Тора-бара инде Патый Сылуны бөтенләй кирәксенмәс дәрәҗәгә җитте, аңа бернинди ярдәм күрсәтми башлады. Әгәр Сылу Патый белән түгел, иблиснең үзе белән дуслык беркетсә дә, аның йортына яучылар килмәс иде. Моның сәбәбе Йосыф картның чамасыз үзсүзлелеге, кирелегендә иде.
Хәзер инде алар бер-берен гадәт буенча гына ахирәт дуслар дип йөрешәләр иде.
Патый, Вафаны өйләндерү уена килгәч, вөҗдан пакьлеге өчен генә улыннан:
– Йосыф кызын яучыласак, ни диярсең соң? – дип сорады.
– Үземнән ун яшькә олы хатын белән нишлим мин? Ул тискәре карт барыбер мин теләгән кызын бирмәс, – диде Вафа.
Шуннан соң инде Патый үз өстеннән бурыч төшкән дип санады һәм бу турыда бүтән сүз кузгатмады.
Әгәр авылда фәлән егет өйләнергә җыена икән дигән сүз ишетелсә, кызлы йортларда ыгы-зыгы башлана. Бигрәк тә Йосыф карт йортында тынычлык бетә иде.
Бу юлы да, Сафа кайткан дигән хәбәр ишетелгәч, Йосыф картның өлкән кызлары, үзләренең картаеп барулары белән һич килешергә теләмичә, татлы хыял, өметкә бирелеп, үзара пышын-пышын сөйләшә башладылар. Төрле сәбәп тапкан булып, Миңлебайларга килгәләделәр. Хәтта Сылу үзе дә, ахирәтенең шатлыгын уртаклаша килеп, аның белән бер самавыр чәй эчеп китте.
Бу юлы инде Патый Сафага Йосыф кызларының берәрсен әдәп йөзеннән дә әйтеп карамады.
* * *
Сафа, су эчертергә алып төшкән атын җитәкләп, әкрен генә сукмактан менеп килә иде.
– Сафа абый! – дип эндәшкән тавыш ишетелде.
Биек булып үскән бәрәңге сабакларын аралап, буразна арасыннан аңа таба җирән чәче өстеннән каешланып беткән түбәтәй кигән, зәңгәр күлмәкле, сипкелле бер малай килә иде.
Сафа туктады.
– Сине ике көн каравыллап йөрим инде, үзеңне генә туры китерергә, – диде малай, Сафага якынлашып.
Сафа малайның үзен болай тотышына бер дә гаҗәпләнмәде. Ул аның егетләр һәм кызларның ышанычлы бер кешесе икәнен, бу малай аркылы бер-беренә хат-хәбәр йөрткәнлекләрен белә иде.
Малай башындагы түбәтәен ипләп кенә салды да, аннан бөгәрләнеп беткән берничә хат алып, Сафага бирде.
– Бусы аксак Сәләхи кызы Мәфтуха ападан, ул сәлам тапшырырга кушты. Бусы, зуррагы, Йосыф карт кызы Кәримәдән, ә менә кызыл кара белән язганын Сәлимә апа бирде.
Сафа хатларны, алып, чалбар кесәсенә тыкты.
– Карале, энекәш, кызларга дигән хатны кемнән яздыралар хәзер?
– Сакау Галим яза.
– Миңа да язып бирмәс микән, матуррак итеп?
– Ник язмасын, язар… Аның әзер хаты да бар, бик матур, бизәкләр төшергән. Тик бәясе бик кыйбат…
– Күпме сорый соң?
– Унбиш күкәй!
Сафа, кесәсеннән янчыгын чыгарып, ун тиен көмеш алды да малайга сузды.
– Күкәй бирә алмыйм, менә шушы акчаны алсын. Ә бусы үзеңә, – дип, малайның кулына бакыр акча да тоттырды.
Малай, акчаны учлап, җиңе белән борынын сөртеп алды да:
– Ә хатны кемгә бирим соң? – дип сорады.
– Йосыф кызы Саҗидәгә.
Малай каушап ук китте:
– Саҗидә егетләр биргән хатны алмый, ачулана, бүләкләрен дә кире кайтара…
– Ачуланмас… Минекен алыр…
– Ай-һай! Алырмы икән? Ярый, алайса! – дип, малай икеләнә-икеләнә генә риза булды. Шуннан соң йөгереп китеп барды.
Сафа, атын җитәкләп, өйләренә таба китте.
Сакау Галим кызларга яза торган хатларын «Күктәге йолдызым, судагы кондызым, алтын бармагым, көмеш тырнагым» дип, гел бертөрле итеп яза. Хатта җыр никадәр күбрәк һәм бизәкләре чуаррак булса, бәһасе дә шулкадәр кыйммәтрәк була.
Сафа укый-яза белми. Ул кызлар хатының ниндирәк эчтәлекле булуын белә, шуңа күрә берәрсенә биреп укытуны кирәк санамый. Ул хат җибәрүчеләрнең үзләрен генә күз алдына китереп уйлый иде.
Йосыф кызы Кәримә аның күптәнге танышы иде инде. Сафаның аны күп тапкырлар кочып сөйгәне бар, кызның чәч исен дә хәтерли әле. Элегрәк Кәримә авылда матур кызлардан санала иде, хәзер инде ул сулып, ямьсезләнеп калган. Шуңа күрә егетнең элекке мөнәсәбәтләрне яңартырга бер дә исәбе юк иде.
