Рафкат Карами - Кая чабасың, гомер юртагы? / Куда мчишься, рысак жизни? стр 26.

Шрифт
Фон

Ак косынка бәйләгән, аксыл чырайлы авыру кыз ятагыннан калкынды.

Фәнирә егеткә урын бирде. Ирек авыру кыздан:

 Хәлең ничек? дип сорап куйды.

 Ярыйсы.

Һәм ул, егетнең дивардагы фотоларга күзе төшкәнен сизеп, урыныннан ук торды, халатын рәтләде, кулына тумбочкадан фотоальбом алды.

 Күрсәтимме? дип, альбомны өстәлгә куйды. Без унике көн походта булдык, үзебез ясаган салда йөздек Аның горурлыгы йөзенә һәм тавышына ук чыккан иде

Фәнирә иптәш кызына паспортын, акчасын бирде.

Ул арада бу бүлмәдә яшәүче өченче кыз Шура кайтып керде, кулында сумка. Ирек белән исәнләшкәч, ул Фәнирәгә дәште:

 Фая, алып кайттым, әйдә, салабызмы?

Фәнирә каушап калды, йөзе караңгыланды, егете барында бүлмәдәшенең шулай ярып салуын өнәмәде.

 Син нәрсә?

 Ярар, ярар, соңыннан, диде бүлмәдәше һәм, Иреккә мәгънәле карап, астыртын елмайды. Аңладым. Молчу как рыба.

Ул каядыр барырга җыена башлады. Үзләрен тәртипкә китерәсе бизәнәсе-төзәтенәсе, киенәсе барын уйлап, кызларны уңайсыз хәлгә куймас өчен, Ирек, Ингага тизрәк савыгуын теләп, Фәнирәдән алданрак чыгып китте. Әлбәттә, ул йөргән кызының Шурага ничек ташланганын һәм ниләр әйткәнен ишетмәде.

«Фокус покус» дигән фильм карап кайтканнан соң, тулай торак тирәсендәге бер йортның подъездына керделәр. Икенче каттан тавыш-гауга ишетелде: ир-ат сүгенүе, шап-шоп иткән аваз, хатын-кызның шәрран ярып акыруы, чинавы. Ире хатынын кыйный булса кирәк. Формадан булса, Ирек, бәлки, түзеп тора алмас, ишекләрен шакып кисәткән дә булыр иде, ләкин ул гражданский киемнән тыкшына алмый. Яшьләр бүтән подъездга күчтеләр. Анда караңгырак иде, шулай да бер-берен күрәләр.

Фәнирә:

 Нәрсә турында уйлыйсың? дип сорады.

 Синең турыда. Ә син?

 Берни дә уйламыйм, диде Фәнирә, гамьсез булырга тырышып, ләкин җитди йөзе киресен белгертә иде.

 Алай булмый.

Гәптәшенә карамаска тырышып, кыз моңсу гына әйтеп куйды:

 Безгә кабат очрашмаска кирәк.

 Нигә?

 Аның өчен сәбәп бар, диде кыз, уңайсызлануы, ләкин сүзен әйтеп бетермәгәнлеге сизелә, тавышы калтырабрак чыкты, үзе дә каушаган шикелле тоелды егеткә. Ярар, бүтән вакыт. Мин хәзер булдыра алмыйм.

Ирекнең сөйләшүне ярты юлда калдырасы килмәде.

 «А» дигәч, «б»сын да әйт инде.

 Булдыра алмыйм, диде кыз һәм, егет дәшмәгәч, бераз уйланып торганнан соң, кисәк кенә әйтеп куйды: Берни дә юк. Мин болай гына әйттем.

 Алай булмый. Син мине кемгә саныйсың? диде егет кырыс кына.

 Юк, берни юк. Юри генә

Ирек:

 Сиңа уңайсыз, әйеме? дип сорады. Гадәттә, кызларның ике сәбәбе була: йә йөргән егете бар

Кыз, «юк» дигәнне белдереп, башын селкеде һәм, Ирек сүзен дәвам иткәнче, үзе сорау бирде:

 Ә икенчесе?

 Икенчесеме?.. Яисә ул саф кыз түгел. Анысы сиңа кагылмыйдыр дип уйлыйм.

Ирек кызның күзләренә туры карады, караңгырак булса да, ул аларны аермачык күрә иде.

 Юк, билгеле, диде Фәнирә, күзен дә йоммыйча, һәм бераз уйланып торганнан соң сорады: Әгәр кагылса?..

 Ничего особенного

Ирек сүзен ярты юлда өзде. Кыз аны дәвам итәрме дип көтте. Ләкин пауза озаккарак сузылды. Кинәт Фәнирә егетнең муенына сарылды.

 Мин сине яратырмын дип куркам Мин синнән башка булдыра алмыйм! Ул егетне коча, үбә башлады, үзе ярым пышылдап сөйләнүен дәвам итте: Синең мине яратуың чынмы? Миңа синнән бизүе бик авыр булыр Я на что угодно пойду!..

Подъездга тагын бер егет белән кыз кергәннәр иде, урынның буш түгел икәнен күреп чыгып киттеләр.

Фәнирә янә телгә килде:

 Нигә мин сине очраттым икән?! Гашыйк булдым. Элек ышанмый идем. Син беренче Син чыннан да мине яратасыңмы?

 Юк, диде егет, ә үзе кызны кочагына алды, үпте.

 Бүтән берәрне очратсаң, син миңа әйтерсең, яме?

 Ярар, диде Ирек, ә үзе елмайды, аннары әйтеп куйды: Хәзер бик авыр чор: «Криминалистика»дан зачётка, «Финанс хокукы»ннан экзаменга әзерләнәм, алар янына бүтәннәре дә практик занятиеләр дә бар. Без малай чакта, кызлар кайгысы юк әле, ашарга бетеп бара, дип такмаклый идек. Шуның шикелле, әле синең белән дә сирәк очрашырбыз, атнага бер генә тапкыр

Кыз озак итеп Ирекнең күзләренә карап торды, аннары уңайсызланды булса кирәк, кулларын күкрәгенә куйды, читкә карады, пышылдап назлы сүзләр әйтте, кисәк-кисәк ашкынып кочаклады.

Егет тә җавапсыз калмады: бармак араларына кергән йомшак чәчләрен сыйпады, биленнән тотты, аркасыннан кысты

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3