Базар сәгать саен кыза бара.
Аеруча тимер-томыр сата торган төштә халык күп була. Чаң-чоң китереп, таш белән чалгыларга сугып карыйлар, кояш яктысында күз камаштыргыч булып өр-яңа ураклар, көмеш чәйнек, чүмеч, балталар ялтырый.
Шуннан бераз арырак, халык күз алдына тау-тау кисмәк, көянтә, көпчәк, тәртә һәм бизәкле дугалар өеп куеп, агач әйберләре белән кызып сату итәләр.
Дегет сатарга килгән марилар янына, кулларына зур-зур дегет чиләкләре тотып, авыл агайлары җыелганнар. Алар бармакларын дегеткә манып алып, дегетне уч төпләренә ышкып карыйлар, сатулашалар, бәһасен килешсәләр, дегет агызырга чиләкләрен китереп куялар.
Базарның икенче башында чүлмәк рәте урнашкан. Төрле төрдәге, төрле зурлыктагы савыт-саба катып беткән тырнак белән чирткәнгә, чыбыркы сабы белән сукканга чың-чың итә. Чуар бизәкләре белән күзне кызыктырып торган чүлмәк, чынаяк, чәйнек, эреле-ваклы тәлинкәләр төягән арбалар бер рәткә тезелгәннәр.
Бала-чага кургаш әтәчләр сызгыруына, агач пугачларның шарт-шорт атуына, таш сыбызгылар тавышына таң калган.
Он рәте дә үзенә бер аерым җиргә – базар читенә урнашкан. Шул турыда ап-ак он тузаны күтәрелеп тора. Сатучылар баштанаяк онга манчылганнар. Монда инде он сатып алучыларның чырайлары шат түгел. Алар, култык асларына ямаулы капчыкларын кыстырган килеш, кесәләрендәге бакыр тиеннәргә ничә кадак он сатып алып булыр икән дип исәплиләр, шуннан берничә тиенен бер кадак тозга да калдырырга чамалыйлар. Он сатып алганнан соң инде, алар базарда тулганып йөрмиләр, туп-туры өйләренә кайтып китәләр.
Мал-туар рәте ягында бертуктаусыз хайван тавышлары ишетелеп тора: атлар кешни, сыерлар мөгри, сарыклар бәэлди. Монда инде арадашчылар – маклерлар мәш килә; бик эшлеклеләнеп, атның тешен караганда яисә сыерның җиленен капшаганда, алар берәр көлке әдәпсез сүз кыстырып җибәрәләр, бик белдекле кыяфәт белән мал карашалар, карышып маташкан алашаларны юрттырып карыйлар, карт бияләрне кушаяклатып чаптырып киләләр.
Урамның уртасында кабак йорты кукраеп утыра. Тәрәзәләре иңләп ачып куелган. Эчеп алган авыл агайларының йөзләре комач кебек кызарган, күзләре пыялаланган. Кабакның хуҗасы – аягына гармун мехы шикелле җыерма кунычлы хром итек, өстенә чигүле күлмәк киеп, билен нечкә генә каеш белән буган, жилетының изү кесәсеннән биленә чаклы юан көмеш сәгать чылбыры салынып төшкән бер кеше – татар телен вата-сындыра, авыл агайларын кадерле кунаклары кебек хуп күреп сыйлый, өстәлгә шешәләрне китереп кенә тора; тик үзе алдан ук акчасын алып куярга онытмый, эчәргә акчасы калмаганнарны җилкәләреннән тотып сөреп чыгара.
Өсте керле чүпрәк белән ябылган агач чиләк күтәреп, арлы-бирле үсмер балалар йөри, үзләре әче тавыш белән:
– Әйрән бар! Әйрән!
– Кемгә салкын әйрән кирәк! – дип кычкыралар.
* * *
Шундый кызу көннәрнең берсендә Шәмси мулла базарга килде. Мал-туар рәтен йөреп чыкты, солы белән бодай бәясен сорашты, чүлмәкчеләр яныннан узды һәм, ниһаять, таныш сәүдәгәренең кибете алдына килеп туктады да, хәл алыйм дип, төенчекләрен прилавка өстенә куйды, зур ак яулыгын чыгарып, тирләгән битен сөртергә кереште. Мулланың бик эчәсе килә иде. Дәү әйрән чиләген көчкә-көчкә күтәреп барган тугыз-ун яшьлек кызны күреп, чакырып алды:
– Каяле, кызым, әйрәнең салкынмы?
– Салкын, бик салкын, мулла абзый.
– Ни хак?
– Чүмече бер тиен, мулла абзый… Салып биримме?
Шәмси мулла, чапан итәкләрен җыештырып, җиргә чүгәләде дә:
– Каяле, бир әле! – диде.
Кыз, чиләген җиргә куеп, бер чүмеч әйрән чүмереп алды һәм муллага сузды. Мулла бер йотты да чүмечне кире бирде.
– Кирәкми, кызым, әйрәнең җылы икән, – диде.
– Ниткән җылы булсын? – дип, кыз бер дә исе китмичә тәтелдәргә кереште. – Баздан гына алып чыктым. Әллә, мулла абзый, теге-бу дип уйлыйсыңмы?..
– Ах, затсыз! Мулла белән шулай сөйләшәләрме? – дип кычкырды кибетче.
