– Исәнме, Сафа абый! – диде.
Әрекмән арасыннан чыккан егет – Сафа да:
– Кара, нинди үскәнсең! Бөтенләй зур кыз булгансың! – дип куйды.
Кыз, күсәкне аның кулында калдырып, капкага таба китте.
– Туктале, Саҗидә, сүзем бар…
Саҗидә туктамады.
– Икенче вакыт, Сафа абый! – дип, капкадан кереп китте.
Егетләр, поскан җирләреннән чыгып, яңадан элекке урынга җыелдылар.
– Мин аны Йосыф абзый дип торам, ә ул Саҗидә мәлгунь икән!
– Тәмам котны алды, шайтан кыз!
– Кыз түгел, егет ул Саҗидә! Чын ирдәүкә!
Һәммә егетнең котын алган Саҗидә Йосыф картның төпчек кызы иде.
Йосыф карт авылдашлары арасында үзенә аерылып торган бер кеше иде. Ул ел саен ашлыкны күп чәчә, ашыкмый гына эшли, чәчүгә иң соңгы кеше булып чыга һәм чәчүне иң соңга калып бетерә иде. Уракны тиз ура, ләкин көлтәләре бик озак җыелмый ята. Басуда көзге яңгырга калган көлтәләр булса, болар Йосыфныкы дип тәгаен әйтергә мөмкин иде. Урылмыйча ятып, терлекләр таптап бетергән ашлык та аныкы була иде.
Кызлары үсә төшкәч инде, Йосыфның басуда көлтәләре үреп ятмый башлады, шулай да ул һаман да әкрен кыймылдый, бөтен эштә дә башкалардан артта кала. Моның үзенә күрә зыяны да була, тик Йосыф карт артык хафаланмый:
– Ходай мәрхәмәтеннән ташламас әле, – дип кенә әйтә.
Һәм, чыннан да, аның теләге кабул була кебек. Ул берәүгә дә бурычка керми, булганын бәрәкәтләп кенә тота һәм, кышны таза гына чыгып, икмәген яңага чаклы җиткерә иде. Йосыфның калын иреннәре әледән-әле ярылгалап тора. Җәй көне ул ирененә кәгазь яисә яфрак ябыштырып йөри. Авыр сөякле, гаҗәеп киребеткән Йосыфның холкы яман булса да, ул үзе бик гадел иде. Аның очраган бер кеше белән теләсә кайчан сөйләшеп-гәпләшеп торырга яратуын да яхшы беләләр.
Йосыфның атлары да әкрен кыймылдаулары белән хуҗасына охшаганнар. Каршыга кеше очраганда сәламләп тавыш бирү белән, атлар шундук туктап калалар. Әгәр карт көн буе сөйләшеп торса, атлар да көн буе басып торырлар иде: әйтерсең аларның ашыйсылары да, эчәселәре дә килми; чебен-черки, кигәвен тешләгәнгә дә исләре китмичә, сәгатьләр буе селкенмичә тик торалар. «Аллага тапшырдык!» дигән сүзне ишеткәч инде, алар чөңгергәнне дә, сукканны да көтмичә кузгалып китәләр.
Кайвакыт Йосыф үзе өйдә калып, эшкә кызлары гына барганда да, бу тискәре хайваннар ирләр сәлам биргәнне ишетүгә шып туктыйлар һәм, «Аллага тапшырдык!» дип кычкырмый торып, урыннарыннан кузгалмыйлар иде.
Бу хәл Йосыфның кызларын шактый кыен хәлдә калдыра. Әгәр каршы очраучы кеше, атларның гадәтен белеп, әлеге сүзне әйтмәсә, кызлар аларны урыннарыннан кузгата алмыйча елар дәрәҗәгә җитәләр иде.
Йосыфның беренче кызы үсеп җиткәч, йортка яучылар килә башлады. Ләкин Йосыф, кызын кияүгә бирергә теләмичә, төрле сәбәпләр таба торды.
– Алай бик тиз биреп җибәрергә тавык чебеше түгел лә ул, – дип җавап кайтара иде ул.
Икенче кызына яучылар килгәч тә, Йосыф аны апасыннан узып кияүгә бирергә теләмәде. Шулай итеп, аның өлкән кызлары картая, ә кечеләре үсә торды.
Аннары инде алар йортына яучылар да килмәс булдылар.
Өлкән кызының битенә җыерчыклар чыга башлады, аның яшьтәшләре инде, күптән бала-чага үстереп, әби булырга җыеналар иде. Кыз инде, тормышка чыгып, бәхет табудан өметен өзде, иннек-кершән ягынмый башлады. Йөрәгендә дәрт сүнде.
Аның сеңелләре дә картаеп барганлыкларын сизәләр, тик бер дә үзләрен сазаган кыз дип танырга теләмиләр.
– Безнең дәү апа да кияүгә чыкмаган әле, – дип, алар үзләренең яшь икәнлекләрен күрсәтергә тырышалар һәм, бөтен бәхетсезлекнең башы дәү апабызда, дип, аның йөрәк ярасына кагылалар иде.
Кызлар:
– Миңа унҗиде генә тулды әле!
– Минем апаның яше егермедән аз гына арткан, – дип, бер-берсен яшәртергә тырышалар иде…
Шуңа күрә дә Сафа, Йосыф кызларының иң кечесе Саҗидәне очраткач, соклануын яшерә алмыйча:
– Бөтенләй зур кыз булгансың! – дип әйтеп куйды.