Сәлимә әле биш ел элек кенә үсмер бер кыз иде. Хәзер инде ул саргылт чәчле, сипкелле, бүкән шикелле юан бер кызга әйләнгәндер. Юк, Сафага бер дә ошамый ул кыз.
Сафа солдатка киткәндә, Мәфтухага булса унөч-ундүрт яшь булгандыр. Чибәр кыз булыр төсле иде. Әгәр егет беркөн Саҗидәне очратмаса, аның елтырап торган шомырт-кара күзләрен күрмәсә, ул, шәт, Мәфтуханың хатына каршы хат белән җавап та биргән булыр иде. Ә менә хәзер күңелендә аның бер Саҗидә генә иде.
* * *
Уракка чыгар алдыннан, кыр эшләре башланганчы, авылда кыз сорап яучы җибәрү гадәте юк, чөнки ул вакытта кыз сораучыларга җавап бер генә: «Кыш буе асрап чык та, эш өстендә кешегә биреп җибәримме? Алла боерса, көз көне уйлашырбыз…» – дигән җавап кына була иде.
Патый да, Вафа да, Сафа да «Ашаганда – икәү яхшы, эшләгәндә – өчәү яхшы» дигән мәкальнең әнә шул вакытка карата әйтелгәнен бик яхшы беләләр иде; шуңа күрә Миңлебайлар йортында берәү дә Сафаны өйләндерү турында сүз кузгатмады. Һәркайсының үз планы, үзенең күз алдында тоткан кызы бар иде. Тик вакыты җиткәнче, берсе дә үз планын чыгарып салмады.
V. Шайтан сандугачы
Менә җыен атнасы да килеп җитте. Хатын-кыз өйләрне җыештыра, стена, идән, сәкеләрне юа, мичләрне агарта, мунчаларны җыештыра башлады. Аннары кешлеккә киемнәр әзерләргә керештеләр. Берәүләр яңа алъяпкыч тектеләр, яңа яулык сатып алдылар, ак оек, киелмәгән өр-яңа чабата булдырдылар, остабикәгә эш эшләп алган пыяла муенса һәм таш мәрҗәннәрдән беләзек, муенсалар ясадылар, зур калфакларга энҗе һәм көмеш тәңкәләр тезделәр, бизәкле чуклар тактылар. Яңа кием юнәтә алмаучылар иске киемнәрен рәтләделәр. Хәтта карчыклар да иске-москыларын кабат кулдан үткәрделәр.
Һәр өйдә бал әчеттеләр; мулла белән мәзингә бурычлы кешеләрнең исемлеге тагы да артты, Гыймадиның үзенә бурыч тиешле кешеләрнең исемен билгели торган таягында да яңа тамгалар күбәйде.
Иртәгә җыен бәйрәме башланасы дигән көнне инде бөтен әзерлек җиренә җиткерелгән, өй эчләре бизәкле ашъяулык, чүпләмле сөлгеләр белән бизәлгән. Йорт хуҗалары, кунак-төшем, дус-иш, туган-тумача килешкә дип, затлы киемнәрен киеп куйганнар иде.
Басудан көтү кайтып, мал тояклары астыннан тузан болыты күтәрелеп калган чакларда күрше авыллардан кунаклар килә башлады.
Капка төпләренә әледән-әле җигүле атлар килеп туктый торды. Каршы чыгып алучы булмаса, кунаклар гадәттәгечә кычкырып сәлам бирделәр. Шуннан соң инде капкадан хуҗалар йөгереп чыга, ә кунак, ашыкмый гына арбадан төшә- төшә:
– Җыеннар котлы булсын! Исән-сау гына яшисеңме, кода? – ди.
Эш эшләп катып беткән кулларын чын күңелләреннән кысышып күрешәләр.
Бизәкле капка, биек койма эчендәге такта түбәле йортларга тарантаска пар ат җигеп, зур сандык белән күчтәнәчләр салган кунаклар киләләр. Хатын-кызларының өстендә – төлке эчле, укалы камзул, башларында – камчат бүрек, аякларында – бизәкле сәхтиян читек. Ирләре, көн эссе булуга да карамастан, өсләренә кара постау тышлы бүре тун кигәннәр, билләрен яшел, зәңгәр яисә кызыл билбау белән буганнар.
Тәбәнәк кенә читән тоткан салам түбәле өйләргә исә буяусыз дуга, сүс дилбегә, юкә эшлеяле, гади арбага җигелгән атлар гына килә. Бөтен бүләк-күчтәнәчләрен кечкенә бер төенчеккә төйнәп, тез өсләренә куйганнар. Хатын-кызларының өстендә – киелгән ситсы күлмәк белән сырган бишмәт, башларында – искерә башлаган калфак, аякларында – тула оек белән агач башмак. Ирләренең өстендә – тула чикмән, башларында – каешланып беткән бүрек, аякларында – кунычы ертылгалаган кызыл читек белән агач башмак. Кайсыберсе өстендәге киеме белән җигеп килгән атын да, бәйрәмгә дип, күршесеннән генә сорап торган була.
Иртән, таң ату белән, кунаклар парлашып мунчага китәләр, мунчадан чыгуга инде аларны табында кайнар коймак көтеп тора. Тирләрен чигүле сөлге белән сөртә-сөртә, бик озаклап, тәмләп чәй эчәләр. Чәй эчеп туйгач, ирләре өйдән чыгып китәләр.