Кыз, чүмечтәге әйрәнне чиләккә кире салып, әлеге шакшы чүпрәге белән каплады да, чиләген күтәрә-күтәрә:
– Миңа димәгәе, әллә кем булмый шунда! – дип җавап кайтарды.
Шәмси мулла, бу хәлгә шаккатып, ни дип җавап бирергә дә белмәде.
– Оятсыз! – дип кенә әйтә алды.
Кыз:
– Төкерәм мин синең оятыңа! Кара син аны, кешене туктатып торган була тагы, хәерче! Үзенең бер тиен акчасы юк! Бушка гына эчмәкче!.. – дип чатылдатып җавап кайтарды һәм: – Әйрән бар, әйрән! Кемгә салкын әйрән кирәк? – дип кычкыра-кычкыра китеп барды.
Шәмси мулла кыз артыннан, хәйран калып, байтак кына карап торды, аннары:
– Менә нинди бит ул базарлы авыл балалары! Коточкыч бит, коточкыч! Базар кешене боза дип белми әйтмәгәннәр. Чын әгәр, балалары шундый булгач, олылары нинди инде аның? – диде.
– Сөйләмә дә инде, хәзрәт! – дип җөпләп куйды кибетче.
* * *
Базар көнне авылның барлык йортлары, кунаклар, җигүле арбалар, сатып алынган әйберләр белән тулып, постоялый дворга охшап кала. Һәр йортта самавыр кайный. Хатын-кыз савыт-сабаны көчкә җыештырып өлгерә.
Бу базар ыгы-зыгысыннан муллалар йорты да читтә калмый. Аларга да күрше авыл муллалары килеп, атларын туаралар, базардан әйберләр алып кайтып, товарларын таратып ташлыйлар. Асраулар тыз-быз самавыр күтәреп йөгерәләр. Хатыннар коймак пешерә, хуҗаның малайлары, тәлинкә-тәлинкә өеп, кунакларга коймак ташый, чәй ясый, китүчеләрне озатып кала, килүчеләрне каршы алалар.
Шәмси мулла да, иртән базарга килгәч, атын биредәге мулла йортында калдырган иде. Базардан әйләнеп кайткач, ул төенчекләрен тарантасына куйды да өй артындагы бакчага китте. Анда, төсле пыялалар белән бизәлгән иркен генә беседкада, берничә мулла чәй эчеп утыра иде. Шәмси мулланы күргәч, алар, вәкарь белән генә исәнләшеп, урыннарыннан кузгалыштылар. Килеп күрешеп чыккач, Шәмси мулла чапаны белән бүреген салып, агач ботагына элеп куйды, юынды да эре генә кыяфәт белән түргә кереп утырды. Барысы да аның сүз башлаганын көтеп калдылар.
– Халык тәмам бозылды, оят, намус дигән нәрсәне онытты… Олыларга хөрмәт бетте. Менә әле генә әйрән сатучы бер кыз үземне урам сүзләре белән сүгеп китте.
– Сүгү нәрсә ул, хәзрәт… – диде икенче бер мулла. – Менә мин хатынга дип комач[13] сатып алган идем, ниндидер бер малай кулымнан төргәгемне тартып алып китте… Мин: «Тотыгыз, тотыгыз шул мәлгуньне!» – дип кычкырам, ә мужиклар тик көлеп карап торалар: «Эт авызыннан сөяк алырсың, бар! Йоклап йөрмә икенче!» – диләр. Берсе туп-туры йөземә бәреп әйтте: «Тир түгеп тапмагансың әле, сәдака акчасына алгансың», – диде. Менә син алар белән сөйләш!
– Яхшы әле, үзеңне кыйнап китмәгәннәр, – дип, сүзгә йорт хуҗасы кушылды. – Безнең малайлардан аннан яманрагын да көтәргә була. Барысы да шул базар хикмәте инде…
– Шул яраган эшме инде, – дип, Шәмси мулла тагы сүзгә кереште, – вак кына бала-чага эт урынына хәзрәткә тел тидерә, көпә-көндез талап китә, ә хәзрәт кулын җәеп карап кала. Акылга сыйган эшме шул?
Сүз күңелсез нәрсәләргә кереп китте. Кунакларның берсе, сүзне икенчегә борып, Шәмси мулладан:
– Икмәк базарында булдыңмы, хәзрәт? Он бәһаләре күтәрелмәгәнме? – дип сорады.
– Күтәрелгән, күтәрелгән… Илле тиен сорыйлар. Берәр йөк алып киләсе калган, ярый инде хәерле булсын!
Базар яңалыклары турында сөйләшә башлагач, җанланып киттеләр. Тәлинкәләрдәге коймак өемнәре кечерәя барды, дәү корсаклы самавырлар да берсе артыннан берсе килә торды.
Бакчада тагын бер дин әһеле күренде. Ул, ниндидер җыр җырлап, мәгънәсез сүзләр кычкырып, ава-түнә чайкалып килә иде.
Тирләп чыккан муллалар моңа шаккатып карап калдылар. Исерек кеше ава-түнә беседка янына килеп җитте дә, ишек яңагына тотынып, чайкала-чайкала, шаркылдап көлеп җибәрде, аннары тотлыга-тотлыга:
– Дин башлыклары, ә үзегезнең бер тиенлек тә акылыгыз юк! Валлаһи, бер тиенлек тә юк! Акыллы кеше урыс аракысы барында кытай чәе эчеп утырамы? Юк, әйтегез әле, эчәме, юкмы? – диде.