Әйе шул, Йосыфның алтынчы кызы да үсеп буйга җиткән иде инде…
* * *
Йосыф картның кызлары турында сүз чыкканда, һәр кеше аларны «Йосыф чебиләре» дип кенә атый. Әмма көлеп әйтелә торган бу кушаматны Саҗидәгә карата әйтергә беркемнең дә теле бармый иде. Аны бөтен кеше башка кызлардан аерып куя, аның «Ирдәүкә» дигән үз кушаматы бар.
Әгәр Йосыф карт хасталабрак торса яки вакыты булмаса, ирләр хәленнән генә килердәй эшләрне Саҗидә эшли. Ул җир сөрә, иген чәчә, печән чаба, арбага көлтә төйи, шундый оста итеп, белеп төйи, олау ауса да, көлтәләре чәчелеп-таралып китми, аларны яңадан тезеп саласы булмый. Ул кибән дә куя, әвендә ашлык та киптерә, эһ тә итмичә, аркасына бишәр потлы капчыкларны күтәреп ташый. Аның өчен, ике арбага ике ат җигеп, урманга бару, атларны тимерчегә илтеп дагалатып кайту, чалгы кайрау яки урак тешәү дә гаҗәп эш түгел.
Саҗидә телгә үткен, сүзгә аптырап тормый. Берәрсе, аның ирләр эше эшләвен күреп: «Әй чүпрәк баш!» – дип көлсә, Саҗидә аптырап калмый: «Синең шикелле, тузан арасындагы таш бөртеге булганчы, чүпрәк баш булу яхшырак», – дип, тегенең авызын каплый иде.
Сүгенү сүзенә каршы да Саҗидә, уйлап та тормастан, шундыйрак сүз белән җавап кайтара иде.
Әгәр кызның җиккән аты гадәтенчә туктап кузгалырга теләмәсә, Саҗидә монда да югалып калмый. Арбага торып баса да, сызгырып, дилбегәне болгап торып, атның сыртына китереп суга һәм: «Аллага тапшырдык!» – дип кычкырып җибәрә. Ат дәррәү кузгалып чабып китә. Саҗидә рәхәтләнеп шаркылдап көлә.
Хатын-кыз эшенә дә бик уңган, бик булган кыз Саҗидә. Өй эчендәге эшләргә дә, хуҗалык эшләренә дә, тегү-чигү эшенә дә кулы ябышып тора аның.
Әйтәсе дә юк, шомырт кара күз, өскә кайтарылып торган керфекләр, озын толым, зифа буй, алсу ирен, тезелеп торган ап-ак тешләр сирәк кызларда гына очрый. Саҗидәдә әнә шул сыйфатларның барысы да бар, өстәвенә тагы шаян холкы, яңгыравыклы тавышы, гомергә күңелгә кереп кала торган сөйкемле, матур күз карашы.
Егетләр аның тирәсендә бөтерелеп йөриләр. Әмма ул аларның берсен дә өметләндерми, үзе тирәсендә әрсезләнеп йөри башлаган андый егетне: «Беләм мин сине, юкка вакыт әрәм итеп йөрисең!.. Синең ишеләрне без бик тиз бөгеп салабыз!» – дип, шундук суындыра. Егетләр, шүрләп, кире чигәргә мәҗбүр булалар.
Саҗидә аулак өйләрдә утырырга ярата. Анда ул җырлый, бии, гармун уйный, төрле мәзәкләр сөйли. Шунда егетләр дә булса, аларны көлкегә калдырыр өчен, ул инде бер-бер кызык уйлап чыгармый калмый. Шуңа күрә күп кеше эченнән: «Бусы да апалары кебек сулып әрәм булыр микән?» – дип уйлый иде.
Саҗидәнең дус кызлары үзеннән:
– Син дә, әтиең сүзенә карап, «чеби» булып калырсыңмы икән? – дигәч, ул мәгънәле генә итеп көлемсерәп куя да:
– Карарбыз әле, – дип кенә җавап кайтара.
* * *
Бу хәл Патыйның һәм Йосыф картның балалары кечерәк чакта булган иде. Бервакыт Йосыф хатыны Сылу белән Патый, ефәк белән чигелгән намазлык өстенә янәшә тезләнеп, намаз укырга керештеләр. Шунда икесе бер үк вакытта намазлыктан торган чакта, алар, кәҗәләр сөзешкән шикелле, маңгайга-маңгай бәрелешеп алдылар да каты итеп кул кысыштылар. Өченче бер хатын аларның кулын аерды. Бер-беренә берәр басма җеп бүләк итештеләр һәм, шулай итеп, алар ахирәтләр булып киттеләр.
Ул заманда хатыннар әле Патыйдан өркеп тормыйлар, аның белән дуслашырга омтылмыйлар, Патый үзе дус-иш эзли иде. Сылу исә кыз балалар үстерә, аңа Патый шикелле мәкерле, явыз хатыннар тирәсендә саграк булырга кирәк иде. Шуңа күрә икесе дә, ара якынайтуны хуп күреп, ахирәткә чаклы дус булырга кул бирештеләр.
Йола буенча, ахирәт дуслар һәрвакыт бер-беренә ярдәм итешергә, кайгы-шатлыкларын уртаклашырга, бәла-казадан коткарышырга тиешләр. Бер-береңә әшәкелек эшләү түгел, берәрсе турында гайбәт сатучылар арасында булырга да ярамый аларга.
Вакытында Патый бу дуслыктан бик яхшы файдаланды. Сылуга килгәндә исә, ул аннан әллә ни зур файда күрмәде, тик Патыйның гына аның гаиләсенә бернинди әшәкелеге тимәде.