Рафкат Карами - Кая чабасың, гомер юртагы? / Куда мчишься, рысак жизни? стр 27.

Шрифт
Фон

Подъезддан чыктылар. Җиләс һава. Аларны кичке салкынлык каршы алды. Аксыл болытлар арасыннан зәп-зәңгәр күк йөзе күренә, йолдызлар җемелди. Күңеле күтәренке егет кызны кочаклады, күтәреп алды. Кыз кайнар куллары белән, капыл искән җилдәй, аны муеныннан кочып алды. Бераздан Ирек Фәнирәне җиргә төшерде. Атлап киттеләр.

Бераз дәшми баргач, Ирек сорап куйды:

 Беренче мәртәбә Казанга килеп эләккәч, син нинди тойгы кичердең?

 Курыктым.

 Кемнән?

 Бөтен нәрсәдән. Монда машина, тавыш күп. Авылга җитми инде. Мин шәһәрне яратмыйм.

 Ә нигә киттең соң?

 Ә мин анда нишләр идем?

 Сездә тимер юл станциясе бар бит.

 Булса соң. Анда юньле эш юк, кара эш кенә.

 Ә совхозда?

 Сыер савучы булып эшләргәме?

 Ә нигә? Социалистик Хезмәт Герое булыр идең, диде Ирек, елмаеп. Депутат итәрләр иде.

 Мин монда да депутат була алам, диде кыз.

 һәм Герой дамы?

 Әйе.

 Син Герой-ана була аласың. Әйдә мин сине Герой-ана итәм.

 Балаларны үзең карарсың.

 Юк инде. Ә болай күп кирәк түгел икәү җитә. Беренчесе малай булыр, ярыймы?

 Синеке әйе, ә минеке юк.

 Ничек?

 Әле мин сиңа кияүгә чыгарга җыенмыйм.

 Вакыт инде. Сиңа егермеме?

 Булса соң.

 Аннан соң курка башлыйсың.

 Нигә?

 Кызлар уналты-унҗидедә кызыксыналар, беләселәре килә Син дә шундый идеңме?

 Юк.

 Шулаймы? Ә нигә син миңа кияүгә чыгарга җыенмыйсың?

 Аның сәбәбе бар.

 Нинди?

Алар урамдагы эскәмиядә утыралар иде. Агач астында тыныч, сирәк кенә кешеләр үткәли, ләкин алар яшьләрне күрмиләр.

 Әйтмим, диде Фәнирә һәм беркавым тынып торгач әйтеп куйды: Минем холкым начар, талашырбыз.

 Без синең белән ызгышмабыз. Мәхәббәтнең кадере бетәр. Маяковскиймы, кемдер әйткән: «Любовная лодка разбилась о быт». Бүтән сәбәп бардыр?

 Соңыннан белерсең. Йә бөтенләй белмәссең.

 Мин фәкать чамалый гына алам яки соңыннан үзем белермен.

Кыз дәшми. Авыр сулый, нигәдер йөзен каплый.

 Может быть я нехорошая

 Син нәрсә, ир-атлар белән элемтәң булдымы әллә?

 Юк, булмады. Но оказывается я не

Фәнирә тагын йөзен каплады, елый ук башлады. Салкынча җил исеп киткәндәй булды, машина кычкыртты. Күктә ай калыкты һәм, ахыры ни белән бетәр икән дигәндәй, аларның сүзенә колак салып, бер урында катып калды.

 Кем әйтте? Врачлармы?

 Мин өч ел инде беләм. Медосмотр вакытында врачлар әйтте, дип, кыз калтырана-калтырана елавында булды. Андый булуымда мин гаепле түгел бит. Син, билгеле, ышанмыйсың. Алай булмый, дип уйлыйсың.

 Нигә? Булуы бик мөмкин. Мин ышанам.

 Юк, юк! диде кыз, елый-елый.

Ирек, аны юатырга теләп, башын тотмакчы иде. Кыз башын бирмәде, аннары терсәге белән тезенә таянып елый башлады.

 Кирәкми, диде егет һәм бу уенны ахырынача дәвам итәргә булды, чөнки ул, медицинадан җитәрлек кадәр хәбәре булмаса да, андый нәрсәнең булуына шикләнә иде. Юк-бар өчен борчылма.

 Разве это пустяки?

 Билгеле.

 Миңа әйткәч, мин чүт кенә асылынмадым. Ни өчен калдым икән? Кызлар тотып калды. Син хәзер бөтенесен дә беләсең.

Ирек дәшми генә уйланып утырды, аннары кызның башын кысып тотты, күкрәгенә куйды. Фәнирә егеткә сыенды, үпте, аңа өмет белән карады. Сүзсез утыру озакка сузылды, шуңа күрә егет кызны юатыр сүзләр эзләде:

 Бу иң мөһиме түгел.

 Бөтенесе дә алай уйламый Мин өч ел беркая да бармадым, курыктым.

Егетнең исенә төште: беркөнне ул аңа, мин кызларны еш алыштырдым, дип юри генә әйткән иде. Кыз, хәйләгә корылган бу алдауны сизмичә, мин дә, дигән иде. Димәк, дөрес түгел хәзерге сүзләре, ялганлый. Кызның үз-үзен тотышы, сүзләре күз алдына килде. Шуларны исенә төшерде дә, белмәмешкә салынып, уенны дәвам итәргә булды:

 Борчылма. Юкка кәефең кырылмасын.

 Мин кемгә кирәк! диде дә Фәнирә тагын үксеп, калтыранып елый башлады һәм бик тиз туктап әйтеп салды үзен үзе сатты: Син моны бер кешегә дә әйтмә.

 Мин бит милициядә эшлим, сер саклый беләм, диде егет һәм бу минутта кыз өчен иң кирәкле дип уйлаган юату сүзен әйтте: Син миннән беркайчан да гаепләп үпкә белдерү ишетмәссең.

Кыз бөтен гәүдәсе белән егеткә сыенды, аны кочаклап алды һәм ашкынып үбәргә тотынды. Аннары исенә килде бугай, шатлыгының тышка нык бәреп чыгуын сизенде.

 Син шулай да уйла әле.

 Ярар, калдырыйк. Минем үз башым бар.

 Андый кызлардан китәләр. Һәркемнең үзенә хатынлыкка саф кыз аласы килә.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3