Ринат Сафиевич Мухамадиев - Юлда булу хәерле / Лучше быть в пути стр 54.

Шрифт
Фон

 Ул нәрсә белән дуслык юк, кирәкми, дип, стакан белән үзе арасына кулын аркылы куйды урманчы.  Мин чәй белән генә Әйдә, котлы булсын Яңа ел!

Бәйрәм хөрмәтенә тагы тынлык урнашып алды. Теләсә-теләмәсәләр дә, һәр икесе елмайгандай иттеләр, бер-беренең күңелләрен күтәрделәр.

 Шампанский булмады шул Кем белгән бит аны,  дип, үзенең уңайсызлануын белгертеп алды егет. Әллә дим, Нургаяз ага, тәвәккәллибезме соң, Яңа ел хөрмәтенә, дим.

 Шампанские да, шайтанские да кирәкми. Аллага шөкер! диде урманчы, артык кысташуга урын калдырмаслык итеп.

 Син нәрсә?! Ничек була инде бу, Нургаяз ага? дип, кулындагы кырлы стаканны күтәрергә-күтәрмәскә белми тартынып торды егет.

 Миңа әнә куе итеп тагы берне ясап бирсәң, шул бик җиткән.

 Син нәрсә? Урманчы ич син, Нургаяз ага Монда, саф һавада, бер стаканнан гына ни булсын. Авыртуларың да басылып китәр иде.

Егет һаман кыставында булды. Әмма Нургаяз уйламаган-көтмәгән җирдән кызып китте, күңелендәген турыдан әйтеп салды.

 Урманчы диде ул, иреннәрен турсайта төшеп.  Урманчыны кем дип беләсез соң сез?! Агач төбе саен аракы эчеп, поши ите белән авыз итеп, умарталык аланында бот күтәреп эшсез ятучы дипме? Акланма, шулай уйлыйсыз. Урман сезгә нәрсә?.. Байлык и всё! Урман бүрәнә. Урман утын. Урман печән. Урман җиләк-җимеш И всё, тегесе-монысы дигәндәй Туктатма да, акланма да, әйтә башлагач бетерим. Син димим, күпләр шулай уйлаганын беләм. Чыдасын, өлгерсен генә урман, барысы да ни дә булса алырга менә. Бирергә түгел! Инде менә хәзер ит кирәк булган. Малны да асрап торасы юк икән, мендең дә атып төштең. И всё! Бер кышлык ит! Әнә ич, ничек җиңел икән Ата-бабаның шуңа башы җитмәгән. Яшьләр акыллы хәзер, акыллы яшьләр үсеп җитте

 Тукта әле, Нургаяз ага. Син нәрсә?! дип, кабаланып бүлдерергә ашыкты егет. Юкка кызасың. Әйдә тынычланыйк. Төрле кеше бардыр. Яшьләр арасында да төрлесе бар. Нигә дип әле менә хәзер һәм миңа әйтәсең син боларның барысын?

Нургаязның дулкынлануы йөзенә чыкты. Ачык изүеннән күренеп торган муенында хәтта тимгел-тимгел кызыл таплар пәйда булды. Ләкин ул үзенең шулай вакытсызрак кызып китүен, эченә җыелып килгәннәрне бер селтәнүдә чыгарырга керешкәнлеген дә сиземләмәде түгел. Тынычланырга теләп, иреннәренә чәй китерде ул. Шулай да ярты юлда өзелеп калган фикерен тәмамламый калмады.

 Ә беләсеңме син, дип дәвам итте ул, ипле һәм эчкерсез сөйләшүгә күчеп, иң авыр елларда, ашарга ризык булмаган чакларда да урманга мылтык күтәреп йөрмәде халык. Кычыткан ашады, черек бәрәңге күмәче пешерде, бөре җыйды. Әмма пошиларга кул сузмады.

Яңа ел хөрмәтенә дип, кулында күпме гомер тотып торган стаканны нишләтергә белми икеләнеп калды егет. Шулай да тәвәккәллеге җитмәде, ахры, ялгызың ничек эчеп утырырга кирәк дигәндәй, бераздан аны читкә этеп куйды.

 Шулай дисең инде, Нургаяз ага дип сузды ул, тел очына килгән соравын ничек һәм ни рәвешле бирергә белми аптыраган кеше сыман. Ярар, куеп торыйк, әйдә, сөйлә әле Соңыннан ничек булды соң, соңыннан? Умарталык яныннан ничек кайттың? Кем алып кайтты үзеңне?

 Минем Юлдашым бар ич, Юлдаш исемле этем. Гел уйламаган җирдән күңеле күтәрелеп китте урманчының, җылы хатирәләргә бирелүдән күзләренә якты нур йөгерде. Ярсып эт өргән тавышка, колак төбемдә этнең кайнар сулышын тоюдан аңга килгәнмен. Бәйдә тотмыйм ич мин аны, үзе эзләп тапкан. Тирә-ягымны таптап, такырайтып бетергән иде инде. Якадан өстерәп өйгә алып кайтырга азапланган, телогрейканың әнә карарлыгын калдырмаган, чәйнәп ташланган кебек. Этенең шул кыланышларын күз алдына китереп, ул ирексездән горурлану катыш елмаеп ук җибәрде. Өйгә кайтып җиткәнче бер адым читкә тайпылмады үземнән. Каза килгәнен каян белгән диген, менә бит хикмәт. Эт кенә диген син аны шуннан соң. Кешеләр калдырып киткән, ә эт өйгә таба өстерәпме өстерәп маташа. Гаҗәпләнерсең дә

 Бәлки, ул кешеләр сине күрмәгәндер?.. Пошига тидерә алмагач, аны куа киткәннәрдер Сиңа дип атмаганнар ич инде, дип, урманчының кешеләргә булган ышанычын якларга кереште егет.

 Бәлки, шулайдыр, дип, үзенең карышмавын белгертте урманчы. Бәлки Шулай да мин бит үзем дә мылтык тоткан кеше әле Нинди генә игътибарсыз, мәнсез кеше дә аткан ядрәсенең кая барып тиюенә битараф булмый, кызыксына. Бушка очырса да, кайсы якка каерган дип, агачлардан ядрә эзе эзләп йөрисең әле аны. Фашист солдаты түгел ич, алар гына, автоматларын кендеккә кадәр төшереп, арлы-бирле атып йөрделәр.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3