Финн Олафссон - Скандинавия мифологиясе стр 8.

Шрифт
Фон

 Аллаларга барып сорыйк. Алар кем җиңгәнен хәл итсен,  ди Локи.

Синдри ризалаша. Ул чүкечне, йөзекне һәм кабан дуңгызын, ә Локи чәчләрне, сөңгене һәм корабны ала да, икәү юлга чыгалар.

Берничә сәгатьтән соң алар Урд чишмәсенә киләләр. Аның янында аллалар хөкем чыгара торган булган. Локи белән Синдри бер калкулык башында Один, Фрейр һәм Торны күрәләр. Локи, алга чыгып, Одинга Гунгнир сөңгесе, Фрейрга Скидбладнир корабы, ә Торга Сиф өчен алтын чәчләр бирә. Аннары аллалар каршына Синдри килә. Ул Локи белән бәхәстә булганын сөйли һәм Одинга Драупнир йөзеге, Фрейрга Гуллин-бурсти кабан дуңгызы, ә Торга Мйольнир чүкече тапшыра. Аллалар озак киңәшләшми. Алар бердәм рәвештә Мйольнирны албастыларга каршы иң яхшы сугыш коралы дип игълан итәләр һәм шулай итеп Синдрины җиңүче итеп таныйлар.

 Башың белән саубуллаш, Локи,  ди гном канәгатьләнеп. Хәзер мин аны кисеп ташлыйм.

 Башта мине куып тот, ә моның өчен миннән тизрәк йөгерергә кирәк,  ди Локи көлеп.

Шулай дип Локи үзенең канатлы сандалларын киеп, җил кебек юк була.

 Бу дөрес түгел,  дип кычкыра Синдри.  Тот аны, Тор. Ул миңа башын оттырды һәм миңа аны бирергә тиеш.

Дөреслек Синдри ягында иде, һәм Тор Локиның артыннан куа китә. Локи ничек кенә тиз чапмасын, Тор аны куып тота. Ярты сәгать тә үтми, Тор Локины үзе артыннан өстерәп алып килә.

 Хәзер син миннән кача алмассың!  дип сөенеп кычкыра Синдри, качкынга таба пычак белән килеп.

Скандинавия мифологиясе

17 минут
читать Скандинавия мифологиясе
Финн Олафссон
Можно купить 0.01Р
Купить полную версию

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3