетләргә вакытында җеназасын укый, балаларыбызга дин сабагы да өйрәтә. Башлагыз, мин каршы килмәм. Теләсәгез, бу җомгада ук картларга әйтергә була… Аңарчы тиешле кешеләре белән дә сөйләшергә өлгерербез дип уйлыйм…
– Вәгъдә, алайса, Гыймади абзый?
– Вәгъдә!
– Хәерле сәгатьтә булсын!
– Шулай булсын!
Әкрәм карый, алар сөйләшкәндә, сүзсез генә тыңлап утырды, сүз килешү белән беткәч, ул зур гына чокырга салган балны бер тын белән эчеп, савытны ашъяулыкка куйды да:
– Амин! – диде.
Сабирҗан мәзин Әкрәм карыйны Шәмси мулланың ярдәмчесе итеп куеп, мулла белән үзсүзле Әсмадан күптән үч алырга хыялланып йөри иде инде. Аның бу эшкә Гыймадины беренче тапкыр гына күндерергә тырышуы түгел, тик моңарчы сөйләшүләре гел нәтиҗәсез кала иде.
Бүген исә Әкрәм карыйның үзенең биредә утыруы Гыймадиның башына карыйны икенче мулла итүдән файдаланырга кирәк дигән уй төшердеме, әллә әчегән бал хикмәте булдымы, – Гыймадига бу турыда җитәрлек сөйләшенгән кебек тоелды. Ул, әле мәзин ягына, әле мулла ягына авышып, үзенә ярыйсы ук файда таба белә иде.
XVII. «Твая баранчук җич? Кәнфит вәзмүш!»
Алдагы җомгада, намаз беткәнче үк, картлардан берәү, урыныннан торып:
– Җәмәгать, таралмагыз әле! Киңәшәсе бар! – дип кычкырды.
Соңгы рәкәгатьтән соң Коръән укып, дога кылгач, алдан ук мәзин тарафыннан өйрәтеп куелган бер куштан сүзгә кереште:
– Авылыбыз шактый зур, эше күп, мәхәлләбез бер генә, мулла да берәү генә, – дип башлап китте ул. – Аның үз хуҗалыгы да зур, үз эше дә күп. Ул барысына да җитешеп бетә алмый, шул сәбәпле безгә кайбер уңайсызлыклар күрергә туры килә… Җыен вакытында яисә бәйрәмнәрдә, өендә изге Коръән сүзе ишетер өчен, чиратны көчкә көтеп аласың. Еш кына мәетләрне дә ләхеткә җеназасыз салабыз. Болай җәфаланып, һәрбер вагы-төяге өчен дә хәзрәтне борчыганчы, аңа ярдәмче куймыйк микән, картлар?
Мәчет эчендә кабер тынлыгы урнашты. Бары тик Шәмси мулла белән Сабирҗан мәзин генә йөткеренгәләп, тамак кыргалыйлар иде. Тынлык шактый озак дәвам итте. Ниһаять, мәзин яклы икенче бер кеше сөйли башлады:
– Менә хәзер кызу эш өсте җитте, көз көне дә эш аз түгел. Безгә әллә кайдан читтән мулла эзлисе юк. Әгәренки хәзрәт җәмәгать кирәгенә җитешә алмый икән, ул чагында безнең карый бар… Ул барыбер мулла эшен дә башкара, балаларыбызга сабак та укыта… Әгәренки эш указга гына килеп терәлә икән, ул чагында тамга җыеп бирербез.
Гыймади белән Сабирҗан, халыкның фикерен үзләренә кирәк якка таба юнәлтергә тырышып:
– Акыллы сүз бу, картлар! – дип, бертавыштан күтәреп алдылар.
– Мәслихәт, ярый торган эш!
– Тотабыз да тамга җыябыз! – дигән тавышлар ишетелде төрле яктан.
Шунда Шәмси мулла сөйли башлады:
– Каян алдыгыз әле сез моны? Минем җитешә алмыйм дип зарланганым юк бит. Хәзергә барысына да җитешәм, эшемне авыр дип санамыйм… Миңа ярдәмче кирәкми, – диде ул.
Әмма мулланың сүзләре мәзин тарафдарлары күтәргән шау-шуда йотылып калды. Мәхәллә халкының күпчелеге Сабирҗан белән Гыймади ягына авышып бара иде. Баштарак икеләнеп торучылар да, мәзин белән умартачының карыйны яклауларын күреп, бүтәннәргә кушылдылар.
– Җыен юк-бар белән дә мулланы күп борчыдык, булды-җитте. Карый өчен тамга җыеп бирәбез! – дип кычкырдылар төрле яктан.
Мәзин ялгышмаган иде. Гыймади белән бергәләп төзегән планы бик шәп килеп чыкты. Шунда ук тамга җыю һәм эш артыннан йөрү өчен кешеләр сайладылар.
Шулай итеп, күп ел буена сузылып килгән көрәш нәтиҗәсендә Шәмси мулла җиңелеп калды.
Иртәгесе көнне күп кеше Шәмси мулланың туры юртагын җиккән кара тарантаста, тарантас артына ныгытып бәйләгән зур гына тәпән белән бал алып, авылның киң урамы буйлап каядыр китеп барганын күреп калдылар.
* * *
Эш өсте җитте. Болыннарда, урман аланнарында чалгы астында биек үлән белән бергә кып-кызыл кызарып пешкән җир җиләге сабаклары киселеп ауды. Чалгычылар тирәсендә чуар күлмәкле хатын-кызлар печән җыя, печән әйләндерә. Авыл бушап калды. Ишегалдында эсседән әлсерәгән тавыклар гына йөри. Әрсез кәҗәләр, караучысыз калган бакчаларга кереп, яшелчәләрне утыйлар.